СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Бәйлекләр темасына дәрес эшкәртмәсе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Бәйлекләр темасына дәрес эшкәртмәсе. 

Просмотр содержимого документа
«Бәйлекләр темасына дәрес эшкәртмәсе»

Тема: Бәйлек. Бәйлек сүзләр.

(10 нчы сыйныф )

Максат:

  • Бәйлек һәм бәйлек сүзләрне өйрәнү;

  • диалогик сөйләмне камилләштерү;

  • укучыларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын үстерү; табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрес тибы: яңа белемнәр бирү.

Җиһазлау: дәреслек (Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 10 нчы сыйныфы өчен дәреслек, индивидуаль карточкалар, тест.

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше.

  1. Исәнләшү.

  • Исәнмесез, укучылар! Хәерле иртә, балалар!

- Сез дәрескә әзерме?

- Әйе, әзер.

- Утырыгыз.

2. Дежур укучының чыгышы.

Без бүген бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр темасы белән танышырбыз, аларның әһәмиятен ачыклап, үз җөмләләребездә кулланырга өйрәнербез.

  1. Актуальләштерү. Өй эшен тикшерү.

  1. Артык сүзне табыгыз. (ялгыз, тупас, тылсымлы, китап, яшел, төрле, акыллы, яхшы, сап-сары, авыр, сай ) 

  2. Мин сезгә хәзер сүзләр бирәм. Сез шул сүзләрне таблицага сайлап тутырыгыз.

Акыллы, белән, сөйли, җөмлә, болын, китте, юмарт, укый, өчен, күңелле, шатлык, кебек, кызыл.

Исем сыйфат фигыль

-         Хәзер тикшерәбез инде. Исемнәрне (сыйфатларны, фигыльләрне) нинди сорау куеп таптыгыз?

-         Кайсы сүзләрне язмыйча калдырдыгыз? (белән, өчен, кебек).

-         Ә ни өчен язмадыгыз? (Сорау куеп булмаганга)

-         Димәк, балалар, сорау куеп булмый торган сүзләр дә була икән.

Сорауга җавап бирми

  1. Яңа төшенчәләр формалаштыру.

Сорау куеп булмый торган сүзләр ни өчен кирәк? Хәзер шуны ачыклап китәрбез.

Иҗади диктант (нокталар урынына сүзләр куеп язу, асларына сыза бару).

... белән бардым,    ... турында уйлыйм,  ... таба йөгердем,  ... өчен сөйлим,

  ... башка бармыйм,  ... төсле матур,   ... соң барам. 

-      Асларына сызылган сүзләрне төшереп калдырып укып карагыз әле.

-   Я, ничек, матур чыктымы? Аңлашыламы?

-  Димәк, бу сүзләрне төшереп калдырып булмый икән. Алар ни өчен кирәк була инде?

-         Дөрес, сүзләрне бәйләп тору өчен. 

Сорауга җавап бирми                                          Сүзләрне бәйли



-     Димәк, без бүген сезнең белән сорау куеп булмый торган, сүзләрне бәйли торган сүз төркеме турында сөйләшербез.  Бәйлек сүзләр һәм бәйлекләр. 

Бәйлек һәм бәйлек сүзләр

Сорауга җавап бирми                                          Сүзләрне бәйли 

Бәйлекләр:                                                               Бәйлек сүзләр:

Белән, өчен, аша, сыман, шикелле,                       Ас, өс, арт, ал, ян,

аркылы, хәтле, таба, кадәр, бирле һ.б.                   урта, буй һ.б.

 

Ә хәзер ачыгыз дәреслекләрегезне 50нче бит, 1нче күнегү.(телдән)

Бирем: Бәйлек һәм бәйлек сүзләрне табарга.

  • Татар телендә бәйлекләр  һәм бәйлек сүзләр бар.

  • Алар ни өчен кирәк? (укучыларның җаваплары)  Җөмләдә арт, ал, ара, ас, буй, өс, тирә, төп, тыш, урта, чит, эч, як, ян кебек урын – ара төшенчәләрен белдерә торган исемнәр бәйлек сүз булып киләләр.

Бәйлек сүзләр икенче бер сүзгә иярәләр, тартымлы юнәлеш, чыгыш, урын – вакыт килешендә булалар.

Ал-

Алдына

Алдыннан

Алдында

Ас-

Астында

Астына

Астыннан

Өс-

Өстенә

Өстеннән

өстендә

Арт –

Артына

Артыннан

Артында

Ян-

Яныннан

Янына

Янында

Урта-

Уртасына

Уртасыннан

уртасында

IV. Физкультминут.

V. Белемне ныгыту.

Дәфтәрләрдә эшләү.

1) 67 нче бит, 5 нче күнегүне эшләү.

Бирем. Җөмләләр урынына бәйлек һәм бәйлек сүзләрне аерып язарга.

2) Ситуатив күнегүләр.

