СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

10 нчы сыйныфларда туган (татар) телдән диагностик эш

Нажмите, чтобы узнать подробности

Диагностическая работа по татарскому  языку для 10 класса состоит из двух частей. Часть А - тестовые задания с выбором ответа, часть В - задания с кратким ответом. Работа позволяет проверить сформированность  у 10-классников  умений и навыков., а также работу можно использовать для повторения изученного в 5-9 классах материала из всех разделов языкознания. 

Просмотр содержимого документа
«10 нчы сыйныфларда туган (татар) телдән диагностик эш»

12

К

Иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре


1

13

К

Сүз ясалуның төрле формалары

1

14

К

Морфологик анализ


1

15

К

Сүзтезмә

1

16

К

Синтаксик анализ

(җөмлә)

1

17

К

Хәлләр белән катлауландырылган гади җөмлә

1

18

К

Синтаксик анализ

(кушма җөмлә)

1

19

К

Тексттагы җөмләләрне бәйләүче чаралар

1

20

К

Сәнгать чараларын анализлау

4


Приложение


10 нчы сыйныфларда туган (татар) телдән диагностик эш планы

Шартлы билгеләр: В – җавапны сайлау мөмкинлеге булган бирем , К – кыска җаваплы бирем.


Бирем

Бирем төре

Тикшерелә торган эчтәлек элементлары

Тикшерелә торган осталык

Макс. балл

1

К

Сөйләмнең функциональ стильләре. Әдәби сөйләм һәм язма стильләр, аларның төрләре. Фәнни, рәсми-канцелярия, иҗтимагыйпублицистик, хатлар һәм матур әдәбият стиле. Стильләрнең кулланылыш сферасы.

Сөйләмгә мөнәсәбәтле стиль ситуациясен тикшерү

1

2

В

Тексттагы җөмләләр арасында мәгънә бәйлелеге

Коммуникатив мәсьәләдән чыгып, укуның төрле төрләрен кулланырга (танышу, өйрәнү, рефератив һ.б)

1

3

В

Тексттагы сүзнең лексик мәгънәсен белү

Тел берәмлекләренә, тел күренешләренә төрле анализ ясарга

1

4

К

Лексик нормалар

Телдән аралашу практикасында татар әдәби теленең төп орфоэпик, лексик, грамматик нормаларын кулланырга; Сөйләмдә татар теленең синонимик ресурсларын кулланырга


1

5

К

Грамматик нормалар

(морфологик нормалар)

1

6

В

Грамматик нормалар

(синтаксик нормалар)

1

7

К

Сүзләрдә күплек кушымчасы

Тел берәмлекләренә, тел күренешләренә төрле анализ ясарга

2

8

В

Парлы, кушма, тезмә сүзләр

1

9

В

Кисәкчәләрнең кушылып, аерым, сызыкча аша язылулары

1

10

К

Аерымланган хәлләр янында тыныш билгеләре

1

11

К

Катлаулы конструкцияле җөмләләрдә тыныш билгеләре

1

Приложение 2

10 нчы сыйныфларда туган (татар) телдән диагностик эшнең демонстрацион варианты


Текстны укыгыз һәм 1–3нче биремнәрне үтәгез.


(1) Һәркемгә үзенең туган теле газиз. (2)Минем туган телем-татар теле. (3)Без татар телен яратабыз. (4)Тик арабызда туган телләренә саксыз караучылар да еш очрый. (5)Күпләр хәзер үз телләрен бозып сөйләшәләр. :(6) Алар үзләрен дә, телебезне дә ямьсезлиләр. (7)Туган телеңне өйрәнү – үзе бер бәхет.(8)Дуслар, ..., бөек шагыйрьләребез Габдулла Тукай, Муса Җәлил сөйләшкән, иҗат иткән матур телебезне бозмыйк! 


1

Түбәндә бирелгән җөмләләрнең кайсысын текстның исеме итеп алып була?

  1. Һәркемгә үзенең туган теле газиз.

  2. Минем туган телем-татар теле. .

  3. Без татар телен яратабыз.

  4. Тик арабызда туган телләренә саксыз караучылар да еш очрый.


2

8 нче җөмләдә бирелгән күпнокталар урынына нинди сүзләр яки сүзтезмәләр куела?

  1. Әлбәттә

  2. Әйдәгез

  3. бик

  4. Беренчедән


3

1 нче җөмләдәге ТЕЛ сүзенең мәгънәсен белергә?

