СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

1 нче сыйныфлар өчен татар теленән эш программасы (Сәлам методикасы)

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тәкъдим ителә торган программа “Сәлам” укыту- методик комплекты ярдәмендә 1нче сыйныф укучыларына белем бирүне планлаштыру, уку-укыту процессын тәэмин итү максатын күздә тота.  Ул “Сәлам” УМКсы ярдәмендә рус телле укучыларга татар телен укыту буенча эш программасын төзү өчен нигез булып тора һәм ул укыту предметының мәҗбүри өлешен тәшкил итә. Мәктәпнең эш үзенчәлегеннән чыгып, укучыларның индивидуаль мөмкинлекләрен исәпкә алып, уку материалын өйрәнүгә сәгатьләр саны бүленеше һәм  материалны өйрәнү эзлеклелеген, эчтәлекне киңәйтү, шулай ук укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру юлларын башкачарак тулыландыруны теләп, укытучылар эш программасына үзгәрешләр кертә алалар.  Бу үзгәрешләр эш программаларының аңлатма язуында чагылыш табарга тиеш.

Просмотр содержимого документа
«1 нче сыйныфлар өчен татар теленән эш программасы (Сәлам методикасы)»

“Каралды”

МБ җитәкчесе

____ /Г.Ә.Шәймәрдәнова/

Беркетмә № 1

«___» _________2017 нче ел.

“Килешенде”

Уку-укыту һәм милли мәсьәләләр буенча

директор урынбасары

_____ /Н.П.Дәүлиева/

«___» _________2017 нче ел


“Раслыйм”

ГБМУ “67нче мәктәп “ директоры ________/М.М. Һадиев

Боерык № _____

“___” _______ 2017 нче ел.








Казан шәһәре Киров районы

«67 нче рус-татар урта гомуми белем мәктәбе»

гомуми белем бирү муниципаль учреждениесенең

I квалификацион категорияле татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

Шәймәрдәнова Гүзәлия Әсхәт кызының

1М сыйныфының рус төркемендә

укучылар өчен татар теленнән

ЭШ ПРОГРАММАСЫ




Педагогик киңәшмәнең

1нче утырышында кабул ителде

“___”_________, 2017 нче ел




2017-2018 нче уку елы.


2. Аңлатма язуы

1 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый - норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:

1. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”).

2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы (Закон Республики Татарстан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).

3. Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халык телләре турында”гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998).

4. “Татарстан Республикасының халык телләре турында” Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. от 03.03.2012г.) “О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан”).

5. Федераль дәүләт белем бирү стандарты

6. Казан шәһәре Киров районы” 67 нче урта рус-татар мәктәбе” ГБМУнең базис укыту планы;

7. 1 нче сыйныф өчен "Татар теле" курсының эш программасы Федераль дәүләт белем бирү стандартларының таләпләренә туры китереп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”, (төзүче-авторлары: К.С. Фәтхуллова, Ф.Х. Җәүһәрова. - Казан, 2011.), “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбе рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”, (төзүче-авторлары: К.С. Фәтхуллова, Р.З. Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова. - Казан, 2013.), 1 нче сыйныф : рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының татар телен өйрәнүче укучылары өчен уку әсбабы./ Р.Ф.Бәхтиев һ.б. – Казан: “Мәгариф– Вакыт” нәшрияты, 2014. – 164 б.: рәс. б-н. уку әсбабына;.

8. Белем бирү учреждениесенең эш программасының структурасын раслау турында локаль актына нигезләнеп төзелде.

2.1 Төп өлеш

Федераль Дәүләт стандартларында белем бирү системасы системалы-эшчәнлекле юнәлешкә корыла һәм системаны барлыкка китерә торган төп компонент буларак нәтиҗә күрсәтелә. Бу - предмет, метапредмет, шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр. Стандартларда күрсәтелгән бу концептуаль методологик нигез барлык фәннәрне укыту системасына да, шул исәптән рус телле балаларга татар теле һәм әдәби уку системасына да карый. Ягъни рус телле укучыларга татар теле укыту системасының барлык компонентлары: программалар, укыту-методик комплектлары, дәрес процессы, контроль, идарә итү, белем күтәрү һ.б. – барысы да бер максатка – нәтиҗәгә хезмәт итә.

Билгеле булганча, укытуның максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасында белем бирү системасының төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү. Татарстан Республикасы Конституциясенең 8 нче маддәсендә һәм “Татарстан Республикасы халыкларының телләре турындагы” Законда күрсәтелгәнчә, Татарстанда дәүләт телләренең икесен дә белү милләтләрнең үзара аңлашып, тату яшәвенең нигезен тәшкил итә. Татар теле, дәүләт теле буларак, барлык урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләрендә төп уку предметларының берсе булып тора.

Тәкъдим ителә торган программа “Сәлам” укыту- методик комплекты ярдәмендә 1нче сыйныф укучыларына белем бирүне планлаштыру, уку-укыту процессын тәэмин итү максатын күздә тота. Ул “Сәлам” УМКсы ярдәмендә рус телле укучыларга татар телен укыту буенча эш программасын төзү өчен нигез булып тора һәм ул укыту предметының мәҗбүри өлешен тәшкил итә. Мәктәпнең эш үзенчәлегеннән чыгып, укучыларның индивидуаль мөмкинлекләрен исәпкә алып, уку материалын өйрәнүгә сәгатьләр саны бүленеше һәм материалны өйрәнү эзлеклелеген, эчтәлекне киңәйтү, шулай ук укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру юлларын башкачарак тулыландыруны теләп, укытучылар эш программасына үзгәрешләр кертә алалар. Бу үзгәрешләр эш программаларының аңлатма язуында чагылыш табарга тиеш.

2.2. Рустелле укучыларга татар теле укытуның төп максатлары

Татар теленә өйрәтүнең төп максатлары: укучыларның аралашу даирәсен, аралашу ситуацияләрен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы) формалаштыру; укучының танып белү, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм культурасын үстерү; татар милләтенә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү; укучыларны мәдәниятара диалогка тарту; татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру.

1 нче сыйныф өчен сайланган эчтәлек укучыны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, укуның универсаль гамәлләрен формалаштыру максатларына хезмәт итә. Укыту процессы коммуникатив методның төп принципларын исәпкә алып оештырыла. Ул аралашуга аралашу аша өйрәтү принцибына корылган. УМК яңа гына мәктәпкәчә уку һәм тәрбия бирү үчреждениясен тәмамлаган балаларны уен прцессы аша телгә өйрәтү шартларын тудыра, ягъни тормышта телне куллану шартларына якынлаштыра. Бу укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыруны тәэмин итә. Аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль куллануын тәэмин итү үрнәк күнегүләр бирү һәм ситуацияләр тудыру аша тормышка ашырыла. УМКда телне функциональ төстә өйрәнү принцибы һәрдаим истә тотыла, ягъни лексик-грамматик материал коммуникатив максаттан, аралашу ихтыяҗыннан һәм куллану ешлыгыннан чыгып билгеләнелә. Шулай ук ана телен исәпкә алу принцибы да исәпкә алына. Рус телле укучыларга татар теле укытуның максаты киңкырлы, һәм ул берничә аспекттан тора: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Танып белү максатының эчтәлеге

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы мәдәниятеннән тыш, шушы төбәктә яшәүче башка халыклар мәдәнияләрен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Шунлыктан укучыларга дәресләрдә бу хакта да мәгълүмат бирелә, программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын мохит белән якынлаштыруга нигезләнә.

