СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Авылымның киләчәге

Нажмите, чтобы узнать подробности

  Укучыларымның иҗаты:11 сыйныф укучысы Хамадуллина Илида . Инша" Авылымның киләчәге"

Просмотр содержимого документа
«Авылымның киләчәге»

Авылымның киләчәге

Тукай абый : ” Тау башына салынгандыр безнең авыл, бер чишмә бар якын безнең авылга ул”,- дип язса, безнең авылыбыз биек таулар астында урынашкан.  Башкортстан картасында ул бер нокта гына булып күренсә дә, туган авылыбыз безнең өчен иң зур, иң кадерле җир булып тоела. Шулган авылы Башкортстанның төньяк-көнбатышында, табигатьнең иң матур кочагында – җырларда җырланган Гәрә елгасының ике як ярына урнашкан. Аны һәрьяклап урман, таулар, саф салкын сулы чишмәләр уратып алган. Безнең авыл бар яклап та алга киткән, шәһәрчә матур итеп төзекләндерелгән, заман белән бергә атлаучы авыллар исәбендә тора.

Үз тарихын 18 гасырда ук саный башлаган. Авылыбызның килеп чыгышы бик кызыклы. Бу урынга иң беренчеләрдән булып Бертөп (Бертөк) Гәрәй исемле кеше килеп утырган Авылның исеменең килеп чыгышын болай аңлаталар: борынгы бабалар таудан агачларны егып, шудырып төшергәннәр һәм йортлар, абзар-куралар төзегәннәр. Шул сәбәпле авылны “Шуган” дип атаганнар, ягъни таудан шуып төшкән авыл. Урысларның рәсми кәгазенә ул “Шулганово” дип кергән, ә башкортлар үзләренчә “Шүлгән” дип язган. Әлеге вакытта халык аны Шулган дип йөртә. Шулай итеп, авылыбыз көннән көн үсеп, зураеп китә. Әби-бабаларыбыз иртә таңнан кара төнгә тиклем шушы җирдә эшләгәннәр, көн күргәннәр. Зүрәнием сөйләвенчә, коллективлаштыру вакытында Шулганда күмәк көч белән 3 колхоз төзелә .  Бөек Ватан сугышына Шулганнан алты йөз кеше китә, нибары 120се генә исән кайта. Апарның да күбесе сыңар куллы, я култык таяклы була.Сугышта һәлак булганнар истәлегенә безнең авылда һәйкәл төзелгән.   1947нче елның көзендә хәрби өйрәнүләр вакытында маршал Г.К.Жуков Башкортстанга килә. Күнекмәләрнең төп максаты мото- механиклаштырылган частьларның су аша чыгып, һөҗүм итү мөмкинлекләрен камилләштерү була. Шул чорда ул Шулганга да килә һәм үзенең штабын Кәбәнтау башына урнаштырып, хәрби өйрәнүләр белән идарә итә. Авыл халкы, бигрәк тә фронтовиклар белән якыннан аралаша, хәл-әхвәлләрен белешеп тора. Ә полководецның ачлыктан интегүче авыл кешеләренә хәрби ялан кухнясыннан һәрвакыт өлеш чыгаруын зүрәнием һаман да күзләрен чылатмыйча сөйли алмый.

Гомумән, Шулган җирендә күренекле шәхесләрнең якты эзе бүген дә саклана. Халкыбызның бөек шагыйре Әнгам Атнабаев монда укытучы булып эшләгән, үзенең беренче пьесаларын Шулган сәхнәсенә алып чыккан. Шулай ук күренекле шагыйрә Саҗидә Сөләйманова да монда 1944-1946нчы елларда балалар укыта. Аның тыйнаклыгын, ихласлыгын, якты күңеллелеген бүген дә зүрәнием чиксез сагыну белән сөйли. 

Хәзер авылыбызда табигый газ кертелгән, амбулатория, мәдәният йорты,мәктәп,балалар бакчасы, кибетләр төзелгән. Бар урамнарга да су үткәрелгән, асфальт салына. Хәзерге көндә авылда 400 йорт, 1400 кеше исәпләнә. Халкыбызның тырышлыгын алар яшәгән йортларга карап белеп була. Авыл уртасыннан Гәрә елгасы ага, ул Танып елгасына коя. Авыл халкы теләге буенча төзелгән мәчет безнең авылга ямь биреп тора.
Безнең Шулган авылы үзенең үстергән уллары һәм кызлары белән горурлана ала. Алар арасында игенчеләр, язучылар, укытучылар, табиблар һәм башка бик күп һөнәр ияләре бар. Алар үз бәхетләрен туган якта – шушы төбәктә тапканнар. Авылыбыздан ерак яшәгәннәр дә - безнең горурлык. Тормыш юлы никадәр генә авыр булмасын, һәр кеше үз юлын, үз урынын һәм бәхетен таба. 

