Укытучы: Ахтямова Голназ Харисовна
Дәрес темасы: Габдулла Тукай «Исемдә калганнар»
Класс: 5
Максатлар:
Г.Тукайнын тормыш юлы hәм ижаты белэн танышуны гомумилэштереп кабатлау;
Укучыларнын фикерләү, анализлау һәм гомумиләштерү кунекмәләрен үстерү.
Укучыларда Г.Тукай иҗатына ихтирам ,ятимнәргә булышу тәрбияләү.
Универсаль уку гамәлләре:
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:
әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аралашу күнекмәләрен формалаштыру;
әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү
коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү
Танып белү универсаль уку гамәлләре:
Уку максатын мөстәкыйль билгеләү
тиешле мәгълүматны табу, билгеләү
сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу
аңлап уку, тиешле мәгълүматны сайлап алу, төп мәгълүматны аеру
Регулятив универсаль уку гамәлләре:
Уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү, бурычларны билгели белү;
эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;
уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;
укудагы уңышларга,уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү
Дәрес тибы: гомумиләштерү дәресе.
Жиhазлар hэм материаллар: дәреслек, Г.Тукай китапларына күргәзмә, дәрес презентациясе, компьютер, проектор, экран, карточкалар,альбомнар.
Дәрес барышы
Этаплар | Укытучы эшчэнлеге | Укучылар эшчэнлеге |
I. Оештыру өлеше | Хәерле кон, укучылар. Бер-берегезгэ елмаю бүлэк итик тә дәресебезне башлап жибәрик. | Хэерле көн мина! Хэерле көн сина! Хэерле көн безгэ! Хэерле көн сезгэ! |
II.Актуальләштерү өлеше Өй эшен тикшерү. Мотивлаштыру | Мин жөмләләр укыйм,әсәр эчтәлегенә туры килсә,кулларны чәбәклисез,әгәр туры килмәсә,аяк белэн шакылдыйсыз. 1.Габдулла Казанда туа 2. Габдулла авылда туа. 3.Шәрифә карчык Габдулланы яхшы тәрбияли. 4.Габдулла Сасна авылына китә. 5. Габдулланын әнисе озак яши. 6.Габдулланың балачагы бәхетле үтә.. Ни өчен Габдулланын балачагы бэхетсез үтэ? «И туган тел, и матур тел» шигырен тынлау. -Укучылар, әйдәгез шигырь тыңлап үтик. - Бу язма турында сез нэрсэ эйтэ аласыз? Танышмы бу язма сезгэ? Ишеткэнегез бар идеме? - Ә сезгә Габдулла Тукай исеме танышмы? - Аның турында нәрсәләр беләсез? - Нинди шигырьлэрен, әкиятләрен беләсез? - Ә бәлки берәр шигырен яттан да беләсездер? (Алдан әзерләнгэн укучы ике шигырен яттан сөйли «Бала белэн күбәләк», «Карлыгач» | Габдулла Тукай сүзләренә язылган жыр «И туган тел, и матур тел» -Әйе |
III. Уку мэәсьәләсен кую. | - Димәк, бүген без кем белэн танышуыбызны дәвам итәбез? - Г.Тукай турында тагын нәрсәлэр беләсегез килэ? - Нинди максат куябыз? Әйдәгез хәзер экраннарга карыйбыз һәм игътибар белән тыңлыйк Бу видео кем турында? Г.Тукайнын нинди әсәре буенча эшләнгән видео? Рәхмәт укучылар!Яхшы! Бүгенге дәреснен темасы ничек дип уйлыйсыз? Дөрес укучылар без Г.Тукай турындагы белемнәребезне гомумиләштереп ныгытырбыз | Габдулла Тукай белэн Белемнэребезне ныгытырга Г.Тукай турында Г.Тукайнын «Исемдә калганнар»автобиографик әсәре буенча. Г.Тукай «Исемдэ калганнар» әсәре |
