СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

1 нче апрель - Кошлар көне

Нажмите, чтобы узнать подробности

«Кошлар- безнең дусларыбыз”  спортлы-музыкаль күңел ачу.

Максат:

1. Кошлар турында белемнәрен ачыклау һәм киңәйтү.

2. Балаларда аларга карата сак караш тәрбияләү.

3. Татар халык авыз иҗатына кызыксыну уяту.

4. Вак кул моторикасын үстерү.

5. Күтәренке, шатлыклы эмоцияләр тудыру

Просмотр содержимого документа
«1 нче апрель - Кошлар көне»





ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БИЕКТАУ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫНЫҢ “ЯМАШИРМӘ “ЙОЛДЫЗ” БАЛАЛАР БАКЧАСЫ” МӘКТӘПКӘЧӘ БЕЛЕМ БИРҮ МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ




















Күңел ачу кичәсе:



Кошлар безнең дусларыбыз”

(икенче кечкенәләр төркеме)











Тәрбиячеләр: Асылгариева А. Ә.

Мифтахова А. Ә

Музыка җитәкчесе: Сафиуллина Л. А















31. 03. 2017





«Кошлар- безнең дусларыбыз” спортлы-музыкаль күңел ачу.

Максат:

1. Кошлар турында белемнәрен ачыклау һәм киңәйтү.

2. Балаларда аларга карата сак караш тәрбияләү.

3. Татар халык авыз иҗатына кызыксыну уяту.

4. Вак кул моторикасын үстерү.

5. Күтәренке, шатлыклы эмоцияләр тудыру

Барышы:

(Аудиоязмадан кошлар тавышы ишетелә икенче төркем балалары залга кереп урындыкларга утырышалар)

Алып баручы:

-Балалар, буген бездә гадәти булмаган бәйрәм. Бүген без яз килүен һәм кошларның җылы яклардан кайтуын билгеләп үтәргә җыелдык. Көннәр кояшлы, җир һәм һава җылынды. Кошлар безгә җылы яктан кайту өчен бик озын юл үтәләр. Аларга бик күп километрлы юл үтергә туры килә.

Яз гөрли, яз көлә,

ҖиҺанга нур тулган.

Ташкыннар башкара –

Өр-яңа җыр туган.

Агачлар куйнында

Бөреләр бүртәләр.

Сыерчык моңыннан

Уяна иртәләр.

( залга йөгереп клоун керә)

Клоун:Сез бик тату балалар

Әйе, әйе, әйе!

Һичбер күңелсез түгелләр

Әйе, әйе, әйе! 

Бүген көлке көнендә

Борылырбыз, елмаербыз –

Күктәге кояш кебек!

“Бер, ике, өч!” – диербез,

“Уйнарга әзер!!!

Әйе, әйе, әйе!!!

Алып баручы : Клоун дус, без сине күрүебезгә бик шат, ләкин син ялгыштын, без бүген уйнарга түгел, ә кошлар көнен үткәрергә җыелдык. Әйдә синдә безнең белән буш урындыкка утыр, кичәбезне кара, ә сонрак синең белән без уйнарбыз

Клоун: - хм, бу бик кызыклы фикер, кошларны мин дә яратам бит, эх ярый ла соң утырыйм, тыңлыйм!

Алып баручы – Әйдәле, Әдилә син дә үзеннең шигыренне сөйләп кит әле

Нәргизә: Умырзаялар уянды

Тургайларның җырына.

Ак күлмәкле каен-кызлар

Төренде яз нурына.





Җыр: Язгы тамчы”( икенче кечкенәләр төркеме)

Алып баручы:

– Балалар, ә сез нинди кошларны беләсез?

– Ә нинди күчмә кошлар беләсез?

(Балалар җаваплары).

  • Нинди кышлаучы кошларны беләсез?

Әфәрин, булдырдыгыз.

Алып баручы: - Ничек матур җырладык инде уйнап та алыйк, минем янга 1 нче кечкенәләр төркеме килсен эле уен “Чыпчыклар һәм автомобиль

Алып баручы: - Нинди җитез кечкенәләр, инде уртанчыларны сыныйк



2. Табышмаклар бәйгесе.(уртанчылар төркеменә)

– Балалар, ә сез табышмакларга җаваплар таба беләсезме? 

