Аннотация к рабочей программе по татарской литературе.
Класс: 5
Учитель: Сёмина Э.А.
Количество часов: 70 ( атнага 2сәг.)
Учебник: Татар әдәбияты. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүчеләр өчен) 5 нче сыйныф 2 кисәк. Мотыйгуллина Ә.Р., Ханнанов Р.Г., Хисмәтова Л.К. “Мәгариф-вакыт” нәшрияты, 2014.
Цель изучения предмета: --татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү, татар балалар әдәбиятының күренекле язучылары, аларның иҗаты белән таныштыру;
- татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;
- программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;
- карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;
- татар теле дәресләрендә алган белемнәрне әдәби әсәрләр уку аша ныгыту, сөйләмдә куллану, тәкъдим ителгән текстларны яттан өйрәнү;
- татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;
- татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;
- халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.
Планируемые результаты: Укыту предметының сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча планлаштырылган нәтиҗәләре
Тыңлап аңлау
Төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;
сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү; зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү;
Сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.
Диалогик сөйләм
Сорау, җавап, килеш(мә)ү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;
аралашуда катнаша, аны туктата һәм яңадан башлый белү;
парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү;терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү;
татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә белү.
Монологик сөйләм
Программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген сөйли белү;
конкрет ситуациягә үз карашыңны, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;
монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белү;өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләп бирә белү;
өйрәнгән шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйли белү.
Уку
Программада тәкъдим ителгән текстларны, татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку;
текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү;
таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен таба белү;
таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән таба белү.
Язу
Өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза белү;
конкретбер тема буенча хикәя төзи белү;
прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстлары (шәхси һәм официаль хатлар, котлаулар һ.б.) язабелү;үзеңне борчыган проблемага карата үз фикерләреңне язмача җиткерә белү;
Формы контроля: Тыңлап аңлау
Диалогик сөйләм
Һәр тема буенча ара-лаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү
Күчереп язу (гади җөмлә).
Структура рабочей программы: 1.Титул бите
2.Татар теленнән эш программасына аңлатма язуы
3.Татар теле программасының эчтәлеге
4.Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр
5.Татар теленнән практик эшләр күләме
6.Белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары
7.Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары