СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Балалар фольклоры. "Серле дөнья".

Нажмите, чтобы узнать подробности

Әлеге эшләнмә укытучылар белән үткәрү өчен төзелде. Шулай ук, балалар өчен дә кулланырга мөмкин.

Просмотр содержимого документа
«Балалар фольклоры. "Серле дөнья".»

Чараның темасы: Балалар фольклоры. «Серле дөнья”

Максат:

Укучыларны халкыбызның милли гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру ысулларын карап үтү.

Укучыларның сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерүдә фольклор әсәрләренең әһәмиятен күрсәтү.

Дәрес барышы:

- Исәнмесез, хормәтле укытучылар!

Әйдәгез әле, кәефләребезне яхшыртыр өчен, бер уен уйнап алыйк.

Без буген сезнең белән халкыбызның фолҗклоре турында сөйләшербез.

Алар кешене тәрбиялерәк итәргә булышалар. Татар гаиләсендә балаларга тәрбия бирү милли йола-гадәтләргә нигезләнеп алып барыла. Халыкның матурлыкны сөюе, рухи байлыгына хәзинә итеп каравы, аны саклавы, үстерүе, буыннан-буынга тапшыра баруы һәркемдә милли горурлык хисе уята. Безнең халык кунакчыл, сабыр, хезмәт сеючән, ярдәмчел, күңел ачучан халык.


Фразеологик әйтелмәләр дөнья телләренең һәркайсында да булганга күрә, аларда уртак үзенчәлекләр һәм типологик күренешләр, әлбәттә, бар, шуның өстенә тагын һәрбер тел үзендә теге яки бу милләтнең билгеләрен дә саклый. Төрле телләрдәге фразеологик әйтелмәләр уртак юллар белән барлыкка киләләр. Әмма аларны турыдан-туры бер телдән икенчесенә күчкән дип әйтү дөрес түгел, халыкларның фикерләү закончалыклары уртак һәм фразеологизмнар да шул уртаклык нәтиҗәсендә туган булырга тиеш дип санала. Фразеологизмнар составында кулланылган берәмлекләр турыдан-туры мәгънә бөтенлеген бирмәсәләр дә, аларның нинди чолганышта булуы, ничек кулланылулары шулай ук теге яки бу халык аңының үсешен, аңа гына хас уйлауны хасил иткән күрсәткеч булып тора.


Теләсә кайсы халык билгеле бер тирәлектә яши һәм шулай ук аны географик яктан шушы тирәлеккә яраклашкан үсемлек, хайваннар дөньясы чолгап ала. Мәсәлән, без яши торган Татарстанда катнаш һәм куе яфраклы урманнар күп. Шуңа күрә бу урманнарда яши торган җәнлекләр татар халкының сөйләмендә канатлы әйтелмәләр, тотрыклы сүзтезмәләр, мәкаль-әйтемнәр составында кулланылалар. Шушы ук тирәлектә рус халкы да яши, әмма бу ике халыкның диннәре, ышанулары, көнкүрешләре төрле булганлыктан, алар агач атамаларына башка төсмер бирәләр һәм шул рәвешле тотрыклы гыйбарәләр дә кулланалар.

Мәкальләр.

  1. Ана арыслан баласы өчен утка керер.

  2. Бер казанга ике тәкә башы сыймас.

  3. Керпе баласын “йомшагым” дияр, аю баласын “аппагым” дияр.

Табышмаклар.

  1. Җәен соры, кышын ак, аңа шулай яхшырак.(куян)

  2. Энәсе бар, ә тегә алмый. (керпе)

  3. Нечкә билле, көлтә койрыклы. (төлке)

Җырлар.

  1. Күгәрчен гөрлидер.

  2. Эх алмагачлары.

Сынамышлар.

  1. Тычкан һәм Елан елларнында бал күп булыр.

  2. Әтәчләр өзлексез кычкырсалар, ашлык уңар.

  3. Үрдәкләр түбән очса, тары уңар.

Санамышлар.

Куяннар санамышы

Бер, ике, өч...

Куяннарда бөтен көч!

Дүрт, биш...

Безне җиңеп булмый һич!

Алты, җиде...

Куркаклар башын иде!

Сигез, тугыз, ун...

Алты бүре — алты тун!

Без тук бүген, бүре ач —

Әнә килде, тизрәк кач!..


Бер тай, ике тай, өч тай, дүрт тай

Монда торма, чыгып тай.


Өйгә кергән бер чыпчык

Очып йөри чык-чырык,

Чыпчык-чыпчык, син чыпчык!


Тизәйткечләр.


  1. Тау башында таллыкта

  2. Тукраннар тукылдый.


  1. Үгезегез үзегезнеке

  2. Мөгезе үгезегезнеке.


  1. Сигез сыер асраганчы, симез сыер асра.



  1. Үгезне мөгезеннән эләктерү.(Килеп чыккан эшләрне тиз арада чишү)

  2. Азат куян йөрәк булып чыкты.(Куркак кеше)

  3. Колагына аю баскан. (Җырлый белмәү)

  4. Сыер да ашаган урынына кайта.

  5. Тавык хәтере.(начар хәтерле булу)

  6. Әтәч төсле сугыш чукмары булу.(хаман әйткәләшеп, тарткалашып тору)

  7. Төлке төсле хәйләкәр.(бик үткен булу)

  8. Эчтә бүреләр улый.(ныкъ ашыйсы килү)

  9. Буре сыман явыз.(әшәке, явыз булу)

  10. Кара елан.

  11. Эт белән мәче шикелле.

  12. Арадан кара мәче үтү.(мөнәсәбәтләр бозылу)

  13. Авызыңа ак эт кереп, кара эт чыга.