СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

3 нче сыйныф "Ашханәдә"

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Коммуникатив технология нигезендә дәрес планына үрнәк.

( “Татар теле” 3 нче сыйныф, 42-44 нче дәресләр)

Текст.

                                          Ашханәдә.

        Безнең мәктәптә ашханә бар. Пешекче апалар бик тәмле пешерәләр. Без көндезге ашны ашханәдә ашыйбыз. Безгә ашханә ошый.

        Меню төрле-төрле була.  Безгә кәбестә ашы да, токмачлы аш та

пешерәләр.

        Ә  боткалар котлет белән тәмле була . Аннан соң без чәй, компот, кесәл эчәбез. Без пешекче апаларга рәхмәт әйтәбез.

 

Бу текстны өйрәнү өчен циклда 3 сәгать бирелгән:

1 нче дәрес - ЛКФ

2 нче дәрес - ГКК

3 нче дәрес - Д/М сөйләм дәресе

Просмотр содержимого документа
«3 нче сыйныф "Ашханәдә"»

Нәҗметдинова Гөлнара Фәрит кызы

МБОУ “СОШ №11” НМР РТ

1 нче категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы




Коммуникатив технология нигезендә дәрес планына үрнәк.

( “Татар теле” 3 нче сыйныф, 42-44 нче дәресләр)

Текст.

Ашханәдә.

Безнең мәктәптә ашханә бар. Пешекче апалар бик тәмле пешерәләр. Без көндезге ашны ашханәдә ашыйбыз. Безгә ашханә ошый.

Меню төрле-төрле була. Безгә кәбестә ашы да, токмачлы аш та

пешерәләр.

Ә боткалар котлет белән тәмле була . Аннан соң без чәй, компот, кесәл эчәбез. Без пешекче апаларга рәхмәт әйтәбез.


Бу текстны өйрәнү өчен циклда 3 сәгать бирелгән:

1 нче дәрес - ЛКФ

2 нче дәрес - ГКК

3 нче дәрес - Д/М сөйләм дәресе


Лексик күнекмәләр формалаштыру (ЛКФ) дәресенең

үрнәк планы

Тема: Ашханәдә” текстындагы яңа лексика.

Дәрес тибы: ЛКФ

Дәрес максатлары: (Укытучы өчен)

I.1) “Ашханәдә” текстындагы яңа сүзләр белән таныштыру;

2) Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1,3 нче зат берлек сан формалары;

3) Ашханәдә нәрсә ашаганыңны, нәрсә пешергәннәрен әйтә белү.

II. 1) Фикерләү сәләтен үстерү;

2) Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

3) Парларда 1әм күмәк эшли белү.

III. Пешекче хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау: Р.З. Хәйдәрова “Күңелле татар теле”, (47-48 нче битләр); методик ярдәмлек (20 нче бит), дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар; Р.З. Хәйдәрова, “Татарский язык в таблицах”.




Дәрес барышы.

I. Оештыру.

1) уңай психологик халәт тудыру;

2) дежур укучы рапорты;

3) укучыларның бер-берсенә комплиментлар әйтүе.

II. Өй эше тикшерү.

  1. 1-24 кадәр саннарны кабатлау.

  2. Экрандагы сәгать рәсеме белән вакытны әйтү.

  3. Укытучы сораулары:

- сәгать ничә?

4. Парларда эш: бер-берсеннән сәгатьне сорау һәм җавап бирү.


III. Яңа сүзләр белән таныштыру.

Тактада транскрипция билгеләре белән язылган яңа сүзләр:

ашханә - [а̊ шхәнә]

кәбестә-[кәбэстә]

аш - [а̊ш]

ботка - [бŏтка]

токмачлы - [тŏкмачлы]

кесәл - [кэсәл]

пешекче – [пэшэкчэ]

пешерә - [пэшэ́рә]

1. Тактада язылган яңа сүзләрнең мәгънәсен ачыклау (семантизацияләү).


2. Яңа сүзләрнең әйтелеше өстендә эш (укытучы артыннан хор белән һәм аерым-аерым кабатланыла):

- яңа сүздәге үзенчәлекле авазларны әйтү;

- сүзне кабатлау;

- сүзтезмә әйтү: кәбестә ашы, токмачлы аш, баллы кесәл, баллы чәй, пешекче пешерә һ.б.;

- 2-3 сүздән торган, ләкин яңа сүз кергән җөмләләр әйтү: 1) Ашханә матур. 2) Ботка тәмле. 3) Пешекче аш пешерә. 4) Мин баллы чәй эчәм.


3.Яңа сүзләр кулланып, ситуатив күнегүләр белән эшләү:

Р.З. Хәйдәрова Методик кулланма, 3 сыйныф, 20-21нче битләр, 3 нче бирем.


4. Аудирование:

Прослушайте и укажите слова в которых есть звук [ŏ].

Дөге, кәбестә, ботка, аш, пешекче, тәмле, токмач.


5. Яңа сүзләрнең язылышы өстендә эш:

- хаталар профилактикасы үткәрү;

- хәтер диктанты язу.


6. Яңа сүзләрне тәрҗемәсе белән дәфтәргә язу; метапредмет нәтиҗәләрен үстерү йөзеннән, берничә сүзне татарча-русча сүзлектән карау.


7. Сүзләрне дөрес укы. Дәреслек 47 бит 2 нче күнегү.


IV. Яңа сүзләрне сөйләмдә куллануны ныгыту.

1. “Тәрҗемәче” уены. Балалар парларда бер-берсеннән сүзләрнең тәрҗемәсен сорыйлар.

2. Физкультминут.(яңа лексиканы кертеп).

Ризык кергән сүзләргә торып басалар, булмаса – кул чабалар.


3. Презентацион материал белән эш. Җөмләләрне җәенкеләндереп уку: Ашханәдә ашыйм. Пешекче пешерә.Без рәхмәт әйтәбез. (җөмләләрне хәзерге заман хикәя фигыльнең 1 һәм 3 зат берлек санда куеп әйтү)


4. Ишетеп аңлау күнегүләре белән эш.

1. Прослушайте и скажите что добавлено ко второму предложению каждой пары:

1) Аш. – Токмачлы аш.

2) Мин кәбестә ашы яратам. – мин дөге ашы яратам.

3) Котлет бик тәмле. – Котлет белән бәрәңге бик тәмле.


5. Чагыштырма грамматик таблица аша хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнешен кабатлау. Р.З. Хәйдәрова “Татарский язык в таблицах” (2005 ел), 22 нче бит.


6. Презентацион материал белән эш. Рәсемнәргә туры килгән җөмләләрне табу.

Мин ашханәдә токмачлы аш ашыйм.

Син кесәл эчәсеңме?

Алсу ботка ашый.

Безнең мәктәптә ашханә бар.


7.Диалогка төшеп калган репликаларны өстә.

- Сезнең мәктәптә ашханә бармы?

-.... .

-... .

- Әйе, мин ашханәдә көндезге ашны ашыйм.

- Син нинди боткалар яратасың?

-... .

- Мин дә карабодай боткасын яратам.


8. Диалогны дәфтәргә язу.


9.Иң яхшы диалог сөйләүче парга конкурс.


V. Өй эше.

а)Дәреслек, 47 бит 1 нче күнегү сүзләрне ятларга. б) Дәфтәрдәге диалог үрнәгендә яңа диалог төзү.