технологик картасы.
Тема: Юл м хәрефен язу.
Тема | Юл м хәрефен язу. |
Максаты | • Юл м хәрефен язарга, башка хәрефләр белән тоташтырырга өйрәтү. • Авазлар бүленеше турында белемнәрен ныгыту. • Басма хәрефләрне язма хәрефләргә әйләндереп язу күнекмәләрен үстерү. • Сүзләргә схема төзъ күнекмәләре формалашуын тикшерү. • Уку хезмәте культурасы тәрбияләү. |
Көтелгән нәтиҗә | Өйрәнелгән хәрефнең язылышын,башка хәрефләр белән тоташтыру ысулларын үзләштереп язуда куллана белү; авазлар бүленешен үзләштерүләренә ирешү. |
Төп төшенчәләр | Калын сузык, нечкә сүзык, яңгырау тартык, саңгырау тартык. |
Предметара бәйләнеш | Татар теле, уку, әйләнә -тирә белән таныштыру |
Ресурслар | Татар теле дәреслеге, авторлары И.Х. Мияссарова. Ч.М. Харисова; презентация; рәсемнәр. |
Класс белән эш | Фронталь эш, индивидуаль эш, парлап эш. |
Дәрес этабы | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | Универсаль уку гамәлләре (УУГ |
I. Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру Максат: укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру Көтелгән нәтиҗә: дәрескә уңай психологик халәт булдыру | Кояшның шаян нурлары Безне уята. Хәерле иртә тели ул, Хәерле иртә! - Бүген без татар теле дәресендә сәяхәткә чыгарбыз. Тактадагы рәсемнәргә карап кая сәяхәткә баруыбызны белеп буламы? - Анда нәрсәләрне күрәсез? -Балалар, урмандагы җәнлекләр тынычлык яраталар. Аларны куркытмас өчен без нинди кагыйдәләрне истә тотарга тиеш? | Хор белән әйтү: Хәерле иртә миңа, Хәерле иртә сиңа, Хәерле иртә безгә, Хәерле иртә сезгә! Хор белән әйтү: -Көзге урманга барабыз. - Тиен, аю, төлке, куянны күрәбез. Агачлар, гөмбәләр бар. Балалар кагыйдәләрне әйтәләр. | Коммуникатив блок. Иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү гамәле. Уңай атмосфера тудыралар. Шәхес буларак блок(әхлакый-этик бәяләү) |
2 этап. Белемнәрне актуальләштерү. Максаты : авазлар бүленешен ныгыту. Көтелгән нәтиҗә: өйрәнелгән авазларның нинди төркемгә керүен әйтә белү. | 2этап. Белемнәрне актуальләштерү. Безне урманда җәнлекләр көтеп тора. Аларның һәрберсе безгә төрле биремнәр әзерләгән. Иң беренче безне тиен каршы ала. Ул безнең алган белемнәребезне тикшерергә тели.Тиен кышка ничек әзерләнә, нинди ризыклар җыя? Хәзер без аңа булышырбыз. Бу гөмбә, чикләвекләрнең артына сораулар язылган, без сорауларга дөрес җавап бирсәк кенә ризыклар кәрзингә салына.Дөрес җавап бирә алмасак, аларны тиенгә бирә алмыйбыз. Авазлар нинди ике төркемгә бүленә? (сузык һәм тартык авазлар) Сузык авазлар нинди була? Тартык авазлар нинди була? (яңгырау һәм саңгырау) Без сезнең белән татар теленнән хәрефләр белән таныштык. Әйдәгез аларны ничек истә калдыруыгызны, тиен алып килгән слайдлар буенча тикшерик. (Слайдта а, ә, у, ү, ө, и, н хәрефләре күрсәтеләчәк). | Балалар сорауларга җавап бирәләр, рәсемнәрне тиеннең кәрзиненә салалар. Слайдта а, ә, у, ү, ө, и, н хәрефләре күрсәтелә. Балалар нинди аваз икәнен әйтә баралар. -[а] -калын сузык; -[ә] – нечкә сузык. | 2 этап. Белемнәрне актуальләштерү. Регулятив эшчәнлек (укчылар тарафыннан белгән яки әлегечә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү) Танып-белү эшчәнлеге (авазлар турында белемнәр) Коммуникатив эшчәнлек (сораулар куелышы,информация табу,иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, үз фикереңне әйтә белү) |
