СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

«Борынгы тарих иле»нә сәяхәт.

Категория: История

Нажмите, чтобы узнать подробности

Данное мероприятие можно использовать на неделе истории.

Просмотр содержимого документа
««Борынгы тарих иле»нә сәяхәт.»

«Борынгы тарих иле»нә сәяхәт.

(интеллектуаль-викторина)


Максат: борынгы заман тарихы, гомуми һәм урта гасыр тарихы турында тирәнрәк мәгълүмат бирү һәм укучыларының беренче яртыеллыкка белемнәрен тикшерү; укучыларны үз фикерләрен дөрес, эзлекле әйтә белергә өйрәтү һәм логик фикерләү күнекмәләрен үстерү; тарихыбызга һәм мәдәниятебезгә булган горурлык һәм мәхәббәт хисен формалаштыруны дәвам итү, эстетик зәвык тәрбияләү.

Ярышта 5-7 сыйныф укучылары катнаша. Борынгы заман тарихыннан алынган сорауларга бишенче сыйныфлар, урта гасырлар тарихыннан – алтынчы сыйныфлар, гомуми тарихтан алган тарихи биремнәргә җиденче сыйныф укучылары җаваплар таба.

Ярыш викториналар эстафетасы рәвешендә үткәрелә. Беренче эш итеп һәр сыйныф үзенең командасына исем уйлый.


1 тур - «Сорау бирәм – җавап тап»


Командалар кыска вакыт эчендә җавап бирергә тиеш. Сораулар укучыларның нинди сыйныфта укуларын истә тотып бирә. Һәр дөрес җавапка бер бал бирелә.


1 команда: Якынча 40 мең еллар элек яшәгән борынгы кешеләрне галимнәр ничек атаганнар? («Акыллы кеше»)

2 команда: Рим шәһәренә нигез салучы? (Ромул)

3 команда: Кешеләр барлык гасырларда да сәяхәт иткәннәр һәм ачышлар ясаганнар. XV гасыр ахырын – XVII гасыр уртасын колачлаган дәверне нинди чор дип атыйлар ? (Бөек географик ачышлар чоры)

1 команда: Бөек бозланыш чоры кайчан башланган һәм кайчан беткән? (100 мең еллар чамасы элек башланган, 13 мең ел элек беткән)

2 команда: Бөек ефәк юлы кайдан башланган һәм кая хәтле сузылган? ( Урта диңгездән алып, Тын океанга кадәр сузылган)

3 команда: Колумб ничәнче елда һәм нинди корабльләрдә Америкага сәяхәт иткән? (1492 ел, «Санта-Мария», «Пинта», «Нинья» корабларында сәяхәт итә)

1 команда: Нил елгасының тармакланып киткән өлеше ничек атала? (дельта)

2 команда: 410 елда готлар Римга килеп керәләр, шәһәрне өч көн дәвамында талыйлар һәм җимерәләр? Готлар юлбашчысының исемен әйтегез? (Аларих)

3 команда: Сәяхәтче җир тирәли сәяхәтне өч ел ясаган. Ул җирнең шар рәвешендә икәнен исбатлаган. Сүз кем турында бара? (Фернан Магеллан)

1 команда: Елгаара өлкәнең ике елгасын әйтегез. ( Евфрат һәм Тигр)

2 команда: Гарәпстанның изге Мәккә шәһәрендә гарәпләрнең иң хөрмәт иткән изге урыны бар. Анда нәрсә урнашкан? (Кәгъбә яки кара таш)

3 команда: Капитализмның башында беренче барлыкка килгән, күбесенчә кул хезмәте файдаланыла торган предприятиеләр ничек дип атала? (мануфактура)

1 команда: Мисырда төзелгән иң бөек пирамида? (Хеопс пирамидасы)

2 команда: Европа календареннән аермалы буларак, мөселманнар календаре айга нигезләнеп төзелгән. Ул ничек атала? (һиҗри)

3 команда: XV гасыр ахыры – XVI гасыр башында әдәбият, рәсем сәнгате һәм архитектурада моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә зур уңышка ирешә. Бу дәверне ничек дип атыйлар? (Бөек Яңарыш чоры)

1 команда: Вавилонның законнар чыгаручы алтынчы патшасы кем ул? (Хаммурапи)

2 команда: Ислам дөньясының бөек акыл иясе, галим. Бохара әмирен савыктыручы табиб. Сүз кем турында бара? (Әбүгалисина)

3 команда: Бөек Яңарыш чоры художнигы, математик, физик, инженер, парашют уйлап тапкан кеше. Ул анатомияне яхшы белә, табигать фәннәре белгече була . Сүз кем турында бара? (Леонардо да Винчи)

1 команда: Хуанхэ һәм Янцзы елгалары кайсы дәүләтнеке? ( Кытай)

2 команда: 768 елдан 814 елга кадәр франклар державасы белән идарә иткән Бөек Карлны ничәнче елда император дип игълан итәләр? (800 елда император дип игълан ителә)

3 команда: Бөек Яңарышның гаять зур фигурасы- скульптор, рәссам, архитектор һәм шагыйрь. Давид сынын ясаучы? (Микеланджело)

1 команда: Мисырда табылган папируслар гаять зур фәнни әһәмияткә ия. 1822 елда француз галиме иероглифларның серен ача. Сүз кем турында бара? (Жан Франсуа Шампольон)

