СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Белем бәйрәме белән сезне, дуслар!

Нажмите, чтобы узнать подробности

Мероприятие посвященное празднику Дня Знания

Просмотр содержимого документа
«Белем бәйрәме белән сезне, дуслар!»

Белем бәйрәме – 2018

А.Б. Исәнмесез, хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар, әти-әниләр, килгән кунаклар!

А.Б. Хәерле бәйрәм иртәләре белән сезне!

Җыр я бию


А.Б. Кеше тормышында иң матур хатирәләр калдырган чак, кайгы-борчуларсыз балачактыр.

А.Б. Ә менә балачакның иң бәхетле, онытылмаслык мизгелләре, нәкъ менә гүзәл туган ягыбызда, мәктәп елларында үтә.

А.Б. Бүген, сентябрьнең кояшлы иртәсендә, мәктәп безне тагын үз кочагына җыйды. Аның бусагасын 1 нче сыйныфка килүче балалар тәүге тапкыр атлап керә, малай һәм кыз укучылар сафын тулыландыра.

А.Б. Ә хәзер бәйрәмебезнең иң нәниләрен, иң кадерлеләрен сәхнәгә чакырабыз! Рәхим итегез, нәни дусларыбыз!

1 нче сыйныфлар сәхнәгә чыкканда Музыка куела.

Аларны 9 нчы сыйныфлар җитәкләп чыга. 1 нче сыйныфлар чыгыш ясый. (шигырь, җыр)


А.Б. Бәйрәм белән котлау өчен сүз Ләйсән Ильдусовнага бирелә. (Ул килгән кунакларга да сүз бирә)


1 укучы: Нәни дусларыбыз!

Гел елмаер сезгә кояш,

Баш тыгып тәрәзәдән.

Китәрсез белем иленә

Таныш түгел эзләрдән.

2 укучы: Сезгә әле күп нәрсәләр таныш түгел. Бүген без сезгә “Белем иле”нә керү өчен серле ачкыч тапшырабыз. Кулыгыздан ычкындырмагыз, саклагыз аны. (1 нче сыйныфларга шарга тагылган ачкычлар бүләк итәләр)

3 нче укучы:

Хәерле сәгатьтә нәни дусларыбыз!

Сабыйларның тәүге адымнары

Зур тормышка тәүге юл башы.

Котлы булсын тәүге адымың сабый

Зур бәхетләр булсын юлдашың.

Җыр: Беренче сентябрь

4 нче укучы: Алда- биек үрләр. Шул үрләрне яулау өчен белем кирәк, ышанычлы терәк, таяныч кирәк. Яхшылыкларны күңелебезгә сеңдерүче, җирне, тормышны аңларга, яратырга өйрәтүче УКЫТУЧЫЛАР кирәк.


5 нче укучы:

Чәчәкләрдән җем-җем итеп,

Якты нурлар бөркелә.

Бүген һәрбер укытучыга

Рәхмәт әйтәсе килә:

6 нчы укучы:

Безгә белем биргән өчен,

Кадерләп үстергән өчен,

7 нче укучы:

Назлы карашыгыз өчен,

Дөрес тәрбиягез өчен,

8 нче укучы:

Барысы, барысы, барысы өчен

Рәхмәт Сезгә, укытучым!

(Укытучыларга чәчәкләр бүләк итәләр)

9 нчы укучы:

Җылы караш, назлы сүзләреңнән

Тойдым синең йөрәк җылыңны.

Укытучым, иң кадерле кешем,

Бүләк итеп ал син җырымны.

Җыр “Укытучым”


10 нчы укучы:

Барчабызны тәбрик итеп бүген

Мәктәпләрдә чыңлый кыңгырау

Туган илнең зәнгәр күген иңли

Алтын көздәй көмеш кыңгырау


11 нче укучы:

Беренче кыңгырау яңгырый бүген

Яңа юл яра гомер агышы

Беренче кыңгырау – әнкәй догасы

Изге юл тели аның агышы.


Музыка “На урок”. Кыңгырау шалтырата 1 сыйныф укучысы