СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Балаларны Г.Тукай и?аты бел?н таныштыру.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Максат:

– Балаларны? матур ?д?бият ?с?рл?ре бел?н кызыксынуларын ?стер?.

– ?киятл?рне, кечкен? хик?ял?рне, шигырьл?рне укыганда яки с?йл?г?нд? ты?лый бел? к?некм?л?рен булдыру.

–  Шигырьл?рне с?нгатъле итеп ятлап с?йли бел?, тир?-юньд?ге к?ренешл?рг? игътибарны туплый белерг? ?йр?т?не д?вам ит?.

– Т?рбияче бирг?н сорауларга тулы ??мл?л?р бел?н ?авап бир?не ныгыту.

– Балаларны Г. Тукай и?аты бел?н таныштыру.

Зал биз?леше: Т?рд? Г.Тукай портреты эленеп тора, Ш?р?ле, Су анасы, к??? уенчыклары куелган ?ст?л. Алгы планда болын, к?л ??м урманны х?терл?тк?н урын ?зерл?н?.

Просмотр содержимого документа
«Балаларны Г.Тукай и?аты бел?н таныштыру.»



УРТАНЧЫЛАР ТӨРКЕМЕНДӘ ШӨГЫЛЬ.

Тема. Балаларны Г.Тукай иҗаты белән таныштыру. 



Максат:

– Балаларның матур әдәбият әсәрләре белән кызыксынуларын үстерү.

– Әкиятләрне, кечкенә хикәяләрне, шигырьләрне укыганда яки сөйләгәндә тыңлый белү күнекмәләрен булдыру.

– Шигырьләрне сәнгатъле итеп ятлап сөйли белү, тирә-юньдәге күренешләргә игътибарны туплый белергә өйрәтүне дәвам итү.

– Тәрбияче биргән сорауларга тулы җөмләләр белән җавап бирүне ныгыту.

– Балаларны Г. Тукай иҗаты белән таныштыру.

Зал бизәлеше: Түрдә Г.Тукай портреты эленеп тора, Шүрәле, Су анасы, кәҗә уенчыклары куелган өстәл. Алгы планда болын, күл һәм урманны хәтерләткән урын әзерләнә.



 

 

Дәрес барышы.

Магнитофон язмасында “И туган тел “көе яңгырый

Тәрбияче: Нинди таныш моңлы көй бу?

Тукай җыры “Туган тел”,

Истән бер дә чыкмый торган

Халык көе “Туган тел”. 

Әйе, сөекле Тукаебызны беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зулыйбыз.  Мин сезгә хәзер аның сүрәтен күрсәтәм. Г. Тукай балаларны, табигатьне яраткан. Матур табигатькә, елгаларга, күлләргә, урманнарга карап хисләнеп әкиятләр, шигырьләр, кечкенә хикәяләр яза башлаган. Аның әкиятләрендә гади кешегә күренмәгән табигатьтә булган могҗизалары күрсәтелгән. Әйдәгез әкият могҗизаларына керешик.

-УУУУ! Залга үкереп. Шүрәле керә. “Шүрәле” биюе башкарыла. Биеп бетергәч, балаларны күреп ала.

Шүрәле. Тукта, кая килеп кердем соң әле мин, бу нинди матур балалар?

Тәрбияче. Син, Шүрәле, балалар бакчасына Габдулла Тукайның туган көненә килдең.

Шүрәле: Нинди Тукай? Кем соң ул?

Тәрбияче. Сине халыкка чыгарган һәм мәңге яшәткән Тукай абыебыз.

Шүрәле. Нәрсә соң ул Туган көн? Нәрсә соң ул бәйрәм?

Алисә, З.Туфайлова сүзләренә язылган “Туган тел” җырын башкара.

Әле укый белмәсәк тә,

“Туган тел” не җырлыйбыз.

Бу Тукай абый бүләге,

Иң матур бер җыр, дибез.

Әкиятләрен сөйләп,тыңлап

Телләребез ачыла.