IV. Уку мәсьәләсен чишү. V. Укуга бәйләп үткәргән иҗади эшләр. Бирем үтэү. Физкультминут. Интеллектуаль уен. Бирем үтәү. | Төркемнәрдә эшләү өчен кагыйдәләрне искә төшерү. -Хәзер 1 нче номерлы конвертларны аласыз,биремне укып,төркемнәрдә киңәшләшеп биремне үтисез. Бирем: Г.Тукайның балалык еллары үткән урыннар буенча план-карта ясарга. Һәр төркемнэн командир чыгып план-карталарын яклыйлар. Г.Тукай сүзләренэ язылган “Туган авыл” җырын тыңлыйбыз. Ә хәзер белемнәребезне ныгыту өчен интеллектуаль уенда катнашырга чакырам.Уенның тәртибе белән таныштырам:Бирелгән темалардан берсен төркем белән сайлыйсыз,үзегез теләгэн сан астында сорауга жавап бирәсез. Уенны башлыйбызмы?Сез әзерме? Төркемнәрдэ эшне дәвам итәбез. 2 нче номерлы конвертларны ачабыз.Биремне игьтибар белэн укыйбыз.Төркем белән киңәшләшеп язабыз. Бирем:Г.Тукай кечкенә вакытта нинди кайгылар,авырлыклар күрә,бирелгэн сүзләрне кертеп жөмләләр төзегез. -Төркемнән бер укучы сөйли. -Рәхмәт укучылар!Яхшы! -Әйе укучыларТукайнын балачагы бик авыр була.Әнисе назын да татырга өлгермәгән сабый бала ниләр генә күрми:кулдан-кулга,авылдан- авылга күчеп үтә анын балачагы. | Дус,әдәпле,тату,актив булырга тиеш. Кушлавыч-Сасна-Өчиле-Казан-Өчиле-Җаек-Уральск Әйе,башлыйбыз. Төркемнәрдэ эш. |
Мәкальләр өстендэ эш. 3. Кроссворд чишу. | Парлашып эш. Мәкальләрне төзе hәм ул без укыган өзеккэ туры киләме? 1. Өйнең яме ана белән. 2. Атасы барның бәхете бар. 3. Әткәй — шикәр, әнкәй — бал. 4. Дөньяда иң ачы — ятимлек ачысы. 6. Ата-анасын хурлаган үзен хурлаган булыр 7. Анасы үлгәнне еларга өйрәтмә. 8. Бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы. - Парлашып кроссворд чишү hәм тикшерү | |
VI. Дәресне йомгаклау. | - Укучылар бүгенге дәреснен максаты нинди иде? -Без максатка ирештекме? - Габдулла Тукай турында белергэ теләгән сорауларга дәрес барышында жаваплар таптыгызмы? - Тукай бу повестен ни өчен язган дип уйлыйсыз? Ни өчен бу әсәр автобиографик әсәр дип атала? Шагыйрь яшәгән еллардан ераклашкан саен,анын исеме,иҗаты бөегәя,тирәнрәк ачыла.Узенең кыска гына гомере эчендә,гасырлар буе сакланырлык,телдән- телгә сөйләнерлек әсәрләр иҗат итә алган ул. - Дәресне файдалы, кызыклы итүдә барыгызның да бик зур өлеше керде. Шуңа күрә мин барыгызга рәхмәтемне белдерәм. “Туган тел” җырын җырлау | Г.Тукай турында белгэәннәребезне ныгыту. Без максатка ирештек дип уйлыйм. Әйе. Башка кешелэргэ житкерү өчен. Тукай үзенең тормышын,биографиясен яза. |
VII. Билге кую. | Сезнен алдыгызда исем, фамилиягез язган үзбэя бите бар,һэркем үзенең эшенэ бәя бирә: бик яхшы эшләдем –яшел түгәрәк; яхшы эшләдем-сары тугәрәк; тырышасым бар-кызыл тугәрәк; Үзбэя битләрен жыеп бирәсез. | |
VIII Өй эше бирү | 1.Яшел төс-презентация ясарга. 2.Сары төс-әсәр буенча проект эше. 3. Кызыл төс-әсәргә карата рәсем ясарга. | |
Габдулла Тукай биографиясе.
