Межрегиональный конкурс творческих и проектных работ
учащихся “Династия России”, посвященный Году экологии
Эзләнү-тикшеренү эше:
Тема: “Авылым чишмәләре”
Башкарды:
Мамадыш районы Владимир төп
гомумбелем бирү мәктәбенең
6 класс укучысы
Кушаев Дмитрий Александрович
Җитәкче:
Бачкова Елена Алексеевна,
биология-химия укытучысы
Владимир - 2017
Эчтәлек:
1.Кереш. Туган ягым……..……………………........... .........3 бит
2.Төбәгебез Изге чишмәләре......…………………………......4 бит
3.Авылым чишмәләре..............................................................5 бит
4.Авылыбыз йоласы - Корман бәйрәмендә............................7 бит
5.Роспотребнадзорның су анализы.........................................8 бит
6.Чишмәләрне саклау...............................................................9 бит
Кулланылган әдәбият...............................................................9 бит
Кушымта............................................................................10-16 бит
2017 ел – Экология елы
Тема: “Авылым чишмәләре ”
Максат: Авылым чишмәләренең тарихын барлау, өйрәнү һәм саклау.
Изге чишмәләр, ерак заманнар истәлеге булып, хәзерге көннәргә кадәр килеп җиткәннәр.Чишмә суының минераль тозларга бай булуын, сәламәтлек өчен шифалы матдәләрне күп туплавын искә төшерик. Дәвалау үзлеге булган, арыган тәннәргә сихәт, көч, куәт биргән чишмә суларын ничек изге димисең?
Мамадыш төбәгендә изге чишмәләр болгар истәлекләре белән бәйләнгән урыннарда очрый. Шул чишмәләрнең авылыбыз –Владимирга якын булганнары турында сөйләп үтәм.
Бүрсет - Сөкәче чишмәсе
Авылның көнбатыш ягындагы текә яр астыннан комташларны аралап чыга ул. Янәшәсендәге күпсанлы чишмәләрдән – суының салкынлыгы, тәме белән аерылып тора. Басудан эштән кайтучылар җәйге челләдә биредә хәл җыярга тукталалар, суын эчәләр. Алай гына да түгел, ул бик шифалы да әле. Җәй җиткәч, тирә – як авылдан апа-абыйлар, эби-бабайлар суын эчәргә киләләр.Изгеләр чишмәсе суын эчсәм, авыруларым бетәр иде, -дип савытларына тутырып алып китәләр. Һәрберсе яр өстендәге яшел чирәмдә дога укый, яхшы теләкләр тели. Чишмә белән янәшә язулы борынгы кабер ташы сакланган. Анда мондый юллар бар”...946 елның Зөлхиҗә аенда Карачуарның үлү датасы (хәзерге ел исәбенә күчергәндә 1539 – 40 елның декабре -Зөлхиҗә аена туры килә).
Кече Сөн чишмәсе
Кече Сөн авылыннан көнчыгышка таба китеп, тирән елга үзәне белән барсаң, катнаш урманга килеп керәсең. Менә шушы урман куелыгында текә яр астыннан бер чишмә бәреп чыга.
Бу чишмәне тирә-як авыл кешеләре – Изгеләр чишмәсе, яки Чучи чишмәсе дип атыйлар. Аның турында мондый риваять тә бар. Бик борынгы заманнарда Кече Сөн авылы каршындагы Чучи тавында үзенең яраннары белән бер хан тукталган.Алар җәйге табигать кочагында ял иткәннәр.Менә шул вакытта ханның Чучия атлы кызы авырып китә һәм үлә. Хан кызын әлеге текә яр өстенә күмәләр. Кабер өстендәге куш каен әле соңгы елларда гына корган. Чүчи тавында “Ханнар сукмагы дип аталучы” географик атама да бар.
Чишмәләр! Аларга багышлап нинди генә шигырьләр, җырлар иҗат ителмәгән!
Һәр чишмәнең төпләрендә
Ни нур – җәүһәрләр ята!
Һәр йөрәкнең түрләрендә
