СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Буклет. Морфология.

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

"Хәзерге заман татар теленең морфологиясе"

  Хәзерге  татар теле- татар халкының милли теле, рухи һәм мәдәни хәзинәсенең бер чагылышы.

Просмотр содержимого документа
«Буклет. Морфология.»


Сүзләрнең морфологик төркемнәре. Сүзләрнең сөйләм оештырудагы рольләреннән чыгып, сүз төркемнәрен иң элек түбәндәге ике зур төркемгә аералар:

1) мөстәкыйль сүз төркемнәре,

2) ярдәмлек сүз төркемнәре. Ярдәмлек сүз төркемнәре, башкарган функцияләре буенча, үзләре икегә бүленә:

1) модаль сүз төркемнәре,

2) бәйләгеч сүз төркемнәре.

   Мөстәкыйль сүз төркемнәре (мөстәкыйль сүзләр) чынбарлыкта булган әйберләрнең, күренешләрнең безнең аңда булган төшенчәләрен белдерәләр. Шул төшенчәләрне үзара бәйләүдән фикер туа. Төшенчә сүздән башка булмаган кебек үк, фикер сөйләмнән башка булмый һәм киресенчә. Димәк, төшенчәләрне белдерә торган сүзләр, фикер әйтү процессында бергә берегеп, сөйләм барлыкка китерәләр. Шулай итеп, мөстәкыйль мәгънәле сүзләр сөйләм оештыруда төп рольләрнең берсен уйныйлар. Аларга исемнәр, фигыльләр, саннар, алмашлыклар, сыйфатлар, рәвешләр, ияртемнәр һәм хәбәрлек сүзләр керәләр


Морфология – грамматиканың бер өлешен тәшкил итә, аның төп өйрәнү объекты – сүзнең мәгънәле кисәкләре – м о р ф е м а л а р, с ү з л ә р һәм

с ү з ф о р м а л а р ы.

.

 Морфология – грамматиканың бер өлеше. Грам­матика – тел белеме фәненең телнең төзелешен, сүзләр төрләнешен, җөмлә төзү юлларын һәм ысулларын өйрәнә торган тармагы, һәм ул ике өлештән – морфология һәм синтаксистан тора.

"Хәзерге заман татар теленең морфологиясе"

Хәзерге татар теле- татар халкының милли теле, рухи һәм мәдәни хәзинәсенең бер чагылышы


М о р ф о л о г и я сүзләрнең төзелешен, төрләнешен, сүз төркемнәрен һәм аларга хас грамматик категорияләрне өйрәнә.


Морфологиянең төп өйрәнү предметы – сүз һәм сүз­ләр төрләнгә



Морфологиянең тел белеменең башка тармаклары белән бәйләнеше. Тел үзенең төзелеше буенча билгеле бер система тәшкил итә. Бу системаның аерым буыннары тел берәмлекләре дип йөртелә. Төп тел берәмлекләре: аваз (фонема), сүз кисәге (морфема), сүз, сүзтезмә, җөмлә. Тел берәмлекләре кечкенәдән зурга таба үсә бара, һәр кечкенә берәмлек зур берәмлек эченә керә. Бу – тел берәмлекләре арасындагы иерархияле мө­нәсә­бәт дип атала: сүз кисәге (морфема) аваздан яки авазлардан төзелә, сүз – морфемалардан, сүзтезмә сүзләрдән, ә җөмлә сүзтезмә­ләрдән тора. Тел берәмлекләренә шулай ук төрлелек, бүленгәнлек һәм бер сызык өс­тендә килү (линейность) кебек сыйфатлар хас. Лингвистикада бу берәмлекләрне өйрәнүдә дә билгеле бер эзлеклелек бар. Тел белеме тармаклары арасында шуңа күрә үзара тыгыз бәйләнеш яши.


МОРФОЛОГИК АНАЛИЗ ҮРНӘКЛӘРЕ.



Сүз составы буенча анализ җөмләдәге сүзне морфемаларга бүлү, һәр морфемага грамматик яктан аңлатма бирүне күздә тота. Мәсәлән:

авылдашларыбызга  авыл-даш-лар-ыбыз-га; сүз 5 морфемадан тора.

авыл – тамыр морфема;

-даш – сүз ясагыч кушымча;

-лар – форма ясагыч – исемдә күплек сан кушымчасы; төр ясагыч (модаль) кушымча;

-ыбыз – форма ясагыч – тартым кушымчасы; төрләндергеч кушымча;

-га – форма ясагыч – килеш кушымчасы; төрләндергеч кушымча.

Без бит алга таба барабыз, сугышның ахырына, соңгы җиңүгә та

без – тамыр сүз, алмашлык;

дә - тамыр сүз, кисәкчә;

бит – тамыр сүз, кисәкчә;

алга – ал-га;

ал – тамыр, ярдәмче исем;

- га – форма ясагыч - килеш кушымчасы,


төрләндергеч кушымча;

таба – тамыр сүз, бәйлек;

барабыз – бар-а-быз;

бар – тамыр, тамыр нигезле фигыль;

 – форма ясагыч – заман кушымчасы; төр ясагыч (модаль) кушымча;

- быз – форма ясагыч – зат-сан кушымчасы; төрләндергеч кушымча;

сугышның – суг(-ыш)-ның;

сугыш – тамырлашкан сүз;

-ның – форма ясагыч – килеш кушымчасы, төрләндергеч кушымча;

ахырына - ахыр-ы(н)-а;

ахыр – тамыр;

 – форма ясагыч – тартым кушымчасы, төрләндергеч;

 - өстәлмә (эпентетик) аваз;

 - форма ясагыч – килеш кушымчасы, төрләндергеч кушымча.




Стәрлетамак районы

Үрге Усылы урта мәктәбе




Төзеде: Луговая Раушания Тимергали кызы татар теле һәм әдәбияты укытучысы



Үрге Усылы 2016