Габдуллаҗан Мөхәммәтгариф улы Тукаев Булачак шагыйрь Татарстаннын Арча районының Кушлавычавылында1886 елның 26 апрелендә Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Малай туып дүрт ай ярым үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган Мәмдүдәне (Габдулланың әнисен) Сасна мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрьбер карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар. Шунда аның газаплы, авыр тормышы башлана.
Бераз соңрак әнисе баланы үзе янына ала. Ләкин бәхетле чаклар озак булмый: әнисе дә вафат була. Үги атасы-мулла дөм ятим Габдулланы 1890 елда Өчиле авылына бабасы Зиннәтулла йортына кайтарып куялар. Булачак шагыйрьнең шактый караңгы көннәре шунда үтә.
Бәләкәй Габдулла монда ятимлекне генә түгел, ачлыкны да татый. Бабасы, күрше авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтып, балаларын ачүлемнән саклый. Ә бер вакыт баланы, Казанга баручы бер ямщиккә утыртып, ерак, билгесез сәфәргә озаталар. Теге ямщик исә Печән базарына килгәч: «Асрарга бала бирәм, кем ала?» — дип кычкырып йөри...
Халык арасыннан бер кеше чыгып малайны үзләренә алып кайта. Яңа бистә һөнәрчесе Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә абыстай шулай итеп малайлы булалар. Тукай өчен бу исә — бишенче оя. Бәләкәй Габдулла бу гаиләсендә ике ел буена ярыйсы гына яшәгәч, тагын артып кала; әти-әнисе авырып китә һәм: «Без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам, авылына кайтарыйк...» — дип, аны яңадан Өчилегә бабасына озаталар. Биредэ озак тора алмагач малайны Кырлай исемле авылдан ир баласыз Сәгъди абзыйга уллыкка озаталар. Шулай ул алтынчы гаиләгә күчә.
Оядан ояга күчеп җылылык эзләп йөргән бу сабыйга Кырлай мәрхәмәтлерәк булып чыга. Беренчедән, бәләкәй Габдулла монда башка урыннарга караганда озаграк яши, хәтта сабакка йөри башлый. Икенчедән, Кырлай авылында ул үзенең киләчәки җаты өчен нигез булачак бик күп рухи байлык туплый.
Рухи яктан авыл, крестьян тормышын тәмам күңеленә сеңдергән Тукайны көннәрдән бер көнне Кушлавыч авылының Бәдретдин исемле кешесе эзләп таба да Уральскига алып китә. Уральскида жизнэсе Галиэсгэр Госманов гаилэсендэ артык кыерсытмасалар да, Габдулла, барыбер, хезмэтчелэр арасында яши. Шул ук елны мэдрэсэгэ урнаша, тирэнтен эдэбият белэн таныша башлый. Беренче ижат талпынулары да мэдрэсэдэ башлана. Газета-журналларда кон саен диярлек шигырьлэре басылып чыга.
Тукай 1907 нче елнын козендэ Казанга кайта. “Яшен” журналын житэкчелек итэ башлый. Тукай авырый hэм авыруы кочэя. 1913 елнын февралендэ Тукай хастаханэгэ керэ. Лэкин ул манда да тынгылык белми, улэр коннэренэ кадэр газета – журналларга шигырьлэр, мэкалэлэр бастыра.
1913 елнын 15 апрелендэ шагыйрьнен йорэче мэнгегэ тибудэн туктый. Тукайны озату очен менэрлэгэ кешелэр урамнарга чыга. Анын хормэтенэ бэетлэр, жырлар чыгарыла, бик куп шагыйрьлэр ана багышлап шигырьлэр яза.
м | о | х | э | м | м | Э | т | Г | а | р | и | ф | | |
| | | | | | | | а | | | | | | |
| | | | | | | | б | и | ш | | | | |
| | | | | м | э | м | д | у | д | э | | | |
| | | | | | | | у | | | | | | |
| | | | | м | у | л | л | а | | | | | |
| | | | | о | ч | и | л | е | | | | | |
| | | | | | | б | а | б | а | й | | | |
| | | | | | | | | | | | | | |
| | | | | | | а | Т | л | а | р | | | |
| | | | | | | к | у | ш | л | а | в | ы | Ч |
| | | | | | | | к | | | | | | |
| | | | | | | с | а | с | н | а | | | |
| | | | | | | | й | | | | | | |
Сораулар:
Габдулланыӊ атасыныӊ исеме.