Татар исемнәрен, топонимнарын дөрес әйтә белергә өйрәтү, укучыларны аларның семантикасы белән кызыксындыру, балалар фольклоры, татар халкы авыз иҗаты, күренекле әдәбият-сәнгать вәкилләре белән беренчел таныштыру - башлангыч этапта танып белү максатының төп эчтәлеген тәшкил итә.

Үстерү максатының эчтәлеге.

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Балаларның психологик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар таләп ителә:

- логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дидуктив фикерләүне үстерү;

- хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны арттыру;

- аралаша белү сәләтен үстерү;

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык сәләтләрен һ.б.ны үстерү.

Программага сайланга эчтәлек нигезендә, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча эш оештырганда, бу максат беренче планга куела.

Тәрбияви максатның эчтәлеге.

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы укытуның эчтәлеге һәм методларына бәйле, шунлыктан программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләре исәпкә алына. Балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән, аларны кызыксындырган мораль проблемаларны үз эченә алган эчтәлек, беренчедән, укыту процессында тәрбияви функция башкарса, икенчедән, турыдан-туры коммуникатив мотивация тууга бәйле була.

Программада тел өйрәнергә теләк белдергән баланың күңелен яулардай җырлар, татар мәдәнияте, этикет нормалары белән таныштырырдай уеннар, фольклор материаллары тәкъдим ителә.

Белем бирү максатының эчтәлеге.

Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә кулланыла алырлык дәрәҗәгә җитү зарур. Укучылар һәр өйрәнелгән материалны сөйләм процессында мөстәкыйль рәвештә гамәли кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.


2.3. Укыту фәненең уку планында тоткан урыны

Укыту планында каралганча, әдәби уку дәресләре өчен эш программасы атнага 3 сәгать исәбеннән елга 99 (33 атна) сәгатькә төзелде.


2.4. 1 нче сыйныф укучыларының әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

Укытуның шәхескә кагылышлы, предметара, предмет нәтиҗәләре

1 нче сыйныфта телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәниятләргә карата ихтирам хисе уята, укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга һәм объектив бәяләргә мөмкинлек бирә.

Укучының үзенә һәм әйләнә-тирәсендәге кешеләргә карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы булу һәм аны яхшы өйрәнергә теләү;

  • туган илеңнең, туган ягыңның, анда яшәүче халыкларның мәдәнияте һәм сәнгате турында хәбәрдар булу;

  • укуга, үзлегеңнән белем алуга җаваплы карау;

  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

  • гаилә, дуслык төшенчәләрен кабул итү, башкаларга карата түземле һәм кайгыртучан, ихтирамлы булу;

  • үз-үзеңне эстетик яктан тәрбияләү;

  • башкаларны тыңлый һәм аңлый белү, итагатьле әңгәмәдәш булу, үзара аңлашуга ирешү;

  • белем алу һәм башка эшчәнлек барышында үз яшьтәшләрен, өлкәннәр белән мөнәсәбәт урнаштыра һәм аралаша белү.

Татар теле укытуның предметара нәтиҗәләре:

татар теле, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган укуның танып белү, регулятив, коммуникатив гамәлләрен формалаштыруга хезмәт итә.

Дәресләр вакытында укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график символлар, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; алдан әзерләнеп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, интерактив дәреслек, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикер йөртү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәпле-нәтиҗәле бәйләнешләрне табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү алгоритмнарын мөстәкыйль төзи алу;

  • объектларны чагыштыру нигезендә уртак билгеләрне күрсәтү;

  • төп һәм икенчел мәгълүматларны аеру, укылган яки тыңланган эчтәлеккә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели алу;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыру, нәтиҗәле эш алымнарын табу;

  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләргә ия булу;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерләү һәм тәртиптә тоту.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтенә ия булу;

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

  • әңгәмәдәш белән сөйләшүне башлау, дәвам иттерү, уңышлы тәмамлау.

Татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре:

Сөйләү

- сорау һәм җавап репликаларын дөрес кулланып, тәкъдим ителгән ситуация буенча диалог оештыру (һәр укучының репликалар саны 3тән ким булмаска тиеш);

- укылган яки тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорау бирә белү;

- өйрәнелгән лексик тема буенча кечкенә күләмле бәйләнешле текст төзеп сөйләү (җөмләләр саны 3тән ким булмаска тиеш);

- укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;

- сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү.

- укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген сөйләгәндә, җөмлә калыпларын, лексик берәмлекләрне урынлы куллану.

- өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

- программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына жавап бирү һәм сораулар куя белү;

- дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

- җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;

- тәкъдим ителгән терәк сүзләр ярдәмендә укылган текст яисә караган рәсем (фильм) буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү;

- үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә күләмле мәгълүмат бирә белү (җөмләләр саны 3тән ким булмаска тиеш).

Тыңлап аңлау

- тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;

- сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;

- 0,5 минутлык бәйләнешле текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү;

- дәрестә катнашучыларның җанлы сөйләмен тыңлап, эчтәлегенә төшенү.

Уку

-татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү;

-хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;

-дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;

- кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;

Язу

- татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү;

- өйрәнелгән сүзләр белән җыйнак җөмләләр язу;

- дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру;

- укылган (тыңланган) текстның эчтәлеге буенча гади сорауларга җаваплар язу.

3. Уку программасының эчтәлеге.

Сәлам!

Мәктәп

Саннар

Төсләр

Гаилә

Уенчыклар

Шөгыльләр һәм хәрәкәтләр

Вакыт

Шәһәр һәм авыл

Йорт

Ашамлыклар

Минем тәнем

Киемнәр

Хайваннар

Туган көнең белән!

3.1. Укыту программасының темалар бүленеше:

Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек

Якынча сәгатьләр саны

Сәлам!

5

Мәктәп

5

Саннар

5

Төсләр

6

Гаилә

6

Уенчыклар

6

Шөгыльләр һәм хәрәкәтләр

6

Вакыт

7

Шәһәр һәм авыл

8

Йорт

8

Ашамлыклар

8

Минем тәнем

8

Киемнәр

8

Хайваннар

8

Туган көнең белән!

5

Барлыгы

99 сәг.

4. 1нче сыйныфта укучыларның татар теле предметын өйрәнүнең көтелгән нәтиҗәләре:

Махсус күнекмәләр

УМКның мультимедиа әсбапларыннан, башка татар сайтларыннан файдалану.” Сәлам” УМКсы нигезендә, 1нче сыйныфта татар теле һәм әдәби уку дәресләре бер дәреслек нигезендә һәм үзара бәйләнештә алып барыла. Тел дәресләрендә өйрәнелгән мәгълүмат әдәби уку дәресләрендә кабатлана, төрле текстлар ( монологик, диалогик, шигъри һ.б.) ярдәмендә актуальләштерелә.

