Просмотр содержимого документа
«6 нчы класста татар теленнән арадаш аттестация уздыруга материал.»
6 нчы класс өчен татар теленнән арадаш аттестация буенча контроль диктант тексты.
Максат: 6 нчы класста үтелгән “Морфология” курсы буенча белем – күнекмәләрне кабатлау, ныгыту.
Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Аңлатма язуы.
Укучыларга мәктәп программасына нигезләнеп, грамматик биремле диктант тәкъдим ителә. Алар “Морфология” бүлеге буенча булган белем – күнекмәләрне кабатлыйлар һәм контроль текстта эшләп күрсәтәләр.
Эш вакыты: 45 мин
Диктантны бәяләү критерийлары:
“5” – бер хатасыз,чиста, пөхтә эшкә куела;
“4” – бер яки ике хатасы булса куела;
“3”- өч-дүрт хатасы булган очракта;
“2”- алты хата җибәрелгән очракта куела.
Грамматик биремне бәяләү критерийлары.
“5” – сүз төркемен дөрес күрсәтеп, грамматик билгеләрен, җөмләдәге кулланылышын дөрес күрсәткән очракта куела;
“4” – сүз төркемен дөрес күрсәтеп, грамматик билгеләрен бутаса, ләкин җөмләдәге вазифасын дөрес күрсәткән очракта куела;
“3” – сүз төркемен дөрес, ә грамматик билгеләрен һәм җөмләдәге вазифасын бутаса, ул очракта куела.
“2” – бөтенләй грамматик биремне эшләмәгән очракта куела.
Шәфкать туташы.
Бик тә кирәкле һөнәрләрнең берсе – шәфкать туташы. Бу һөнәрне үзләштерү өчен, мәктәпне тәмамлагач, мин медицина көллиятенә укырга керәчәкмен.
Без әлеге ак халатлы ягымлы апалар белән балачакта ук - прививка ясатырга дип, яисә авырып китеп балалар шифаханәсенә килгәч танышабыз. Шул вакытта ук бу хезмәтнең кирәклеген аңлый башлыйсың.
Шәфкать туташы булып эшләү кызыклы гына түгел, ә авыр да. Чөнки эш вакытында төрле характерлы кешеләр белән аралашырга туры килә. Әмма авыруларыннан савыгырга ярдәм иткән кешеләрдән дә рәхмәт сүзләре ишетү бик рәхәт буладыр.
Шәфкать туташлары бик белемле булырга тиеш.
Алар юкка гына шәфкать туташы дип аталмыйлар шул. Аларның күңелләре изге, уйлары шәфкатьле була, алар кешеләрне нык яратырга тиешләр. Бик кирәкле һәм җаваплы һөнәр.
Грамматик бирем.
Түбәндәге сүзләргә морфологик анализ ясарга: шәфкать туташы (1 нче җөмлә), керәчәкмен (2), башлыйсың (1), белемле (8), алар (9)