  1. Умырткалыларда авыз куышлыгында тәм тату һәм азык чәйнәргә ярдәм итү өчен, кешеләрдә сөйләү өчендә хезмәт итә торган орган;

  2. Җәмгыятьтә кешеләргә үзара аңлашу, аралашу өчен хезмәт итә, фикерләүнәтиҗәләрен беркетеп бара торган һәм гадәттә һәр халыкта үзгә, үзенчә булган сүзләр һәм грамматик чаралар системасы;

  3.  Мәктәптә өйрәнү предметы;

  4.  Асылынып торган тасма (тәлгәш, чук) тур.

4


Нинди вариантта баш хәрефләр белән бирелгән сүз хаталы?

1)Күрше авыл ягына БАРМАКЧЫ юл буенда басып калдым .

2)Залда торган кәнәфи АРКАСЫНА кырын яттым.

3)Елга БУЕНДА озак уйнадылар

Җавап: .

5

Сүзнең ясалышында хат киткән сүзне табыгыз.

Хатаны төзәтегез, дөрес сүзне языгыз.

1)Эшне ҖИҢГЕЛ генә эшләде.

2)Тамагыгызны ЧАЙКАГЫЗ!

3)Ике ДУС мәктәпкә китте


Җавап: .

6

Грамматик хаталы җөмләне күрсәтегез

  1. Агач өй янында тора иде.

  2. Минем яныма дусларым килгәч, без урамга чыгып киттек.

  3. Аның мәктәп дирекциясе каршында бу мәсьәләне күтәреп чыгасы килде.

  4. Игътибар белән тактага карыйк әле.

7

Таблицага дөрес язылмаган сүзләрне табарга.


-лар,-ләр кушымчасы

-нар, -нәр кушымчасы

1) кешеләр

4) урманнар

2) хайванлар

5) таңлар

3) болытлар

6) болыннар

8

Кайсы сүзләр ясалышы ягыннан ТЕЗМӘ сүзләргә керәләр?

  1. Аккош, ташбака

  2. Егет-җилән, кыз-кыркын

  3. Тимер юл, балта остасы

9

Кайсы кисәкчәләр сызык аркылы языла?

  1. Маратның чәче морҗа мончаласы кебек КАП КАРА иде.

  2. Марат бүген, мөгаен, кунарга әбиләренә КИТКӘН ДЕР.

  3. Печән базарына бүген бары Габдулла ГЫНА барган иде

10

Тиешле тыныш билгеләрен куярга, санын күрсәтергә.

Халык җырлары (1) безнең киләчәктә (2) мәйданга киләчәк әдәбиятыбызга (3) бер дә шөбһәсез (4) нигез булачактыр.

Җавап  1) 1, 2;    2)  2, 3;   3) 3, 4;    4) 1, 4.

11

Күп нокталар урынына нинди тыныш билгесе куела?

Оясында ни күрсә (...) очканда шуны эшләр.


Ответ: . 1)өтер; 2) нокталы өтер; 3) ике нокта; 4) сызык.


12

Тыныш билгесе дөрес куелган рәтне билгелә.

1) Эчкерсез, намуслы кешеләр белән дуслашу тормыш буталышларыннан дөрес юл табарга ярдәм итә.

      2) Эчкерсез намуслы, кешеләр белән дуслашу тормыш

буталышларыннан дөрес юл табарга ярдәм итә.                                                                                                            

     3) Эчкерсез, намуслы кешеләр белән дуслашу, тормыш          буталышларыннан дөрес юл табарга ярдәм итә.

Ответ: .


Текстны укыгыз һәм 1320 нче биремнәрне үтәгез.



(1)Нияз һәр елда бу көнне сагаеп, шомланып көтеп ала. (2) 1 нче июнь – аның туган көне. (3) Юк, төгәл генә әйтә алмый ул үзенең якты дөньяга килгән көнен. (4) Ятимнәр йортында туган көннәрнең исәбе бөтенләй башкача шул... (5) Балигъ булып, паспорт алганда, туган көне итеп яздырды...

(6) Әйе, 23 еллык гомере буе сыналган фал: һәр елның 1 нче июнендә аның тормышында сәер, гаҗәеп хәлләр башлана да инде.

(7) Әле бала чагында ук шушы көндә, каршына бер карт чыгып, түшенә догалы бөти тагып киткән иде. (8) Башыннан сыйпап, болай диде : “Син - мөселман әһеленнән, татар малае, динеңне, телеңне онытма”.

(9) Тормышында нинди генә хәлгә юлыкса да, Нияз дога иясе булуын, татарлыгын исеннән чыгармады: татар малайлары янындарак йөрде, татарча әйбәт кенә сөйләшергә дә өйрәнде.

