Интернет – дусмы, дошманмы?
Автореферат.
Ата-аналар җыелышы өчен чыгыш. Төхфәтуллина Ф.Р.
1-3 слайд
Исәнмесез , хөрмәтле әти –әниләр!
- Әйтегез әле, Америка Кушма Штатларында нинди һава торышы икән?
-Казан шәһәрендә , кайсы театрда нинди спектакльләр куела, “Мунча ташы” тамашаларын кайчан һәм кайда карарга мөмкин икән? Болар турында, өйдән чыкмыйча гына каян белеп була?
-Интернет аша беләбез.
4слайд.
Тема: Интернет дусмы, дошманмы?
Максат: 1.Интернетның файдалы һәм заралы яклары белән таныштыру.
Җиһазлау: компьютер, презентация
План
I.Классны дәрескә оештыру.
II. Актуальләштерү
5 слайд.
Интернет, бу сyзгә кyпме мәгънә салынган:
матурлык,
яхшылык,
куркынычлык…
- Сезнен белән бүген без интернетның уңай һәм тискәре яклары турында сөйләшербез. Интернет ресурслардан күпме кеше файдалана дип уйлыйсыз?
-Бик күп, 1 млрд тан да күбрәк кеше файдалана.
- Ә нәрсә соң ул интернет? (Әти – әниләрнен җаваплары тыңлана)
6 слайд
-Димәк , интернет ул-информация саклау һәм башкаларга тапшыру өчен кулланыла торган компьютер челтәре.
- Безгә ул ничек хезмәт итә?
7 слайд
Бүгенге заманда телефонсыз, компьютерсыз тормышны күз алдына да китереп булмый. Хәзер ата-ана балалар бакчасына йөргән сабыена да компьютер алырга тырыша . Мәктәп укучысына заман техникасын өйрәнмичә мөмкин дә түгел. Хәтта көндәлекнең дә электрон вариантына күчтек. Тик әти-әниләре эштә вакытта балаларның көн буе компьютер артында утырулары хафага сала.
Беркемгә дә сер түгел: бүгенге көндә үсмерләрнең күпчелек өлеше буш вакытларын компьютер артында уздыра. Безгә балаларыбызның бу мавыгуларына игътибарлырак булырга , замана техникасы артында көннәр буе утыртмау чаралары күрергә тиешбез .
Бүгенге көндә шәһәрдәге кебек үк, авыл тормышында да заман техникасы киң кулланыш алды. Бу аңлашыла да, чөнки укырга керүче балалар алдына бер үк шартлар, бурычлар куела.
Без- укытучылар да, укучыларыбыз да Интернет аша бик күп кирәкле мәгълүмат алабыз. Әлбәттә, аны куллану укуга, үз-үзеңне үстерүгә юнәлтелгән булса, һичшиксез, файдалы күренеш. Тик балалар арасында социаль челтәрләрдә үзара сөйләшеп, статуслар сайлап, вакытларын бушка әрәм итеп утыручылар да бар.
Кызганычка каршы, яшь буын нәфис әдәбият, гәзит-журналлар укымый хәзер. Барлык мәгълүматны Интернет аша алуга күчтеләр. Ә виртуаль тормышка башы белән чумган балаларны җиңел генә аннан куптарып алам димә. Мәктәп укучылары арасында “Вконтакте” кулланучылар саны буенча иң популяр социаль челтәр санала. Бу челтәрнең генә дә бүгенге көндә 200 миллион кулланучысы исәпләнә. Тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә: социаль челтәрләргә бәйлелек хәтта тәмәке тарту һәм алкоголь куллануга караганда да көчлерәк икән. Гаҗәпләнеп утырасы юк: хәзер авыл мәктәбендә укыган һәр укучының кулында телефоны, өйдә компьютеры бар. Аларның барлык “буш вакытын” әнә шул “Вконтакте”, “Ватсап” йота да инде. Социаль челтәрләргә бәйлелек балаларны урамга чыгып үзара аралашудан, төрле уеннар уйнап үсүдән, спорт белән мавыгудан читләштерә. Ә иң аянычы — күпләрнең бу мавыгуларда бөтенләй куркыныч күрмәве. Белгечләр фикеренчә, компьютер артында озак утыру баланың күрү сәләтенә, үзәк нерв системасына һәм умыртка сөягенә зур зыян китерә. Статистика мәгълүматлары буенча, мәктәпкәчә яшьтәге — һәр егерменче, мәктәп укучыларының һәр дүртенчесендә күрү сәләте начар.
Бүгенге “Ата-аналар җыелышы”нда иң мөһим көн тәртибенә шушы мәсьәлә кертелде.
Проблема кую.
Безнең әңгәмәнең проблемасы :
“ Интернет куркынычмы, түгелме?”
Тактага карагыз әле. Без нинди проблемалы сорауларны чишәргә тиеш икән.
1. Интернетның уңай һәм тискәре яклары.
2. Интернет нәтиҗәсендә барлыкка килүче куркыныч хәлләрне ничек
булдырмау турында балагыз нәрсәләр белергә тиеш?
IV. Тема буенча эш.
-Әйдәгез, беренче сорауга җавап табып карыйк.
Ике командага буленәбез һәм интернетның уңай , тискәре якларын саныйбыз. Моның өчен Финк райт Раунд Робин структурасын кулланабыз.
Командадан бер кеше җавапны укый, югын яза бара, фикер алышалар.
-Командалар әзерме?
Тыңлыйбыз.
Уңай | Тискәре |
Иң кирәкле информация чыганагы | Информация тиешенчә һәм дөрес тә булмаска мөмкин |
Төрле шәһәрләрдә яшәүчеләр белән аралашып була | Күзгә күз карап аралашып булмый |
Өйдән чыкмыйча гына кирәкле әйберне сатып алып була | Төрле алдашуларга корылган |
Үз белемеңне таратырга була | Вирусларга бай |
Укып була | Интернетсыз яшәп булмый башлый |
| Сәламәтлек өчен зыянлы |
-Рәхмәт !
- Икенче сорауга җавап эзләп карыйк.
- Интернет нәтиҗәсендә барлыкка килүче куркыныч хәлләрдән ничек качарга?
Компьютерга бәйлелек гаиләдә дә борчу китереп чыгара. Шушы уңайдан “Гаилә һәм мәктәп” журналыннан бер өзек китерәм:
"Соңгы вакытта компьютер сүзен ишетүгә миндә аллергия башлана. Ник дигәндә, шушы афәт аркасында өйдә көн саен тавыш. Унбиш яшьлек улым белән дүрт яшьлек кызым монитор алдына утыру өчен көрәшә. Олысы андагы дуслары белән аралашудан, уеннардан арына алмаса, кечесе мультфильмнар карыйм, дип җанга тия. Балалар өчен әти дә, әни дә урынына булганга, берничә эштә эшлим. Шуңа кичтән чак кайтып егылам. Ә өйдә буран уйный, балалар компьютер өчен сугыша. Аны сүндереп, елашып, чак тынычланабыз,” дип сөйли бер әни.
Беребезгә дә сер түгел, үзебез бала вакытта булмаган мөмкинлекләрне балаларыбызга булдырырга тырышабыз. Безнең тырышлыгыбыз һәр вакытта да файдага гына эшлиме соң?
