Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Әлдермеш урта гомум белем мәктәбе
Балаларны татар халкының гореф – гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре үрнәгендә тәрбияләү
Вәлиева Алсу Зөфәр кызы I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Милли бәйрәмнәр, татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары онытыла бару сәбәпле, бер-беребез белән аралашу, очрашулар сирәгәя бара. Хәтта авыл җирендә дә бер-берсен белмәүче кешеләр бар. Бүгенге көндә күп кенә өлкәннәребез дә борынгыдан килгән йолаларны, бәйрәм күренешләрне хәтерләп үк җиткермиләр. Шулай да авыл җирендә чын татар әби-бабаларыбыз бар әле. Соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләренә,йолаларына һәм бәйрәмнәренә игътибар арта башлады. Шул уңайдан күп кенә бәйрәмнәребез яңадан халык арасына кереп бара. Халкыбызның йола-бәйрәмнәрен,гореф-гадәтләрен торгызу һәм яңарту безнең Әлдермеш мәктәбендә дә актив алып барыла. Милли бәйрәмнәр һәм гореф-гадәтләр, балаларыбызны халык культурасы белән таныштыру да зур урын алып тора. Мәктәптә яңа уку елына өстенлекле юнәлеш итеп алдагы юнәлешләр сайлап алынды: -татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре үрнәгендә тәрбияләү; -татар халык уеннар үрнәгендә тәрбияләү; -сөйләм телен үстерү; -татар халык әкиятләре аша тәрбияләү;- сәнгати-эстетик тәрбия. Милли белем бирүнең төп компонентлары: -Туган як мәдәниятен, халык традицияләрен өйрәнү; -Туган телдә тәрбия һәм укыту; -Милли тәрбия бирү алымнарын кулану; -Милли үзаң булдыру. Халык педагогикасы, төп тәрбияви алым буларак, халык культурасының барлык компонентларын да куллана. Аларга : -халык авыз иҗаты; -җырлар (бишек җырлары, такмаклар, мөнәҗәтләр һ.б.); -әкиятләр; -мәкаль-әйтемнәр; -милли бәйрәмнәр. Нәкъ менә шушы алымнар, безнең мәктәптә балаларны тәрбияләүдә һәм белем бирүдә зур урын алып тора. Бүгенге көндә, без,укытучылар алдында торган бурычларның иң мөһиме – балаларга максатлы рәвештә - үз туган телен өйрәтү, шулай ук аларны халкыбызның сәнгате, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, йолалары , милли әдәбияты белән таныштыру. Балаларга ана телен өйрәтүдә төп бурычларның берсе – халкыбызның әдәби байлыгына, фольклор мирасына, аның гореф гадәтләренә таяну. Үз телен яратучы, милләтен хөрмәтләүче кешене тәрбияләүне халык педагогикасына таянып эш итү зарур. Җор телле халкыбыз иҗат иткән табышмаклар, санамышлар, такмаклар, әкиятләр, бәетләр, моңлы бишек җырлары – тел өйрәнүдә иң бай чыганак.
Халык бәйрәмнәре ул халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була.Татар халкының Сөмбелә, Сабантуй, Нәүрүз, Корбан гаете,Ураза бәйрәме, каз өмәсе,никах-туй йоласы,бәби туе бәйрәмнәре елдан-ел камилләшә, кызыклы итеп оештырыла башлады. Шушы бәйрәмнәрнең кайберләре безнең мәктәптә дә үткәрелә.
Яңа уку елына аяк басу белән,безнең мәктәптә күңелле итеп уңыш бәйрәме, алтын көзне каршылау “Сөмбелә” бәйрәме белән башланып китә. Елның сихри фасылында, көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы бу бәйрәмне үткәргән. Өлкәннәр көненә безнең мәктәбебездә күп еллар хезмәт иткән өлкәннәребезгә җырлы- биюле “Аулак өй” исемле театр-тамаша әзерлибез. Шулай ук шушы “Аулак өй” күренеше белән безнең укучыларыбыз “Умырзая ”балалар бакчасында кунакта булды. “Аулак өй”нең нәрсә икәнен мөгаен һәр кеше дә беләдер, чөнки бу гореф гадәт бик борынгыдан килә.Элек, олылар туганнарына яисә эшләре буенча киткәч, кызлар үзләре генә калганнар һәм кунакка дус кызларын чакырганнар. Озакламый аларга егетләр дә килеп кушылган. Зур һәм шаян төркемдә бию һәм җыр, мәзәкләр сөйләү башланган. Егетләр һәм кызлар милли татар уеннары уйнаганнар. Нәкъ менә шул “Аулак өй” татарларның гореф- гадәте булып киткән. Бишек җырлары. Галимнәр инде күптән ачыклаган: балага белем һәм тәрбия бирүдә бишек җырлары бик зур роль уйный. Алар сабыйның тыныч холыклы булып үсүенә ярдәм итә. Әнисенең җырлары аша ул туган телендә сүзләр әйтергә, тирә-якны танып белергә, фикерләү сәләтен, сөйләмен үстерергә өйрәнә.