Татар телен тыңлап аңларга күнектерү, төрле җанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләре үтерү. Диалогик – монологик сөйләм булдыруга ирешү. Укылган текстның эчтәлеген сөйләгәндә тасвирлау, хикәяләү, фикер йөртү элементларын кертү. Сөйләм ситуациясенә үз мөнәсәбәтеңне белдерү. Түбәндәге курс 5-6 нчы сыйныфлар өчен, барлыгы 24 сәгать.
Алда бирелгән принциплардан чыгып түбәндәге максатларны билгеләргә була.
№ п/п | Темы | Сәгать саны | Кыскача эчтәлеге | Белем һәм күнекмәләр |
1. | Кереш дәрес. “Татар халык әкиятләре” | 1 | Татар халык әкиятләре, әкияткә билгеләмә бирү, Төрләре. | Татар халык әкиятләре, әкияткә билгеләмә бирә белү, әкиятләрнең төрләрен аера белү |
2. | Хайваннар турында әкиятләр. “Торна белән төлке” белән танышу. | 1 | “Торна белән төлке” әкиятен уку. Геройларга характеристика бирү. | Йөгерек уку күнекмәләре үстерү. Сүзләрне сүзлектән табып җөмләләр төзү. |
3. | “Торна белән төлке” әкиятендәге проблема буенча сөйләшү. | 1 | Әкиятнең рус эквивалентын табу. Әкиятнең төп проблемасын аерып чыгару, эчтәлек сөйли белү. | Татарча дөрес җөмләләр төзү. |
4. | “Кәҗә белән Сарык” әкияте белән танышу. | 1 | “Кәҗә белән сарык” әкиятен уку, сорауларга җавап алу. | Сүзләрнең тәрҗемәсен әйтә, сорауларга җавап бирә белү. |
5. | “Кәҗә белән Сарык” әкиятен уку. | 1 | Әкиятне рольләргә бүлеп уку. | Сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру. |
6. | “Кәҗә белән Сарык” әкияте буенча монологик сөйләмгә чыгу | 1 | Әкият эчтәлеге буенча үз фикереңне әйтә белү. | Монологик сөйләмгә чыгу. |
7. | “Аю, бүре, төлке” әкияте | 1 | Сүзлек белән эш. Әкият белән танышу. | Сүзлек белән эшләү күнекмәләре булдыру. |
8. | “Аю, бүре, төлке” әкияте өстендә эш | 1 | Өлешләргә бүлү, план төзү. | План төзергә өйрәтү. |
9. | “Аю, бүре, төлке” әкияте өстендә эш | 1 | План буенча сөйләү, рольләргә бүлеп уку. | Сәнгатьле уку, дөрес, матур сөйләү күнекмәләре булдыру. |
10. | Хайваннар әкиятләре буенча семинар дәрес | 1 | Әкиятләр буенча тест биремнәрен үтәү. | Үз фикерен әйтә белергә өйрәтү. |
11. | Тылсымлы әкиятләр. “Таңбатыр” әкияте белән танышу. | 1 | Сүзлек эше, әкиятне уку | Сүзлек белән эшли белү күнекмәләре булдыру. |
12. | “Таңбатыр” әкиятен уку | 1 | Өлешләп уку, сөйләү. | Сөйләм теле үстерү күнекмәләре |
13. | “Таңбатыр” әкиятенең мультфильмын карау. | 1 | “Таңбатыр” әкиятенең мультфильмын карау. | Геройларның үз-үзләренең тотышына игътибар итү.. |
14. | “Камыр батыр” әкияте белән танышу. | 1 | Уку, тәрҗемә итү. | Сүзлек белән эшләү. |
15. | “Камыр батыр” әкиятен уку | 1 | Сорау – җавап алу. | Сорауларга дөрес җавап бирә белү. |
16. | Тылсымлы әкиятләр “ Таңбатыр” һәм “Камыр батыр” әкиятләрен чагыштыру. | 1 | Тест, ике батырны чагыштыру. | Үз фикереңне дөрес җөмләләр белән әйтә белергә өйрәтү. |
17. | Көнкүреш әкиятләре. “Өч туган” әкияте. | 1 | Әкиятне уку, тәрҗемә итү, төп проблемасын билгеләү. | Уку күнекмәләре булдыру, үз фикерләрен әйтә белү. |
18. | “Ике ялганчы” әкияте. | 1 | Уку, сүзлек белән эш. | Сәнгатьле уку, сүзләрне сүзлектән табып . |
19. | “Ике ялганчы” әкияте өстендә эш. | 1 | Рольләргә бүлеп уку. | Әкиятнең төп проблемасын билгеләү, бүгенге көн белән бәйләү. |
20. | “Ике ялганчы” диалогик сөйләмгә чыгу. | 1 | Диалоглар төзү. | Диалогик сөйләм телләрен үстерү. |
21. | “Шүрәле” әкиятен уку. | 1 | Әкиятне уку, сүзлек белән эш. | Татарча җөмләләр төзергә өйрәтү. |
22. | Татар халык әкияте “Шүрәле” белән Г.Тукайның “Шүрәле” әкияте белән чагыштыру | 1 | Видео язма катау. | Үз фикереңне дөрес җөмләләр белән әйтә белергә өйрәтү. |
23. | Иң ошаган әкиятләрне төркемләп сәхнәләштерү. | 1 | Әкиятләрен сәхнәләштерү. | Укучыларның артистлык сыйфатларын ачу. |
24. | Әкиятләр буенча семинар дәрес. | 1 | Фикерләр алышу. | Үз фикереңне әйтү белү. |
Барлыгы 24 сәгать |