Бөек Җиңү көненә багышланган сценарий .
Алып баручы.
Хөрмәтле кунаклар, кадерле сугыш һәм тыл ветераннары, авылдашлар!
Бөек Җиңү зур корбаннар аша килде һәм менә 76 нчы ел илебез халкы тыныч тормышта яши. 4 ел сугыш дәвамында халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән газаплар мәңге онытырлык түгел. Каһарманнар даны үлемсез.
Укучылар чыгышы.
1нче укучы.
Тарихыбыз ераклаша,
Күп еллар үткәнгәме?
Киләчәккә барыр өчен.
Онытмыйк үткәннәрне.
2 нче укучы
Матурлыгы өчен бу көннәрнең,
Кемнәр генә корбан булмаган!
Исемнәрен тарих безгә үзе,
Саклап килә ерак еллардан!
( Яуда үлеп калганнар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителә).
3 нче укучы
Һәрчак безгә кояш көлеп карый,
Һәрчак зәңгәр безнең күгебез.
Без – яшь буын.
Иң бәхетле буын-
Дары исен белми күбебез.
Әмма ул ис безнең канга сеңгән,
Бабайлардан күчкән кан аша.
Ул елларны без күрәбез әле
Нур уйнаган язгы таң аша.
4 нче укучы
Капка төбендә утыра ,
Ак яулыклы әбиләр.
Яннарында уйнап йөри
Шатланышып, нәниләр.
Йөзләрендә нурлар балкый,
Анда – олпат сабырлык.
Үткән гомерен байкасаң,
Һәркем хәйран калырлык.
5 нче укучы
Кайберләре яуга киткән
Ярләрен көтеп алган,
Ә күпләре аңа тугры –
Тол хатын булып калган.
Алар җилкәсенә төшкән
Ир – атларның күп эше.
Җигәрле хатыннарның да
Җиңүдә бар өлеше.
( Җыр башкарыла)
6 нчы укучы
Картаймагыз әле ветераннар,
Картаймагыз, әй тынгысыз җаннар!
Сезгә тиеш әле бик күп язлар,
Сезгә тиеш әле бик күп назлар.
7 нче укучы
Җиңү көне җиңел бирелмәде,
Җыр җырланмый шөһрәт-дан өчен.
Йөрәк елый һәрбер солдат өчен,
Егермеләп миллион җан өчен.
Яңгыра җыр, тыйнак илем өчен,
Рәхмәт, Ватан, җиңдең, талпындың.
Яңгыра, җыр, горурлыгы булып халкымның.
( Җыр башкарыла, һәйкәлгә чәчәкләр салына)
8 нче укучы
Бөек Җиңү көне диеп,
Шатлык белән тибә йөрәкләр.
Тормышыгыз матур, күңелегез тыныч
Безнең сезгә шундый теләкләр.
9 нчы укучы
Җиңү көне, күктән күзем алмыйм,
Күгәрченнәр уйный очынып,
Зәңгәр күктә ап-ак канатлары
Көмеш кебек китә чагылып.
(Җыр башкарыла , һавага шарлар очырыла)
Алып баручы.
Хөрмәтле кунаклар, тыл ветераннары ,авылдашлар! Бәйрәмебез ахрына якынлаша. Бу гадәти бәйрәм түгел. Ул күз яшьләренә манчылган. Сугыш афәте беркайчан да илебез күген капламасын! Җир йөзендә мәңге тынычлык булсын дибез . Күп еллар безгә шушындый очрашулар насыйп булсын!
Бүгенгенең матур хәтирәсе
Күңелләрдә калсын уелып.
Истәлекне яңартырбыз бергә,
Җиңү язы килгәч, җыелып.
Әкрен генә”День Победы “ җыры уйнатыла .