Просмотр содержимого документа
«Бәйрәмең белән, башкалам!»
Бәйрәмең белән , башкалам !
( Казанның 1000 – еллыгына багышлана )
Бисмилләхи диеп , тәвәккәлләп
Менеп утырдым иләмсез зур
Коточкыч җайланма – әйләнгечкә –
Туктамый торган тәгәрмәчкә
Мәшһүр Казанны күзәтергә.
Әкрен - әкрен өскә күтәреләм ,
Ә башымда – уйлар шаукымы
“ Шүрәле”дә ,атракционда без ;
Аста кайный халык ташкыны –
Мин кул изим пыяла аркылы.
“ Ләхәүлә”не укып ,күршем белән
Күтәрелдек соңгы ноктага
Беравыкка өнсез калып тордык :
Куркыта бит һич тә тикмәгә ,
Тиктомалга баш та әйләнә.
Шөкер , кризис үтеп китте бугай ,
Күз йөртәбез дөнья буйлатып
Кычкырасы килә бар Казанга
Муен тамырларын уйнатып :
“ Саумы ,Казан ! Син таң калырлык ! “
Меңьеллыкка зур хәзерлек бара :
Яңарталар һәрбер почмакны
Оста куллы тырыш халкым минем
“ Батыр йөрәк “ булган һәр чакны
Яулар күргән үзе ничаклы...
Гүзәл Сөембикәң , Кол Шәрифең ,
Мәрҗаниең исең китәрлек !
Тарихларда калды Мусаларың
Килер буыннарга җитәрлек
Каһарманнар булып яшәрлек !
Тарих тәгәрмәче әйләнгәндәй ,
Әйләнә күчәрле җайланма ...
Уйланырлык тарихың ,таш калам ,
Син Казаным - бөек башкалам !
Бәйрәмең белән котлап баш кагам .