1.Җәй шакылдый бу чүкеч,

            Кыш шакылдый бу чүкеч.          (Тукран )

       

          2.Койрыгын алса башы ябыша,

             Башын алса койрыгы ябыша.    (Саескан)


          3.Кырау булсын, кырпак булсын,

             Китмәс дустым җәен – кышын.

             Салмый сары тушен.                   (Песнәк)


        4.      Кып-кызыл түшләре,

                 Миләш ашый үзләре .         (Кызылтүш)


  1. Гөрли-гөрли жырлый ул,

         Кызыл читек кия ул.

          Күлмәкләре күгелҗем

          Татулыкны сөя ул.            (Кугәрчен)


Балаларның кошлар турында өйрәнгән шигырьләре тыңлау.

Раил: Яратам кошларның

Җырларын, моңнарын,

Алар бит канатлы

Бизәге дөньяның

Ралия: Сөегез, балалар,

Тимәгез кошларга,

Карлыгач баласын

Бирмәгез усалга

Алып баручы: Балалар, ә без бит кошлар турында бармак уеннарын да беләбез. Әйдәгез искә төшереп алыйк әле!

3. Бармак уеннары 2 нче кечкенәләр төркем балалары сөйли

Кошлар, кошлар, килегез!

Без сезгә май бирербез...

Сезгә җим зәерләрбез...

Җир өстенә сибәрбез...



Бу өлеш - кугәрченгә

Бу өлеш - чыпчыкларга

Каргаларга - токмачлар

Тук булыгыз кошкайлар!

Зурлар катнаш төркем балалары:

Бу бармак – чыпчык,

Бусы – сыерчык,

Бусы – сандугач,

Бусы – карлыгач,

Ә монсы бик нәни

Тимәгез нәниемә, нәниемә – чәнтиемә!

Клоун: Апай, апай, ә мин уртанчы төркем балалары русча яхшы белә дип ишеттем, кошлар турында русча җырлап бирсеннәр эле?!

Уртанчылар җыр башкара “Воробей”

Алып баручы:   Кошлар – безнең дуслар. Аларны рәнҗетергә ярамый. Аларны сакларга кирәк. Кыш көне без аларга булышабыз, җим сибәбез. Кошлар да безгә ярдәм итә: зарарлы кортларны чүплиләр. Ә тагын кошлар матур җырлыйлар.





Әйдәгез, уйнап алыйк. Мин сезгә кошлар исемнәрен әйтәм, ә сез аларның нинди тавыш чыгарганнарын күрсәтерсез.

Әтәчкәй………

Күке…….

Карга……..

Чыпчык……….

Каз………

Тавык…….

Алып баручы:   Әйдәгез түгәрәк ясыйк һәм биеп алыйк «танец маленьких утят»



Алып баручы:   Биеп алдык, уйнап алыйк килегезче бирегә

Ярышлы уеннар. Мәктәпкә әзерлек төркеме.

1.”Күбәләк корты” “Уйный-уйный үсәбез” 132 бит

2. “Кырмыскалар булабыз” “Уйный-уйный үсәбез” 132 бит

3. “Туплы эстафета”

Клоун уен уйтана бу нинди кош? (төрле кошның төрле өлешләрке алып ясалкан могҗизалы кош рәсеменнән балалар нинди өлеш кайсы



кошныкы икәнен әйтеп бирергә тиеш – башы – саескан, гәүдәсе – песнәк, койрыгы – чыпчык, аягы - карга)

Зурлар төркеме.

  1. “Коткару түгәрәге” “Уйный-уйный үсәбез” 131 бит

  2. “Инә күзе” “Уйный-уйный үсәбез” 131.бит

Уртанчылар төркеме.

  1. “Нәни кошлар” “Уйный-уйный үсәбез” 51 бит

  2. “Күңелле сыерчыклар” “Уйный-уйный үсәбез” 48 бит

( барсы бергә җырларга “Яз Яз Яз җитә”)

Алып баручы; Бүгенгә КОШЛАРГА һәм көлке көненә багышланган бәйрәмебез тәмам...

Без буген кошлар турында белемнәребеәне үстердек, яңа белемнәр алдык

Сезне барыгызны да шушы бәйрәмнәр белән котлап шундый теләкләр әйтеп үтәсе килә: Кошларны саклап, яклап, аларны кайгыртып елмаеп көлеп уйнап биеп яшик!!!

Клоун баларга фокуслар күрсәтә һәм смайлик өләшеп чыга.