3 этап. Яңа тема өстендә эш. Максаты: юл м хәрефен язарга өйрәнү, яңа хәрефне башка хәрефләр белән тоташтыра,сүз эчендә яза белү. Көтелгән нәтиҗә: М хәрефен танып уку, язуда кулана белү. | - Алда безне аю көтеп тора. Ул безгә без өйрәнгән басма хәрефләрне алып килгән, ә без аларны дәфтәрләрдә язмача язарга тиеш. Дәфтәрләрне ачтык. Чиста юлдан язабыз: Әә, Уу, Ии, Үү, Өө,Аа,Нн, Мм Язып бетердегезме? Тикшерик әле. (Язмача хәрефләрне күрсәтү) Ни өчен соңгы хәрефне яза алмадыгыз? Кем әйтә ала , без бүген дәрестә нәрсәгә өйрәнербез? Тактадагы рәсемнәрне карагыз әле? Хор белән предметларны әйтеп чыгыйк әле. Кайсы сүзләрдә [м] авазы бар, ул кайда килгән? Кайсы сүздә [ м ]авазы юк? Физкультминутка. Сингапур методикасы. 1. Куян сүзендә ничә иҗек бар? Үз парыгызга әйтегез, ничә иҗек? 2.Аю кышны ничек үткәрә? 3.Урман сүзендә ничә сузык аваз бар? Нинди авазлар? 4.Без нинди шәһәрдә яшибез әле? 5.А –калын сузык, аның пары нинди? 6. [м] авазына башланган сүз уйлагыз. Без әлифба буенча [м] авазы белән таныштык. Ул кайсы төркемгә керә: тартык авазмы, сузык авазмы? Таблица буенча эш: Нинди элементлардан тора? Нинди хәрефкә охшаган? Слайдта язылышны карау. Тактада күрсәтү. Дәфтәрләрдә эш. Укучылар, барыгыз да бик тырышып яздыгыз. Аю бик шат.Без аның биремен үтәп чыктык. М хәрефен дә язарга өйрәндек. | Балалар дәфтәрләрдә басма хәрефләрне язмачага әйләндереп язалар. -м хәрефен язарга. Хор белән предметларны атап тчыгалар: миләш, ромашка, имән,балан. [ м ] авазының кайда килүен, кайсы сүздә [ м ] авазы юк икәнен әйтәләр. Балалар класс буенча күнегүләр ясап хәрәкәтләнәләр, звонок шалтырагач, бер-берсе белән парлашалар һәм укытучы биргән сорауга җавап бирәләр. (парларда эш) [м] – тартык аваз. Балалар м хәрефенең нинди элементларда торуын, язылышы буенча нинди хәрефләргә ошавын әйтәләр. Дәфтәрләрдә үрнәк буенча юл м хәрефен язу. М хәрефен башка хәрефләр белән тоташтырып язу. | 3 этап. Яңа тема өстендә эш. Регулятив эшчәнлек (алдан фаразлау, контроль) Танып-белү эшчәнлеге (гомуми уку, логик,проблема кую һәм чишү) РУУГ: куелган максат-бурычларның үтәлү-үтәлмәвен ачыклау. ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау. РУУГ: кагыйдәләрне истә тоту, шуларга ияреп гамәлләр кылу; куелган максат-бурычларның үтәлү-үтәлмәвен ачыклау |