Как скажешь о том:

  • что он не может жить без тебя;

  • что он с вами доедет до Москвы;

  • твой отец не может жить без работы ни дня;

  • с понедельника до субботы мы учимся;

  • что ты каждый день по утрам умываешься ?

VI. Йомгаклау. Нәтиҗә ясау.  - Балалар, без бүген нинди сүзләр турында сөйләштек? Аларның үзенчәлеге нәрсәдә? Алар ни өчен кирәк? Нинди бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр беләсез? Моны белү өчен без сезнең белән хәзер уен уйнап алабыз.

Уен барышы: Артык сүзне тап. Тәрҗемә итә беләсеңме ? Уйла һәм сайлап ал. Ребус чишү. Кроссворд. Викторина. Тест. Бәйлек булмаган сүзне тап: кебек, таба,мияу-мияу, шикелле, аша,

саен, төсле, ләкин, өчен, турында.

  1. Бәйлек сүз булмаганын тап: һәм, өс, ян, як, ас, арт, тирә, урта, чит,чөнки.

  2. Дөрес тәрҗемәне тап: До праздника Сабантуя осталось несколько недель.

Сабантуй бәйрәменә кадәр берничә атна калды.

Сабантуй бәйрәменә бергә бардык.

Сабантуй бәйрәме берничә атна элек булды.

Сабантуй бәйрәме ике атнадан соң була.

  1. Дөрес тәрҗемәне тап: Дәресләрдән соң мәктәптә концерт булды.

Во время уроков в школе был концерт.

До уроков в школе был концерт.

В школе уроков не было, так как был концерт.

После уроков в школе был концерт

  1. Уйла һәм сайлап ал: Мыш килеп бил алыша –

Кыш . . . яз ярыша.

а) башка б) белән в) чаклы ә) бирле

6) Баш килешен сораучы бәйлекне тап :

Мин ант иттем җанны кызганмаска

Саклар өчен халкым, илемне (М. Җәлил)

7)Юнәлеш килешен сораучы бәйлекне тап:

Кырга ак кардан юрган ябылган .

Җир язга чаклы йокыга талган. (Г.Тукай)

  1. Чыгыш килешен сораучы бәйлекне тап : Дәресләрдән соң китапханәгә барабыз.

  2. Чыгыш килешен сораучы бәйлекне тап : Унике яшендә инде олы кешеләр ярдәменнән башка ат җигәргә өйрәнде. (Г. Ахунов)

  3. Күп нокта урынына тиешле сүзне сайлап ал:

Яңгыр . . . бирле ява.

а) кичәдән ә) кичә б) кичәгә в) кичен

11) Күп нокта урынына тиешле сүзне сайлап ал:

Укучылар, укытучылар , . . . белән зал шыгрым тулган.

а) кунаклардан ә) кунакларда б) кунакка в) кунаклар

12) Күп нокта урынына тиешле сүзне сайлап ал:

Көн . . . таба салкынайтты.

а) кичен ә) кичкә б) кичәгә в) кич

13) Кроссворд чишү.

К, для, как, до, о

Таба

Өчен

Төсле

Кадәр

Турында

14) Викторина. Нинди бәйлек һәм бәйлек сүзе уңнан сулга да , сулдан уңга да бертөрле укыла ? (кебек, аша)

15) Кайсы бәйлекне киредән укыганда фигыль тамыры була ?

16) Тест бик җайлы. Әйе (+) яки юк (-) дип кенә җавап бирәсе.

Сораулар

Әйе (+)

Юк (-)

Татар телендә бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр бар

Бәйлекләр сүзләрне бәйли

Бәйлекләр килеш белән төрләнә

Белән бәйлеге кем? соравына җавап бирә

Яшел сүзе - бәйлек 

Өс, ас, ян, ал, арт – бәйлек сүзләр

Кебек, сыман, шикелле – бәйлекләр 

Көрәк белән казу сүзтезмәсендә белән бәйлеге исемнән соң килә 

Сезнең кебек матур сүзтезмәсендә кебек бәйлеге исемнән соң килә

Бәйлекләр сорауга җавап бирми, аларның мәгънәсен аңлатып булмый

VII. Өй эше.

1) Карточкадан күнегүне эшләргә.

Бәйлекләрне һәм бәйлек сүзләрне табып, түгәрәк эченә ал.

Көрәк белән казу. Мәктәпкә хәтле бару. Кичкә кадәр эшләү. Эштән соң күрешү. Белем өчен уку. Тау хәтле йорт. Абый кебек булу. Кыштан бирле уку. Җилгә каршы атлау. Әнисеннән башка яшәү. Җәй саен кайту. Урам аркылы чыгу. Дустыннан башка кешесе булмау. Авырганга күрә килмәү. Утырган килеш язу.

2) Бәйлек сүзләр белән 7 җөмлә язып килергә.

VIII. Билгеләр кую.

Саубуллашу.