Мамадыш районы “Җәнлек совхозы урта гомуми белем мәктәбе”
Татар әдәбиятыннан 5 нче сыйныфка ачык дәрес эшкәртмәсе
Темасы: “ Кошлар – безнең дусларыбыз”
(Сингапур структурасы буенча бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе)
Дәресне үткәрде: Әлмиева Гөлнур Нургаян кызы( 1- кв.категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы)
2015нче ел
Максат:1) укучылырга бирелгән тема буенча мәгълүмат бирү;
2) укучыларның кошлар турындагы күзаллауларын тирәнәйтү,безнең якларда кышлаучы һәм күчмә кошларны танып белергә өйрәтү,фикерләү сәләтләрен үстерү,язма һәм сөйләмә күнекмәләрне үстерү;
3) канатлы дусларыбызга карата кайгыртучанлык,сак мөнәсәбәт тәрбияләү.
Җиһазлау: дәреслек, китаплар күргәзмәсе,проектор,ноутбук,экран,презентацияләр,Г.Тукай әсәре “Кышкы кич”.
Кулланылган структуралар:” Модель Фрейер”, “ Раунд Тейбл”, “ Тим –Чир”.
Дәрес барышы.
1.Оештыру өлеше:
Исәнләшү.
Уңай психологик халәт тудыру.
Күзләремне ачты минем,
Иркәләде үз телем.
Үз телем яктыртты юлны,
Үз телем бирде белем.
Үз телеңне сөймәгәндә
Ярты ул алган белем.
Канатсыз коштай буласың,
Белмәсәң ана телен.
Укытучы: Әлеге шигырь юлларыннан күренгәнчә, укучылар, без үзебезнең туган телебездә матур итеп сөйли белергә,җөмләләр төзергә өйрәнергә,үз фикеребезне аңлаешлы итеп әйтә белергә тиешбез.
2. Актуальләштерү.
Алдагы дәрес материалын искә төшерү:
Без,укучылар, алдагы дәрестә нинди тема үткән идек?( М.Гафуринең “Кыр казы” хикәясен.)
Малай кыр казын ничек тәрбияли?
Малайга кыскача характеристика бирегез.
( Төркемнәрдә эшләү.Һәр төркем үзенең җавабын укый.)
3.Яңа дәрес материалына күчү.
- Укучылар, сез әле кош рәсемнәре дә ясап килдегез.Менә хәзер без дәресебездә “ Модель Фрейер» структурасын кулланырбыз. “ Кош” төшенчәсен төрле яклап ачыклау.( Кош өчен кирәкле булган мәҗбүри, мәҗбүри түгел сыйфатларны ачыклау,мисалларга кош исемнәрен санау,капма-каршы мисаллар китерү : самолёт – кош сыман оча,ләкин кош түгел,пароход – су кошыдай, йөзә,ләкин кош түгел...)Укучыларга вакыт бирелә.Һәр укучы төркемнәрдә эшли.Аннан җавап бирәләр.
4. Кошлар турында презентация карау.
5.Дәреслек белән эш.
1 нче өстәлгә сорау: Безнең якларда яшәүче нинди кошларны беләсез? Нинди йорт кошларын беләсез?
2нче өстәлгә сорау: Җылы якларга кайсы кошлар китә?Кайсы кош җылы яктан иң беренче булып кайта?( Кара карга)
( Укучыларның җаваплары тыңланыла.)
6.Кышлаучы кошлар турында презентация күрсәтелә.
7.Физминутка.( “ Очты- очты каргалар очты” уены...)Кош тавышларын тыңлыйлар.Нинди кошлар сайравын әйтәләр.
8.” Раунд Тэйбл” структурасы.Өстәлләрдә язмача бирем эшлиләр.Вакыт бирелә.Укучылар 1 биттә түгәрәк буенча язмача бирем эшлиләр.Эш төркемнәрдә башкарыла.1нче өстәл.Кошларның файдасы турында язалар.2нче өстәл.Кешеләр тарафыннан кошларга карата мөнәсәбәт турында язалар.
( Укучыларның җаваплары укыла.)
9.Кошларның файдасы турында презентация күрсәтелә.
10.” Тим- Чир” структурасы.Девиз, күңелне күтәрү өчен башкарыла.
11.Г.Тукайның “ Кышкы кич” әсәре буенча мультфильм карау. Укучыларның җаваплары,фикерләре.( Кошларга җимлекләр куярга,салкыннардан сакларга кирәк.)
12. Җимлекләр слайды.
13.Йомгаклау.
- Димәк,укучылар, без бүгенге дәрестә бик күп информация алдык.Яңача укыту структурасын да файдаландык.Кошларның гаять күп файда китерүләрен белдек.Канатлы дусларыбызга карата мәрхәмәтле булырга,аларны сакларга һәм булышырга кирәклеген төшендек.
14.Өй эше.1) Хикәя язарга,2) үзегезнең күзәтүләрегез турында язарга,3)рәсемнәр ясарга,табышмаклар алып килергә.( Сайлап алу мөмкинлеге бирелә.)
15.Билгеләр куела.
Дәрес шуның белән тәмам.