Игътибар иткәнегез бардыр, балалар, бигрәк кызлар, курчаклы уйнаганда, аларны «ә-ә-ә итә» дип, үзләренчә йоклаткандай итәләр. Димәк, бишек җырлары балага тулысынча аңлашылып бетмәсә дә, беркадәресе аның зиһенендә, күңелендә барыбер сакланып кала. Бишек җырлары - баланы ничек яшәргә, кешеләргә ихтирамлы, мәрхәмәтле булырга, ата-ананы, туганнарын хөрмәт итәргә өйрәтә, туган теленә, милләтенә мәхәббәт тәрбияли. Язгы чәчүләр тәмамлангач, татар халкы үзенең иң зур бәйрәнәренең берсе булган Сабантуй бәйрәмен үткәрә.Сабантуй элек-электән халкыбызның һәрчак яратып,зур күтәренкелек белән үткәрә торган олы бәйрәме. Анда кыр батырларын,көрәшчеләрне,колхоз алдынгыларын бүләклиләр.Бу бәйрәмне үткәрү өчен аерым көн билгеләнмәгән. Ләкин безнең мәктәптә“Сабантуй” бәрәме “Балаларны яклау көне” ндә үткәрелә.Балалар өчен бу бик күңелле. Бәйрәмне оештыруда ата-аналарның да роле зур. Алар һәрдаим безнең зур ярдәмчеләребез. Бәйрәм спорт мәйданчыгында үткәрелә. Балалар өчен бу бәйрәм кызыклы ярышлар,көрәшләр,спорт уеннары , җыр-биюләр белән бик кызык һәм мавыктыргыч үтә. Балага туган телне, халкыбызның гореф-гадәтләрен өйрәнүдә, беренче чара булып уеннар тора. Уеннар тәрбия чыганагы буларак, баланың төрле яктан үсүенә йогынты ясый. Аларда катнашу баланың физик көче, җыр-биюгә осталыгын, сүз байлыгын арттырырга ярдәм итә. Күмәк эшләү, ярдәмләшү, шәфкатьлелек, кушканны үтәү кебек уңай сыйфатларны үстерә. Татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, традицияләре, көнкүреш һәм тел үзенчәлекләре халык уеннарында киң чагылыш таба. Татар халкының уеннарын балалар бик тиз өйрәнәләр һәм бик теләп уйныйлар. Балаларга уен тәкъдим иткәндә, аларның иң яхшы үзләштерә торганнарын сайларга кирәк. Балалар хәрәкәтле уеннарга өстенләк бирәләр һәм без алар белән күбрәк “Мәче һәм тычкан”, “Йөзек салышлы”, “Аю-бүре”, “Ал кирәк, гөл кирәк” кебек уеннар уйныйбыз.Уеннардан балалар уңай тәэсир алалар, шулай ук тел байлыгын арттыралар. Сюжетлы-рольле уеннарга да бик зур урын бирелә. Бу балаларга бер-берсенә хөрмәт, әдәплелек хисен үстерергә ярдәм итә. Шулай ук дидактик уеннарга да өстенлек бирелә . Бу уеннар “Нәрсә артык?”, “Читекнең парын тап”, “Савыт-сабаны бизә”, “Милли киемнәрне бизәү” һ. б. баланың дөрес фикерләү, уйлап табу сәләтен үстерә. Безнең Әлдермеш мәктәбендә милли хис тәрбияләү түбәндәге юнәлешләрдән чыгып оештырыла: - балаларга республика, туган як турында мәгълүмат бирү;
- халкыбызның гореф-гадәтләре белән тирәнтен таныштыру;
- әдәби һәм мәдәни байлыгыбыз турында кузаллау булдыру;
- туган телдә сөйләшергә теләк уяту, аны хөрмәт итү;
- төбәктә яшәүче язучылар, сәнгать кешеләре белән танышу;
-милли бәйрәмнәрнең тарихы белән таныштыру, аларда катнашу;
-халыклар, милләтләр арасындагы дуслык төшенчәсе барлыгын җиткерү.
Балаларга халкыбызнын үткәнен, гореф-гадәтләрен күзаллау өчен күп төрле альбомнар әзерләдек. Мәсәлән: Татар халык уеннары. Милли орнаментлар.Татар халык ашлары.Татар халык бәйрәмнәре һ.б.
Үзебезнең мәктәптә фольклор элементларын туплап, эш барышында киң кулланабыз. Нинди генә тәрбия чарасы әкият, сынамыш, җырлы-биюле яисә хәрәкәтле уеннардан башка үтә микән?
Халык бәйрәмнәре һәм йолалары кешене тормыш тәртипләренә һәм тәлапләренә күнектерергә ярдәм итә. Бу бәйрәмнәрне халыкның олысы-кечесе бергәләп уздыра. Яшьләр бәйрәмнәрнең тәртибен, йоласын кечкенәдән үк белеп, күреп, өйрәнеп үсәргә тиеш. Балаларга кечкенәдән үк әдәплелек,инсафлык,мәрхәмәтлелек тәрбияләүдә әти-әниләр,укытучылар зур эш алып барарга тиеш. Балаларга үз-үзен тота белү,аралаша белү күнекмәләрен гаиләдә,мәктәптә өйрәтергә кирәк.Әгәр без балаларны шушы тәртиптә тәрбияләсәк,шул чагында гына милләт,халык өчен тәрбияле балалар үстерербез.
Кулланылган әдәбият:
1. Ә. Хәйри. Р. Фәхреддин әсәрләрендә тәрбия-әхлак мәсьәләләре.171б. 2. Гибатдинов М.М.,Муртазина Л.Р. Наследие Татарстана.1-4 классы: учебные пособия для общеобразовательных организаций.-Казань: Татар. дет. изд-во, 2017. 3. Каюм Насыйри Китаб−әт-тәрбия. −Казан: Татар. Кит. Нәшр., 1992.
4. Җәләлиев Ш.Ш. Милли тәрбия нигезләре. - Казан, "Мәгариф", 2003. 5. Р. Фәхреддин. Нәсыйхәт. - Казан, "Мәгариф", 2005.