СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

7нче сыйныф өчен туган(татар) телдән контроль эш

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«7нче сыйныф өчен туган(татар) телдән контроль эш»

Ана

Шофёр автобусын вокзалның ишек төбенә үк китереп туктатты. Озак та тормый, ул бер кулына таяк, икенчесенә кечкенә чемодан тоткан егетне култыклап чыкты.

Егетне күрүгә, арткы рәттә утырган апа урыныннан торды, сүзсез генә барып, сукырны җитәкләде һәм үз янына утыртты. Шунда кинәт барыбызны да аптырашта калдырып:

- Әнием, исәнме, әнием! - дип, егет бу апаны кочагына кысты.

-Улым, исәнме, бәгырькәем! Нишләп кайтасы иттең?

Сукыр егетнең “күрәсем килде” дигән сүзе безне сискәндереп җибәрде. Йөрәкләр өзелеп төштемени!Үзебезнең авылга кайтып җиткәнче, алар турында шактый нәрсә белергә өлгердек.

Факиянең күршеләре, кечкенә Ришатны калдырып, бер-бер артлы үлеп китәләр. Факия, сөйгән егетен калдырып, малайны үзенә алып чыга. Малай аны “әни” дип йөри башлый. Тик бала тумыштан сукыр була.

Башкалар ничектер, әмма мин, яңадан-яңа ятимнәр йортлары ачылган бу заманда, Ришат хакына яшьлек мәхәббәтеннән баш тарткан Факияне бик якын иттем. Кыз көенчә картайган бу кеше Ана дигән бөек исемгә йөз, мең тапкыр лаек. (144 сүз)



Бирем. Эндәш сүзләр кергән җөмләләрнең астына сызарга.