Просмотр содержимого документа
«7 класста тарихтан арадаш контроль эш»
нче класс, арадаш контроль эш.
I вариант.
Тестларны чишәргә.
Бөек географик ачышлар кайчан башланган?
XIV гасыр
XVI гасыр ахыры
XV гасыр
XVII гасыр уртасы
Зур крестьян восстаниесе җитәкчесе:
А.В. Суворов
Е. Пугачев
П.А. Румянцев
С. Полоцкий
3. Руслар яулап алганнан соң төбәк халкының төп төркемнәре:
А. Йомышлы татарлар
Б. Татар дворяннвры
В. Ясаклы халык
Г. Татар алпавытлары
Д. Ирекле игенче
4. . Михаил Романов идарә иткән еллар:
1645-1676
1613-1645
1676-1682
1682-1725
5. Кайсылары XVI гасыр истәлекләре түгел?
А. Казан кремле
Б. Благовещение соборы
В. Спасс манарасы
Г. Петропавел соборы
Төшенчәләрне аңлатырга:
Барщина
Патша
Еретик
Христианлаштыру
Тәңгәлләштерергә.
1613 нче ел А. Петербургка нигез салына
1552 нче ел Б. С. Разин җитәкчелегендәге крестьян
1667-1671 нче еллар чыгышлары
1703 нче ел В. Русларның Казанны алуы
Г. Россиядә беренче газета чыгу
С. Романовлар идарәсе башлану
Текстны укы, сорауларга җавап яз.
К.Ф.Фуксның “Казан шәһәре тарихы”ннан.
“Фетнәчеләр дигән исем алган татар кенәзләре һәм морзаларының(...) күп өлеше Казаннан куылды. Татар ханы һәм кенәзләренең җирләре руханиларга һәм бояр балаларына, буш калган җирләр русларга һәм яңа чукындырылганнарга өләшенде, ...һәм бояр кенәз Петр Иванович (Шуйский) государь патшага һәм архиепископка һәм Казан наместнигына һәм архимандритка һәм бояр балаларына Казан ханы һәм барлык татар кенәзләренең җирләрен бүлделәр һәм государьга һәм барлык рус кешеләренә һәм чувашка сөрә башладылар... Казан янында һәм буш калган авылларда барысына да русларга русларга һәм яңа чукындырылганнарга басулар сөрергә әмер бирелде”.
Сорау: Әлеге өзектә төбәк халкы тормышындагы нинди үзгәрешләр хакында сөйләнә?
нче класс, арадаш контроль эш.
II вариант.
Тестларны чишәргә.
Россиядә мәгърифәт гасыры дип кайсы чорны атаганнар?
А. XIV гасыр
XVI гасыр
XVIII гасыр
XVII гасыр уртасы
Измаильне алуда танылган хәрби:
А.В. Суворов
Е. Пугачев
П.А. Румянцев
С. Полоцкий
3. Руслар яулап алганнан соң төбәктә формалашкан татар байлары төркеме:
А. Йомышлы татарлар
Б. Татар дворяннвры
В. Ясаклы халык
Г. Татар алпавытлары
Д. Ирекле игенче
4. Петр I идарә иткән еллар:
1645-1676
1613-1645
1676-1682
1682-1725
5. Кайсы корылманы Казанга Петр I килү хөрмәтенә салганнар?
А. Казан кремле
Б. Благовещение соборы
В. Спасс манарасы
Г. Петропавел соборы
Төшенчәләрне аңлатырга:
Оброк
Король
Индульгенция
Губернатор
Тәңгәлләштерергә.
1725-1762 еллар А. Полтава сугышы
1796-1801 еллар Б. Павел I идарә иткән еллар
1649 ел В. Россиядә беренче газета чыгу
1709 нчы ел Г. Сарай переворотлары чоры
С. Законнар җыентыгы (Соборное
уложение) кабул ителү.
Текстны укы, сорауларга җавап яз.
Патша Федор Алексеевичның 1681 елның 16 маенда чыгарылган указыннан.
“Ә христиан диненә күчәргә теләгән морзалар һәм татарлар булса, аларны чукындырырга, аларга язылган крестьяннарны үзләрендә калдырырга, шулай ук акчалар түләргә... Барыгыз да чукыныгыз дип, мордваларга да әйтергә, ә чукындырылгач, аларга алты ел төрле салымнар түләүдә ташламалар бирергә (...) ”.
Сорау: Әлеге указ нинди юл белән христианлаштыруны күздә тоткан: көчләпме әллә ирекле рәвештәме?