Атасы үлгәндә Габдуллага ничә ай булла.
Габдулланыӊ әнисенеӊ исеме.
Габдулланыӊ әнисе кемгә кияүгә чыга.
Габдулланыӊ бабасы яшәгән авыл.
Үги атасы Габдулланы әнисе үлгәч кемгә кайтарып биргән.
Әнисе Габдулланы үз янына алдырырга нәрсәләр җибәргән.
Габдулланыӊ туган авылы.
Габдулланыӊ әнисе кияүгә кайсы авылга чыга.
Мэкальлэр:
Өйнең яме ана белән. |
Атасы барның бәхете бар. |
Әткәй — шикәр, әнкәй — бал. |
Дөньяда иң ачы — ятимлек ачысы. |
|
Ата-анасын хурлаган үзен хурлаган булыр |
Анасы үлгәнне еларга өйрәтмә. |
Бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы. |
Карлыгач Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын
Оя итте минем сөйгән Карлыгачым.
Ул көн буе аузы берлән балчык ташый,
Балчык берлән матур итеп оя ясый.
Күп эшләде иренмичә; бара-бара
Чыгарды ул матур-матур балалар да.
Ачыксалар Карлыгачның балалары,
Чебен-черки тотып кайта аналары.
Карлыгачым ямьсез озын кара төндә
Каты йоклый оясында, алмый тын да.
Бер канатының астына тыга башын,
Уянмый ул,— бөтен кеше тавышлансын.
Күк күкрәсен, ялтыр-йолтыр килсен яшен,
Төн буена нинди каты җил исмәсен,—
Ни булса да, бары да бер аның өчен, —
Уянмый ул, селкетми дә борын очын.
Бала белән күбәләк Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр куп очып
Армыйсың син ничек?
Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?
Мин торам кырларда,
Болында, урманда;
Уйныймын, очамын
Якты көн булганда.
Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.
Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә,—
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа!
БИРЕМ: Г.Тукайнын балалык еллары уткэн урыннар буенча план-карта ясарга.
БИРЕМ:Г,Тукайнын балалык еллары уткэн урыннар буенча план-карта ясарга
БИРЕМ:Г,Тукайнын балалык еллары уткэн урыннар буенча план-карта ясарга.
БИРЕМ:
Г.Тукай кечкенэ вакытта нинди кайгылар,авырлыклар курэ.
Жомлэлэр тозеп языгыз.
БИРЕМ:
Г,Тукай кечкенэ вакытта нинди кайгылар,авырлыклар курэ.
Жомлэлэр тозеп языгыз.
БИРЕМ:
Г,Тукай кечкенэ вакытта нинди кайгылар,авырлыклар курэ.
Жомлэлэр тозеп языгыз.
КУШЛАВЫЧ
САСНА ОЧИЛЕ КАЗАН
ОЧИЛЕ КЫРЛАЙ
УРАЛЬСК_-_ЖАЕК КУШЛАВЫЧ
САСНА
ОЧИЛЕ
КАЗАН
ОЧИЛЕ
КЫРЛАЙ
УРАЛЬСК_-ЖАЕК КУШЛАВЫЧ
САСНА
ОЧИЛЕ
КАЗАН
ОЧИЛЕ
КЫРЛАЙ
УРАЛЬСК_-ЖАЕК
ТЕМА: Г.ТУКАЙ «ИСЕМДЭ КАЛГАННАР» Максат(Цели) Г.Тукай турында белемнэрне ныгыту ТЕМА: Г.ТУКАЙ «ИСЕМДЭ КАЛГАННАР» Максат(Цели) Г.Тукай турында белемнэрне ныгыту. ТЕМА: Г.ТУКАЙ «ИСЕМДЭ КАЛГАННАР» Максат(Цели) Г.Тукай турында белемнэрне ныгыту.