Ни гүзәл җырлар ята!
Су мәңге сүнгән ташларның
Салкынын алып чыга.
Җыр мәңге янган йөрәкнең
Ялкынын алып чыга.
Чишмәләр, йөгерек су- гүзәллек чыганагы да, күңелгә тынычлык бирүче ял урыны да.
Татарстанның иң матур бер почмагында минем туган авылым урнашкан. Аның исеме – Владимир. Ул тырыш халкы, матур табигате, зур юллардан читтә булуы белән башка авыллардан аерылып тора. Аны тирә-яктан калын урманнар чолгап алган, алар безнең табигатебезне чистарталар, ямь өстәп торалар.
Безнең авылның инеше - Курач, сай сулы булса да,үзенә тартып тора, авылны бизи. Без бу инештә су кереп, җәй буе рәхәтләнәбез, көч җыябыз.
Авылыбызда чишмәләр дә күп. Өч чакырымга сузылган авылыбыз чишмәләре: Болын, Гэверлә, 3 Тау арты чишмәсе, Учып, Сон, Агай, Мүкле күл, Биек Тау, Поп, Югары Оч чишмәсе, Ибашай коесы, Салкын кое, Амар коесы. Һәркайсының үз тарихы, үз җыры, үз моңы бар. Без, укучылар, аларны чистартып, кадерләп торабыз, аларга мәктәп колективы белән сәяхәт кылырга бик яратабыз, Изге чишмә янында 3 елга бер тапкыр керәшеннәрнең изге бәйрәме - Корман үткәрергә, Гәверлә чишмәсенә - Качмануга бик теләп барабыз.
Учып чишмәсе
Әлеге чишмә Учып дәдәйләр (Осиповлар) бакчасыннан агып чыкканга күрә шулай атала. Авылның арт урам халкы шушы чишмә суын эчә. Әтисе исеме белән йөртелгән чишмәне бүгенге көндә улы –Гөргери дәдәй карап тәрбияләп тора.
Учып чишмәсендә ел саен тавык корманы үткәрелә. Бу өлкәннәр җыенында әбиләребез тавык шулпасыннан аш, ботка пешерәләр, Төп Корманның көнен, сәгатен билгелиләр, барча халыкка җиткерәләр. Аллага языкларыбызны кичерүне сорап, башыралар, иман укыйлар.
Поп чишмәсе
Элек, Марфа (Нарпа) эби торган бакча башыннан ага торган чишмәне Поп чишмәсе дип йөртәләр. Күп еллар элек бу урында поплар буа буганнар һәм шул буада балык үрчеткәннәр. Поп берникадәр яшәгәч, авылдан күчеп киткән, ләкин һәр ел саен Олы көнгә – Пасхага гаиләсе белән кайта торган булган. Аларны Корчагина Анна әби чишмә янына самовар куеп, чәй эчертеп җибәрә торган булган. 19 гыйнвар - Качману бәйрәмендә авылдашларым бу чишмә суында кач маналар, Олы көн җиткәч поплар чишмә буенда келәү итәләр. Шуннан бирле чишмә – Поп чишмәсе исемен йөртә.
Гәверлә чишмәсе
Гәверлә чишмәсе Владимир авылына кергәндә өченче, ул тыкырык исеме белән йөртелә. Гасырдан артык ел янәшәсендә Гәверләләр яшәгәнлектән, исеме дә шулай атала, ә суы Салкын коедан агып килә. Салкын кое авылдан шактый читтә, әле йортларга су кермәгән чакларда, 1960 елда , Курач болыны аша Бачков Адлер, махсус торба сузып авылга якынайта аны. Хәзерге вакытта Петров Василий бабай, улы, оныклары белән Салкын коены һәм Гәверлә чишмәсен матур итеп бина белән әйләндереп алдылар, тирәсен тәртипләп карап торалар.
Һәр елны кышкы зәмһәрир суыкта -19 январь көнне бик зурлап Качману бәйрәме уздырыла бу чишмәдә. Таң белән авылның өлкән карт –карчыклары иман әйтеп, зур чанда көмеш кач маналар һәм суын бар кешегә тараталар. Бу – Изге су, ул еллар буе торса да, бозылмый. Аны эчсәң-авыруларың бетә,борчу-кайгыларың китә, юынсаң - тәннәрең языла, гөнаһларың кичерелә. Төшкә таба чишмә янында поп келәү итә. Авыл кешеләре генә түгел, тирә яктан да кунаклар килә, атна уртасы булуга да карамастан, хәтта шәһәрдән туганнарыбыз, дусларыбыз кайтып, чишмә суында чумылалар, суын алып китәләр.Чынлап та хикмәтле су ул Изге су!
