Эчтәлек
I Кереш
Һәр төбәкнең гүзәл кешеләре бар
II Төп өлеш
Тоба авылының мөхтәрәм кешесе-Минсалих бабай Хәбибрахманов
1)Минсалих бабайның балачагы. Яшьлеге
2)Утлы сугыш еллары хатирәләре
3)Берәү дә батырлык эшләргә омтылмый
4)Бабаемның бәхете
5)Минсалих бабай-хезмәт ветераны да
IIIЙомгаклау
Кадерле бабама баш иям
Кереш
1 слайд
Җир йөзендә кем туса да, аның үз тормышы, үз мәшәкатьләре, үз эше була. Беркем дә икенче берәүне кабатламый, аңа охшарга тырышса да, максатына ирешә алмый.
Һәр төбәкнең бик матур кешеләре бар. Төскә-биткә генә түгел, күркәм эшләре, тоткан кыйблалары белән киләчәк буыннарга үзләреннән тирән эз калдырган шәхесләр яши.
Туган авылым Тобада күпләргә үрнәк булган, сокланырлык гомер юлы үткән, акыллы, уңган-булган сугыш һәм хезмәт ветераны Хәбибрахманов Минсалих бабай яши. Бу мөхтәрәм аксакал миңа авылдаш кына түгел, ә иң яраткан карт бабаем да. Минсалих бабай әбиемнең әтисе бит. Менә шушы бабаем турында сезгә дә сөйләргә булдым.
Эзләнү эшемнең темасы “Бабам, мин синең алдыңда баш иям!”
2 , 3 слайд
Теманың актуальлеген, максатны, бурыч һәм методларны слайдтан күреп була.
Эзләнү эшемнең эчтәлеге 4 слайдта
Төп өлеш
5 слайд
Хәбибрахманов Минсалих Хәбибрахман улы 1919нчы елның 13нче октябрендә ямьле Зәй елгасы буена урнашкан Тоба авылында эшче-крестьян гаиләсендә туа. Бабамның балачагы, яшьлеге революциядән соңгы бик авыр чорга туры килә. Тоба башлангыч һәм Каенлы җидееллык мәктәбендә белем алгач, хезмәт юлын башлый: ерак урманга әрдәнә кисәргә йөри.
1940нчы елның язында тракторчылар курсында укып кайта, авылга кайткан беренче ЧТЗ тракторына утыра, ә көз көне Совет Армиясенә алына. Казанда Танковое училищеда кыска вакытлы курсларда укып, Фин сугышына озатыла. Фин сугышы тәмамлангач, Мәскәүгә офицерлар әзерләү курсына җибәрелә.
6 слайд
Бөек Ватан сугышы башлана.
Талаучылар килде ил чигенә,
Бәхетебезне тартып алырга.
Күтәрел ил, дошман өеренә,
Соңгы көрәш, соңгы давылга! (4- 72 )
Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән Җиңүгә кадәр бабаем танкларга каршы баручылар батальонында артиллерист булып сугыша.
1942нче елда Керчь янындагы каты сугышларда чолганышта калалар. Ике иптәше белән төнлә, бик әһәмиятле документларны Севастополь шәһәренә озаталар, бөтен команданы чолганыштан чыгарырга ярдәм итәләр. ( Бу батырлыгы өчен бабайны бүләккә тәкъдим итәләр. Хөкүмәтнең олы бүләге- Кызыл Йолдыз ордены- иясен бары 1944нче елда гына эзләп таба.) Дошманнарга каршы һөҗүм башлана. Бик күп солдат яралана. Яралыларны Новороссийски шәһәре госпиталенә озатырга самолёт килә. Бар солдатлар да очкычка сыймый, шул исәптән Минсалих бабай да. Самолет һавага күтәрелү белән, дошман самолетлары килеп чыгып теге очкычны шартлаталар. Батальоннарыннан старшина белән икесе генә исән калалар. Новороссийски шәһәренең хәрби госпиталендә бик озак ятканнан соң, 45 көнгә өенә тернәкләнергә кайтарыла. Мин бу урында Минсалих абыйның үз истәлекләрен китерәсем килә:
-Керчь тирәсендәге сугышларны әле хәзер дә искә алам, төшләремә керә ул көннәр. Бу каты сугышта бик нык яраландым. Самолетның шартлаганын ишетеп, аңны югалттым. Күпме ятканны хәтерләмим. Старшина Петровның пышылдаганына уяндым. Кара диңгездә безне коткарырга килә торган катер күренгән икән... Новороссийски ягына юл тоттык. Исән-сау ярга якынлашабыз дигәндә күктә тагын дошман самолеты тавышлары ишетелде. Диңгезгә “бомба яңгыры” ява башлады. Катер икегә аерылды. Мин бер такта кисәгенә тотынып калдым. Якында гына Иван Петровны күреп алдым. Ноябрьнең салкын киче булуга карамастан, аякларымның авыртуын да онытып, бары командирымны гына коткару уе белән үзем ябышкан такта кисәгенә Петровны сөйрәп китереп яткырдым...Өшетә башлады...Үлемебез шушы икән дигәндә, яшь кенә санитар кыз утырган көймә килеп чыгып безне коткарды.
