СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"21 нче февраль-Туган тел көне"-дәрестән тыш чара

Нажмите, чтобы узнать подробности

21 нче февральдә билгеләп үтелүчеТуган тел көненә багышланган дәрестән тыш чара эшкәртмәсе.

Просмотр содержимого документа
«"21 нче февраль-Туган тел көне"-дәрестән тыш чара»

Тема. Иң татлы тел-туган тел,анам сөйләп торган тел.

Максат : 1. 21 нче февраль- Халыкара Туган тел көне белән таныштыру. 2. Матур итеп сөйләшә белү күнекмәләрен үстерү. 3. Туган телебезгә мәхәббәт һәм телебез белән горурлану хисләре тәрбияләү.



Тел

Телнең тияге булмый ,

Телнең сөяге булмый .

Никадәрле сөйләсә дә ,

Телнең сөяле булмый .

Эшләгәннең- кулында ,

Сөйләгәннең- телендә.

Телнең серен белмим дисәң-

Хикмәт телнең төбендә.

Тел шигырьләр дә укый ,

Тел вәгазьләр дә тукый ,

Өнди ул әдәпкә дә ,

Күндәм ул әләккә дә .

Ләчтит саткан да шул тел ,

Дан тараткан да шул тел ,

Тәнкыйтьченең авызында

Эшсез яткан да шул тел .

Тел елата , юата,

Матур уйлар уйлата ,

Йә үрти , йә көлдерә ,

Уңдыра да бөлдерә.

Сөйдергән дә тел генә ,

Көйдергән дә тел генә...


(Нури Арсланов )


-Исәнмесез , хәерле көн ,кадерле дуслар ,туган телне яратучылар , хөрмәт итүчеләр !Туган тел бәйрәме белән кайнар котлыйбыз.

Әдәплелек туган телдән башлана. Үз телеңдә тәрбия алган кеше кешелекле ,кечелекле ,бай рухлы , әйбәт холыклы була.Туган телдә белемне дә тизрәк үзләштерәсең .

Без телебез ачылгач та :”И туган тел , и матур тел !” – дип җырлыйбыз. Бу җырда чиксез тирән мәгънә ,туган телгә мәхәббәт һәм хөрмәт яңгырый .(Җыр.”Туган тел”)

1.Сәламләү(исем,девиз,өй эше әйтелә)-ребуслар чишелә


Викторина

-Безнең туган телебез төрки телләр төркеменә карый.Бу төркемгә тагын нинди телләр керә?(Башкорт,казах,нугай,комык,балкар,кырым татарлары теле,каракалпак теле..)

-Чит илләрдә дә татарлар бик күп яши.Финляндиядә 900 ләп татар бар.Татарлар тагын кайсы илләрдә яши?(Америка,Австралия,Төркия,Германия,Япония,Кытай,Швеция,Норвегия)

-Рус теленә бик охшаш телләрнең берсе-көнчыгыш славян теле(Белорус)

-Илебездә халыкларның күпчелеге үзара аралаша торган тел(Рус)

-Түбәндәге нокталарга Идел,Кама,Агыйдел,Урал буйларында яшәүче халыкларның телләрен язарга.

Р.. ;М... ; К... ; Т.... ; Ч.... ; У..... ; М..... ; Б...... (Рус,мари,коми,татар,чуваш,удмурт, мордва, башкорт)


Туган тел ! Һәркем өчен дә газиз бу сүз . Туган йортыбызның , туган авылыбызның , туган илебезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Безне

хыялланырга өйрәткән әкиятләребезне , тапкыр ,җор булырга өйрәткән табышмак-мәкальләребезне ,моңлы һәм хисле иткән җырларыбызны туган тел аша ишетәбез.

Мәкаль-әйтем

Ачы тел-зәһәр,(татлы тел-шикәр.)

Тел елата да,(юата да.)

Тәмле тел-агу,ачы тел-(дару.)

Телең озын булса,гомерең (кыска булыр.)

Татлы тел(аю биетә)

Авызны пычак ачмый(,тел ача.)

Елан агуы тешендә,(адәмнеке-телендә)

Телләр белгән-(илләр белгән.)


Шигырь язу

Туган телем-иркә гөлем,...

... ... ....... ....... ........


Табышмак

-.Су яратам һәм җиләк,минем исемем...(ч и л ә к )

-Татлы мин һәм түгәрәк,син авыз ит, мин ...(Җ и л ә к)

-Якты көндә качкалак,төн кошы ул ...(Я б а л а к)

-Аш ашар өчен калак,ишетер өчен ...(К о л а к)


Без мәктәптә үз ана телебезне өйрәнәбез , аның ярдәмендә чиксез киңлекләрен күз алдына китерәбез . Тел ярдәмендә бер-беребез белән аңлашабыз , фикер алышабыз .


Сүз эзләп табу”


Кем ничә сүз табар икән?

Ә!ни!к!ала!ша.

Бүл!мә!че!бен.

Та!рак!ан!анас.

Куй!матур!бина.

Укы!ту!тыр!ма.

Ак!кош!кай.

(Әни,ник,кал,кала,ала,алаша,аша,аш,бүл,бүлмә,мә,мәче,чебен,тар,тара,тарак,таракан,кан,ана,ананас,куй,куйма,матур,тур,турбина,бина,ук.укы,укыту,тут,тутыр,тутырма,тырма,ак,аккош,кош,кошкай,аккошкай)


Балалар,бүгенге бәйрәмебез ахырына якынлашты.

Безнең тел ул хезмәт җырын җырлый,

Нур балкыта тормыш күгендә

Җыр булырлык сүзләр биргән

Матур телем,туган телем,

Рәхмәт сиңа.(бергә җыр”Туган тел”-Г.Тукай сүзләре)