Просмотр содержимого документа
«Англия кунаклары»
Тема: Англия кунаклары.
Максат:
1 Татарстан һәм Англия шәһәрләре, дәүләт һәм халыкара телләр турында турында мәгълүмат бирү.
2. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү;
3. Туган илгә , туган телгә мәхәббәт,патриотик хисләр тәрбияләү.
Җиһазлау:
Карта, презентация, карточкалар.
Дәрес барышы:
1.Оештыру:
Исәнмесез, укучылар!
Кәефләрегез ничек?
2. Актуальләштерү:
Укучылар , бүген безгә Англиядән кунаклар килә.
Әйтегез әле, Англиядә нинди телдә сөйләшәләр? (Инглиз)
Ул безнең өчен нинди тел дип атала?(Халыкара, международный)
Ә сез инглиз телендә сөйләшүче нинди илләрне беләсез? (Америка, Канада, Австралия, Яңа Зеландия)
Укучылар , ин беренче чиратта, безгә алар белән танышырга кирәк була?
Без аларга нинди сораулар бирәбез?
3. Яңа тема аңлату.
Кунаклар килеп керә.
Укучылар, безнең кунакларыбыз инглиз телендә сөйләшүче илләрдән килгәннәр. Ә менә кайсы илдән, ничек килделәр?Ничек алар Биектауга эләккәннәр? Бу турыда алар безгә сөйләп китәрләр.
Татарстан елдан-ел дан казана. Шуңа күрә башка илләрдә дә балаларның татар телен өйрәнәселәре килә.Безнең кунакларыбыз татар телен өйрәнәләр һәм аңлыйлар. Конкурста катнашып, безгә килделәр. Әйдәгез , без аларны күбрәк Татарстан белән таныштырыйк.
Татарстан символлары турында сөйләү.
Татарстан шәһәрләре турында сөйләү.
Татарстан елгалары турында сөйләү.
Татарстанның башкаласы Казан турында сөйләү.
4.Теманы ныгыту.
Ә хәзер , әйдәгез, 1 уен уйнап алабыз һәм белемнәребезне тикшерәбез.
5. Йомгаклау.
Укучылар, без бүгенге дәрестә бик күп төрле эшләр башкардык. Эшебезне тәмамлап күчтәнәчкә җыр бүләк итик.
Кеше кайда гына яшәсә дә аның туган теле, үз теле була.
“Туган тел” җыры 3 телдә башкарыла.
Алар да безгә кушылып җырласыннар.( Татар халкының “Талы” җыры башкарыла.)
Кунаклар да бик матур җырлыйлар икән, рәхмәт!
Рәхмәт. Сезгә бүгенге дәрес ошадымы?
Без бүген нәрсәләр эшләдек?
Татарстан турында нәрсәләр белдек?
Англия турында нәрсәләр белдек?
5.Саубуллашу:
Казан
Әлмәт
Түбән Кама
Яр Чаллы
Яшел Үзән
Алабуга
Чистай
Минзәлә
Зәй
Лондон
Белфаст
Эдинбург
Кардиф
Оксфорд
Кембридж
Манчестер
Ливерпуль
Бирмингем
Татарстан шәһәрләре | Англия шәһәрләре |
| |
Анкета
Туган илебез_____________________________
Туган Республикабыз______________________
Россиянең башкаласы______________________
Татарстанның башкаласы__________________
Бөек Британиянең башкаласы_____________
Татарстанның дәүләт телләре_______________
Англиянең дәүләт теле_____________________
Россиянең дәүләт теле______________________