Новороссийски шәһәренең иң зур хәрби госпиталенә урнаштырдылар. Егерме көнләп яткач, тагын фаҗига булды: дошман самолетлары госпитальне дә утка тотты. Бу хәвефтә дә исән калдым. Менә шулай бер ай эчендә әҗәл минем якадан дүрт мәртәбә эләктерде, тик гомерем булгандыр инде... Айдан артык авылда сәламәтләнеп яткач, тагын җилкәмә автоматымны асарга туры килде”,- ди бабаем.
Минсалих бабайны яралардан савыгырга дип кырык биш көнгә туган авылына озаталар. Көннәрдән бер көнне Ширәмәт военкоматына Казаннан бик олы комиссия килә. Сугышка яше җиткән бар кешене дә фронтка озатырга дигән фәрман белән киләләр алар. Бабайны да комиссиягә чакыралар. Ул үзенең яралардан дәваланып ятканын әйтә, ә яшь кенә офицер кәгазьне кулына ала һәм кире бирми, “Качып ята,”-дип, аны, өенә дә кайтармыйча, штрафной батальонга озаттыра. Бабаем гаделлекне эзләп таба. Үзенең гаепсезлеген раслый,башта булган фронтка җибәрәләр аны.
Минсалих бабай фронтка үзенең частенә кайта, Курск сугышында, Украина фронтында катнаша.
Бабайга Европа илләрен: Румыния, Болгария,Югославия, Чехословакия, Австрияне фашист илбасарларыннан коткару сугышларында да үз өлешен кертергә туры килә,ә Бөек Җиңүне фашистларның үз оялары булган Берлинда каршылый.
7 слайд, 8 слайд
Туган авылына 1946нчы елда гына кайтырга туры килә аңа, чөнки армия хезмәтен дәвам итәргә дигән боерык ала.
Хәбибрахманов Минсалих бабайның күкрәген Кызыл Йолдыз ордены, “Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен” медале, Жуков медале һәм башка сугышчан бүләкләр бизи.
9 слайд
Кеше дигән илаһи зат яшәү өчен яратылмаган. Бу дөньяда яшәүнең асыл мәгънәсе, мөгаен, үз парыңны табып, тормыш кадерен белеп яшәүдә һәм яшәешнең дәвамы булган-балалар үстерүдәдер. “Әгәр дөньяда гашыйк булып яшәмәсәң, тормыш бик ямьсез, авыр булыр иде,”-дигән гыйбарә бар. Шуны истә тотып,Минсалих абый туган ягына кайткач та, авылның иң чибәр, уңган-булган Нурҗамал исемле кызына гашыйк була. 1946нчы елның көзендә яшьләр-карт әбием белән карт бабам кавышалар.
Әйе, гомер бик кыска шул. Үткән дә киткән сөйгән яр белән чөкердәшеп яшәгән 68 ел! Минсалих бабай белән Нурҗамал әби берсеннән-берсе эшчән, чибәр, таза, сау-сәламәт өч бала табып үстерәләр. Нурҗамал әбигә 28 ел кайнатасы, 42 ел кайнанасы белән яшәргә туры килә.Әбием белән бабам әти-әниләренә кадер-хөрмәт күрсәтеп, сабый бала караган кебек тәрбияләп соңгы юлга озаталар.
