СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Аулак өй сценариясе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Аулак өй сценариясе»

Аулак өй күренеше. Бизәлгән өй. Гөлҗамал өстәл янында кайнаша.

Гөлҗамал: Күмәк бию уен-көлке

Була кичке уенда.

Кызлар, егетләр җыела,

Кичен аулак өендә.

Кызлар, әйдәгез тизрәк, бездә аулак өй, әбиләр кунакка киттеләр.

Сөмбел. Без әзерлибез табын

Китереп бөтен ягын

Уртага куйдык чәчәк

Чәчәк янына- чәкчәк.

Исламия . Бавырсак һәм кош теле

Ризыклар төрле-төрле.

Сумса, бәлеш, өчпочмак

Гөбәдия һәм коймак.

Ләйлә. Һәркемгә чыгар өлеш,

Бар кыстыбый һәм бәлеш!

Җитешегез кунаклар,

Кыстатмагыз, кунаклар!

(Кызлар керә, исәнләшәләр, кулларында кул эшләре, эскәмиягә утыралар, “Каз канаты” җыры астында кул эшләрен эшлиләр)

Кызлар: Каз канаты каурый-каурый,

Сәлам язарга ярый.

Уйнамагач та, көлмәгәч,

Бу дөнья нигә ярый.

Күбәләк” җыры ишетелә, егетләр керә.

Сызгырган тавыш ишетелә. Кызлар тыз-быз киләләр, көзге каршында мәҗ киләләр.

Шул вакыт тышта малайларның тавышлары ишетәлә.

Ильяс. Егетләр, бүген Гөлҗамалларда аулак өй. Әйдә, барыйк, кызлар карыйк.

Малайлар: Кызлар-йолдызлар, былбыл кошлар, аулак өйгә кертегез әле.

Кызлар: Юк, юк, кертмибез.

Егетләр:Кызлар, нигә кертмисез инде, ачыгыз! 
Алия: Ач булсагыз ашап килегез (көлешәләр). 
Егетләр: Ачыгыз тизрәк. 
Н.Алия: Ашыкмагыз, авызыгы зашка пешәр. Янчыкларыгызны капшап, берәм-берәм генә керегез. 
Илназ: Әссаләмегаләйкем! Кызларыгыз симез булсын! (Кызлар сөлге белән кыйныйлар). 
Алия: Кызларыбыз симез булсынмы? Мә ал! 
Илназ: Юк ла, казларыгыз симез булсын. Кызларыгыз сылу булсын! 
Алия: Егет сиңа ни кирәк? 
Илназ: Кара кашлы кыз кирәк. 
Алия: Ни эшкә соң ул кирәк? 
Илназ: Әнигә килен кирәк. 
Алия: Канат сатам, канат сатам, кем ала? 
Илназ: Мин алам, мин алам! 
Алия: Акчаң җитәрме? Үзең чибәрме? 
Илназ: Акчам тулы өй асты, үзем албасты! 
Кызлар: Ха-ха-ха. 
Алия: Кайда бусага ялың? 
Илназ: Мә ал! (Янчыкны югары күтәрә, Алия үрелеп ала.) 
Алия: Кер, кал.(канатны бирә) 
Барып утыралар. 
Н.Алия: Чү, чү, бусага ялың кая? Сиңа, егет ни кирәк? 
Искәндәр: Миңа нечкә бил кирәк. 
Н.Алия: Ни эшкә соң ул кирәк? 
Искәндәр: Ансыз яна яшь йөрәк. 
Н.Алия: Егет сиңа ни кирәк? 
Искәндәр: Канатлы яшь кыз кирәк? 
Н.Алия: Канат хакы йөз алтын. 
Искәндәр: (янчыгын югары күтәрә) Ала алган, алсын! 
Барып утыралар. 
Булат: Казларыгыз симез булсын, кызлар! 
Кызлар: Казларыбыз симез, үзебез игез. 
Булат: Игезлектән йөдәгән миңа килер, әнигә килен булыр. Бикә булып түрдә утырыр. Кыш җеп эрләр, җәй урак урыр, яз урын җәер, көз мунча ягар. 
Алинә: Егет, сиңа ни кирәк? 
Булат: Каз мамык ястык кирәк. 
Алинә: Казларыбыз мамыксыз, 
Кызлар йоклый ястыксыз! 
Шуны да белмәгәч, 
Йөрмә монда вакытсыз! 
Булат: Ай-яй-яй, казларыгыз кыз, кызларыгыз каз, башларыгыз тоз. 
Алинә: Канат сатам, канат сатам, кем ала? 
Булат: Мин алам. 
Алинә: Акчаң җитәрме? Үзең чибәрме? 
Булат: Үзем чибәр, акчам җитәр! Тот янчыкны! 
Алинә: Ярый, кал! 
Башкалар да утырышалар. 
Егетләр, кызлар җырлыйлар: 
Каз канаты каурый-каурый, 
Хатлар язарга ярый. 
Уйнамагач та көлмәгәч, 
Бу дөнья нигә ярый? 
Кызлар кул эшләре эшлиләр. 
Алия: Әйдәгез, бераз уйнап алыйк әле. 
Башкалар: Әйдәгез! Нинди уен уйныйбыз соң? 
Алия: Әйдәгез, йөзек салыш уйныйбыз! 