Көнкүрештә кулланыла торган техниканың һәркайсы, шул исәптән компьютер да, санитария кагыйдәләрен һәм нормаларын төгәл үтәмәгәндә сәламәтлеккә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Мәсәлән, компьютер мониторының күзгә тәэсирен өйрәнү нәтиҗәдә түбәндәгеләр ачыкланды:
1. ■ кайбер кешеләрдә кератоконъюктивит, ретинит, катаракта, глаукома кебек күз авырулары килеп чыгу электромагнит нурланышның тискәре йогынтысынннан түгел, бәлки көн дәвамында мониторга текәлеп, зур игътибар белән киеренке хәлдә эшләгәнлектән була
2. ■ көннең икенче яртысында гомуми арыганлык халәте, күз кыру яки әчетү, баш авырту шулай ук мониторның һәм андагы сурәтнең
сыйфатсызлыгы нәтиҗәсе булуы ихтимал;
3. ■ компьютерда 20 минут дәвамында эшләгәннән сон, укучыларның күрүе начарлана; аннан сонгы дәресләрдә аларның эшкә сәләтлелеге ике тапкыр кими;
4. ■ хатын-кыз операторлар ирләргә караганда тизрәк арый, эш көне ахырына аларда вакытлыча миопия (ерактан күрмәү) күзәтелә;
5. ■ озак вакыт монитор каршында утыру нәтиҗәсендә төсләрне аеру вакыт-вакыт кыенлашырга, көчле яктылыктан гадәттәге күз чагылу дәвамлырак вакытка сузылырга, сурәтнең җемелдәп торуы психикага тискәре йогынты ясарга мөмкин.
Балагызның интернетта үз-үзен дөрес тоту кагыйдәләрен төзеп карыйк.
Алдыгызда ак битләр. “Стё Зе Класс” алымын кулланабыз. (Әти-әниләр аудитория буенча йөриләр, бер-берсе белән сөйләшеп кагыйдәләр язалар)
Ә хәзер “Интернетта кызыксынулар һәм куркынычсызлык” дигән видеоролик карап алыйк.
Нәтиҗә ясыйбыз.
Беркайчан | Һәрвакыт |
Интернетта танышкан кешегә , әти-әни рөхсәтеннән башка, телефон номерыңны, өй, мәктәп адресын бирмә! | |
| |
| |
| |
| |
| |
8 слайд
Интернетның уңай яклары.
9 слайд. Интернетның тискәре яклары.
Бала компьютер алдында күпме утырырга тиеш соң? Мин сезнең игътибарга табиб киңәшләрен китерәм:
Компьютер каршында тоташтан (баланың яшенә карап)
15 – 40 минуттан артык утырырга ярамый.
Компьютер артында озак утыру сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый.
Компьютер каршында утырганда укучы бала гел бер позада утыра:
үзе экранга карый, куллары я клавиатурада, я мышькада, шушы халәттә ул эше беткәнче утыра. Чикләнгән позада утыру кайбер авырлыклар тудырырга мөмкин.
^ Сулау процессы чикләнә. Алга юнәлтелгән куллар күкрәк читлегенең хәрәкәт итүен чиклиләр һәм бу төрле тын юлы авыруларына китерергә мөмкин.
Остеохондроз. Бик озак җилкәләр төшкән килеш утырганда сөяк – мускуллар системасының үзгәрүе барлыкка килә, умыртка баганасы кыйгаюы мөмкин.
^ Кул буыннарының авыртуы. Компьютер алдында эшләгәндә куллар бик күп төрле хәрәкәтләр ясыйлар, шуңа бик аралар, ә озак эшләү дәверендә хроник авырулар барлыкка килә.
Табиблар тагын шуңа игътибар итә: дисплейда яктылыкның җемелдәп торуы үзенең ритмнарын баш миенә көчләп тага. Һәм нәтиҗәдә балаларда көзән җыеру һәм хәтта эпилепсия өянәге булырга мөмкин. Екатеринбургта табибларны шомландырган вакыйга булды: 12 яшьлек малай, бертуктаусыз 12 сәгать буена компьютер залында уйнау нәтиҗәсендә, инсульттан үлеп киткән. Югыйсә ул тулысынча сәламәт булган. Табиблар аның организмында бернинди тайпылыш тапмаган. Инсультның сәбәбе- компьютер уеннары белән кирәгеннән артык мавыгу, кислород җитмәү.
Виртуаль дөньяда үткәрелгән берничә сәгатьтән соң, балада чынбарлыкка туры килмәгән караш барлыкка килә, хәвеф-хәтәр тойгысы кими. (чөнки комьютер уеннары героена күпме телисең, шуның кадәр тормыш бирелә). Бала реаль дөньяны кире кага.