5.Укытуның материаль-техник һәм методик яктан тәэмин ителеше:

Укыту – методик комплекты

“Сәлам!” УМКсы ярдәмендә татар теленә өйрәткәндә, түбәндәге материаль-техник чаралардан файдалану тәкъдим ителә: карточкалар, стикерлар, интерактив дәреслек, аудиодиск, “Сәлам!” сайты (http://selam.tatar/), өстәмә татар сайтлары; электрон китапханә.

Белем бирүне материаль-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү

“Сәлам!” УМКсы ярдәмендә татар теленә өйрәткәндә, түбәндәге материаль-техник чаралардан файдалану тәкъдим ителә: карточкалар, стикерлар, интерактив дәреслек, аудиодиск, “Сәлам!” сайты (http://selam.tatar/), өстәмә татар сайтлары; электрон китапханә.

Өстәмә интернет ресурслар:

https://www.youtube.com/user/balarf

http://watan.su/balalar-bulmase/25-multfilmnar/408-tatarmultfilm

http://www.belem.ru

http://kitap.net.ru

Онлайн школа EF-АНА ТЕЛЕ: http:// аnatele.ef.com.

Рус телле укучыларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре.

Эш төрләре

1нче сыйныф

1.

Тыңлап аңлау

0,5-1 минут

2.

Диалогик сөйләм

3-4 реплика

3.

Монологик сөйләм

3-4 фраза

4.

Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

3 күнегү

5.

Уку

20-25 сүз

6.

Язу:



күчереп язу (гади җөмлә)

2-3 җөмлә


сүзлек диктанты

3-5 сүз



7. 1 нче сыйныф өчен календарь -тематик план

Дә

рес

Дәрес темасы

Дә-рес са-ны

Уку-укыту эшчәнлеге

төрләре


Планлаштырылган нәтиҗәләр

Үткәрү вакыты

метапредмет

предмет

шәхси

План

Факт

1 нче чирек – 27 сәг. “Сәлам!” – 5 сәг.

1

Сәламләшү.

1

Аудиматериалны тыңлау, кабатлау; кечкенә диалог төзү. “Танышу” уенын уйнау.

Татар һәм рус сәламләшү этикеты нормаларын чагыштыра белү

Татарча сәламләшә алу.

Бер-береңә карата игътибарлы һәм ихтирамлы булу.

1.09


2

Хәл сорашу.

1

Аудиматериалны тыңлау, кабатлау; кечкенә диалог төзү. “Ишарәләр белән күрсәт” уенын уйнау, сорауларга җавап бирү.

Татарча һәм русча хәл сорашу кагыйдәләрен белү.

Бер-береңнең хәлен сорый һәм сорауга җавап бирә белү.

Итагатьле әңгәмәдәш булу.

2.09


3



Раслау яки инкяр итү.

1

Аудиматериалны тыңлау, кабатлау; кечкенә диалог төзү. “Әверелү” һәм “Чылбыр” уеннарын уйнау. Җыр тыңлау.

Үзара аңлашуга ирешү Дәресләрдә активлык күрсәтү.

Сорау һәм аңа кыска җавап бирә алу

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү.

4.09


4

Саубуллашу

1

Сүзләрне тыңлау һәм укытучы артыннан кабатлау; үрнәк буенча диалон төзү, “Ишарәләр белән күрсәт” уенын уйнау, сорауларга җавап бирү.

Дәрес барышында үз нәтиҗәләреңне тикшереп бару һәм сөйләмгә төзәтмәләр кертә алу.

Татарча саубуллаша белү

Парларда һәм төркемнәрдә эшли алу..


8.09


5

Тикшерү һәм бәяләү

1

“Таныш”, “Кем ул?”, “сүз белән әйт” биремнәрен үтәү. Үз-үзеңне һәм сыйныфташларыңны бәяләү. Хаталар өстендә эш.

Укытучы һәм сыйныфташлар белән аралаша белү сәләтенә ия булу.

Өйрәнгәннәрне гамәли куллана алу.

Дәресләрдә кызыксынучан булу.

9.09


Мәктәп” – 5 сәг.

6

Мәктәптәге предмет һәм җиһазлар

1

Сүзләрне күмәк рәвештә әйтү һәм истә калдыру; парлап диалоглар төзү; “Парыңны тап”, “дустыңны тап”, “Кем тизрәк” һ.б. уеннарны уйнау.

Парларда эшли белү.

Мәктәптә куллана торган төп предметларның атамаларын белү..

Укуга, белем алуга җаваплы карау.

11.09


7

Бу нәрсә?

Бу кем?

1

Аудиоматериалны тыңлау, сорауларга җавап бирү, әңгмәдәшкә сорау бирү. “Бу кем?”, “Бу нәрсә?” , “Күзеңне йом!”уенын уйнау.

Башкаларны тыңлый һәм аңлый белү, итагатьле әңгәмәдәш булу.

Сорауга раслап яки инкяр итеп җавап бирә белү.

Мәктәп тормышын күзәтү.


15.09


8

Предметның урыны

1

Яңа сүзләрне тыңлау һәм кабатлау; диалогны тулыландыру; “ Сыйныфта бар”, “Чылбыр” уенын уйнау, эш дәфтәрендә 3нче күнегүне башкару. “Безнең мәктәп” җырын тыңлау..

Үзара аңлашуга ирешү.


Предмет һәм затларның урынын, булу/ булмавын әйтә белү

Аралаша белү сәләтенә ия булу..

16.09


9

Бер һәм күп предметлар, затлар

1

Яңа сүзләрне, җөмләләрне аудиоязмада тыңлау, күмәк рәвештә әйтү; “ Кемнәр/нәрсәләр бар/юк?”, “ Җавап бир”, “Предметларны тап” биремнәрен үтәү. Җыр тыңлау.

Белем алу һәм башка эшчәнлек барышында үз яшьтәшләрең, өлкәннәр белән мөнәсәбәт урнаштыра һәм аралаша белү.

Предмет һәм затларның бер яки бердән күп булуы турында әйтә белү.

Матур итеп үз фикереңне әйтергә өйрәнү.

18.09


10

Тикшерү һәм бәяләү

1

“Сүзне белү”, “Коллаж төзү?”, “Командада эшләү” биремнәрен үтәү. Үз-үзеңне һәм сыйныфташларыңны бәяләү. Хаталар өстендә эш.

Укытучы һәм сыйныфташлар белән аралаша белү сәләтенә ия булу.

Өйрәнгәннәрне гамәли куллана алу.

Дәресләрдә кызыксынучан булу.

22.09


Саннар” – 5 сәг.

11

1нче дистә саннары

1

Саннарны әйтергә, татарча санарга өйрәнү. “Ватык телефон” уенын уйнау. “ “сана һәм хәрәкәтләр яса”. “Синдә ничә?” биремнәрен үтәү.