Сөн чишмәсе
Авыл уртасындагы бу чишмә тау төбеннән чыга, ул Югары Сөн авылына чыга торган юл өстендә. Көмеш сулы чишмә Сөн елгасына барып тоташа.Тау өстендә бик зур тәре баганасы тора. Аңа кешеләр калын урман аша күрше авылга чыкканда саклану өчен, адарынып сөлгеләр эләләр.
Әбиләрнең хәтерләве буенча ул 4 төрле халәт кичергән. Борын заманда суны нәкъ тау төбеннән алсалар, бераздан ул юан өянке төбеннән юл алган. Глухов Николай һәм Ибушев Михаил дәдәйләр соңыннан аны авыл халкына якынрак булсын дип, Сөн күперенә таба урнаштырганнар. Бүгенге көндә ул чын ял итү урынын хәтерләтә. Агышына сокланып карап утырырга урындыгы, басып тору өчен идәне, кер чайкау өчен киң улагы бар.
Йомшак, шифалы су эчеп, челтер агышларын тыңлап үскәнгә авылым халкы бик моңлы. Алар арасында безнең горурлыгыбыз - Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев та бар. Авылдашыбыз Сөн чишмәсе суын эчә, ике ел элек аны рәшәткә белән тотып, әйләндереп алды, һәрдаим чистартып тора.
Шундый чишмәләр җырын тыңлап үскәнгә бик моңлы мәшһүр җырчыдыр ул!
Агай чишмәсе
Су буйларыннан,басу-кырлардан, тау асларыннан ага торган һәр чишмә халыкка бик кадерле җир бизәге. Ә менә үзебез су ала торган чишмә барысыннан да якын безгә.
Бу чишмә Кала тавы итәгеннән тибеп чыга. Бабайлар заманында борынгылар аны Гөргери Иваннары чишмәсе,- дип йөрткәннәр.Соңрак тимерче чишмәсе дип атыйлар, чөнки колхозлар төзелгәч, бу чишмә янына тимерче алачыгы салалар. Минем бабай Бөек Ватан сугышыннан яраланып кайткач, шул тимерчедә эшли башлаган. Ул һәрвакыт чишмәне карап, чистартып торган, саф, тәмле суын эчкән. Безнең чишмә су буеннан уза торган юл кырыенда булганга, Яңа Сөн, Татарстан авыллырыннан Өчиле базарына йөрүче җәяүлеләр, атлылар аның янында туктап хәл алганнар, сусауларын басканнар, адарынып акча салып киткәннәр. Әтиләр яшь вакытта минем бабай хөрмәтенә ул чишмәне Агай чишмәсе дип йөрткәннәр.
Безнең әби-бабайлар, әти-әниләр шушы чишмә суын эчеп үскәнгәдер инде, ул миңа да бик кадерле. Шуңа күрә без дә әти белән чишмәне карауны изге бурычыбыз дип саныйбыз.
Амар коесы
Бу кое янында Амар атлы кеше яшәгән. Коеның исеме дә шуннан алынган. Ястык урамы кешеләре кое тирәсен будка белән әйләндереп алганнар, аны әледән-әле чистартып торалар, җәен кычытканнарын чабалар, кышын карын көриләр. Ләкин соңгы елларда коены юшкын каплый башлады, гади кешеләрнең генә көче җитмәс ахыры...Язгы ташу вакытында Ястык урамы кешеләре тулысынча шушы суны кулланалар, ул тагы да тулып торсын, челтерәп аксын иде!
Болын чишмәсе (Тегермән)
Чишмә болыннан агып чыга, исеме дә шуннан алынган.Ул авылдан читтәрәк, ләкин басуда эшләгәндә , урманнан әлсерәп кайтканда кешеләр аның суын эчеп сихәтләнәләр, янында рәхәтләнеп ял итәләр.Саф сулы чишмәбез бетү алдында.
Хәзер елгалар пычранганнан –пычрана барган чорда –безнең иң кадерле хәзинәбез-чишмәләрдер мөгаен! Рәнҗетмик, кайгыртыйк аларны!
Тау астында салкын чишмә,