Экран алдында озак утырып баланың ашказаны эшчәнлеге бозыла, организмнан таркалган продуктлар начар чыгарыла һәм ул еш авырый. Медиклар барлык комьютерчыларның канында лейкоцитлар күләменең түбән булуын ассызлыклый. Димәк, аларның организмында саклану функцияләренә зыян килә, авыруларга каршы торучанлык какшый.
10 слайд
Иң мөһим фактор-психикага авырлык килү. Компьютерда рәсем ясау, уйнау игътибарлык сорый. Мондый халәт, гадәти рәсем ясаганда, башка төрле уеннар уйнаганда, була алмый.
11 слайд.
Компьютерга бәйлелекнең ике төрен аерып күрсәтәләр. Аның берсе – интернетка (сетеголизм), ә икенчесе – компьютер уеннарына (киберраддикция) бәйлелек.
Беренчеләре өчен тәүлегенә 13-14 сәгать интернетта утыру берни түгел. Андыйларны бертуктаусыз электрон почтасын тикшереп торуларыннан да танырга була. «В контакте», «Фейсбук» “Инстаграм” социаль челтәрләрен генә ачып карагыз сез. Кайберәүләр нәрсә ашарга җыенганын да фотога төшереп челтәргә куя башлады. Компьютер уеннарына бәйлелек нигездә, 10-18 яшьлек үсмерләр арасында барлыкка килә. Алда әйткәнемчә, күпмедер вакыттан соң төрле авырулар бимазалый башлый.
- Әти-әниләр үзләре үк ярдәм итә ала, – ди ТР атказанган табибы Фәнүс Моратов. – Компьютер каршына утырырга рөхсәт бирмәгәч, балагыз авыруга сабыштымы? Катырак булыгыз. Юк дигәч, юк инде.
Балагызның интернет бәйлелегенә дучар булуын ничек белергә соң?
Әгәр:
Бала үз-үзенә бикләнсә, аралашмаучан яки тиз кызып китүчән булса;
Компьютер уеннарыннан аерырга тырышу тавыш- гауга белән тәмамланса;
Начар укыса, дәресләр калдырса;
Элекке яхшы гадәтләрен ташласа, дуслары белән аралашмый башласа;
Начар йокласа;
Башы һәм күзләре авыртуга зарланса, димәк, балагыз компьютер, телефон белән кирәгеннән артык мавыга.
Психологлар исә, ата-аналар балаларының нәрсә уйнаганын белергә, ә белмәсәләр – өйрәнергә тиеш, дигән фикерне яклый. Балаларның яшенә туры килмәгән сайтларда утыруны чикләү буенча компьютерларга фильтрлар куйдыру турында сүз бара. Бу- бала сез өйдә юкта теләсә кайсы сайтка керә алмый дигән сүз.
Әлбәттә, психологлар һәм табиблар баланың сәламәтлеген какшаткан, аның акылына һәм психикасына тискәре тәэсир иткән комьютер уеннарына гына каршы чыга. Һичшиксез, балага уеннар кирәк, ләкин алар баланы үстерергә һәм тәрбияләргә, аның интеллектына зыян китермәскә тиеш.
12 слайд
Интернет , виртуаль дөнья белән дустанә мөнәсәбәттә яшәргәме, әллә аннан баш тартыргамы?
13 слайд
14 слайд
15 слайд
VI. Дәресне йомгаклау.
-“Фо Бокс Синектикс Сималтинус Раунд Тейбл “ алымын куллану.
Интернет ул __________ ошаган, чөнки ул __________.
Нәтиҗә:
-Интернет безнең дусмы, дошманмы?
-Дөрес куллана белсәң дус.
Ә дөрес кулланмасаң- дошман!
Сүземне тәмамалап шуны әйтәсем килә, иң мөһиме баланың компьютердагы эшчәнлегенең максатын ачыкларга; компьютерда эшләү вакытын, интернетны максатчан куллануын контрольдә тотарга.