Тормыш бик катлаулы. Аның баш әйләндергеч шатлыклы минутлары да,төн кебек караңгы, күңелсез яклары да очрагандыр минем яраткан бабама. Әгәр ул кечкенә шатлыктан да сөенмәсә, кайгыларны җиңәргә өйрәнмәсә, яктылыкка, сафлыкка, матурлыкка омтылып яшәмәсә, туган авылының мөхтәрәм аксакалына әйләнмәс иде.
Бабамның үткән гомере, башкарган эшләре бер дә юкка булмаганын мин яхшы беләм.
Сугыштан соң Минсалих бабай кырык өч ел, авылдашларына яхшылык кылып, элемтәче булып эшли. Шуңа күрә авыл халкы яратып аңа “монтер Салих”кушаматы таккан. Лаеклы ялга чыккач, авыл картлары белән киңәшеп, мәчет торгызуны үз өстенә ала. Рөхсәт алу өчен Уфага ук бара, 1984нче елда Тоба авылында мәчет ачыла. Минсалих абый унбер ел авылның имам-хатыйбы булып тора.
10 слайд
Хәзерге вакытта да хөрмәтле аксакал- карт бабакаем исән-сау.Ул өч баласы, ун оныгы,дистәдән артык оныкчыкларының кадер- хөрмәтен тоеп яши. Кычганычка каршы, Нурҗамал әбинең генә ахирәткә күчкәненә өч елдан артты.
99 яшен тутырган сугыш ветераны Минсалих бабай укучылар белән очрашуларга килә, истәлекләрен сөйли. Ә зур тату гаилә бергә җыелгач, дөнья хәлләре, сәясәт, яшьлек-картлык, яхшылык-яманлык турында сүз куертабыз без аның белән.
Ул бернәрсәдән дә зарланмый. Узган ел, кызганычка каршы, бабамның бер аягын кистеләр. Аңа хәтле ул гел хәрәкәттә булды. Яшьтән үк үз иткән спорт белән шөгыльләнүен ташламады. Яше тугыз дистәдән артса да, җәйләрен велосипедта элдертсә, кышын чаңгага басып кырлардан әйләнеп кайта иде.
Менә шундый кызыклы язмышка ия булган бабам булуына мин сөенәм, андый мөхтәрәм кешеләр белән сокланам. Минсалих бабайлар кебек батыр шәхесләр алдында баш иям. “Ярый әле сезнең кебек ватанпәрвәрләр илебезне фашист илбасарларыннан коткаруда җаннарын да кызганмаганнар. Рәхмәт сезгә!”-дип әйтәсе килә сугыш һәм тыл ветераннарына.
Йомгаклау
Югарыда китерелгән хезмәтне язып, мин сугыш ветераннарыннан берсе булган Хабибрахманов Минсалих бабай турында мәгълүматларны барлап, ул сөйләгән истәлекләрне мәңгелеккә калдырасы килде. Алда куелган бурычларны үтәп, максатыма ирештем дип уйлыйм.
Язмамны бабам еш искә ала торган шигырь юллары белән тәмамлыйсы килә:
Җыр калдырыйк җирдә, нур калдырыйк,
Җырда калсын безнең гомерләр.
Безнең дөрләү, безнең януларны
Киләчәккә җырлар илтерләр. (5-11)
12слайд
Әйе, сугыш ветераннары бик әз калды. Сугышның чын дөреслеген менә шушы бабайлар гына белә. Сугыш ветераннары белән күрешеп, аларның күргәннәрен, тормышын тарих битләрендә калдырырга соңламыйк. Киләчәк буыннар да батыр улларны- кызларны белергә, алар белән горурланырга тиеш!
Кулланылган әдәбият
1.Н.Нәҗми “Юкка түгел, юкка түгелдер”, “Җырым булсын бүләгем”, Татарстан китап нәшрияты, Казан,2000,413бит
2.К.Сибгатуллин “Инану” Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1988, 64бит
3.С.Сөләйманова “Дөньяга килде бер кеше”, “Кызыл каурыйлар”,Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1976, 9бит
4.М.Җәлил “Соңгы көрәшкә” Казан, Мәгариф, XXXI том, 2004, 72бит,
5.Ф.Яруллин “Җыр калдырыйк” Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1999, 11бит
8