Челтер –челтер ага ул,
Су эчкәндә ярын ишмә,
Ишсәң рәнҗеп кала ул.
Узган ел көз ниһаять, Болын чишмәсе дә түбә астына алынды.Тик юл аша гына элек күрше Югары Кыерлы авылының тегермәне торганлыктан, бу чишмәне бүгенге көндә Тегермән чишмәсе дип йөртә башладылар. Шәһәрдәге якташыбыз Пасыев Динар суын чистартып, кабат элекке хәленә китерде аны. Хәзер исә һәркем авылга кайтканда, кире киткәндә шәһәргә дә суын савытларга тутырып, күчтәнәчкә саф су алып китә ала.
Мүкле күл чишмәсе
Владимир авылының иң югары очыннан агып чыга ул. Мүкле – чөнки тирә-ягында бик күп мүк үсә, Күл – чөнки анда элек балыклар бик күп булган. Кешеләр бу күлдән бик күп балык тотканнар. Хәзерге Владимирны элек Кече Бүрсет, - дип йөрткәннәр. Авылда 1864 елда мәктәп ачылган, 1891 елда чиркәү салынган. Чиркәүне салуда Владимир атлы кеше башлап йөргән, шунлыктан Кече Бүрсет –Владимирга әйләнгән.
Мүкле күл чишмәсе авыл өстеннән агып төшә дә, Бүрсет елгасына кушыла. Ә авылның элеккеге исемен күрше авыллар үз авылларына кушалар, чөнки алар да Мүкле Күлгә балыкка киләләр. Күбрәк табыш китерү өчен сөкә салып калдыралар. Шулай итеп, Владимир авылыннан 6 км ераклыктагы авыл кешеләре үз авылларын Бүрсет Сөкәче, дип атый башлыйлар.
Бүгенге көндә Мүкле күл янәдән элеке хәленә китерелде. Авылдашыбыз Юзеев Леонид Мүкле күл чишмәсен тергезеп, алачык төзеде, суын буып, кечкенә күл ясады, анда бик матур – юанбашлар, карп, сазан, ак амур балыклары үрчетә.
Янәшәсендә шаулап үсеп утыручы, авылыбызны хуш исләргә күмүче моның кадәр бихисап күп бөтнекне беркайда очрата алмассыз! Мүкле күл авылдашларны гына түгел, күршеләребезне дә бөтнек һәм табигый чиста буа балыгы белән тәэмин итә. Әгәр минем сүзләремә ышынмасагыз, безгә кунакка килегез һәм безнең авылдан да ямьлерәк авыл юклыгына чынлап та ышанырсыз.
Биек Тау чишмәсе
Авылдан ерак түгел – биек тау түбәсендә бер чишмә тибеп чыккан. Чишмәнең тирә –ягы яшел чирәмлек белән капланган, як-якта иксез – чиксез иген басулары җәелеп ята. Якында гына катнаш урман күренеп тора. Бик борынгы заманнарда бу чишмә янында Яңа Сөн, Татарстан һәм Владимир авылы кешеләре шушында яшәгән Изгеләргә табынып, бергәләп корбан үткәрә торган булганнар. Корбанга бары тик ак төстәге хайваннарны гына – үгезләр, сарыклар чалалар. Бер елны бик нык корылык булган, үләннәр кибеп, җирләр ярылып беткән. Илья Пәйгамбәр шулвакыт тау башына менеп, корбан чалган, шуннан соң яңгырлар яуган, бар дөнья иркен сулыш алган, ә тау өстеннән (биек тау булганы өчен ) Биек Тау чишмәсе бәреп чыккан. Ул агып чыккан урында бүгенге көндә дә биек тал үсә. (Бу риваять Бахрова Александра әби сөйләгәннәрдән язып алынды).
Хәзерге вакытта да авылыбызда бик матур йола саклана. Ел саен Биек Тауга менеп, корбан чалалар. Тик янәшә -тирәдә татар авыллары 20 гасыр ахырында беткәнлектән – Яңа Сөн (1983 елда), Татарстан (1960 елда), бу бәйрәм Владимир керәшеннәре бәйрәме - Корманга әйләнгән. Чишмә янына бу көнне авылның аякта булган һәр кешесе –яше - карты, бала – чагасы, шулай ук шәһәрдән кайтучылар җыелалар. Төрле авырулардан, кайгы – хәсрәтләрдән котылырга теләп, чын күңелдән ышанып, суга табыналар. Чишмә