Үзем йөзек салам. 1. Музыка,  йөзек салучы биеп кенә түгәрәкне әйләнеп чыга) Кемдә йөзек, сикереп чык! ((тотып калалар, җәза бирәләр, желательно егет кеше, әтәч булып 3 тапкыр кычкырырга) 2. Музыка,  йөзек салучы биеп кенә түгәрәкне әйләнеп чыга) Кемдә йөзек, сикереп чык! (тотып кала алмыйлар, җәза бирелми, уен дәвам итә) 3.  Музыка,  йөзек салучы биеп кенә түгәрәкне әйләнеп чыга) Кемдә йөзек, сикереп чык! (тотып калалар, желательно кыз кеше, биеп яки бер куплет җырлап күрсәтә).

 

Егет: Ә хәзер бергәләп “Капкалы”уенын уйнап алыйк! Түгәрәкләнеп басыгыз әле. (түгәрәкләнеп басалар, бер пар  уртада кала.) Көй туктагач, уртада калган парларга җәза бирелә.1. Башыңны түшәмгә тидер! (түбәтәен түшәмгә ыргытып ала). 2.


(Әби кайта.) Я, балалар, күңелле генә утырдыгыгызмы? 
Егетләр: Нихәл әби, исәнлекләр ничек? 
Әби: Рәхмәт, балалар, әлегә аллага шөкер, йөрим әле әкрен генә. 
Алия.Әбием, кайтып та җиттеңмени. Зинһар, ачуланма инде. 
Әби. Ярар, ярар, уйнагыз, көлегез. И-и-и-и, безнең дә яшь чаклар бар иде бит... Без дә шулай аулак өйгә җыела торган идек. Ул уйнаган уеннар, җырлаган җырлар! Исәбе-хисабы юк инде. 
Алия. Әбекәй, безгә дә өйрәт әле шул уеннарны. Берәр мөнәҗәт яки бәет әйтсәң дә ярый. 
Әби. Я, ярый соң. Менә бер мөнәҗәт тыңлап карагыз. 

Килеп кердем өйегезгә, Мәҗлесегез күркәм булсын, 
Дога кылдым түрегезгә. Өегезгә фәрештә тулсын. 
И Ходаем, иман нуры Догаларым кабул булсын, 
Балкып торсын өегездә. Гомерегез озын булсын. 

Әби. Миңа такамаклар күрсәтегез әле.

Алинә. Әйдә ярышыйк, кем күбрәк белә икән? (Бер-бер артлы мәкаль әйтәләр) 
Әби. Бигрәк булдыклы егетләр, уңган кызлар икәнсез. Булдырдыгыз бит. 
Алия:Уф,арытты.Инде бераз ял итеп чәй эчеп алмыйбызмы? 
Н.Алия:Минем күптән ашыйсым килә инде. 
Илназ: Без чәйләп утырмабыз инде кызлар. Мичтәге бәлешегезне култык астына кыстырыйк та без тайыйк. 
Егетләр җырлый: Алай итәргә кирәк, 
Болай итәргә кирәк. 
Хуҗаларга рәхмәт әйтеп 
Кайтып китәргә кирәк. 
Алия егетләргә бәлеш чыгарып бирә.Егетләр җырлый-җырлый чыгып китәләр. 

Әмирә: Бигрәк күңелле булды.Рәхмәт инде Алия. 
Алия: Ә сезгә күңелле булдымы,ошадымы аулак өй. Ошаса, иртәгә Әмирләрдә аулак өй. Тагын килерсез яме.( Күмәк җыр.”Аулак өй”).