Мәгълүматны туплау өчен, кирәкле эш башкару

Беренче дистә микъдар саннарын татарча әйтә белү, аларны сөйләмдә куллана алу..

Үз-үзеңне эстетик яктан тәрбияләү.

23.09


12

Сиңа ничә яшь?

1

“Аю белән танышу”, “Сиңа ничә яшь?” уенын уйнау. Сорау һәм җавап бирү. “Саннар” җырын өйрәнү.

Аралаша белү сәләтенә ия булу. Татар һәм рус телендә чагыштырып өйрәнү.

Татарча әңгәмәдәшнең яшен сорый белү..

Итагатьле әңгәмәдәш буллу.

25.09


13

Кирәк, кирәкми.

1

“сүзне тап”, “Куян, сиңа нәрсә кирәк?”, “ Сөйләш” биремнәрен үтәү. Аудиоматериал белән эш. Җыр җырлау.

Татар һәм рус телендә кирәклекне чагыштырып әйтә белү.

Кирәк әйбер турында әйтә алу.

Матур итагатьле сорау һәм җавап бирә белү

29.09


14

Кемгә кирәк?

1

Комммуникатив биремнәр эшләү, уеннар уйнау.

Шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы булу һәм аны яхшы өйрәнергә теләү.

Кирәклекне, затларны белдерә алу.

Әңгәмәдәш белән сөйләшүне башлау, дәвам иттерү, уңышлы тәмамлау.

30.09


15

Тикшерү һәм бәяләү

1

“Унга кадәр сана”, “Саннарны дөрес әйт”, “Укучылар һәм укытучылар” биремнәрен үтәү. Үз-үзеңне һәм сыйныфташларыңны бәяләү. Хаталар өстендә эш.

Укытучы һәм сыйныфташлар белән аралаша белү сәләтенә ия булу.

Өйрәнгәннәрне гамәли куллана алу.

Дәресләрдә кызыксынучан булу.

2.10


Төсләр” - 6 сәг.

16

Төп төсләр

1

Аудиоязма белән эш. “Төсләрне ата”, “парыңны тап”, “Истә калдыр” биремнәрен үтәү, “Кайтаваз” уенын уйнау.

Үз-үзеңне эстетик яктан тәрбияләү

Төп төсләрне татарча әйтә, алар белән

сүзтезмәләр, җөмләләр төзи белү.


Табигатьтәге төсләргә соклану.

6.10


17

Өстәмә төсләр

1

“ Истә калдыр”, “ Тыңла һәм әйт”, “Сора” биремнәрен үтәү, “Пинг-понг”, “Кем җитезрәк?”, “Нәрсә юк?” уеннарын уйнау.

Парларда, төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен

үстерү.

Төсләрне сөйләмдә куллана белү.


Үз-үзеңне эстетик яктан тәрбияләү.


7.10


18

Һәр нәрсәнең үз төсе бар

1

Парлашып һәм төркемнәрдә күнегүләр башкару, уеннар уйнау (мәсәлән, “Кайтаваз”, “Кар өеме” һ.б.). “Төсләр” җырын тыңлау.

Тирә-яктагы предметларны, аларның төсләрен

күзәтү.


Предметларның төсләре турында сорау бирә

белү.


Парлап эшли алу.

9.10


19

Салават күпере

1

“Әверелү”, “кәләпүш”, уеннарын уйнау. “Предметны бел”, “Табышмакны чиш”, “Табышмак әйт” биремнәрен үтәү. Җыр җырлау.

Күнегүләрне башкарганда, көндәлек тормыш белән бәйләнештә күзаллый белү.

Тирә-яктагы төсләрне атый белү.


Әңгәмәне башлый, дәвам итә һәм тәмамлый

алу.

13.10


20

Кабатлау

1

“Портфельдә ниләр бар?”, “Төркемгә берләш”, “Буя һәм ата” биремнәрен үтәү. Җыр башкару.

Итагатьле әңгәмәдәш булу.


Төсләр белән татарча гыйбарәләр әйтә алу.

.

Диалоглар, сорауларга җавап биреп, күнегүләр эшләп, сыныфташларга карата ярдәмчел булу.

14.10


21

Тикшерү һәм бәяләү

1

Карточкалар белән эш, ктөркемнәрдә биремнәр башкару. Үз-үзеңне һәм сыйныфташларыңны бәяләү. Хаталар өстендә эш.

Укытучы һәм сыйныфташлар белән аралаша белү сәләтенә ия булу.

Өйрәнгәннәрне гамәли куллана алу.

Дәресләрдә кызыксынучан булу.

16.10


Гаилә” – 6 сәг.

22

Гаиләдә кемнәр бар?

1

Аудиоязмала белән эш. “Гаиләдә кемнәр бар”, “Рәсемдә кем?”, “Бу кем?” биремнәрен үтәү, “Кайтаваз” уенын уйнау.

Гаилә әгъзалары турында туган тел мәгълүмате белән татарча белгәннәрне чагыштыра алу.

Гаилә әгъзаларын белдергән сүзләрне дөрес

әйтә, сөйләмдә куллана белү.

Аралаша белү сәләтенә ия булу.

Гаиләңә карата ихтирамлы булу.

.

20.10


23

Гаиләм

1

Аудиоязма белән эш, сорауларга җавап бирү. “Бармак” уенын уйнау, “Кызыклы гаилә” турында әңгәмә кору.

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү.

Гаиләне зурлык-кечкенәлеккә карап

тасвирлый белү.


Үз гаиләң белән горурлану.


21.10


24

Туганнарым

1

аудиоматериал белән эш. “Чылбыр” уенын уйнау.

Шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар

теленә карата ихтирамлы булу һәм аны яхшы

өйрәнергә теләү.


Якын туганнарың турында сөйли белү.


Сыйныфташларны якын туганнарың белән таныштыру.

23.10


25

Сыйныфташның гаиләсе

1

Тыңлап аңлауны тикшерү. Аудиоязмалар белән эшләү. “Гаилә” җырын өйрәнү.

Гаилә әгъзалары арасында тату мөнәсәбәтләр булдыру.

Гаилә әгъзалары белән таныштыра белү.


Әхлакый кагыйдәләрне үтәүнең мәҗбүрилеген

аңлау.


24.10


26

Кабатлау

1

Гомумиләштереп нәтиҗә чыгара, сораулар биреп анализлый алу. “Шәҗәрә” агачы ясау һәм аның буенча әңгәмә кору.

Әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый,

дәвам итә, уңышлы тәмамлый алу.

Гаилә һәм аның әгъзалары турында мәгълүмат

бирә белү.


Гаиләңә ихтирамлы карау, аның белән

горурлану.

27.10


27

Тикшерү һәм бәяләү

1

“Сора һәм җавап бир!”, “Гаиләң турында сөйлә”, “Тату гаилә” биремнәрен үтәү. Үз-үзеңне һәм сыйныфташларыңны бәяләү. Хаталар өстендә эш.

Укытучы һәм сыйныфташлар белән аралаша белү сәләтенә ия булу.

