СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

8 нче март - Әниләр бәйрәме

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«8 нче март - Әниләр бәйрәме»

Әнием, кадерлем!

А.Б.1 -Хәерле көн безнең иң кадерле кунакларыбыз- хөрмәтле әнилә р, дәү әниләр, кызлар!

А.Б.2.Сезне ихлас күңелдән ямьле яз бәйрәме белән котлыйбыз! Яз сулышы гаиләгезгә муллык, күңелләрегезгә сабырлык, тәннәрегезгә саулык китерсен.Ходай сезне үз рәхим-шәфкатеннән ташламасын, теләкләрегезне тормышка ашырырга ярдәм итсен, өстәлләрегез мул, аш-суларыгыз тәмле, көннәрегез ямьле булсын!

А.Б.1. Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы-йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге –хатын-кызларда. Сезне җир йөзен бизәгән хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез.

Зал уртасына җырлый-җырлый бер кыз-Чулпан чыга.Йокысыннан торган хәрәкәтләр ясый, юына,чәчен төзәтә.

А.Б.2. Иртүк торып битен юган,

Кем уяткан Айгөлне?

Айгөл: Уятмады, үзем тордым

Бүген әни бәйрәме!

Пәрдәләрне ачып куйдым

Көн кояшлы, көн ямьле!

Якты булсын, балкып торсын

Әниләрнең бәйрәме

Өстәл өстен кат-кат сөрттем

Җәйдем ап-ак җәймәне

чиста булсын, пөхтә булсын

Бүген әни бәйрәме

Балалар бергә: Бүген әни бәйрәме!

А.Б.1: Күмәкләшеп без дә дуслар

Җырлап алыйк, әйдә ле

Котлы булсын, гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме!

Җыр:_____”Кояш гомере”_____________________

А.Б.2.”Әйдәгез,танышабыз!”дип атала беренче бүлегебез.

Сүз 1нче сыйныф төркеменә бирелә.Төркем исеме һәм әниләр белән таныштыра.

2нче..

5нче..

6нчы..



Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә?

Нигә кояш көлеп карый,

Беләбез һәммәбез дә.





Бүген әниләр бәйрәме

Бүген җирдә тантана

Кояш шуңа көлә бүген

Гөлләр шуңа шатлана.





Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар



Март аенда, кар өстендә

Кояш нурлар уйната

Яз килә, каршы алыгыз!

Дигән хәбәр тарата.



Без беләбез, җылы язның

Иң беренче бәйрәме

Әниләр, әби-апалар

Хатын- кызлар бәйрәме!



Бүген бездә әниләр бәйрәме

шатлык җыры илем күгендә

Әниләр бәйрәме белән котлап

Кошлар җырлый туган илемдә.



А.Б.1 - Көннәр якты булсын өчен,

Балалар:- Әни кирәк!

- Йокы татлы булсын өчен,

Балалар:- Әни кирәк!

- Ашлар тәмле булсын өчен,

Балалар: – Әни кирәк!

- Җил-яңгырдан саклар өчен,

- Усаллардан яклар өчен,

-Бәхет-шатлык артсын өчен

Балалар: Әни кирәк!

Җыр: “Әни бәйрәме”

А.Б.2.Икенче бүлек “Матурлык салоны” дип атала.

Һәр төркемнән алдан әзерләнгән прическалы балаларны жюрига тәкъдим итү.



Әйтәсебез килә бүген

Кадерле әниләргә-

Бу бәйрәм дөньяга килгән

Кояш нуры сибәргә

Өй түрендә гөлбакчада

Җырчы кошлар сайраша

Бүген әниләр бәйрәме

Бүген бездә тамаша!



Бу бәйрәмдәге җылылык

Гасырларга җитәрлек

Сезнең назлы кулларыгыз

Әкиятне чын итәрлек.



А.Б.1.Өченче бүлек “Ашыгыч ярдәм”дип атала.Мәктәпкә соңга калган баланы мәктәпкә җыендырырга кирәк(букча тутыру,баланы киендерү).



Әнием минем матур,

Күзләре якты, көләч

Шундый күңелле була,

Ул өйгә кайтып кергәч.



Мин елышам әнигә,

Әни миңа елыша.

Битләрен аның кайнар,

Ә куллары йоп-йомшак



Конфет та кирәк түгел,

кирәк түгел курчак та.

Чөнки мин әниемне

Алдым инде кочаклап.





Нинди назлы, нинди эшчән

Синең куллар, әнием!

Бөтен дөнья бәйрәм итә

Сине зурлап ,әнием!



А.Б.2.Дүртенче бүлек “Уңган куллар”дип атала.Озайтылган көн группасыннан соң,күлмәкләр сәдәфсез калганнар.Шул сәдәфләрне тагарга кирәк.



А.Б. 1. Бәйрәмебезне матурлап бүген безгә кунакка дәү әниләребез дә килгән. Безнең балалар аларга да матур шигырләрен,җырларын бүләк итәләр.

Күмәк җыр:__” ”Җиләк җыям чиләккә





Ак яулыклы, көләч йөзле

Шат күңелле, әйбәт тә

Кем ул диеп сорыйсызмы?

Дәү әнием әлбәттә.



Тәмле бәлеш пешерүче

Дәү әни безнең өйдә

Аңардан ашарга сорый

Шаян песиебез дә.



Без әбине яратабыз

Ул да безне ярата,

Якты йөзе, йомшак сүзе

Һәммәбезгә карата.



Әбием шундый җылы,

Иркәләнәсем килә

Яннарында песи кебек

Сырпаланасым килә.



Күмәк җыр



А.Б.2.Бишенче бүлек “Өй эше”дип атала.Алдан әзерләп килгән чыгышларны тыңларбыз.



А.Б.1 -Безнең арабызда каләм тибрәтүче укучылар да бар бит.Аларның чыгышларын тыңлап үтик.



















Сабирзянова Зилэ 2нче “А”

Фэсхетдинова Рената 6нчы «А»

Смирнов Артур 6нчы”Б”

Гыймалетдинова Альбина 6нчы»Б»



.Б.2.Алтынчы бүлек “Назлы сүзләр” дип исемләнгән.Балаларга карата әйтә торган матур сүзләрне язып бирергә кирәк.



А.Б. 1.Җиденче бүлек “Бүләккә-шигырь”дип атала.Укучылар сезгә матур шигырьләр әзерләделәр.

(классларның шигырь сөйләүләре)



А.Б.2. Балалар әниләрен бик яраталар һәм аларга матур теләкләр дә телиләр һәм рәхмәтләрен әйтәләр

Без телибез сезгә якты көннәр

Күтәренке булсын күңелегез

Гөрләп яшәгез, картаюны белмичә

Гел шатлыкта үтсен гомерегез.



Әнием,әнием

Кадерлем син минем

Мин сине яратып

Иркәләп торырмын

Мин сиңа тормышта

Таяныч булырмын.



Безне назлап үстергәнгә

Әниләр рәхмәт сезгә!

Һәрвакыт сабыр булганга

Әниләр рәхмәт сезгә!



А.Б.1. Кичәбезгә нәтиҗәләр чыгару өчен,сүзне жюрига бирәбез.

(бүләкләү)

А.Б.2. Хөрмәтле әниләр,дәү әниләр,укытучылар,укучылар!Барыгызны да якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрик итәбез.Эшегездә,укуыгызда уңышлар;кояштай озын гомер;тынычлык,ак бәхетләр;иксез-чиксез шатлыклар һәм иң мөһиме ныклы сәламәтлек телибез!!