-укучыларның сөйләм телен, тыңлап аңлау сәләтен үстерү; бирелгән тема эчендә өйрәнелгән сүзләрне бәйләнешле сөйләмдә куллана белү күнекмәләрен камилләштерү;
- татар теленә карата хөрмәт тәрбияләү.
- сорау һәм җавап репликаларын дөрес кулланып, тәкъдим ителгән ситуацияләр буенча сөйләшү үткәрү;
-шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
- дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.
Дәреснең дидактик этаплары | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | Дәрес этапларының нәтиҗәләре |
Шәхси нәтиҗә | Метапредмет нәтиҗәсе: УУГ формалаштыру | Предмет нәтиҗәсе |
I. Оештыру. Мотивлаштыру. 2 мин | Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру. Дәрескә максат кую. | 1) дежур укучы рапорты; 2) укучыларның бер-берсенә, укытучыга җылы сүзләр әйтүе; 3)укучылар бүгенге дәрескә үз алларына нинди максат куюлары турында сөйләшәләр. 3) эш урыннарының әзерлеген тикшерү. | шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру; | Дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен булдыру | |
II. Өй эшен тикшерү. 4 мин. | Туганлык мөнәсәбәтләре темасына караган сүзләрне икә төшерегез, җөмләләр, диалоглар төзеп сөйләгез. Ситуацияләр: 1)сезгә кичә туганнарыгыз килде, кемнәр алар? Дустыгыз белән шул турыда сөйләшегез. 2)Дустыгыз шәһәргә барырга җыена.Анда нинди туганнары яши, шул турыда сөйләшегез. | 1)Укучылар туганлык мөнәсәбәтләрен белдергән сүзләрне бер-берләренә сораулар биреп тикшерәләр, 2)аларны кулланып, төрле ситуацияләргә караган диалоглар төзиләр. | шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру; | | Сорау һәм җавап репликаларын дөрес кулланып, тәкъдим ителгән ситуация буенча сөйләшү үткәрү; |
III. Актуальләштерү. 7 мин III. Актуальләштерү. 4 мин. | 1.63 нче биттәге 1 нче күнегү. Сүзләрне дөрес әйтәбез . 1)Бу сүзләр нәрсәне белдерәләр? Бу сүзләрне без кайчан кулланабыз? Кайсы сүзләр сезгә таныш түгел? 2) Таныш булмаган сүзләрне сүзлекләрегезгә язып куегыз. 3)Укучылар, без хәзер нинди сүзләрне өйрәндек? Сүзләр сезгә аңлашыламы? 2. Ә хәзер укучылар карточкаларда язылкан җөмләләрне укыгыз, тәрҗемә итегез. | Фронталь, индивидуаль эш. 1.Укучылар сүзләрне кабатлыйлар, сорауларга җавап бирәләр. 2. Сүзләрне сүзлекләргә язып куялар. 3.Укучылар сорауларга җавап бирәләр. ТӨРКЕМНӘРДӘ ЭШ. Җөмләләрне укыйлар, тәрҗемә итәләр. | шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру; | төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү. | Сүзләрне истә калдыралар. Сорау һәм җавап репликаларын дөрес кулланып, тәкъдим ителгән ситуация буенча сөйләшү үткәрәләр; |
IV. Уку мәсьәләсен кую. 5 мин. | 1.Урам аша чыкканчы светофорга карарга кирәк. 2.Мин атаклы галим турында китап укыдым. 3.Наилә белән Алия бик оста биючеләр. 4.Алар конөертта әниләр өчен биеделәр. 5.Сашаның Артем Лукоянов кебек атаклы хоккейчы буласы килә. 6.Камилә абыйсы аша сәлам әйткән. 7. Руфинәнең дә аның кебек оста рәссам буласы килә. 2.Астына сызылган сүзләр-нинди сүзләр? Фикерегезне әйтегез. 3.Димәк без бүгенге дәрестә нәрсәләрне өйрәнәчәкбез? Үзбәя. Укытучы бәясе. | Сорауларга җавап бирәләр. Үз эшеңне дөрес бәяли белү. | шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру; | мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару; Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү | сорау һәм җавап репликаларын дөрес кулланып, тәкъдим ителгән ситуация буенча сөйләшү үткәрәләр; |
