«БЕЗ -- ТУКАЙ ОНЫКЛАРЫ»
исеме астында БАШВАТКЫЧ уенын башлыйбыз.
Кадерле укучылыр, уенда катнашучы укучылар!
Һәм бәйрәмебез кунаклары- хөрмәтле укытучылар!
ИСӘНМЕСЕЗ!!
Без бүген чын мәгънәсендә баш ватабыз, ныклап уйлыйбыз.
Уенда 2 команда катнаша.
1нче команда – “Сәлам!” командасы, һәм
2нче команда “Елмай!” командасы.
Уеннын шарты мондый: командаларга сорау бирелә. Һәр дөрес җавап өчен 1 балл бирелә.
Һәм эшебез унышлы, матур булсын өчен бер-беребезне сәламләүдән башлыйк әле.
Җыр “Әссаламәгаләүкем!!
Мин хәзер бер табышмак әйтәм, кем табышмакның җавабын беренче булып әйтә, шул команда уенны башлый.
Агач түгел – яфраклы,
Тун түгел – тегелгән,
Кеше түгел – сөйли.
Нәрсә ул? / Китап /
Татар халкының бөек шагыйре – Габдулла Тукай
Габдулла Тукайның әтисенең исеме – Мөхәммәтгариф
Габдулла Тукайның әнисенең исеме – Мәмдүдә
/6/ Малай Су анасының нинди әйберен урлый? – Алтын тарак
/4/ Габдулла Тукайның туган авылы – Кушлавыч
/5/ Габдулла Тукайны кечкенә вакытта ничек атап йөртәләр? – Апуш
( Музыка яңгырый Г.Тукай “Туган авыл” )
Бу әсәрнең исеме ничек? – “Туган авыл”
Ә хәзер “Сәлам” командасыннан музыкаль сәламне кабул итегез. Музыкаль сәлам итеп сезгә
...... Рәмилә башкаруында Татар халык биюе.
Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл - ..... диләр;
Җырлаганда көй өчен “тавыклары җырлай” диләр;
Бу шигырь юлларында нинди авыл турында сүз бара?
– Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;
Мин туганга тик ике айлап булыр, я өч кенә.
Бу шигырь юлларын кем әйтә? – Акбай
........ Айзилә “Шаян песи” шигырен
укый.
Бу шигырьнең исеме ничек? - Шаян песи
Ә “Шаян песи”дә кызның исеме ничек? – Ламига
.......... Сәминә шигырь укый.
Бу шигырьнең исеме ничек? – Эш беткәч уйнарга ярый.
Ламига нинди кием тегә? – Күлмәк
“Эш беткәч уйнарга ярый” шигырендә иң беренче булып Сабыйны кем чакыра тышка? – Кояш
Ә кем бу шигырьдә шатланып сайрап җибәрә?
– Сандугач
Ә хәзер Музыкаль тәнәфес. Музыкаль бүләк итеп сезнең игътибарыгызга Курайчылар башкаруында Татар халык көйләренә тезмә.
Кәҗә әйтә: “Микикики! Микики!
Капчыктагы бүре башы ...... Ничә? - Уники /12/
Габдулла Тукай кем ул? – Шагыйрь
Сабыйга алмагач нинди бүләк бирә? - Алма
Әйт әле, .......,
Сөйләшик бергәләп.
Бу кадәр күп очып,
Армыйсың син ничек?
Бала кем белән сөйләшә? – Күбәләк бн
( “Су анасы” әсәре буенча рәсемнәр күрсәтелә )
Экранда Г.Тукайның кайсы әсәренә иллюстрацияләрне күрәсез? - “Су анасы”
( “Шүрәле” әсәре буенча рәсемнәр күрсәтелә )
Ә бу рәсемнәрдә Г.Тукайның кайсы әсәре сурәтләнгән? – “Шүрәле”
.......... Айзилә “Карлыгач” шигырен
укый.
Айзилә Г.Тукайның нинди шигырен укыды ?
- Карлыгач
Безнең .... (кем?) бигрәк тату кәҗә белән,
Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән.
.... (кем?) аны чирәм белән кунак итә,
Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.
Кем? - Гали
Габдулла Тукай нәрсәләр яза? – Шигырь
( “Туган тел” җырына музыка яңгырый )
Бу җырның исеме ничек? – “Туган тел”
Әйе, һәр халыкның үз туган теле бар.
Сөекле бөек шагыйребез Г.Тукай Туган тел турында:
“И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле,
Дөньяда күп нәрсә белдем,
Син туган тел аркылы” , - ди.
Туган телдә без сөйләшәбез, аңлашабыз, матур әдәби китаплар укыйбыз. Чөнки, /мәкальне укыйк әле/ КИТАП –БЕЛЕМ ЧИШМӘСЕ.
Бергәләшеп “Туган тел” җырын башкару.