Просмотр содержимого документа
«5 нче сыйныфта ачык дәреснең план-проспекты.»
5 нче сыйныфта ачык дәреснең план-проспекты.
Укытучы: Сәмигуллина Лилия Дамир кызы.
Ачык дәреснең методик максаты: татар теле дәресендә уку-укыту гамәлләрен кую мәсьәләсе буенча тәҗрибә уртаклашу.
Дәреснең темасы: Боерык фигыль.
Дәреснең максаты: укучыларны боерык фигыльнең үзенчәлекләре белән таныштыру.
Бурычлар:
Белем бирү: боерык фигыль турында булган белемнәрне тирәнәйтү, боерык фигыль турында төшенчә бирү, боерык фигыль формаларын ясау.
Үстерү: сүзлек байлыгын арттыру, чагыштыра белергә өйрәтү, иң мөһимне аера белү, системалаштыру, иҗади сәләтләрен үстерү. Дөрес язу күнекмәләре булдыруга, аларны сөйләмдә дөрес куллануга этәрү: уку эшчәнлегенә омтылышны үстерү, рефлексив мөмкинлекләрен, активлыкларын, кызыксынучанлыкларын, сөйләмнәрен үстерү. Мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үстерүне дәвам итү.
Тәрбияви: коллективта эшләгәндә укучыларда җаваплылык һәм бер-берсенә ярдәм итү хисе тәрбияләү.
Төп төшенчәләр: боерык фигыль, зат-сан, барлык-юклык формасы.
Көтелгән нәтиҗәләр:
Шәхескә караган универсаль уку гамәлләре: - яңа уку материалына кызыксыну уяту;
-әхлак, этика нормалары кысаларында үз урыныңны билгеләү, юнәлеш ала белү;
-үзләштерелгәнгә бәя бирү.
Танып белүнең универсаль уку гамәлләре: - танып белү максатынмөстәкыйль рәвештә аерып алу һәм әйтеп бирү.
- белемнәрне структуралау, ягъни тәртипкә салу.
- эшчәнлекнең барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп һәм бәяләп бару.
3)Коммункатив универсаль уку гамәлләре: - укытучы һәм сыйныфташлар белән хезмәттәшлекне планлаштыру;
- сораулар кую, информация эзләү;
- үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү.
4) Регулятив универсаль уку гамәлләре: - үзләштерелгән һәм үзләштереләсе белемнәрне аера белү, үзләштергәннәрнең сыйфатын һәм белем дәрәҗәсен аңлау.
- төзәтмәләр, билге кую.
Дәреснең тибы: яңа белемнәрне ачу дәресе.
Чыганаклар: төп- дәреслек.
өстәмә- слайдлар,таратма материал, мультимедий
Предмедара бәйләнеш: әдәбият, рус теле.
Уку пространствосын оештыру: индивидуаль, коллективта, парларда һәм төркемнәрдә эш.
Вакыт | Дәреснең этаплары | Этапның максатлары | УУГ формалаштыру |
1-2 мин | Уку эшчәнлегенә мотивация | Уку эшчәнлегенә уңай мохит тудыру, уку теләге булдыру. | Шәхси УУГ: белем алуга уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру. Коммуникатив УУГ: укытучы һәм сыйныфташлар белән хезмәттәшлекне планлаштыру; РегулятивУУГ: эшчәнлек өчен эш урыны әзерләү. |
5-7 мин | Белемнәрне актуальләштерү | яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау, һәр укучының индивидуаль эшчәнлегендәге авырлыкларын ачыклау. Өй эшен тикшерү. | Шәхси УУГ: бер-берсенә мөнәсәбәт, сыйныфташларны тыңлый белү Танып белү УУГ:( логик фикер йөртү, максат кую) Коммуникатив УУГ: (уку эшчәнлеген планлаштыру) РегулятивУУГ: ( контроль, билге , төзәтмәләр) |
5-7 мин | Проблема куеп, яңа белемгә чыгу. | дәрес темасын һәм максатын ачыклау. | Шәхси УУГ: темага карата юнәлеш алу Танып белү УУГ: танып белү максатын мөстәкыйль рәвештә аерып алу Коммуникатив УУГ:аралашу-сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү; тирә-яктагылар (укытучы, укучылар) белән аралашу ысулларын үзләштерү. Регулятив УУГ: план төзү,эш тәртибен билгеләү. |
2-3 мин | Физминутка | | |
6-8 мин | Алган белемнәрне беренче ныгыту | Алган белемнәргә таянып төркемнәрдә эшләү. | Танып белү УУГ:кирәкле информациянекуллану. Коммуникатив УУГ: сорау кую һәм аларга җавап бирү Регулятив УУГ:укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү. |
15-17 мин | Алган белемнәрне икенче ныгыту | Алган белемнәрне практикада куллана белү. | Шәхси УУГ: үзләштергәннәргә бәя бирү Танып белү УУГ: уй-фикерне сөйләмә һәм язма формада аңлап һәм ирекле оештыру Коммуникатив УУГ:максатларга ирешү Регулятив УУГ: башкарылган эш белән үрнәк туры килмәгәндә, өстәмәләр һәм төзәтмәләр кертү. |
4-5 мин | Дәресне йомгаклау. Рефлексия. | теманы үзләштерүеңне аңлау, үз эшчәнлегеңә үзбәя һәм сыйныф эшчәнлегенә бәя бирү. | Шәхси УУГ: үзләштергәннәргә бәя бирү Танып белү УУГ: бурычларны үтәүнең нәтиҗәле ысулларын сайлау; Коммуникатив УУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү. Регулятив УУГ: үзләштерелгәннәрнең белү дәрәҗәсен аңлау |