өстендәге тәре баганасына яулыклар, сөлгеләр, киемнәр эләләр, суына – тиен акчалар салалар. Авылыбызның диндар әбиләре иман укып, Ходайга башыралар, Аллабыздан саулык, рәхим, шәфкать, ил-көнебезгә тынычлык, ризыкларыбызның мул булуын сорап, Җир анабыз күкрәгенә бергәләп пешергән ботка, йомырка күмәләр. Аннан бергәләп пешергән Корман ашын – “Дуслык” боткасын ашыйлар, ә чишмә янына бара алмаучыларга, авылда калучыларга – ботканы алып кайтып бирәләр. Бу саваплы ризык!Аны ашасаң – чирең китә,суын эчсәң-күзләрең яхшы күрә.
Биек тау чишмәсе өстендә ел саен корбан чалмасаң, басуларга зыян килгән, я корылык булган, я игеннәрне боз суккан, яисә бик каты яңгырлар явып, ашлыкны егып бетергән. Әнә шундый зур көчкә ия булган бу чишмәне ничек Изге димисең! Шуңа күрә дә чишмәне ел саен чистартып, тәрбияләп тора авыл кешеләре. 2016 елны авылдашыбыз Пасыев Динар Изге чишмәне чардуган белән әйләндереп, суын чистартып, янәшәсендә ял итү урыны да куеп, зур чара оештырды. Мин дә Корманда булдым, һәр мизгелне фотога төшердем.
Чишмә яны бик матур! Бу чишмә безнең авылның горурлыгы.Ул һаман ага да ага. Челтер –челтер чыңлы тавышы белән гүя безнең уй – теләкләребезне ишетә, тыңлый һәм безгә исәнлек- саулык, тыныч тормыш тели. Шуңа да Һәр елны көзен без мәктәп белән Изге чишмәгә сәяхәт кылабыз.
Рәхмәт сиңа Изге чишмә!
Чишмәләрне кадерләп саклау – борынгыдан килгән күркәм гадәт, алардан башка яшәү мөмкин түгел. Язын кар сулары белән агып төшкән чүпчар чишмәләрне каплап китә, аларны чистартырга, табигатебезне “дәваларга” туры килә, чөнки болганчык су изге чишмәләребезнең йөзен каралта. Аларны ләмнән, урман – кырлардан агып килгән ботак – чатаклардан, чүпләрдән арындырырга кирәк. Мәктәптә һәр укучының тәртипләп тору өчен билгеләнгән үз чишмәсе бар, эзләнү-тикшеренү эшләре нәтиҗэсендә чишмәләрнең паспортын төзедек. Без аларны һәрдаим өлкәннәр җитәкчелегендә чистартып торабыз.
Авылым урамнары ,басу-кырлар буйлап ага торган һәр чишмә – халыкка бик кадерле җир бизәге, тормыш тоткасы, уңыш бирүче ул!
Һинд мәкалендәгечә: Кояш – уңышның атасы, ә су - анасы. Ә без әниләребезне бик-бик яратабыз, аларны кайгыртабыз, кадерлибез. Чишмәләрне дә саклау,чистарту - безнең изге бурычыбыз ул!
Чишмә яшәүдән туктаса, елга-күлләрдә дә су кибәчәк, табигатьтә ямь калмаячак. Әби-бабаларыбыз да чишмәләрне хөрмәт иткән бит,чишмәләргә юл өзелмәсен, озын гомерле булсын дип, теләгәннәр.
Авылым чишшмәләренең суы составын тулырак белү йөзеннән, укытучым белән”Роспотребнадзор”ның Татарстан буенча идарәсе территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Асия Камаловага мөрәҗәгать иттек. Аның әйтүенчә, безнең өйләргә кергән краннан ага торган суларның составы Саба Һәм Кукмарадагы лабораторияләрдә тикшерелә икән. Анда 20 гә якын анализ алына: нитратлар,хоридлар,нитритлар,тимер,марганец күләме, гомуми минераллашу, тәме, чисталыгы, исе, микробиологик препаратлары , яки бактерияләр белән зарарлану дәрәҗәсе һәм башкалар. Владимирлылар куллана торган скважина суы – гигиена нормативларына якынча туры килә. Ләкин норма буенча суның катылыгы 7 булырга тиеш булса да, безнең авылда бу күрсәткеч нормадан арта – 19. Өйләргә краннан килгән су бик каты, мондый суда савыт-саба да, кер дә юып булмый. Каты су йөрәк-кан тамырлары авырулары да китереп чыгара. Шунлыктан авылым халкы эчү өчен үз йортына якын чишмәгә, табигый чистартылучы, фильтрланган саф чишмә суына бара.