Өйрәнгәннәрне гамәли куллана алу.

Дәресләрдә кызыксынучан булу.

28.10


2нче чирек – 18 сәг. “Уенчыклар”- 6 дәрес

28

Уенчыкларым

1

“Тыңла”, “Тап”, “Тәртипкә сал” биремнәрен башкару, “Йомык күзләр” уенын уйнау.

Уенчыклартурында тормыштагы һөнәрләр белән бәйләп сөйли белү.

Уенчыкларның татарча атамаларын белү.

Аралаша белү сәләтенә ия булу.

Үз-үзеңне эстетик яктан тәрбияләү.


6.11


29

Миндә ул бар!

1

Өйдән алып килгән уенчыклар белән таныштыру. Аудиоязма белән эш. “Пантомимо”, “баскетбол” уеннарын уйнау.

Башкаларны тыңлый һәм аңлый белү.


Уенчылар турында сөйли белү.


Уенычыклар турында зңгәмә кору сәләтенә ия булу.

10.11


30

Мин уйныйм.

1

Аудиоязма белән эшләр башкару. “Нәрсә югалды?” уенын уйнау. “Уенчыклар” җырын тыңлау.

Белем алу барышында үз яшьтәшләрең белән

яхшы мөнәсәбәт урнаштыра белү.

Нәрсә белән уйнау турында хәбәр итә алу;


Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;


11.11


31

Уенчыклар кибетендә

1

Аудиоязма белән эш. “уенчыклар кибете” уенын уйнау.

Төрле һөнәрләрдә кулланыла торган предмет атамаларын истә калдыру.

Кибеттә уенчыклар сайлау турында әйтә алу.


Укуга, үзлегеңнән белем алуга җаваплы карау.


13.11


32

Кабатлау

1

Уенчыклар турында әңгәмә кору. “Балык”, “Кәләпүш”, “Кем җитез” уеннарын уйнау. Җыр җырлау.

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры

килерлек җавап бирә белү.

Уенчыклар алу, алар белән уйнау турында

хәбәр итү.


Башкаларны тыңлый һәм аңлый белү.


17.11


33

Тикшерү һәм бәяләү

1

“Сора һәм җавап бир!”, “Уенчыгың белән таныштыр”, “кем тизрәк?” биремнәрен үтәү. Үз-үзеңне һәм сыйныфташларыңны бәяләү. Хаталар өстендә эш.

Укытучы һәм сыйныфташлар белән аралаша белү сәләтенә ия булу.

Өйрәнгәннәрне гамәли куллана алу.

Дәресләрдә кызыксынучан булу.

18.11


Шөгыльләр һәм хәрәкәтләр” – 6 сәг.

34

Гамәлләр

1

Аудиоязма белән эшләү. “Хәрәкәтне бел”, “Гали нишли?” уеннарын уйнау.

Физкультура дәресендә кулланыла торган командаларны истә калдыру.

Көндәлек тормышта еш кулланыла торган эш һәм хәрәкәтләрне татарча әйтә белү.


Сыйныфташларыңа карата ихтирамлы һәм игътибарлы булу.

20.11


35

Сыйныфта нишлим?

1

“Кем нишли?” бу турыда сөйләшү. “”Боерыкны үтә”, “Хәрәкәтне бел” уеннарын уйнау,

Татар һәм рус телләрендәге хәрәкәтне белдерү формаларын чагыштыру.

Дәресләрдә еш кулланылган боерыкларны аңлау;


Шөгыльләр турында белергә омтылу .

21.11


36

Сорау һәм тәкъдим итү

1

Аудиоязма белән эш. Сораулар куеп җөмләләр төзү. “ Миңа бир”, “дөрес-ялгыш”, “Боерыкны үтә” биремнәрен үтәү.

Гамәлләрне рус теленә тәрҗемә аша аңлату.

Кирәк әйберне сорый һәм ала белү.

Башкаларның ни эшләүләре турында мәгълүматларын тыңлый һәм аңлый белү.

24.11


37

Ул нишли?

1

Аудиоязма белән эшләү. “Хәрәкәтләрне күрсәт”, “Әйе -юк” уеннарын уйнау. Җыр өйрәнү.

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры

килерлек җавап бирә белү/

Татарча дөрес сөйләшә белү.

Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу.

27.11


38

Кабатлау

1

“Тыңла һәм санын әйт”, “Тикшер”, “Кунак”, “Төсләр” биремнәрен башкару. Сорауларга җавап бирү. Җыр җырлау.

Мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару.

Хәрәкәтләр һәм шөгыльләр турында хәбәр итә

белү.

.


Белем алу һәм башка эшчәнлек барышында

үз яшьтәшләрен, өлкәннәр белән мөнәсәбәт

урнаштыра һәм аралаша белү.

28.11


39

Тикшерү һәм бәяләү

1

“Хәрәкәт яса”, “Хәрәкәтне дөрес әйт”, “Укучылар һәм укытучылар”биремнәрен үтәү. Үз-үзеңне һәм сыйныфташларыңны бәяләү. Хаталар өстендә эш.

Укытучы һәм сыйныфташлар белән аралаша белү сәләтенә ия булу.

Өйрәнгәннәрне гамәли куллана алу.

Дәресләрдә кызыксынучан булу.

30.11


Вакыт” – 7 сәг.

40

Ел фасыллары белән танышу

1

Аудиоязма белән эш. “Кайтаваз”, “Җылы –салкын”, “Шәп җырчы”, “Кәләпүш” уеннарын уйнау.

Ел фасылларына бәйле әйләнә-тирә мохитның үзгәрешләрен күзәтү.

Ел фасыллары атамаларын татарча әйтә белү,

алар белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзи алу.

Табигатьне күзәтә һәм күзәтүләрне сөйләмдә куллана белү.

4.12


41

Айлар

1

“Оркестр”, “Ел фасыллары”, “Бу кайчан була?”, уеннарын уйнау.

Һәр айның үзенчәлеген белү.

Ай атамаларын өйрәнү һәм сөйләмдә дөрес куллану

Татарча матур сөйләү.

5.12


42

Тәүлек

1

“ Кәләпүш”, “Алкышлар”, “Туплы” уеннарын уйнау. Карточкалар белән эш. “Вакыт” җырын өйрәнү.

Табигать белеме нигезендә тәүлек үзгәрешләрен белү

Тәүлек вакытлары турында әйтә белү.


Тәүлек вакытларындагы үзгәрешләрне күрә һәм чагыштыра белү.

8.12


43

Сәгать

1

Аудиоматериал белән эш. “Оркестр”, “Сорау- җавап”, “Дөрес – дөрес түгел уеннарын уйнау. Диалог төзү, сөйләшү.

Вакыт турында әңгәмәне башлый, дәвам итә һәм тәмамлый

алу.

Иртән, көндез, кич нәрсә эшләү турында әйтә

белү.


Әңгәмәдәшкә ихтирамлы һәм игътибарлы булу

11.12


44

Ял көне

1

Аудиоматериал белән эш. “Оркестр”, “Кар өеме”, “Сорау- җавап” һ.б. уеннарны уйнау. Җыр башкару

Ял итү һәм аның кирәклеген физиология аша аңлау

Ял көнен үткәрү турында сөйли алу.