IV. Яңа материалны өйрәнү. 17 мин | 1. Дәреслектәге 5 нче күнегүне укыгыз,(кагыйдә).Нәрсә белгәнегезне бер-берегезгә русча, татарча сөйләп күрсәтегез 2. Җөмләләрне укыгыз. Җөмләләрдә бирелгән бәйлекләр кайсы килештә килгән сүзләрне бәйләп килә?Дәлилләп күрсәтегез. Без аның белән күптәннән таныш инде. Маринаның сезнең белән дә танышасы килә. Атаклы язучылар турында бу китапта язылганмы? Синең турында ул дустына сөйләде. Арслан белән Артур Камиль өчен идән юдылар. Синең дә аның кебек мәшһүр биюче буласың киләме? 64 нче бит, 7 нче күнегү. Үзбәя. Укытучы бәясе. | Парларда эш. 1. Дәреслек белән эш. 5 нче күнегүдәге кагыйдәне укыйлар, нәрсә аңлаганнарын русча, татарча сөйләп бирәләр. 2.ТӨРКЕМНӘРДӘ ЭШ. 1.Укучылар җөмләләрне укыйлар. 2.Бәйлекләрне билгелиләр. 3.Бәйлекләрнең кайсы килештә килгән сүзләрне бәйләп килүләрен әйтәләр. Дәреслекләр белән эш. Дәреслектәге 7 нче күнегүне эшлиләр, укып тикшерәләр хаталарын төзәтәләр, дәлилләп күрсәтәләр. Үз эшеңне дөрес бәяли белү. | шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру; | төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү; Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү | Сорауларга җавап бирү, җөмләлдә бирелгән бәйлекләрнең кайсы килештә килгән сүзләрне бәйләп килүләрен әйтү, дәлилләп күрсәтү. |
1 мин | Физкультминут | | | | |
Яңа белем, күнекмәләрне ныгыту. 8 мин | Укчылар, ә хәзер өйрәнелгән сүзләрне һәм бәйлекләрне кулланып диалоглар төзеп сөйләгез. Ситуацияләр: 1)Атаклы рәссамның күргәзмәсенә бару; 2) Күренекле шагыйрь белән очрашуга бару; 3)Мәшһүр җырчының концертына бару Төзегән диалогларыгызның берсен дәфтәрләрегезгә язып куегыз. Үзбәя. Укытучы бәясе. | ПАРЛАРДА ЭШ Укучылар бирелгән темаларга диалоглар төзеп сөйлиләр. Үз эшеңне дөрес бәяли белү | шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру; | төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү; Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү | сорау һәм җавап репликаларын дөрес кулланып, тәкъдим ителгән ситуация буенча сөйләшү үткәрү; |
VI .Рефлексия. Үзбәя һәм бәя. 4 мин. | -Бүгенге дәрестә без нәрсәләр өйрәндек? - Дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек? - Сезнеңчә сез дәрестә ничек эшләдегез? Дәрестә нәрсәләр турында сөйләштегез? Бер- берегез белән сөйләшегез. Үзегезне ничек бәялисез? Ни өчен? | Сорауларга җавпап бирәләр. Укучылар үзләренең, иптәшләренең нинди билгеләр алуы турында сөйләшәләр, укытучы фикерен тыңлыйлар. | Үз уңышларыңның / уңышсызлыкларыңның/ сәбәпләре турында фикер йөртә белү. | Үз эшчәнлегеңне контрольгә алу | сорау һәм җавап репликаларын дөрес кулланып, тәкъдим ителгән ситуация буенча сөйләшү үткәрү; |
VII. Өйгә эш бирү 2 мин | Өй эшен хәбәр итү. 1)яңа сүзләрне кабатлагыз. 2)дәфтәрегездәге диалогны ятлагыз 3)8нче күнегү. | | | | |