СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

9нчы сыйныфлар өчен тест

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау өчен тест биремнәре 

Просмотр содержимого документа
«9нчы сыйныфлар өчен тест»

Иярченле кушма җөмләләр


1. Мәгънәсе буенча җөмлә төрләрен билгелә.:

а) Мин үзем болай уйлыйм Никитин төрмәгә ялгыш эләккән.

ә) Аңлашылды: Рөстәм үзенә бирелгән боерыкны үтәү белән мәшгуль.

б) Кояш шулкадәр эретә : күпер башындагы җыелган судан үтәрлек тә түгел.

в) Ул ашыкмый гына атлады: вакыт бик иртә иде.

г) Ул аңына килсен өчен, врачлар аңа дару иснәтте.

д) Тел әйтә алмаганны җыр әйтер.

е) Беренче соравыңа җавап шул: азык-төлек документлар нигезендә җибәрелә.

ж) Яңа ай туганда, теләгәннәр кабул кылыныр.

З) Рәхәт булган җирдә хәтәр бар.

и) Ай яктысы якты, әйтерсең лә көн үзе иде.


2. А җөмләсендә нинди тыныш билгесе кирәк?

а) өтер б) сызык в) ике нокта


3. И җөмләсенең дөрес схемасы:


а) ( ) , [ әйтерсең лә ... ].

б) [ ], (әйтерсең лә ...).


4. Г җөмләсе төзелеше буенча нинди җөмлә?

а) аналитик

б) синтетик



5. Д җөмләсендә нинди тыныш билгесе кирәк?

а) өтер б) ике нокта в) берни дә кирәкми


6. В җөмләсендә баш җөмләне билгелә.

а) ул ашыкмый гына атлады

б) вакыт бик иртә иде.



7 . Шулар янында көз килгәнне тыңлап тору рәхәт. Бу җөмләнең схемасы:

а) [ ...(...-не)...]. б) (...-не) [ ]. в)(...-не), [ ].


8. Иярчен тәмамлык җөмләне билгелә.

а) Кояш карап торганга, көн артык салкын түгел.

б) Мин кайтып җитүгә, апам урамга шылды.

в) Апасы кайтуга, Марат шатланды.


9. Күңеле нидер сизенгәндәй, Роза больницага йөгерде.

Бу җөмләдә бәйләүче чара:

а) кушымча

б) янәшә тору чарасы

в) мөнәсәбәтле сүз