2 команда: Бөек Карл империясе 843 елда өч өлешкә бүленә. Әлеге өлешләрнең һәрберсе Европаның өч иленә башлангыч бирә. Нинди илләр барлыкка килә? (Франция, Германия, Италия)

3 команда: Кояш системасының барлык планеталары да Кояш тирәсендә әйләнә дигән фикер әйтүче кеше кем ул? (Поляк галиме Николай Коперник)

1 команда: Урта гасырлар кешесе өчен төп байлык булып нәрсә саналган? (Җир, урман)

2 команда: Урта гасырда крестьян үз сеньорының җирен дә эшкәртергә тиеш була. Моны ничек дип атыйлар? (Барщина)

3 команда: Галилео нинди ачышлар ача? (Кояшта таплар таба, айда тау сыртлары, кратер күрә, Кояшның үз күчәре тирәсендә әйләнүен ачыклый)

1 команда: Борыңгы Мисырда мумияне сала торган таш табут ничек атала? (Саркофаг)

2 команда: Европа архитектурасы : роман стиленә алмашка XII - XIII гасырларда нинди стиль килә? (Готик стиль)

3 команда: XVII гасырда Франция Европа дәуләтләре арасында иң көчле ил булып чыга. Людовик IV «көчле» идарә итү традициясен кертә. Сарай дайрәсендәгеләр аны кем дип атыйлар? (Кояш-король)

1 команда: Бөек Кытай стенасын кем идарә иткәндә төзи башлыйлар? (Цинь Шихуан)

2 команда: Англия һәм Франция арасында булган 100 еллык сугыш ничәнче елларда була? (1337-1453 елларда)

3 команда: Мөселманнар Һиндстанда искиткеч сәнгать әсәрләре иҗат итәләр. Иң танылганы – Җиһан шаһ яраткан хатыны истәлегенә төзелгән мавзолей була. Мавзолейның исемен әйтегез. (Таҗ Махал)


2 тур – «Миф сөйлим- тыңлагыз»

А) Һәр команданың командиры җирәбә ала. Нинди миф эләгә, шуны сөйли. Тулы эчтәлекле миф сөйләгән командирга биш балл бирелә.

1. Тесей һәм Минотавр турында миф.

2. Троя сугышының башлануы хакында миф.

3.Осирис белән Исида турында миф.

4. Бөек Юй турында миф.

5. Прометей турында миф.


Б) Командаларга «Соломон суды» турындагы библия легендасыннан сорау бирелә, җавапны һәр команда кәгазь битенә яза:

Соломон суды.

Бервакыт патша янына ике хатын килгәннәр һәм алар арасындагы бәхәсне чишүне сораганнар. Беренче хатын:

-“Хуҗам минем! Без бер йортта яшибез, һәм без икебез дә бер үк вакытта малайлар таптык. Әмма аның улы тиздән үлде һәм ул төнлә, мин йоклаганда, минем баламны үзенә алган, ә үлгән баланы минем янга куйган” , - дигән.

Икенчесе:

-“Юк, хуҗам минем, аның баласы үлде, ә минеке исән”, - дип каршы чыккан.

Соломон аларны тыңлаган да болай дип әйткән:

-“Кылыч алып килегез дә баланы икегә ярыгыз. Һәр хатынга яртышар бала туры килсен”.

Хатыннарның берсе коты очып кычкырып җибәргән:

- “Бүтән хатынга бирсәгез бирегез, тик үтермәгез генә!”.

Ә икенчесе:

- “Сиңа да, миңа да булмасын, кисегез!” – дигән. Шунда Соломон кайсы хатынның хаклы булуын аңлаган һәм баланы анасына биргән.

Сорау: Соломан баланы кайсы хатынга биргән?


3 тур – «Тапкырга – табышмак».


Һәр командага вакытка башваткычлар бирелә. Кайсы команда җавапны беренче бирә.

1) Беренче иҗек – грекларның изге тавының исеме, икенче иҗек – бәйләгеч теркәгеч, өченчесе – алфавиттагы иң мактанчык хәреф, тулы сүз – Пелопоннестагы бөтен Грециягә билгеле шәһәр.

(Олимп-и-я – Олимпия)

2) Беренче иҗек – Египеттагы кояш алласы, икенче иҗек – кыска тантаналы музыкаль сәламләү, өченчесе – алфавиттагы кайгылы хәреф, тулысы – урта гасыр шәһәрләрендә (коммуналарында) шәһәр советы бинасы.

(Ра-туш-а – ратуша)

3) Беренче иҗек – нота, икенче иҗек – расланган кием үрнәге, тулы сүз – җәмгыятьтәге үзгәреш, яңарыш.

(Ре-форма - реформа)


4 тур – «Могҗизалы хәрефләр».

Һәр командага хәрефләр бирелә. Алардан сүзләр төзисе һәм сүзләрнең (терминнарның) аңлатмасын әйтәсе.


1. Скрипторий – (кулъязмаларны күчереп язу һәм бизәү остаханәсе).

2. Схоластика – (изге Язмаларны һәм аеруча абруйлы язучылар әсәрләрен катгый логик аңлату юлы белән белем алу методы. Аны икенче төрле «мәктәп белеме» дип тә атыйлар).

3. Секуляризация – (дөньяви хакимиятләрнең чиркәү җирләрен һәм мөлкәтен конфискацияләве).


Ярыш ахырында җиңүче команда билгеләнә һәм «Акыллының да акыллысы» дигән жетонга ия була. Барлык командалар да грамота белән бүләкләнә.