СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Авазлар һәм хәрефләр иленә сәяхәт

Нажмите, чтобы узнать подробности

Максат: Ө, ө хәрефе үзенчәлекләрен үзләштерү;  чагыштыра белү күнекмәләрен ныгыту; сөйләмдә антоним сүзләрне актив куллануларына булышлык итү; балаларның иҗади сөйләмнәрен үстерү.

Просмотр содержимого документа
«Авазлар һәм хәрефләр иленә сәяхәт»

Тема: авазлар һәм хәрефләр иленә сәяхәт.

Максат: Ө, ө хәрефе үзенчәлекләрен үзләштерү; чагыштыра белү күнекмәләрен ныгыту; сөйләмдә антоним сүзләрне актив куллануларына булышлык итү; балаларның иҗади сөйләмнәрен үстерү.



Эшчәнлек барышы.

  1. Балалар, килгән кунакларыбыз белән исәнләшәбезме?

Исәнмесез, хәерле көн!

Хәерле көн миңа, (куллар белән күрсәтеп)

Хәерле көн сиңа,

Хәерле көн сезгә,

Хәерле көн безгә!

  • Балалар, сезнең автобуска утырып, авазлар һәм хәрефләр иленә сәяхәткә барасыгыз киләме? Автобуска утырыр өчен үзегезнең исемнәрегез язылган билетлар алырга кирәк.

  • Дилия: “минем исемем Дилия. Дилия сүзе өч иҗектән тора һәм нечкә әйтелешле сүз.”... (һәр бала үз исемен шулай таныштыра.)

  • Хәрберегездә билетлар бар, хәзер автобуска утырырга тәкъдим итәм. ( Гадәттәгечә, башта кызлар, аннары малайлар утыра. )Балалар, мин сезгә табышмаклар әйтәм, җавабын белерсез микән?

  1. Су түгел – сыек, кар түгел – ак (сөт).

  2. Бер эшләпә астында дүрт малай (өстәл).

  3. Йомык күз белән нәрсә күреп була? (төш).

Автобустан төшкәч, экранда көн – төн картиналары пәйда була.

  • Балалар, бу картинада нинди вакытлар сурәтләнгән? Көн нинди ул? Көндез без нишлибез? Ә төн нинди? Төнлә нишлибез? Көн белән төн уртасында нәрсә бар? Ничек уйлыйсыз, “Ө ” авазы нинди аваз? Нинди сузык аваз? Көн-төн нинди мәгънәле сүзләр? Дөрес, капма-каршы мәгънәле сүзләр. Балалар, “Киресен әйт!” дигән уен уйнарга телисезме? Мин сезгә сүзләр әйтәм, сез аның киресен әйтеп бирә алсагыз, мин бик шат булыр идем.



Көн – төн ерак –якын

Зур – кечкенә каты - йомшак

Ак – кара сәламәт - авыру

Көньяк – төньяк коры - юеш

Начар – яхшы салкын - кайнар

Югары – түбән матур – ямьсез

(уен туп белән уйнала)

  • Балалар, хәзер “Бер авазга – бер хәрәкәт” дигән уен уйнарга тәкъдим итәм. Сез ризамы? Мин “О”, “Ө” авазы кергән сүзләр әйтәм. “Ө” авазы кергән сүз ишетсәк, аяк очларыбызны тотабыз, ә “О” авазы кергән сүз ишетсәк – колакларыбызны тотабыз.

“Ө” “О”

Төш оста

Өстәл кош

Гөмбә боз

Өй торна

Өммегөлсем томан

Көньяк коры

Төньяк озын

Хөрмә олы

Экранга Өө хәрефе чыга. Балалар, менә ул “Ө” авазын белдергән Өө хәрефе. Өө хәрефе нәрсәгә охшаган? “Ө” авазын белдерүче Өө хәрефе татар телендә генә кулланыла. Зур һәм кечкенә Өө хәрефләре нинди очракта языла әле?

Балалар, безнең дәфтәрләр авазлар һәм хәрефләр илендә нишлиләр икән? Безгә хәзер нишләргә кирәк? (балалар баш һәм юл Өө хәрефләрен язалар.)

Кроссворд чишү. Балалар дәфтәрдә һәм чиратлап такта янында эшлиләр.

Балалар, монда ниндидер карточкалар бар. Карточкаларда ниндидер иҗекләр. Нишләтергә икән бу иҗекләрне? (төл-ке, сөл-ге, көз-ге, өс-тәл, гөм-бә, көн-дез, өл-кән.)



Автобус кычкырта: пип-пип-пип (аудиозапис). Автобус безне чакыра, нишлик, үзебезнең бакчага кайтыйкмы?

  • Балалар, күңелдә бер шигырь туды, сөйләп күрсәтимме?



О хәрефенең эченә

Әгәр сызсаң бер сызык.

Килеп чыгар Ө хәрефе

Күр, ничек ансат, кызык. (Балалар белән 2-3 тапкыр кабатлау.)



Менә үзебезгә кайттык. Без бүген кая бардык? Нишләдек? Нәрсәләр исегездә калды?