4 этап. Ныгыту. Максаты: алган белемнәрне ныгыту. Көтелгән нәтиҗә: сүзгә схема төзү. | -Урман буйлап бара торгач безнең каршыбызга төлке килеп чыкты. Төлке безгә дәфтәр буенча эшне дәвам итәргәкуша. -Балалар дәфтәрләрдә эшне дәвам итәбез. Алдагы юлда нинди сүзләр язылган, әйтегез әле. -Тактада м хәрефен башка хәрефләр белән тоташтырыруны карап үтик. Хәзер дәфтәрдә эшне дәвам итәбез. Дәфтәрдәге эшләрне тикшерү, төзәтү. | Балалар иҗекләрне, сүзләрне укыйлар. Балалар дәфтәрдә үрнәк буенча иҗекләрне, сүзләрне язу. Балалар шартлы билгеләр белән миләш сүзенә аваз-хәреф анализы ясыйлар. | |
5 этап. Нәтиҗә һәм бәяләү. Рефлексия. Максаты: Дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау Көтелгән нәтиҗә: Үзбәя бирә белергә өйрәнү. | 6 этап. Нәтиҗә һәм бәяләү. -Безне соңгы җәнлек көтеп тора, ул – куян. Ул безгә үзебезнең дәрестәге эшчәнлекне бәяләргә куша. Ул безгә урманнан “Уңыш агачы” алып килгән. Безнең уңышлар арткан саен безнең агачыбыз да үсәчәк. Аның кулында конверт бар. Карыйк әле,нәрсәләр алып килде икән. - Бүгенге дәрестә нәрсәгә өйрәндек? -Үзегез өчен нинди яңа белем алдыгыз? - Кайсы кунакның биреме сезгә бигрәк тә ошады? Кайсы биремне үтәве җиңел (авыр) булды? Актив катнашуыгыз өчен бик зур рәхмәт! | Балаларда өч төстә стикерлар (кызыл, яшел, сары), балалар үз эшчәнлекләрен бәялиләр. | 5 этап. Нәтиҗә һәм бәяләү. Шәхес буларак эшчәлек(үзенең алган белемнәрен ) Регулятив эшчәнлек (бәяләү) Коммуникатив эшчәнлек (фикерне әйтә белү) |
Үткәрү технологиясе | Һәр этапның өйрәтү һәм үстерешле биремнәре | | Һәр этапның диагностик биремнәре |
1 этап.Оештыру өлеше. Максат:укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру Көтелгән нәтиҗә: дәрескә уңай психологик халәт булдыру | 1 этап. Укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру - Без сезнең белән хәзер татар теле дәресе үткәрербез. - Әйдәгез, бер-беребезгә хәерле иртә телик. Кояшның шаян нурлары Безне уята. Хәерле иртә тели ул, Хәерле иртә! Син дә шулай һәркемгә Елмаеп эндәш. Бәхет, шатлык, куаныч Булсын гел юлдаш! Хор белән әйтү: Хәерле иртә миңа, Хәерле иртә сиңа, Хәерле иртә безгә, Хәерле иртә сезгә! 2 нче слайд Дәрестә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре искә төшерелә,аларның ни өчен кирәкле кабатлана. - Кояш үзенең елмаюы, нурлары белән безгә яхшы кәеф бүләк итә - Бүген без татар теле һәм әдәби уку фәннәренең һәр дәрес кунаклары булган Әмир һәм Әминә янына кунакка килдек. шул ук вакытта татар теле белән шөгыльләнергә булдык.. Алар авылда яшиләр икән һәм бик күп җәнлекләр белән дуслар. | | Коммуникатив блок. Иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү гамәле.Укучылар җөмлә ахырында һәрберсе имитация ясап,уңай атмосфера тудыралар. Шәхес буларак блок(әхлакый-этик бәяләү) |
2 этап.Белемнәрне актуальләштерү. Максаты : предмет исемнәрен атап чыгу. Көтелгән нәтиҗә: Предмет исемнәрен дөрес итеп әйтә белү. | этап.Белемнәрне актуальләштерү. Рәсемнәргә карап җөмләләр төзү. Һәр җөмләгә схема төзү. | | 2 этап.Белемнәрне актуальләштерү. Регулятив эшчәнлек (укчылар тарафыннан белгән яки әлегечә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү) Танып-белү эшчәнлеге (гомуми уку) Коммуникатив эшчәнлек (сораулар куелышы,информация табу,иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, үз фикереңне әйтә белү) |