(10) Бердәнбер көнне, үсмер чагының 1 нче июнь көнендә , кайчандыр түшендәге изге бөтигә каныккан малайлар, муенына таш бәйләп, аны якындагы сазлык күленә салырга уйладылар. (11) Шул тирәдә хәер эстәп, ризык эзләп йөрүче дивана хатын булмаса , аның ятим гомере шунда төгәлләнгән дә булыр иде. (12) Кеше мәрхәмәте белән көн күрүче бу хатын судан сөйрәп чыгарганда , Нияз ни тере, ни үле иде... (13) Ләкин алышыныбрак йөрүче бу сәер хатынның күзләрен яхшы хәтерләп калды ул: ничектер, үз, якын, кадерле иде бу карашлар. (14) Шомланып, куркынып кына түгел, яратып, сөеп карый иде алар малайга...

(15) 1 нче июнь... Быел нәрсә бирер аңа бу көн? (16) Тагын ни булып, кем булып килер? (17) Афәт булыпмы, әллә... мәхәббәт булыпмы?

(18) Тукта, нигә болай күңелсезләнеп утыра соң әле ул? (19) Яшәүдән курыккан кебек була ласа бу! (20)Киләчәктән, язмыштан курыккан кебек... (21) Ул бит белә (?) “Тормыш катлаулы булса да (?) язмыш барыбер мәрхәмәтле ул”. (22) Ничек тә яшәргә кирәк, бәхетле булырга... (23) Тешне кысып булса да бәхетле булырга...

(24) Башка юл юк.

Галимҗан Гыйльманов – татар язучысы, прозаик и публицист.

13

ДОГАЛЫ сүзенең ясалу ысулын күрсәтегез (7 җөмлә).

Җавап: .

14

1,2,3 нче җөмләләрдән алмашлыкларны язып алыгыз.

Җавап: .

15

1 нче җөмләдән алмашлыклы исем сүзтезмәне язып алыгыз.

Җавап: .

16

12 нче җөмләнең билгеләмәсен табыгыз

А) аналитик иярчен җөмләле кушма җөмлә

Б) катлаулы кушма җөмлә

В) теркәгечсез тезмә кушма җөмлә

Г) синтетик иярчен җөмләле кушма җөмлә

17

6,7,8 нче җөмләләр арасыннан аерымланган хәл кергән җөмләне билгеләгез. Җөмләнең номерын языгыз.

Җавап: .

18

8,9,10 нчы җөмләләр арасыннан аерымланган кире хәлле җөмләне табыгыз. Җөмләнең номерын языгыз

Җавап: .

19

 21 нче җөмләдә сорау билгеләре урынына нинди тыныш билгесе куяр идегез?

Җавап: .


20

13-19 нчы биремнәрдә үзегез анализлаган текстка рецензия фрагментын укыгыз .

Бу фрагментта текстның тел чаралары язылган. Кайбер терминнар төереп калдырылган. (А, Б, В, Г) хәрефләре янына исемлектәге терминнарга туры килгән саннарны куярга. Таблицадагы һәр хәреф астына тиешле санны куярга.

«Укучының игътибарын проблемага юнәлтеп, автор шундый синтаксик чаралар куллана (А)____( 3 нче җөмләдә“дөньяга килгән”), ә шулай ук (Б)____( 15,16,17нче җөмләләрдә). Текстны укыганда, түбәндәге тропларга игътибар итмичә булмый: (В)____ («якты дөнья» 3нче җөмләдә, «язмыш ... мәрхәмәтле» 21нче җөмләдә) һәм (Г) ___ 8 нче җөмләдә)».

Терминнар:

  1. эпитетлар

  2. тиңдәш кисәкләр

  3. метафоралар

  4. өндәү җөмләләр

  5. архаизмнар

  6. кереш сүзләр

  7. сорау җөмләләр

  8. метонимия


Хәрефләр астына тиешле саннарны языгыз

Җаваплар:



бирем

Дөрес җаваплар

Макс.

балл

1

2

1

2

2

1

3

2

1

4

бармакчы

1

5

җиңгел

1

6

1

1

7

2;5

2

8

3

1

9

1

1

10

3) 3, 4;    

1

11

1)өтер

1

12

1

1

13

кушымчалау

1

14

һәр, бу, аның, ул, үзенең

1

15

бу көнне

1

16

Г) синтетик иярчен җөмләле кушма җөмлә

1

17

7

1

18

9

1

19

ике нокта

1

20

3735

4


А

Б

В

Г

Ответ:

3






.