

Борынгыдан килгән гадәт –
Татарның каз өмәсе








Татар халкының бик күңелле бәйрәмнәре, бай гореф-гадәтләре һәм йолалары бар. Мәсәлән, ел фасылларына бәйле, Сөмбелә, Нардуган, Нәүрүз, Карга боткасы, Сабантуй; йолаларга бәйле- Каз өмәсе, Аулак өй һ.б.
Сөмбелә бәйрәме – уңыш бәйрәме – башак дигән сүз, көзге муллык. Зәңгәр күзле, уңган, булган, эшчән кыз Сөмбелә булган.
Нардуган ул кышкы бәйрәм, 22 декабрь-иң кыска көн, кояш туган дигәнне аңлата.
Нәүрүз яңа көн дигәнне аңлата. 21-22 нче мартка туры килә. Язны каршылау бәйрәме. Нәүрүз әйтеп йөрү гадәте булган, хуҗаларга бәхет-уңышлар теләп йөргәннәр.
Карга боткасы- элек кешеләр язны җылы яклардан каргалар алып килә дип уйлаганнар. Карлар эреп, сулар ага башлагач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясаганнар. Бәйрәм карга туе яисә карга боткасы дип аталган. Бу көнне кешеләр ботка пешергәннәр. Аны үзләре генә ашамаганнар, ә каргаларга да калдырып киткәннәр.
Сабантуй- татар халкының милли бәйрәме, язгы чәчү тәмамлангач, үткәрелә. Уңганлык, осталык сынашу, күңел ачу бәйрәме.Сабантуйда татарча көрәш, ат чабышы, шома колга башына менү, бүрәнә өстендә капчык белән сугышу,аякка капчык киеп, авызга йомыркалы кашык куеп йөгерү, чүлмәк вату кебек уеннар уйнала.Тагын бер зур, матур бәйрәмнәребезнең, йолаларыбызның берсе-
Каз өмәсе. Нәрсә соң ул өмә? Күп көч, вакыт сарыф итә торган, авыр эшне ирекле рәвештә, түләүсез, бергә-бергә башкаруны өмә дип йөртәләр.
Каз өмәсе һәр елны көз ахры, кыш башында үткәрелә. Күп гаиләләрдә егерме-утызлап бәбкә үстергәннәр. Каз өмәсенә килүчеләр саны никадәр күп булса, ул шулкадәр күңеллерәк үткән. Кызлар анда узләренең уңганлыгын, булганлыгын күрсәтә алганнар. Җитезрәк кызлар кеше бер каз йолкыганчы,
2-3 казны бик пөхтә итеп йолкып өлгергән. Казлар, йолкынып, эчләре алынып, аяк башлары чистартылып бетә, эре канатлары сыдырыла, өмәнең иң күңелле вакыты- чистартылган казларны көянтә башларына элеп, кызларның су буена юарга баруы. Янәшәдә сыдырылган канатларны алып, җырлый-җырлый кызлар да бара. Канатларны су юлына бара торган сукмак буйлап тарата-тарата баралар. Монысы киләсе елда хуҗабикәнең казлары сукмакны тутырып йөрсен, дигән теләк белән эшләнә. Каз өмәсенең иң кызыгы кич белән булган. Аулак өйгә эштән соң, киенеп-бизәнеп, кул эшләрен тотып, кызлар җыела. Ишек, тәрәзә төбенә гармуннарын асып, егетләр килә. Аулак өйнең төп өлеше-уен, бию, җыр, күңел ачу белән башлана.
Каурый сибәм су юлына,
Ишле булсын казыгыз
Өмәләрдә эш күрсәтеп,
Ярлар табып калыгыз.
Бии, уйный сылу кызлар
Чыңлый чулпы -төймәсе
Борынгыдан килгән гадәт
Татарның каз өмәсе.
Каз өмәсенә рәхим итегез!
“Каз канаты”җыры башкарыла.
Каз канаты каурый- каурый,
Хатлар язарга ярый.
Уйнамагач та,көлмәгәч,
Яшь гомер нигә ярый...
Кызлар чигү чигә. Егетләр керә.
-Исәнмесез,кызкайлар!
-Хәерле көн, матур кызлар!
-Исәнмесез,егетләр! Бездән сезгә ни кирәк?!
-Рәхим итегез,
Түрдән узыгыз тизрәк,
вакытыбыз аз, эшебез күп.
-Рөстәм, сиңа ни кирәк?
-Миңамы? Миңа...ак күңелле кыз кирәк.
-Ул нинди эшкә кирәк?
-Эээ...казларымны йолкырга,
миңа сез, кызлар, кирәк!
- Казларыгыз кая соң? Үзем барам йолкырга!
-Каз йолкыгач, ни була?
-Йортка килен шул була! (кәрзиндәге каз канатын алмакчы була)
(Бер кыз килә дә, әйтә )
-Юк, шаярма, егеткәй, менә бу булай була: кем оста итеп бии, каз канаты шуныкы!
(Егетләр бии)
-Берегез дә оста, матур итеп биемәде бит, димәк, каз канаты үзебездә кала, кызлар!
-Ничекләр итеп алырга соң бу канатны? Барыбер алам!
-Юк, мин алам!
-Юк, мин алам!
-Юк, мин алам!
-Әйдәгез әле, геетләр, үзләренә җыр җырлап күрсәтик әле.
Җыр. Егетләр:
Минем түбәтәй матур,
Минем түбәтәй матур,
Әйе шул, әйе шул.
Минем түбәтәй матур!
Кызлар:
Минем калфак бик матур,
Минем калфак бик матур,
Әйе шул,әйе шул,
Минем калфак бик матур!
Бергә:
Минем күлмәк бик матур,
Минем күлмәк бик матур,
Әйе шул,әйе шул,
Минем күлмәк бик матур!
-Бию, җыр белән генә безне алдый алмассыз!
-Әйдәгез без сезгә табышмак әйтәбез!
-Табышмак? Әйтегез!
- Өе ап-ак, баганалары кызыл (Малайлар җыелышып сөйләшә)
-Ак күлмәкле кызыл туфлилы кыз.
-Бирермен мин сиңа кыз! Каз була ул, каз!
-Икенче табышмакны мин әйтәм!
Суда юынып алды, өсте кыры калды.
(Малайлар җыелышып сөйләшә)
-Беләбез! Битен юмаган кыз була бу!
-Бирермен мин сиңа кыз! Каз була ул,каз!
-Өченче табышмакны мин әйтәм, тыңлагыз!
Ак күлмәге җиргә тигән, кызыл сандали кигән.
(Малайлар җыелыша)
-Белдек! Бу кыш бабайга ияреп килүче кар кызы була!
-Бирермен мин сиңа кар кызы! Каз була ул, каз!
-Кызлар, әйдәгез болай эшлибез. Мин сезгә гармунда уйнап күрсәтәм, аннары сез безгә каз канаты бирәсез.
-Карап карыйк әле башта!
(Рөстәм гармунда уйный)
-Менә, ичмасам, булдырдың Рөстәм!
-Менә сезгә каз канатлары!
(Парлашып чыгып, каз канатын алалар һәм бию башкарыла)
-Әйдәгез, кызлар, каз өмәсенә! Хәерле сәгатьтә булсын!
Кызлар бергә:
-Әйдәгез, әйдәгез!
(“Каз канаты” җырын җырлап, парлашып кереп китәләр).