СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Бари Рәхмәтнең “Кошлар киткәндә” шигырен өйрәнү өстендә эш.

Нажмите, чтобы узнать подробности

План урока для 4 класса по родному языку на тему Бари Рәхмәтнең “Кошлар киткәндә” шигырен өйрәнү өстендә эш.

Просмотр содержимого документа
«Бари Рәхмәтнең “Кошлар киткәндә” шигырен өйрәнү өстендә эш.»

Тема. Бари Рәхмәтнең “Кошлар киткәндә” шигырен өйрәнү өстендә эш.


Максат. 1) Б. Рәхмәтнең “Кошлар киткәндә” шигыре буенча

сәнгатьле, дөрес уку күнекмәләрен булдыру.

2) Телдән сөйләм күнекмәләрен үстерү.

3) Кошларга карата кызыксыну уяту, кошларга

карата сак караш тәрбияләү өчен җирлек тудыру.


Җиһазлау. Презентацияләр, укытучылар өчен методик

кулланма, дәреслек “Күңелле татар теле”,

4 сыйныф.


Дәрес барышы


I. Оештыру.

а) исәнләшү

1)Укучылар белән исәнләшү. Психологик уңай халәт тудыру.

-Чылтыр-чылтыр кыңгырау

Чакыра безне дәрескә

Без аны ишетәбез

Һәм дәрескә керешәбез.

2) Укучыларны актив эшкә тарту өчен сораулар бирү.

-Бүген ничәсе? (Бүген.... )

-Бүген атнаның нинди көне?(.......)

-Хәзер нинди ел фасылы?()

-Дәрестә кем юк?(Дәрестә Аня һәм Оля юк)

-Алар авырыйлармы?(Әйе,алар авырыйлар)

-Яхшы, бик әйбәт.

б)өй эшен тикшерү

49 нчы бит 1 нче күнегү укырга( 4 укучыдан сорау).


II. Актуальләштерү.

  1. фонетик зарядка

  • Укучылар, әйдәгез әле без сезнең белән фонетик зарядка ясап алыйк.

([а◦]- ана, апа, алма)

([w]-авыз, авыл, вакыт)

([қ]-калын, кавын, карбыз)

([ә]-әни, мәктәп, әби)


  • Ә хәзер тактадагы сүзләрне дөрес итеп, бергәләп укыйк әле. (дәреслекнең 52 нче бит, 1 нче күнегү, бу сүзләр тактага языла)

Карлыгач [а◦рлығач]-ласточка

Сандугач [cа◦ндуғач]-соловей

Күкеүкэ]-кукушка

Чыпчык [чыпчыⱪ]-воробей

Песнәк [пэснәк]-синица

Күгәрчен[күгәрчэн]-голубь

Карга[ⱪа◦рға]-ворона

Торна[торна]-журавль

Аккош[а◦ⱪош]-лебедь

Тукран[туⱪран]-дятел


-Укытучы укый.

-Бергәләп укыйбыз.

-Укучылар аерым укыйлар (һәр укучы бер сүз).


III. Яңа тема өстендә эш.

1)-Укучылар, әйдәгез әле без сезнең белән рәсемдәге кош исемнәрен искә төшерик. ( презентация күрсәтү).

-Укучылар, карагыз әле. Бу нинди кош икән? Сезгә бу кош танышмы?

-( сыерчык).

-Укучылар, бүген без укыйсы шигырьдә әлеге кошның исеме безгә очрар. Бүген без Бари Рәхмәтнең “Кошлар киткәндә” шигыре белән танышырбыз, яңа сүзләр өйрәнербез, өйрәнгән сүзләрне сөйләмдә кулланырбыз.

2) -Балалар, Б. Рәхмәт кем соң ул?

-Дөрес, Б. Рәхмәт балалар шагыйре (детский поэт).

(презентация белән эш)

-Менә карагыз әле бу Б. Рәхмәтнең портреты. Ул балалар өчен бик күп шигырьләр язган, шундый шигырьләрнең берсе “Кошлар киткәндә” шигыре. Шигырьне укыганчы яңа сүзләр белән танышып китик.

3) Сүзлек эше.

1.Нигә-зачем

Сагынырмын-буду скучать

Киткәчтен-когда ты улетишь

Туңам-мёрзну

-Укытучы укый.

-Бергәләп укыйбыз.

-Укучылар аерым укыйлар (һәр укучы бер сүз).

2.Как скажешь?

-Я буду скучать.

-Я мёрзну.


4) Шигырь өстендә эш.

-Укучылар, мин хәзер шигырьне укыйм, ә сез игътибар белән тыңлагыз. Шигырьдә сүз нәрсә турында бара? Укыйм тыңлагыз.

а)Укытучының укуы.

б)Сорауга җавап (Шигырьдә сүз нәрсә турында бара?)

в) Укучыларның мөстәкыйль укуы.

-Нинди сүзне белмисез?

г) Тәрҗемә итү.

д) Укучылардан рольләргә бүлепукыту (4 укучы).

е)Өйдә сезгә әлеге шигырьне сәхнәләштерергә өйрәнергә кирәк булачак.


-Укучылар, ә кошлар кайларга куналар?

-Бездә сезнең белән агач ролена кереп физкультминутка ясап алыйк әле?


IV. Физкультминутка.

Җил исә, исә-исә,

Агачларны селкетә.

Җил тына-тына, тына,

Агачлар үсә, үсә.


V. Өйрәнелгән текст буенча күнегүләр булдыру.

а) Ситуатив күнегүләр.

Спроси у друга

-любит ли он птиц;

-каких птиц он знает;

-какие птицы зимуют у нас;

-какие птицы улетают в тёплые края;


б)Прослушайте и скажите, что изменено во втором предложеии каждой пары и переведите.

  1. Кошлар оя ясыйлар.

Кошлар оя ясамыйлар..

  1. Кошлар җылы якка китәләр..

  2. Кошлар җылы якка китәләр, чөнки аларга салкын.


в) Парларда эшләү. Диалогик сөйләм үстерү

54 нче бит, 8 нче күнегү


г) Уен уйнау. Физкультминутка.

54 нче бит, 9 нчы күнегү


VI. Белемнәрне тикшерү.

тест (презентациядә)

  • 1. Кайсы кош җылы якка китми?

А)карлыгач;

Б)сыерчык;

В)күгәрчен;

Г)сандугач.

  • 2. Бу кошлар арасында, кайсы кош җылы якка китә?

А)сыерчык;

Б)песнәк;

В)саескан;

Г)тукран.


д) –Укучылар, без бүген дәрестә нинди шигырь белән таныштык?

- “Кошлар киткәндә” шигырен кем язган?

- Шигырьдә сүз нәрсә турында бара?

- Ә сез, тагын нинди кошларны беләсез?

- А вы, каких птиц еще знаете?

-Шигырь сезгә ошадымы? Ошаса, ятла дигәннәр.


VI. Өй эше бирү.

53 нче бит, 6 нчы күнегү (ятларга). Киләсе дәрестә без сезнең белән шигырьне сәхнәләштерербез.


VII. Йомгаклау.

а) билгеләр кую

б) саубуллашу.