3 этап. Яңа тема өстендә эш. Максаты: предметны һәм эш – хәрәкәтне белдергән сүзләр белән таныштыру. Көтелгән нәтиҗә: - Кем? нәрсә? соравына җавап бирүче һәм нишли? нишлиләр? соравына җавап бирүче сүзләрне аера белүгә ирешү. - схемаларга карап җөмләләр төзи белү. | этап. Яңа тема өстендә эш. 1.Сүзләрне дөрес ишетеп аңлатмалы диктант язу. 2.Диктанттагы сүзләр белән җөмләләр төзү, тактада язып күрсәтү. 3 алфавит тәртибендә саннар кулланып сүзләр язу. Физкультминутка. | | 3 этап.Яңа тема өстендә эш. РУУГ: куелган максат-бурычларның үтәлү-үтәлмәвен ачыклау. ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау. РУУГ: кагыйдәләрне истә тоту, шуларга ияреп гамәлләр кылу; куелган максат-бурычларның үтәлү-үтәлмәвен ачыклау. |
4 этап. Ныгыту. Максаты: алган белемнәрне ныгыту Көтелгән нәтиҗә: --схемага карап, җөмләләр төзү | 4 этап. Ныгыту. Схемаларга карап, җөмләләрне язып бетерү. Шуннан өч схема тактада шуларга.Әмир җөмлә төзи алмый аптырый. -Булышабызмы, балалар? Кош сайрый. Куян чаба. Үрдәк йөзә. -Җөмләләрне төзибез һәм дәфтәргә язабыз. - Кем беренче җөмләне тактага чыгып яза? - Дөреслеген тикшереп алыйк әле. | | 4 этап. Ныгыту. Регулятив эшчәнлек (алдан фаразлау, контроль) Танып-белү эшчәнлеге (гомуми уку, логик, проблема кую һәм чишү) Коммуникатив эшчәнлек (сораулар куелышы, иптәшеңнең үз - үзен тотышы белән идарә итү,фикереңне әйтә белү, тикшерү, коррекцияләү, информация табу) Шәхес буларак эшчәлек(әхлакый-этик бәяләү,мәгънә төзелеше) |
5 этап.Тикшерү күнегүләре. Максаты:үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү Көтелгән нәтиҗә: - Предметны, эш – хәрәкәтне белдергән сүзләрне таба белү | 5 этап. Тикшерү күнегүләре. “Артык сүзне тап” уены -Молодцы! - | | 5 этап.Тикшерү күнегүләре Регулятив эшчәнлек (алдан фаразлау, контроль) Танып-белү эшчәнлеге(гомуми уку,логик,проблема кую һәм чишү) Шәхес буларак эшчәлек(мәгънә төзелеше) |
6 этап. Нәтиҗә һәм бәяләү. Рефлексия Максаты: Дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау Көтелгән нәтиҗә: - Предметны, эш – хәрәкәтне белдергән сүзләрне таба белү -алган белемнең куллану өлкәсен күзаллый белү | 6 этап.Нәтиҗә һәм бәяләү. -Бүгенге дәрестә сез нәрсәләр белдегез? -Үзегез өчен нинди яңалык ачтыгыз? -Предметны белдергән сүзләргә нинди сорау куябыз? - Эш – хәрәкәтне белдергән сүзләргә нинди сорау куябыз? -Аны безгә ни өчен белергә кирәк? -Тагын хәтерегездә яхшырак калсын өчен , бер-берегезгә сөйләп карарсыз, өйгә кайткач әти- әниләрегезгә сөйләп күрсәтерсез. Дәрес бетте. Актив катнашуыгыз өчен бик зур рәхмәт! | | 6 этап. Нәтиҗә һәм бәяләү. Шәхес буларак эшчәлек(мәгънә төзелеше, укуның дәлилләре) Регулятив эшчәнлек (бәяләү) Коммуникатив эшчәнлек (фикерне әйтә белү) |