Су анасы, Шүрәлеләр

Безнең дуслар барысы да.

Шүрәле. Мин дә бәйрәмгә килдеммени?! Иһи-һи! Ә хәзер, килче, кызый, уйныйк бергә кети-кети.

Бер дә шикләнмә, кызый,син,

Мин карак, угры түгел.

Юл да кисмимен, шулай да

Мин бик үк тугры түгел.

Алисә. Әйдә соң, уйныйк бергә!

Шүрәле” уены уйнала. (К.В.Закирова. “Уйный-уйный үсәбез”, 149 нчы бит).

Тәрбияче. Күрегез балалар ,ниндидер кечкәнә күл, нәрсәләр бар икән анда. (Су анасы утыра).

Су анасы. Исәнмесез! Мин - Су анасы, бу күлдә яшим. Карагыз әле, минем чәчләрем нинди матур, озын. Мин аларны алтын тарак белән тарыйм. Хәзер мин сезнең чәчләрегезне дә тарап алам. Чәчләрегез матур, әйбәт, озын булып үссен. (Һәр бала янына килеп чәчләрен тарый).

Тәрбияче. Балалар, “Су анасы “ дигән әкиятне дә безгә Тукай абыебыз язган.

Шүрәле. Әй син, Су анасы, кушыл безгә, уйныйк бергәләп!

“Су анасы” уены уйнала. (К.В.Закирова.”Уйный-уйный үсәбез”, 154 нче бит).

Су анасы. Балалар, ә сез беләсезме, Габдулла Тукайның иң яраткан уены нинди булган?

Балалар. “Ачык авыз!”

Тәрбияче. Әйдәгез, бергәләшеп уйнап алабыз.

Ачык авыз” уены уйнала.((К.В,Закирова.”Уйный-уйный үсәбез”, 153 нче бит).

Су анасы. Их! Минем бер рәхәтләнеп шигырьләр дә тыңлыйсым килгән иде.

Тәрбияче. Рәхим итеп тыңлагыз! Безнең балалар матур итеп шигырьләр дә сөйли беләләр.

  1. Тукай абыйга. И.Трофимова.

  2. Тукай сандыгы. Н.Йосыпова.

Су анасы. Рәхмәт, дусларым, сезнең белән бик күңелле булды! Ә хәзер миңа китәргә вакыт җитте. Мин сезгә алтын тарагымны бүләк итеп калдырам. Сау булыгыз. (Балалар, рәхмәт әйтеп, Су анасы белән саубуллашалар).







Тәрбияче:  Шүрәле дә урманга китә, әйдәгез аның белән дә саубуллашыйк.  (Балалар саубуллашып, Шүрәлене озаталар).

 Балалар, ишетәсезме, кемдер елый. Әйдәгез эзлибез. Э-э-э, менә таптым. Карагыз, бишектә кечкенә курчак ята. Ул арыган, аның йокысы килә. Г. Тукай нәни балалар өчен күп бишек җырлары язган. Минем яныма утырыгыз, кукчакны йоклатабыз. (Бишек җыры яңгырый.) Курчак йокыга китте. Айзилә,, бар аны бишеккә сал.





Тәрбияче: Балалар, бүген Шүрәле һәм Су анасы белән очраштык. Бу әкиятләрне Г.Тукай безгә язып калдырган. Зур үскәч, без аның тагын бик күп әсәрләрен өйрәнербез. Ә хәзер Г.Тукай сүзләренә язылган « Туган тел» җырын җырлыйбыз.

 







ТР Зеленодол муниципаль районы Күгәй башлангыч мәктәп-балалар бакчасы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе













УРТАНЧЫЛАР ТӨРКЕМЕНДӘ ШӨГЫЛЬ

ТЕМА:

БАЛАЛАРНЫ Г.ТУКАЙ ИҖАТЫ БЕЛӘН ТАНЫШТЫРУ”









1 КВ. КАТЕГОРИЯЛЕ ТӘРБИЯЧЕ

САБИРҖАНОВА АЛЬМИРА РӘШИДОВНА