Файдалы ял итә белү.

12.12


45

Тикшерү һәм бәяләү

1

“Ел фасыллары”, “Көндәлек режим”, “Тәүлек” биремнәрен үтәү. Үз-үзеңне һәм сыйныфташларыңны бәяләү. Хаталар өстендә эш.

Укытучы һәм сыйныфташлар белән аралаша белү сәләтенә ия булу.

Өйрәнгәннәрне гамәли куллана алу.

Дәресләрдә кызыксынучан булу.

16.12


46

Яңа ел

1

Дәреслек форзацындагы рәсем белән эш. Маскарад костюмнары әзерләү һәм үзең белән таныштыру

Кышкы бәйрәмдә ял итү

Яңа ел бәйрәме турында татарча сөйләү.

Татарча дөрес сөйли белү.

18.12


Шәһәр һәм авыл” – 8 сәг.

47

Татар авазлары.

1

“Дөрес әйт”, “Сүзләрне тап”, “Матур яз” һ.б. биремнәрне үтәү.

Татар һәм рус авазлары арасындагы аерманы белү

Татар авазларын дөрес әйтергә һәм алар кергән сүзләрне дөрес язарга өйрәнү

Дөрес матур сөйли һәм яза белү.

19.12


48

Тору урыны

1

Аудио материал белән эш. “Сорау һәм җавап”, “Шәһәрләр, авыллар”, “Ишарәләр белән күрсәт” һ.б. биремнәрне башкару.

Географик урынчалык, торак пунктлары турында аерманы белү.

Шәһәр һәм авыл турында сөйли белү

Тору урыны белән горурлану.

21.12


3нче чирек -27 сәг.

49

Биналар

1

Аудиоматериал белән эш. “Шәһәрдә”. “ Кунакка бару”, “Утыр, киттек”, “ Әйе - юк” биремнәрен үтәү.

Социаль һәм мәдәни объектларның вазифаларын аңлау.

Шәһәр һәм авылларда була торган объектлар турында сөйли белү

Әйлә-тирәлегең турында уйлану.

8.01


50

Шәһәрдә

1

Аудиоматериал белән эш. Текстны кычкырып уку һәм сорауларга җаваплар бирү. Үрнәк текст төзү. “ Түгәрәк”, “Картадан тап” уеннарын уйнау.

Татарстан шәһәрләре белән танышу.

Татарстандагы шәһәрләр турында әйтә белү

Башкалабыз Казан һәм Татарстан шәһәрләрен күзәтү, аларны чагыштыра белү

9.01


51

Татар авазлары.

1

“Дөрес әйт”, “Сүзләрне тап”, “Матур яз” һ.б. биремнәрне үтәү.

Татар һәм рус авазлары арасындагы аерманы белү

Татар авазларын дөрес әйтергә һәм алар кергән сүзләрне дөрес язарга өйрәнү

Дөрес матур сөйли һәм яза белү.

13.01


52

Авылда

1

Аудиоматериал белән эш.

“Дөрес – хата”, “Парлаш”, “Дөрес әйт” биремнәрен үтәү. Җыр тыңлау.

Татарстандагы авыллар белән танышу.

Авылдагы мохит турында сөйли белү.

Авыл табигатенә соклану

15.01


53

Яшәү урыным

1

“Сора”, “Күргәзмздә”, “Таныштыр”, “Оста рәссам” биремнәрен үтәү. Җыр җырлау.

Яшәү урынындагы объектларны белү

Яшәү урыны турында татарча сөйли алую

Яшәү урынын күзәтү

16.01


54

Тикшерү һәм бәяләү

1

“ Шәһәрдәме, авылдамы?”, “Яшәү урыным”, “Син кайдан?” биремнәрен үтәү. Үз-үзеңне һәм сыйныфташларыңны бәяләү. Хаталар өстендә эш.

Укытучы һәм сыйныфташлар белән аралаша белү сәләтенә ия булу.

Өйрәнгәннәрне гамәли куллана алу.

Дәресләрдә кызыксынучан булу.

20.01


Йортым” – 8 сәг.

55

Татар авазлары.

1

“Дөрес әйт”, “Сүзләрне тап”, “Матур яз” һ.б. биремнәрне үтәү.

Татар һәм рус авазлары арасындагы аерманы белү

Татар авазларын дөрес әйтергә һәм алар кергән сүзләрне дөрес язарга өйрәнү

Дөрес матур сөйли һәм яза белү.

22.01


56

Җиһазлар

1

Аудио материал белән эш.

“Тартма”, “Тасвирла”, “Йөнгер” уеннарын башкару.

Йорттагы һәр нәрсәнең урнашу урынын белү.


Йортым турында сөйли белү

Йорттагы җиһазларга карата сакчыл мөнәсәбәттә булу.

23.01


57

Өем

1

Аудиоматериал белән эш. “Укытучының өе”, “Баскетбол” уены, “ “тасвирла” биремнәрен башкару.

Матур сөйләм күнекмәләре булдыру.

Өй эчен сурәтли алу.

Өйне чиста тоту.

27.01


58

Яшәү урынннары

1

Аудиоматериал һәм карточкалар белән эш.

“Ватык телефон”, “Туп” уеннары уйнау. Җыр өйрәнү.

Төрле җирдә төрле йортларда яшәүне күзаллау

Яшәү урыны турында мәгълүмат җиткерә алу

Яшәү урынында уңайлыклар булдырырга тырышу

29.01


59

Татар авазлары.

1

“Дөрес әйт”, “Сүзләрне тап”, “Матур яз” һ.б. биремнәрне үтәү.

Татар һәм рус авазлары арасындагы аерманы белү

Татар авазларын дөрес әйтергә һәм алар кергән сүзләрне дөрес язарга өйрәнү

Дөрес матур сөйли һәм яза белү.

30.01


60

Чагыштыру

1

Аудиоматериал һәм карточкалар белән эш.

“Кайсы өй?”, “ Ике түгәрәк” уеннары уйнау. Диалог төзү Җыр өйрәнү.

Яшәү урынының нинди территориядә булуын белү.

Йортларны,каршы куеп,чагыштыра белү.

Хыялдагы яшәү урынын сурәтли алу

3.02


61

Кабатлау

1

“Тыңла һәм җавап бир”, “Өйдә нәрсә бар?”, “Кунак” биремнәрен башкару. “кәләпүш” уенын уйнау. Сорауларга җавап бирү. Җыр җырлау.

Мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару.

Йортым, өем турында хәбәр итә

белү.

.


Белем алу һәм башка эшчәнлек барышында

үз яшьтәшләрен, өлкәннәр белән мөнәсәбәт

урнаштыра һәм аралаша белү.

5.02


62

Тикшерү һәм бәяләү

1

Лексиканы белү, сөйли алу һәм диалог төзүгә караган биремнәрне үтәү. Үз-үзеңне һәм сыйныфташларыңны бәяләү. Хаталар өстендә эш.

