СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

2 сыйныфта туган тел дәресләрендә "Фонетика" темасы буенча белемнәрне тикшерү өчен күнегүләр

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«2 сыйныфта туган тел дәресләрендә "Фонетика" темасы буенча белемнәрне тикшерү өчен күнегүләр»


Фонетика

1. Алфавитның төшеп калган хәрефләрен яз.

АӘ_ВГДЕ_Ж_ЗИЙКЛ_Н _ ОӨПР_ТУ_Ф_Һ_Ч_Щ ъЫ _Э_Я

2. Сүзләрне алфавит тәртибендә язарга.

Виктория, слива, алма, шалкан, чөгендер, суган, әфлисун, җиләк, кишер, кыяр.

________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________


3. Сүзләрнең сузык авазларын үзгәртеп яңа сүзләр яса.

Бал - _______ , сүз- _______ , көз - ______ , тал- ______ , кул - ________.


4. Агач исемнәрен укы. Нечкә һәм калын әйтелә торган сүзләрне аерып яз.

Имән, чыршы, нарат, юкә, усак, каен, өрәңге, миләш.

Нечкә әйтелә торган сүзләр

Калын әйтелә торган сүзләр








5. Сузык аваз хәрефләрен язып куй.


6. Сузык авазлар белән башланган 5 сүз яз.


7. Cузык авазларга беткән 5 сүз яз.


8. Укы. Борын авазлары кергән сүзләрне язып ал.

Без килгәч бүгеннән

Күңелле булачак.

Классларың моннан соң

Гел гөрләп торачак. (Роберт Миңнуллин)


9. Яңгырау тартыкларның астына бер сызык сыз.

Куян кыска һәм соры йонын койган. Аңа озын йон үсә башлаган. Ул аякларына ак итек кигән кебек күренә.


10. Кирәкле хәрефне куеп, дөрес итеп яз.

Минем абыем (а/А)лабуга шәһәрендә яши. Без (с/С)алават белән (е/Е)лгага балык тотарга төштек. (к/К)әрәс, (а/А)лабуга, (ч/Ч)уртан балыклары тоттык.

  1. Бирелгән сүзләрдә ничә аваз һәм ничә хәреф бар?
    Шигырь - __ хәреф, __ аваз.
    Мәктәп - __ хәреф, __ аваз.
    Ерак - __ хәреф, __ аваз.
    Ямьле - __ хәреф, __ аваз.


  1. Тест биремнәрен үтә.

1. Өч иҗекле сүзләр рәтен билгелә:

а) ярма, дәреслек

ә) урындык, укучы

б) малай, күл


2. Саңгырау тартыклар гына булган сүзләр рәтен билгелә:

а) тормыш, Сабабаш

ә) урындык, малай

б) әтәч, укучы


3.Тиешле хәрефләрне куеп язарга:

а) ям...ле

ә) төн...як

б) Сәг...ди


4. Биш сүзле җөмләне билгелә:

а) Әни мине еш мактый.

ә) Җылы яңгырдан соң салават күпере чыкты.

б) Сары чебиләр минем тирәдә йөгерештеләр.


5. Дөрес язылган сүзне билгелә:

а) сәгәт

ә) сәгать

б) сагәть


6. [w] авазы ишетелә торган сүзләр рәтен билгелә:

а) Вәли, ваза

ә) вак, авыл

б) вертолёт, диван


7. Юлдан-юлга күчереп булмый торган сүзләр рәтен билгелә:

а) укытучы, абый

ә) өмет, онык


8. Калын сузык авазлар гына булган сүзләр рәтен билгелә:

а) күлмәк, кашык

ә) бакча, онык

б) күл, чиләк