СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

“Башлангыч сыйныф укучыларының уку грамоталылыгын күтәрүдә “Әлифба”ның роле”

Нажмите, чтобы узнать подробности

Статья посвящен авторам "Алифбы".

Просмотр содержимого документа
«“Башлангыч сыйныф укучыларының уку грамоталылыгын күтәрүдә “Әлифба”ның роле”»

З. Г. Касыймова, югары категорияле туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы.

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Башлангыч сыйныф укучыларының

уку грамоталылыгын күтәрүдә “Әлифба”ның роле”

Кешелек дөньясы яңа меңьеллыкка – ХХI гасырга аяк басты. Хәзерге чорда дөньякүләм мәсьәләләр хакында фикер йөртерлек шәхес тәрбияләү аеруча әhәмиятле.

«Укытучының һөнәри үсеше» дигән милли система нигезендә укучыларның белем дәрәҗәсен күрсәтүче фактор булып, мәктәп укытучысының һөнәри сыйфатлары һәм осталыгы тора. Укытучының һөнәри осталыгы, эшчәнлек нәтиҗәләре закон нигезендә, хокукый документлар буенча таләпләрдә, «Мәгариф» проектында, 2025нче елга кадәр «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасында билгеләнде.

Укучыларның функциональ грамоталылыгын үстерү мәгариф системасында бүген актуаль проблема. Педагогик хезмәткәрләр, җитәкчеләр, белем бирү оешмалары алдында укучыларның белем сыйфатын күтәрү, укытучының һөнәри осталыгын үстерү, укучыларны халыкара тикшерүләргә әзерләү бурычы куелды. Белем бирүнең нинди генә предмет өлкәсен алсак та, беренче чиратта, аңлап уку, укылган тексттан кирәкле мәгълүматны аера белү сәләте кирәк.

Функциональ грамоталылык күпкырлы төшенчә. Ул уку грамоталылыгын, математик грамоталылыкны, табигый-фәнни грамоталылыкны, финанс грамоталылыгын, глобаль компетенцияләр, креатив фикерләүне үз эченә ала. Шуларның берсенә – уку грамоталылыгына тирәнрәк тукталып китәсем килә.

Укучыларның уку грамоталылыгын формалаштыруда аңлап уку, укылган тексттан кирәкле мәгълүматны аера белү-беренче адым булып тора. Төп максатларның берсе – укучыларның алган белемнәрен тормышта кулланырга өйрәтү. Уку грамоталылыгын формалаштыруда текст белән эшли белүгә игътибар итәргә кирәк, чөнки текст уку ул – белем бирү генә түгел, тәрбияви бурычлар үтәүне дә үз эченә ала. Шәхеснең рухи-әхлакый сыйфатларын формалаштыруда текст белән эшләүнең роле зур.

“Әлифба”-укучыны серле белем иленә алып керүче беренче китап. Һәрбер кеше күңеленә беренче “Әлифба”сы мәңгелеккә кереп калгандыр. Безнең буын өчен ул Вәгыйзов Сәләй Гататович төзегән “Әлифба” булса, буген инде “Әлифба”лар башка төрле. Мин югары сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты укытам. 5 нче сыйныфка килеп керү белән бала зур текстлар белән танышып, аларны анализлый башлый. Ә бу эшчәнлеккә нигез башлангыч классларда ук салына. Уку грамоталылыгына өйрәтү өчен, бүгенге “Әлифба”лар ничек төзелгән соң? Алар беренче сыйныф укучыларын уку грамоталылыгына ничек алып килә икән? Шушы сорауларыма җавап алу максатыннан, И. Х. Миассарова, Ф. Ш. Гарифуллина, Р. Р. Шәмсетдинова тарафыннан төзелгән “Әлифба”га мөрәҗәгать иттем. Әлеге дәреслек белән безнең беренче сыйныф укучылары тәүге белемнәрен алалар.

Шуны әйтеп китәсем килә: авыл җирендә күп укучы хәреф танымыйча беренче сыйныфка килә. Бу башлангыч класс укытучысының эшен катлауландыра. Сәгать саны кимү сәбәпле, укырга өйрәнү өчен вакытлары җитми. Бер дәрескә икешәр хәреф өйрәнергә кирәк була. Текстлар уку өчен вакыт та кысанрак кала. И. Х. Миассарова, Ф. Ш. Гарифуллина, Р. Р. Шәмсетдинова тарафыннан төзелгән “Әлифба” китабы шартлы билгеләр белән башланып китә. Аларны өйрәнеп китү бик мөһим. Димәк, иң беренче уку грамоталылыгына өйрәнү дә баланың шушы билгеләрне тануыннан башлана.