Укытучы һәм сыйныфташлар белән аралаша белү сәләтенә ия булу.

Өйрәнгәннәрне гамәли куллана алу.

Дәресләрдә кызыксынучан булу.

6.02


Ашамлыклар” – 8 сәг.

63

Татар авазлары.

1

“Дөрес әйт”, “Сүзләрне тап”, “Матур яз” һ.б. биремнәрне үтәү.

Татар һәм рус авазлары арасындагы аерманы белү

Татар авазларын дөрес әйтергә һәм алар кергән сүзләрне дөрес язарга өйрәнү

Дөрес матур сөйли һәм яза белү.

10.02


64

Нәрсәләр ашыйм?

1

Аудиоматериал һәм флешкарталар белән эш башкару, “Сана”, “Күрсәт” уеннарын уйнау.

Ашамлыкларның сәламәтлек өчен мөһим булуын аңлау.

Ашамлык атамаларын татарча әйтә, алар белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзи белү.

Үз-үзеңне эстетик яктан тәрбияләү.

12.02


65

Ботка кирәкме?

1

Аудиоматериал белән эш. “Табышмак”, Оркестр”, “Кәләпүш” уеннарын уйнау.

Төрле илләрдә милли ризыклар төрлелеге турында белү.

Иртәнге, көндезге кичке аштагы ризыклар турында әйтә белү.

Ризыкларга сакчыл мөнәсәбәттә булу.

13.02


66

Ашханәдә

1

Кроссворд чишү. Аудиоматериал белән эш.

“Оркестр” уенын уйнау.

Ризык әзерләүчеләргә хөрмәт белән карау.

Ашханәдә ризык ала алу.

Тәмле һәм файдалы ризыклар ашарга тырышу

17.02


67

Татар авазлары.

1

“Дөрес әйт”, “Сүзләрне тап”, “Матур яз” һ.б. биремнәрне үтәү.

Татар һәм рус авазлары арасындагы аерманы белү

Татар авазларын дөрес әйтергә һәм алар кергән сүзләрне дөрес язарга өйрәнү

Дөрес матур сөйли һәм яза белү.

19.02


68

Кайчан нәрсә ашыйм?

1

Аудиоматериал белән эш. “Кыстыбый” уены. Җыр җырлау.

Үзпрезентация күнекмәсен үстерү.

Көн тәртибенә бәйле туклану режимы турында сөйләргә өйрәнү.


Әңгәмәдәшкә ихтирамлы һәм игътибарлы булу.

27.02


69

Татар ризыклары

1

Аудиоматериал белән эш.

“Кыстыбый” уенын уйнау., диалон һәм монолог сөйләү. Җыр җырлау.

Милли ашлар турында белү.

Татар халык ашамлык атамаларын үзләшетрү, аларны сөйләмдә актив куллану.


Татар халык ашларына мәхәббәт тәрбияләү

3.03


70

Тикшерү һәм бәяләү

1

Лексиканы белү, сөйли алу һәм сорау бирүгә караган биремнәрне үтәү. Үз-үзеңне һәм сыйныфташларыңны бәяләү. Хаталар өстендә эш.

Укытучы һәм сыйныфташлар белән аралаша белү сәләтенә ия булу.

Өйрәнгәннәрне гамәли куллана алу.

Дәресләрдә кызыксынучан булу.

5.03


Минем тәнем” – 8 сәг.

71

Татар авазлары.

1

“Дөрес әйт”, “Сүзләрне тап”, “Матур яз” һ.б. биремнәрне үтәү.

Татар һәм рус авазлары арасындагы аерманы белү

Татар авазларын дөрес әйтергә һәм алар кергән сүзләрне дөрес язарга өйрәнү

Дөрес матур сөйли һәм яза белү.

6.03


72

Тән әгъзалары

1

Аудиоматериал белән эш. “Кунак”, “Ябалак” уеннарын уйнау.

Тән әгъзаларының функцияләрен белү.

Татар телендә тән әгъзаларын аңлаткан сүзләр белән танышу.

Тән әгъзаларын чиста тоту, гигиена таләпләрен үтәү.

7.03


73

Борын кайда?

1

Аудиоматериал белән эш. “ Санын әйт”, “Бел”, “Күрсәт” биремнәрен үтәү. Җыр тыңлау.

Анатомия фәне белән бәйләнешне булдыру.

Тән әгъзаларын татарча атый алу.

Татарча матур сөйләү күнекмәләре булдыру.

12.03


74

Күзләр нинди?

1

Аудиоматериал белән эш. Текстны уку, сораулар бирү. Әңгәмә кору.

Төрле континентларда төрле кыяфәттәге кешеләр яшәвен белү.

Тән әгъзаларын тасвирлый белү.

Кешеләрне буйлары, күз түсләре буенча аера белү.

19.03


75

Татар авазлары.

1

“Дөрес әйт”, “Сүзләрне тап”, “Матур яз” һ.б. биремнәрне үтәү.

Татар һәм рус авазлары арасындагы аерманы белү

Татар авазларын дөрес әйтергә һәм алар кергән сүзләрне дөрес язарга өйрәнү

Дөрес матур сөйли һәм яза белү.

22.03


4нче чирек -24 сәг.

76

Һәр әгъзаның үз вазифасы бар.

1

Аудиоматериал белән эш. “ Кунакка авазны әйт”, “Санын ата”, “Ярый – ярамы” биремнәрен үтәү.

Күнегүләрне башкарганда, көндәлек тормыш белән бәйләнештә күзаллый белү.

Сүзләрне дөрес әйтә, яза белү.

Итагатьле әңгәмәдәш булу.

4.04


77

Кабатлау.

1

Карточкалар һәм рәсемнәр белән эш башкару. Җыр җырлау.

Укытучы һәм сыйныфташларга карата игътибарлы булу.

Татарча дөрес сөйли белү.

Дәресләрдә кызыксынучан булу

5.04


78

Тикшерү һәм бәяләү

1

Лексиканы белү, сөйли алу һәм сорау бирүгә караган биремнәрне үтәү. Үз-үзеңне һәм сыйныфташларыңны бәяләү. Хаталар өстендә эш.

Укытучы һәм сыйныфташлар белән аралаша белү сәләтенә ия булу.

Өйрәнгәннәрне гамәли куллана алу.

Дәресләрдә кызыксынучан булу.

7.04


Киемнәр” – 8 дәрес

79

Татар авазлары.

1

“Дөрес әйт”, “Сүзләрне тап”, “Матур яз” һ.б. биремнәрне үтәү.

Татар һәм рус авазлары арасындагы аерманы белү

Татар авазларын дөрес әйтергә һәм алар кергән сүзләрне дөрес язарга өйрәнү

Дөрес матур сөйли һәм яза белү.

9.04



80

Киемнәрем

1

Аудиоматериал белән эш. Текстны уку, сораулар бирү. Үрнәк текст төзү.

Киемнең чисталыгы сәламәтлек нигезе булуын онытмау.

Татарча кием атамалары белән танышу

Матур, пүхтә киенеп йөрү.

