СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

7 нче класста арадаш аттестация үткәрү өчен материал 2022 ел

Нажмите, чтобы узнать подробности

7 нче класста  арадаш  аттестация  үткәрү  өчен  материал 2022

Просмотр содержимого документа
«7 нче класста арадаш аттестация үткәрү өчен материал 2022 ел»

7 нче класста арадаш аттестация үткәрү өчен грамматик биремле контроль диктант тексты.

Максат: гади җөмлә синтаксисын кабатлау, ныгыту. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү

Бүгенге авыл

Бүгенге авыл төзек тә, культуралы да. Урман буйлап өр яңа өйләр тезелеп киткән. Яңа гына салынган җәмәгать биналары, мәктәп, клуб кебек культура учаклары – һәммәсе дә, ерактан ук балкып, авылга ямь биреп торалар.

Хезмәт ияләре иртәнге йокыдан уяналар да Мәскәүдән, Казаннан яки Уфадан эфир дулкыннары аша килгән җыр һәм музыка авазларын тыңлыйлар. Кичләрен зиннәтле өйләр һәм клубларның утлары урамнарга нур чәчә.

Авылның культура учаклары ярты төнгә кадәр гөр килә. Җыелышлар, киңәшмәләр, лекцияләр һәм докладлар – барысы да шунда уздырыла. Яшьләр үзешчән сәнгать кичәләре үткәрәләр, җәмәгать эшләрендә катнашалар. Җырлы да, нурлы да хәзерге авыл!

Бакчалар, парклар зурайтылды. Урамнарга агачлар утыртылды.

Бүгенге авыл менә шулай тырыш хезмәтнең югары уңышларына ирешә, киләчәккә төбәлгән якты уйлары белән рухланып яши.

(Журналист язмаларыннан)



Грамматик биремнәр

  1. Тиңдәш кисәкләр астына сызарга

  2. Җөмләгә тулы синтаксик анализ ясарга ( 10 җөмлә)