Кыш.
Ни өчен кыш дип уйлыйсыз?
Кар ява.
Тагын ни өчен кыш дип уйлыйсыз?
Салкын.Кешеләр җылы киемнәрен киенә. Бурычлар:
1)балаларнын кыш турында күзаллауларын киңәйтү;эксперимент аша кар, анын билгеләре, үзлекләре белән таныштыруны дәвам итү; сөйләмдә сыйфатларны дөрес куллана белүләренә ирешү;
2)балаларнын игътибарын , диалоглы сөйләмен, сөйләм сулышын; рәсем ясауга кызыксынуларын, пространствода ориентлашуларын үстерү;
3)башкаларга ярдәм итү теләге тәрбияләү.
Җиһазлар: һәр балага җитәрлек мамык кисәкләре, зәңгәр төстәге кәгазь
битләре, ак гуашь, уенчык куян, кыш темасына аудиоязма.
Эшчәнлек барышы:
Балалар тыңлагыз әле ишек шакыйлар бугай. Карыйм әле, кунак бармы икән?
Куян керә.
Балалар бу нәрсә?
Куян.
Әйдәгез куян белән исәнләшик.
Исәнме куян.
Балалар мин сезгә бер шигырь укыйм, игътибар белән тыңлагыз! Куян, син дә тыңла. Нәрсә турында икән ул шигырь?
Салкын,саф һава
Йомшак кар ява.
Урамга чыксаң
Битләр кызара.
Кар бөртекләре
Өстеңә куна,
Үзләре матур
Һәм салкын була. Ә.Бикчәнтәева.
Балалар, шигырь нәрсә турында бара?
Дөрес, кар.кыш.кар бөртекләре, саф һава турында сүз бара. Урамда елның кайсы вакыты?
Кыш.
Кар каян ява?
Һавадан, күктән.
Кар күктән кая төшә?
Җиргә.
Ә җир кая?
Аста.
Куян безгә буш кул белән килмәгән, чиләкләр алып килгән.Чиләкләр нинди төстә балалар?(кызыл). Чиләкләр ничә?( ике). Чиләктә ниләр бар икән.беләсегез киләме?
Әйе.Карлы чиләкне күрсәтү,карны тоттырып карау.
Кар нинди? (Салкын, ак.)
Икенче чиләкне карыйк әле балалар, анда нәрсә икән?
Су.(Балаларга күрсәтү, карны сулы чиләккә салу).Карны суга салып карыйк әле балалар. Кар нишли?
Эри, юкка чыга, суга әйләнә.
Кар яуганда кар бөртекләре очалар, бөтереләләр. Әйдәгез әле. Кар бөртекләре кебек очып бөтерелеп алыйк.
Музыка астында кар бөртекләре булып бииләр.
Булдырдыгыз балалар.Бик яхшы. Чын кар бөртекләре кебек җиңел очасыз, бөтереләсез.Исегездәме,кар бөртекләре безнең бияләйләребезгә очып кундылар.Без аларга өргән идек. Тагын шулай кабатлыйк әле, кар бөртекләренә өреп алыйк.
Тәрбияче балаларга мамык бирә. Балалар мамыкны өреп очырталар. Уен 2-3 тапкыр кабатлана.
Тәрбияче:Балалар,әйдәгез, тирән итеп сулыш алыгыз да, мамыкны очыртып карагыз. Никадәр ераграк очса, шулкадәр яхшырак. Бик яхшы. Куянга да ошады. ың? ( тәрбияче куянны тыңлый .Балалар,куянга балалары, кечкенә куяннары янына кайтырга кирәк. Әле кар аз яуган, шуңа күрә куян балалары янына кайтырга курка, төлке күрер дә, эләктереп алыр, дип уйлый.Балалар, әйдәгез куянны юатыйк:”Елама куян без сиңа ярдәм итәрбез”. Менә куян елаудан туктады да. Башта куян турында матур сүзләр әйтик: ( куянкай, йомшаккай, куркаккай, җитез, тиз чаба, сикерә, кишер, кәбестә ярата, колаклары озын, койрыгы кыска).
Булдырдыгыз балалар! Хәзер инде куян төлкедән курыкмасын өчен күп итеп ак кар ясыйк.
Балалар зәңгәр кәгазь битенә ак буяу белән кар ясыйлар.Карны өстән аска төртү юлы белән ясыйлар.
Балалар, күрәсезме, күпме кар яудырдыгыз.Кыш көне кар күп булырга тиеш.Хәзер куян төлкедән курыкмас, балалары янына тиз кайтып җитәр. Булдырдыгыз балалар! Куян сезгә рәхмәт әйтә.Ул инде балалары янына китә. Куян белән саубуллашыйк.(Сау бул куян).Ә хәзер инде без балалар, кулларыбызны тотынышыйк, бер беребезгә кулларыбызның җылысын бүләк итик.
Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының
“Гомуми төрдәге № 23“Золотой колосок” балалар бакчасы”
муниципаль мәктәпкәчә белем бирү бюджет учреждениесе
Оештырылган белем эшчәнлеге конспекты
икенче кечкенәләр төркеме
«Кар ява”
Әзерләде һәм күрсәтте:
Тәрбияче Забихуллина А.Р