10.04


81

Өс киемнәре кибете

1

Аудиоматериал белән эш. Диалогны дәвам итү. 2 Сайла”, “Нинди күлмәк килешә?” биремнәрен үтәү.

Зывык төшенчәсен аңлау.

Өс киемнәрен татарча тасвирлый белү.

Килешле киемнәр сайларга тырышу.

14.04


82

Кайчан нәрсә киябез?

1

Аудиаматериал һәм рәсемнәр белән эш. Сораулар бирү. “ тасвирла”. “Тап”, “күрсәт” биремнәрен үтәү.

Температура һәм мохиткә карап кием сайлау.

Ел фасылларына бәйле кием алыштыру турында сөйли белү.

Уңайлы киемнәр кияргә тырышу.

16.04


83

Татар авазлары.

1

“Дөрес әйт”, “Сүзләрне тап”, “Матур яз” һ.б. биремнәрне үтәү.

Татар һәм рус авазлары арасындагы аерманы белү

Татар авазларын дөрес әйтергә һәм алар кергән сүзләрне дөрес язарга өйрәнү

Дөрес матур сөйли һәм яза белү.

17.04


84

Киемнәрең нинди?

1

Аудио материал белән эш. “Ишарә белән күрсәт”, “Киендер”, “Сөйлә” биремнәрен үтәү. Җыр башкару.

Сезонга карап киенә белү.

Киемне татарча тасвирлый белү.

Итәгатьле һәм ихтирамлы әңгәмәдәш булу.

21.04


85

Кабатлау.

1

Карточкалар һәм рәсемнәр белән эш башкару. Җыр җырлау.

Укытучы һәм сыйныфташларга карата игътибарлы булу.

Татарча дөрес сөйли белү.

Дәресләрдә кызыксынучан булу

23.04


86

Тикшерү һәм бәяләү

1

Лексиканы белү, сөйли алу һәм сорау бирүгә караган биремнәрне үтәү. Үз-үзеңне һәм сыйныфташларыңны бәяләү. Хаталар өстендә эш.

Укытучы һәм сыйныфташлар белән аралаша белү сәләтенә ия булу.

Өйрәнгәннәрне гамәли куллана алу.

Дәресләрдә кызыксынучан булу.

24.04


Хайваннар” – 8 сәг.

87

Татар авазлары.

1

“Дөрес әйт”, “Сүзләрне тап”, “Матур яз” һ.б. биремнәрне үтәү.

Татар һәм рус авазлары арасындагы аерманы белү

Татар авазларын дөрес әйтергә һәм алар кергән сүзләрне дөрес язарга өйрәнү

Дөрес матур сөйли һәм яза белү.

24.04


88

Йорт хайваннары

1

Аудиоматериал белән эш.

“ Рәсемнән тап һәм күрсәт”, “Ул нәрсә?”, биремнәрен үтәү. Уен уйнау.

Хайваннарның файдасы турында мәгълүмат туплау.

Йорт хайваннары атамаларын татарча әйтә белү.

Хайваннарны ярату.

28.04


89

Кыргый хайваннар

1

Текст белән эш. “Тасвирла”, “Сорау бир”, “Сөйлә” биремнәрен үтәү. Уеннар уйнау. Җыр тыңлау.

Кыргый хайваннарның файдасы һәм зарары турында мәгълүмат туплау.

Кыргый хайваннар атамаларын татарча әйтә белү.

Хайваннарга игътибарлы мөнәсәбәттә булу.

3.05


90

Минем дусларым

1

Карточкалар белән эшләү.

Биремнәр башкару. Җыр өйрәнү. Сорауларга җавап бирү.

Хайваннарга ярдәм итәргә тырышу.

Дүрт аяклы дуслар турында сөйли белү.

Хайваннарны саклау.

4.05


91

Татар авазлары.


“Дөрес әйт”, “Сүзләрне тап”, “Матур яз” һ.б. биремнәрне үтәү.

Татар һәм рус авазлары арасындагы аерманы белү

Татар авазларын дөрес әйтергә һәм алар кергән сүзләрне дөрес язарга өйрәнү

Дөрес матур сөйли һәм яза белү.

5.05


92

Циркта

1

Аудиоматериал белән эш. “тасвирла”. “Сөйлә”, , “Ишарәләр белән күрсәт”, “Әйт һ.б. биремнәрне үтәү. Уен уйнау. ”

Хайваннар тормышы турында кызыксыну.

Хайваннарның шөгыльләрен тасвирлый алу.

Итагатьле әңгәмәдәш булу.

7.05


93

Кабатлау.

1

Карточкалар һәм рәсемнәр белән эш башкару. Җыр җырлау.

Укытучы һәм сыйныфташларга карата игътибарлы булу.

Татарча дөрес сөйли белү.

Дәресләрдә кызыксынучан булу

8.05


94

Тикшерү һәм бәяләү

1

Лексиканы белү, сөйли алу һәм сорау бирүгә караган биремнәрне үтәү. Үз-үзеңне һәм сыйныфташларыңны бәяләү. Хаталар өстендә эш.

Укытучы һәм сыйныфташлар белән аралаша белү сәләтенә ия булу.

Өйрәнгәннәрне гамәли куллана алу.

Дәресләрдә кызыксынучан булу.

12.05


Туган көн белән!” – 5 сәг.

95

Татар авазлары.

1

“Дөрес әйт”, “Сүзләрне тап”, “Матур яз” һ.б. биремнәрне үтәү.

Татар һәм рус авазлары арасындагы аерманы белү

Татар авазларын дөрес әйтергә һәм алар кергән сүзләрне дөрес язарга өйрәнү

Дөрес матур сөйли һәм яза белү.

14.05


96

Бәйрәм

1

Аудиоматериал белән эш. Сораулар бирү, сорауларга җавап бирү күнегүләрен башкару. Уеннар уйнау.

Төрле милли бәйрәм турында мәгълүмат туплау.

Бәйрәм тантанасы турында татарча әйтә белү.

Бәйрәм кәефе булдыру.

15.05


97

Бүләкләр

1

Рәсемнәр белән эшләү. Текстны тыңлау, биремнәр башкару. “Бүләк сайла”, “ Котлау сүзләре әйт” биремнәрен башкару.

Бүләк төрләре турында Интернеттан мәгълүмат туплау.

Бәйрәм белән татарча котлый белү.

Дусларны хөрмәт итү, якыннарны ярату.

19.05


98

Туган көн бәйрәме

1

Аудиоматериал белән эш. Җыр өйрәнү. Диалонг төзү.

Туган көн турында шигырь өйрәнү.

Туган көн бәйрәме белән татарча котлый белү.

Сыйныфташка бүләк әзерләү.

21.05


99

Тикшерү һәм бәяләү

1

Лексиканы белү, сөйли алу һәм сорау бирүгә караган биремнәрне үтәү. Үз-үзеңне һәм сыйныфташларыңны бәяләү. Хаталар өстендә эш.

Укытучы һәм сыйныфташлар белән аралаша белү сәләтенә ия булу.

Өйрәнгәннәрне гамәли куллана алу.

Дәресләрдә кызыксынучан булу.

22.05