“Сөмбелә” бәйрәме.
Бәйрәмнең максаты: уеннар, җырлар, биюләр аша рус мәктәбендә укучы рус балаларында татар халкының милли традицияләренә, милли йолаларына ихтирам тәрбияләү; балаларның иҗади сәләтләрен, сөйләмнәрен, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.
“Сөмбелә” бәйрәме.
Бәйрәмнең максаты: Уеннар, җырлар, биюләр аша рус мәктәбендә укучы рус балаларында татар халкының милли традицияләренә, милли йолаларына ихтирам тәрбияләү; балаларның иҗади сәләтләрен, сөйләмнәрен, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.
Җиһазлау: компьютер, экран, рәсемнәр, яшелчәләр “короналары”,
2 кәрзин уен өчен, милли киемнәр.
Сәхнә алдан яфраклар, плакатлар, яшелчә рәсемнәре белән бизәлә.
Экранда “ Сөмбелә бәйрәме”
“ Сөмбелә өйрәсе куе була” дигән мәкаль- әйтемнәр язылган.(1 слад)
Көз - алып баручы.
-Исәнмесез, балалар! Укучылар, карагыз әле, бөтен җир кызыл—сары яфраклар белән тулган.Ни өчен? Әйе, көз килгән.Һәр ел көз белән бергә уңыш бәйрәме дә килә, ә уңыш бәйрәме белән - Сөмбелә дә килә. Әйе, без бүген халкыбызның бик матур бәйрәмнәренең берсе – “Сөмбелә” бәйрәменә җыелдык Ә нинди бәйрәм соң ул һәм ни өчен аны “Сөмбелә” дип атыйлар.(Музыка астында ) (2 слайд)
Петр 1 заманында кертелгән Юлиан календарына кадәр, көньяктан килгән зодиак календарь кулланылган һәм август ахырына, башлыча, сентябрьгә туры килүче сигезенче ай Сөмбелә дип йөртелгән. (3 слайд)
Безнең ата- бабаларыбыз Сөмбеләне уңыш җыеп алу ае итеп кенә түгел, ә шул айның иясе һәм уңыш -- уңдырышлылык алиһәсе итеп тә күз алдына китергәннәр.Һәм ул, гадәттә, өлгергән башаклар һәм иген басуы төсендәге алтын – сары толымлы, “сөмбел” чәчле кыз кыяфәтендә күзалланган.
Менә шушы көзге муллык – туклык чорына туры килгәнгә күрә дә, халык “Сөмбелә” бәйрәмен аеруча көр күңел белән үткәрә торган булган. Һәр өйдә бу көнгә яңа уңыштан төрле камыр ашлары әзерләнгән, йола ризыгы һәм муллык билгесе булган бавырсак пешерелгән. “Сөмбелә” бәйрәме өйләрдән урамнарга чыккан.Авыл халкы бер матур кызны Сөмбелә итеп киендереп һәм аны уртага алып, мәйданда уен – тамаша оештырган: биегән, җырлаган, күңел ачкан. Уенда катнашучы кызлар тәкыя үреп, Сөмбеләнең башына кидерткәннәр. ( 4,5 слайд)
Укытучы. Балалар, кемдер ишек шакый. ( Музыка астында Сөмбелә һәм “Яшелчеләр”керә).
Дуслар! Бәйрәмгә килгәнсез
Гөлдәй матур киенгәнсез
Ниләр китердегез көзгә?
Сөйләп бирегез безгә.
(Сүз балаларга бирелә).
Түтәлләрдә үсте бик күп яшелчә:
Кыяр, кабак, чөгендер, кишер, кәбестә.
Алар ничек үсә? Нинди төстә? ( 6 слайд)
Карагыз әле бер генә
Менә миңа кабакка.
Турап куйсагыз,хәтта,
Мин сыймыйм 9 табакка.(7 слайд)
Кишер дә бик күп булды
Кыяр да безнең уңды.
Ә бәрәңге, бәрәңге
Бәрәңгене күр әле.
Сап – сары бәрәңге белән
Тирән базыбыз тулды. (8 слайд)
Кәбестәләр, суганнар
Түтәлләргә тулганнар
Кишер белән чөгендер
Тик җыеп кына өлгер.(9 слайд)
Мин җир астына төштем
Кып – кызыл булып үстем
Ашка төс һәм тәм бирермен
Мин бит кызыл чөгендермен.(10 слайд)
Йодрык – йодрык булып үсәм
Алма кебек кызарып пешәм.
Үзем бик матур һәм тәмле
Белдегезме помидорны? (11 слайд)
Көз: Кадерле балалар, матур – матур сүзләрегез өчен сезгә рәхмәт.Ә мин сезгә табышмаклар әзерләп килдем. Әгәр дә сез аларга дөрес җаваплар бирсәгез, мин үзем белән алып килгән яшелчәләрне сезгә бирермен.
Көз табышмаклар әйтә:
1.Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык. (кыяр)
2. Өсте яшел, асты кызыл,җирдә үсә. ( кишер)
3.Кат-кат туңлы, карпы буйлы.(кәбестә)
4.Утыра бер чүлмәк, өстенә кигән йөз күлмәк.
Кем аны чишендерә, шул елый.(Суган)
5.Катлы-катлы булып үсә,
Җир өстендә, ул нәрсә? (Кәбестә)
6.Җир астында алтын казык.(Кишер)
7.Җир астында җиз бүкән,
Ул ни икән?( Бәрәңге)
8.Озын-озын егетләр,
Башларында бүрекләр.(Кукуруз)
Сөмбелә:
-Балалар, мин дә сезгә кызыклы уеннар да алып килдем бит әле.
1. “Яфраклар” уены.( Балаларга яфраклар өләшенә. Яфракны таныйсы , нинди файдасы барлыгын әйтәсе)
2. “Сюрприз” уены.(Кат-кат төргәк эчендә сюрприз яшерелгән була. 4 укучы чакырыла.Һәркайсына төргәк бирелә).Сигнал булуга бер кул белән генә төргәкләрне чишә башлыйсы. Кем алданрак чишеп бетерә?
3. “Уңыш җыю” уены.(Суган әрчү, кишер кыру;бәрәңге,чөгендер,суган,сарымсак,кешер кәрзингә җыю)
4. “Тану” уены. (Карточкалар куела, ул саннар белән билгеләнгән була.Һәр сан язылган карточка артында хәрефләр. Һәр санны ачкач, шул хәрефкә җыр җырлана.Хәрефләрдән “Көз” дигән сүз чыгарга тиеш. )
Сөмбелә уеннарда җиңүче балаларны бүләкләп бара.
Сөмбелә:
Рәхмәт сезгә, дуслар!Сез бик зирәк, тапкыр, уңган , җитез балалар икәнсез.Сезгә карап күңел сөенә. Сезнең уңышларыгызны ишетеп бик шатландым.Бәйрәмнәр мөбәрәк булсын.Миңа инде кузгалырга кирәк, башка мәктәпләрә дә барасым бар. Киләсе елга да сезгә беренче булып килермен.! Ә сез тырышып укыгыз, тәртипле булыгыз!Киләсе елга да уңышларыгызга сөенерлек булсын. Сау , булыгыз балалар
(Сөмбелә китә)
Укытучы. Рәхмәт сиңа, Алтын көз, табышмакларың өчен, яшелчәләрең өчен.
Ә балалар сиңа бүләк әзерләде татар халык биюен(Музыка укучылар бииләр)
Көз: Рәхмәт сезгә, балалар.Бик матур биедегез.
Яшелчәләр:Шулай итеп, бәйрәм тәмам.
Көз: Сау булыгыз!