Чишмә суы иң файдалы су булып санала шул. Алар безне гомер буе саф, чиста, шифалы сулары белән тәэмин итәләр: эчерә, юындыра, сафландыра, акландыра, куандыра...Чынлап та, нәкъ әниләр кебек. Чишмәләргә багышлап язган шигырем:
Челтер –челтер чишмә ага
Таллы су буйларында
Нинди моңлы, нинди саф ул
Үзенең җырларында.
Шул чишмәгә барам да мин.
Торам тагын уйланып.
Кайдан ала икән соң ул
Шуның кадәр моң, сагыш?
Кошлар киләләр чишмәгә.
Сайрыйлар сокланып.
Бер-берсенә карыйлар да
Куялар канат кагып.
Нинди матур бу чишмә дип,
Һәр кеше дә соклана.
Ничек инде сокланмыйсың,-
Ул бит икенче Ана!
Кулланылган әдәбият:
1.Фирдәүс Гарипова “Авыллар һәм калалар тарихыннан” Казан, Татар китабы нәшрияты,1997 ел.
2. «Сәламәтлек краннан ага»,”Нократ” tatmedia.ru №9, 8.02.2017 ел.
3.Язма музейдагы истәлекләрдән, авыл аксакалларының сөйләгәннәреннән чыгып язылды.
Приложение
Паспорт родника
Название – Биектау чишмәсе
Район - Мамадышский
1.Наименование хозяйства, села ООО “Семиозерка” Владимирово
2.Местонахождение родника на северной стороне села
3.Вид угодий пашня, лес
4.Характер прилегающего рельефа высокий холм
5.Размеры и конфигурация родника диаметр по урезу воды – 20 см, глубина воды – 2,1 м
6.Характеристика пород, почв, грунтов серая лесная почва, растет старое дерево - ива;
7.Характер истечения напорный донный ключ
8. Дебит родника качество воды – 0,4 л / сек
Результат обследования СЭС: жесткость воды – 7; соли - сульфатно-хлоридные
9.Состояние обустройства родника – каменная кладка, труба, около родника имеется беседка для отдыха ; каменная лестница для поднятия на горку
10.Когда и кем построен– духовные деятели,
11. Кто обустраивал, когда Пасыев Динар Василович, 20 августа 2016 года
12.Куда втекает родник в овраг
13.Расстояние до ближайшего водоёма – 0,6 км
14.Краткая история, легенда связанная с родником(в тексте)
Кушымта
Гәверлә чишмәсе

Чумылу урыны

Болын чишмәсе (Тегермән)

Мүкле күл (Иван дәдәй) чишмәсе

Мүкле күл җәй көне

Биек тау чишмәсе

Биек тау чишмәсенә сәяхәт

Корманда Ходайга табыну мизгелләре


Корман ашы-өлеш бүлү

Владимир авылы. Фотогалерия


Комлы елга Тау арты Татарстан басулары

Биек тау Курач инеше Курач болыны
Челән күле Авыл каршындагы басу
Заявка
Участника Межрегионального конкурса творческих
и проектных работ «Династии России»
Ф.И.О. автора | Кушаев Дмитрий Александрович |
Город, район | Мамадышский район, село Владимирово |
Полное наименование образовательного учреждения | МБОУ «Владимировская основная общеобразовательная школа» |
Класс | 6 класс |
Название работы | Авылым чишмәләре |
Ф.И.О. научного руководителя | Бачкова Елена Алексеевна |
Должность с указанием места работы | Учитель биологии и химии МБОУ «Владимировская основная общеобразовательная школа» |
Телефон, электронный адрес | 89372979698 [email protected] |
15