Төрле талантларга да бай авылыбыз. Илдар Кәшипов “Шулганым” дигән җыры белән авылыбызның данын бар Республикага таратты. Нияз Хәмәтшин үзенең матур моңлы тавышы белән Башкортстан һәм Татарстан тамашачыларын куандырып тора. Нәфкыя Сафина шигырьләрен барыбыз да яратып укыйбыз.

Гомүмән, талантлар авылыбызда бик күп, аларны барысын санап тормыйм. Сүземне дәвам итеп, авылыбызда яшәр өчен барлык уңайлыклар тудырылса да, яшьләр калмавы турында язып үтәсем килә. Бу проблема бездә генә түгел,әлбәттә. Әмма моның өчен ниндидер чаралар күрергә кирәктер, дип уйлыйм. Алда мин авылыбыз чишмәләр һәм елгаларга, урманнарга бик бай, дип яздым .Ә нигә аны кулланмаска?! Нигә саулыкны саклар өчен шифаханә эшләмәскә?! Берничә мисал китерәсем килә: йортыбыздан ерак түгел Казларкип чишмәсе ага. Бу чишмәнең күзләрне дәвалый торган шифалы суы белән дәваланырга бик ераклардан киләләр. Ә без аны игътибарга да алмыйбыз. Сәгъди чишмәсе суы микро һәм макроэлементларга бай. Тау башларында төрле табигать әфәтләреннән саклап торган наратлар авылыбызның һавасын шифалы итә. Кунакка кайткан, яки үтеп барган һәр кеше сезнең һаваны суласам, төрле чирләремнән арынам, дигәнне бик күп ишетәм. Әйе, саулык- зур байлык,ди халык мәкале. Әгәр авылыбызда шифаханә эшләсәк, саулыгыбызны да ныгытыр идек, яшьләргә дә авылда калырга эш булыр иде, дип уйлыйм. Монда кешеләр ял итәргә генә түгел, ә даими яшәү өчен күчеп килерләр иде. Әлбәттә, бу минем хыялымда гына.
Ә бит хыял канатландыра, уйга сала, әйди, чакыра.. Хыялланып яшәү, алдыңа максатлар куеп яшәү шәп бит ул!
Мин киләчәк тормышымны матур итеп куз алдыма китерәм, матур планнар төзим. Инде 11-нче класс укучысы буларак, төрле сорау борчый: киләчәктә кайда укырга барырга, кем булырга, хә­зерге заманда нинди һөнәр сайларга? Илемне, җиремне, халкымны киләчәктә нинди язмыш көтә?... “Ил язмышы – безнең язмыш”, – ди олылар. Шулганнан ерак булмаган Җиләктау белән Кустар авыллары юкка чыккан кебек, авылымны да шул язмыш көтмәсме? Юк,юк! Без, киләчәк буын балалары, моңа юл куймаячакбыз!

Кечкенә чактан уйлаган хыялымны тормышка ашырыга вакыт чамалы гына калды. Мин үземне мең төрле сырхауларга дәва тапкан, үлем белән көрәшүчеләрдә дә өмет уята алган, күпме кеше гомерен саклап калган табиб һөнәренә багышларга булдым. Әйе, дөрес уйладыгыз, мин киләчәктә табиб һөнәрен үзләштереп, авылым халкына ярдәм итәсем, аларны дәвалыйсым килә. Бәлки, киләчәктә шифаханә дә ачу теләген тормышка ашырымын. Ни дисәң дә,моның өчен бар шартлар да бар, зур теләк кенә кирәк.

Республикабызның яңа башлыгы Радий Фәрит улы Хабиров та яңа ачышлардан курыкмаска өнди, киресенчә ,аның программасында эшкуарлыкны үстерү- зур урын алып тора. Мисалга аның чыгышыннан бер өзек китерәсем килә:

– Безнең өчен авыл — керем чыганагы гына түгел. Авылны саклау — төп бурычыбыз. Шунысы көн кебек ачык, аның киләчәге бер — ул заманча авыл булырга тиеш. Республикада утсыз, газсыз, юлсыз авыллар булырга тиеш түгел. Шуңа күрә без авыл терри­торияләре инфраструктурасын үстерүгә зур көч салачакбыз.

Димәк, җирлектә үсеп  килүче буын өчен күп нәрсәләр эшләнәчәк,дип өмет итәм. Минемчә, авылларыбызның чәчәк атуы-безнең уртак бурычыбыз, аңа ирешү өчен без бергә тырышырга тиеш!