Илләр, кешеләр язмышында мәңге онытылмаслык вакыйгалар аз түгел. Әнә шундый вакыйгаларның берсе булган Бөек Ватан сугышын, фашист илбасарларына каршы халкыбызның героик көрәшен бөтен Җир шары хәтердән мәңге җуймас. Кешелек тарихына иң күп канкойгыч сугыш булып кергән Бөек Ватан сугышында Җиңү армиябезгә, халкыбызга дан һәм шөһрәт китерә.
Моннан 70 ел элек, халкыбызның нык ихтыяр көченә, югары әхлак сыйфатларына ия, куркусыз булуын бөтен дөньяга танытып, безнең сугышчылар Берлиндагы рейхстаг өстенә Җиңү байрагы кадый.
Фашистик Германия,10 ел һөҗүм итешмәү турындагы пактны бозып, 1941 елның 22 июнендә илебезгә басып керә. Бөек Ватан сугышы башлана.
Сугыш... Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул 27 миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган...
Сугыш... Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, Җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.Бөек Ватан сугышында халыкның батырлыгы, Туган илгә бирелгәнлеге, чиксез мәхәббәте, төрле милләт халыкларының бердәмлеге күренде. Ил өчен авыр сынау көннәрендә халкыбыз бер йодрыкка тупланды. Фронт һәм тыл бердәм булды.
Авылда картлар, хатын-кызлар һәм балалар гына калды. Ә тормышны алып барырга кирәк иде – игенне дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, сугышка җылы киемнәр дә әзерләп җибәрергә, бик күп салымнар да түләргә кирәк иде. Әмма тыл халкы сынатмады, сыгылмады.
Бөек Ватан сугышы чоры халык өчен зур сынау еллары булды. Сугышның беренче көннәреннән үк русы, татары, чувашы, удмурты, һ.б. милләт кешеләре туган илен – Ватанын сакларга күтәрелде.
1418 көн һәм төн барган бу мәхшәрдән халкыбыз җиңүче булып чыкты. Совет солдатлары үз илебезне генә түгел, бөтен Европаны фашизм коллыгыннан коткарды.
Җиңү тылда да яулана. Сугышка киткән ир – атларның эш урынына хатын-кызлар һәм балалар баса.
Татарстан илнең көчле тыл базасына әверелә. Казан авиация, ясалма каучук заводлары, кинопленка, тегү фабрикалары, мех комбинаты фронт өчен эшли. Мех киемнәрнең -50, киез итекләрнең 25 проценты безнең республикада җитештерелә. Җиңү көннәрен якынайтуга колхозчылар да үзләреннән зур өлеш кертә.
“Сугыш бүтән кабатланмасын!”
Әйе, без барыбыз да сугышның бүтән кабатлавын , җирдә тынычлык хакимлек итүен телибез.
Без, укучылар, артта калган шушы вәхшәтле көннәрнең эчтәлеген ныграк аңлау өчен Бөек Ватан сугышында җанын-тәнен биреп фашист илбасарлары белән көрәшкән сугышчылардан, ә хәзерге вакытта ветераннар булып саналган бабаларыбыздан сорашып беләбез. Сугышның ачы хәсрәтләре аларга бик күп кайгы алып килгән һәм алар бу көннәрне искә алганда күз яшьләрсез сөйли алмыйлар. .
Җиңү көне җиңел бирелмәде,
Җыр җырланмый шөһрәт-дан өчен.
Йөрәк җылый һәрбер солдат өчен,
Егермеләп миллион җан өчен.
Яңгыра, җыр, горурлыгы булып халкымның.
Яңгыра җыр, тыйнак илем өчен,
Рәхмәт, Ватан, җиңдең, талпындың.
Ватанны азат итү бөтен халык эше булган. Шуңа күрә "алар Ватанны сакладылар" дигәндә, без ул сугыш еллары халкын - барысын да күз алдында тотарга тиешбез: ул елларда яшәгән, сугышта катнашкан, тылда эшләгән кешеләрне. Аларга мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәт! Ә безнең бурычыбыз - ул еллардагы халыкның батырлыгын үзебез дә онытмыйча, бездән соң килгән буыннарга да тапшыру.
Ләкин халыкның тырышлыгы бушка китми: күптән Җиңү көне килә. . Бу көн халкыбыз күңелендә мәңге онытылмас көн булып уелып кала. Хәзерге вакытта да 9 нчы Май Җиңү көне буларак билгеләп үтелә.
Тик шулай да, күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр, һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр.
Без ел саен 9 нчы Май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадын карарга барабыз. Анда күкрәкләренә орден-медальләр таккан чал чәчле ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт хисе уяна. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәт әйтәсе килә аларга!