“Әлифба” китабында чираттагы бит татар халык әкиятләренә ясалган рәсемнәр җыелмасыннан тора. Беренче сыйныф укучылары рәсемгә карап, әкиятне сөйли алырмы? Алар бу әкият белән танышмы? Монда инде укучының уку грамоталылыгы тулаем күренәчәк. Рәсемгә карап, укучы нәрсәләрне күз алдына китерә, ул аны үзенчә сөйләп тә бирә. Рәсем аша сөйләү-укучының танып-белү компетентлыгын күрсәтүче төп чара булып тора.

Китапның алдагы битләрендә икмәккә хөрмәт уятучы фоторәсемнәрнең урнаштырылуы бик отышлы булган дип саныйм. Укучы, алардан карап, икмәкнең нинди зур хезмәт аша өстәлгә килгәнен күрә. Төсле турыпочмаклыклар укучыларга предметнымы, хәрәкәтнеме, билгенеме әйтәсен кисәтеп тора.

Укытучы укыган текстны тыңлап, укучы рәсемнәр күзәтә. Хәзер үзе телдән рәсемгә туры килә торган җөмләләр төзи. Яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне аерырга өйрәнә.

“Әлифба”да һәр хәрефкә аерым бит бирелгән. Ул төсле рәсемнәр белән бизәлгән. Укучыларга сузык, тартык авазларны өйрәнеп бару өчен дә шартлы билгеләр бар. Шулай ук калын сузыклар, нечкә сузыклар да аерым билгеләр ярдәмендә күрсәтелә. Хәрефләр күбрәк өйрәнелгән саен, биремнәр дә катлаулылыкка таба үсә бара. 1 нче сыйныф укучысы иҗекләр аерырга, аларны үз билгеләре белән күрсәтергә өйрәнә. Текстлар да күләме буенча арта бара. Бу очракта укытучыга дәрестә текст белән эшләүне кызыклы да, аңлаешлы да булырлык итеп оештыру мөһим. Текстлар белән эшләгәндә дәресләрдә  түбәндәге эш алымнары кулланыла:

– текстның исеменә игътибар итү, «Ни өчен текст шулай дип аталган?» соравына җавап эзләү, темасын билгеләү;

– төп сүзләрне аерып алу;

– тексттан ачыктан-ачык бирелгән мәгълүматны яки фактларны таба белү, аларны тормыштан алынган мисаллар белән ныгыту;

– текст нигезендә зур булмаган монологик яки диалогик сөйләм төзү;

– укылган текст эчтәлеге буенча укучылардан сорау.

“Әлифба” китабының укучыларда уку грамоталылыгын күтәрү буенча фикерләрен белү өчен, башлангыч класс укытучылары арасында сораштыру да уздырдым. Күп укытучы китап турында уңай фикерләрен җиткерде. Шулай ук сорау тудырган урыннарын да искәрттеләр.

Уку грамоталылыгын күтәрүдә укытучының компетентлыгы да зур роль уйный. Укытучы функциональ грамоталылыкны формалаштыруның теоретик-методологик нигезләрен өйрәнеп барырга, кирәкле хокукый документларны төгәл үзләштерергә бурычлы. Функциональ грамоталылык төшенчәсен ачканда, функциональ грамоталылык һәм метапредмет нәтиҗәләр арасындагы аермалы үзенчәлекләрне билгелибез. Туган телендә укучыларның уку грамоталылын күтәрүнең төрле алымнар табарга, өйрәнергә, эзләнергә тырышабыз. Укучы үзендә белем алу процессында алган күнекмәләрне теләсә нинди предмет материалы белән эшләгәндә иркен куллансын өчен, без гомуми алымнарга, техникаларга, схемаларга, фикерләү эшчәнлеге үрнәкләренә өйрәтергә тиешбез. Ул күнекмәләрне формалаштыру мөһим, чөнки метапредмет нәтиҗәләре югары предмет нәтиҗәләренә ирешү мөмкинлеге тудыра. Шулай ук функциональ грамоталылыкны формалаштырганда, төрле типтагы белемнәрне гуманитар фәннәрдә кулланырга өйрәнеп, практикага белемнәргә өстенлек бирү кирәк.

Язмамны педагог-гуманист И. Г. Песталоцци сүзләре белән тәмамлыйсым килә: “Минем укучыларым яңалыкны үзләре ачачак. Минем бурыч - аларга үз идеяләрен ачарга һәм үстерергә ярдәм итү”.