XVII Межрегиональные юношеские научно- исследовательские чтения
имени Каюма Насыйри
Научно- исследовательская работа
Тема: Образ Змеи в татарском нардном творчестве
Выполнила: ученица 10 класса
Шулгановской средней школы
Татышлинского района
Республики Башкортостан
Хаматнуровой Лилии
Руководитель: учитель высший
категории татарского языка и
литературы Зиятдинова Лениза
Надимьяновна
Шулганово -2019
Эчтәлек
Кереш..........................................................................................3 бит
Төп өлеш
1нче бүлек.............................................................................4бит
2нче бүлек.............................................................................5 бит
Йомгак .............................................................................................7 бит
Файдаланылган әдәбият исемлеге.................................................7 бит
КЕРЕШ
Теманың актуальлеге. Мин кечкенәдән татар халык аваз иҗаты белән кызыксынам. Алар безне - яшь буынны, гомумән, халыкны, әхлакый тәрбияләүдә роле аеруча зур. Борынгы бабаларыбыз 922нче елга кадәр, Ислам дине таралганчы, табигать көчләрен гәүдәләндерүче илаһи көчләргә, рухларга табынганнар. Мәҗүси табынуларның асылы – табигатькә магик көч, сихер белән тәэсир ясау. Утка, Кояш, су, борынгы бабалар, тотемнар (хайваннар) рухына табыну булган. Мәҗүсиләр карашынча, дөнья өске (күк), урта (кешеләр һәм рухлар яшәгән җир) һәм түбән (җир астындагы дөнья) өлешләргә бүленгән. Бу татар фольклорында (эпос, йола шигърияте, мәкальләр һәм әйтемнәр, табышмаклар) да чагылыш тапкан. Ул жанрлар аша безгә тарихтан мифологиянең мәҗүси персонажлары килеп җиткән (Дию, Аждаһа, Елан, Шүрәле, Убыр, Су анасы, Су бабасы, Су иясе һәм башкалар.)
Елан—дөнья халыклары мифологиясендә дә һәм эзотерика өлкәсендә зур урын алып торган төшенчә-символ. Елан иң борынгы символлар рәтенә керә, чөнки ул сөйрәлүчеләр классыннан, ә сөйрәлүчеләр Җирдә кошлардан элегрәк барлыкка килгән, кошлар исә имезүчеләрдән элек тереклек иткән. Җир йөзендә таралган халыкларның риваятьләре һәм мифлары иң борынгы заманнардан ук Еланны, бер яктан, куркыныч һәм кешегә дошмани зат буларак, икенче яктан, гакыл һәм зирәклек символы рәвешендә сурәтли. Елан (аждаһа) образының үсешендә ике этап аерымланып тора: бик борынгы заманда ул, тотем буларак, кешеләргә яхшылык эшләүче итеп уйланылса һәм хөрмәт ителсә , соңга таба кешенең дошманына әверелә . Еланнар еш кына сихер серләрен белүче, вакыйгаларны алдан күреп эш итүче гали затлар буларак телгә алына. Бер үк вакытта Елан—кабилә тотемы, нәселне башлап җибәрүче борынгы баба буларак та билгеле. Соңрак, Елан әкиятләрдә, риваятьләрдә, мифларда тискәре зат буларак еш сурәтләнә башлый.Әлеге фәнни-тикшеренү эшемдә мин татар халык иҗатында Елан образын тикшерергә булдым. Фәнни-тикшеренү эшенең максаты булып татар халык иҗатында Елан образына анализ ясау, аның асылын ачыклау.
Бу максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде:
- китаплар һәм интернет чыганаклар аша елан һәм аның кеше тормышында тоткан урыны турында белемне тулыландыру.
-татар халык авыз иҗатында Елан образын анализлау һәм нәтиҗә ясау.
Фәнни эшнең яңалыгы – бу темага язылган төрле чыганакларны бергә туплау, анализлау.
Өйрәнү объекты һәм предметы-
Татар халык авыз иҗаты үрнәкләре.
Тикшерү методы итеп эзләнү, өйрәнү, тикшерү алымнары файдаланылды.
Эшне язу барышында теоретик нигез итеп татар халык иҗаты үрнәкләреннән әкият, мәкаль, әйтем, риваять жанрлары алынды
Көтелгән нәтиҗә: елан турында мәгълүматлы булу, татар халык иҗатын уку, аларны анализлый белү, татар халык авыз иҗатында Елан образына харатеристика бирә белү.
I бүлек
Әлеге бүлеккә материал туплау өчен, без Интернет челтәре материалларына мөрәҗәгать иттек. Кеше еланның агуын медиицина өлкәсендә бик еш куллана.Озаквакытлар елан агуының ничек эш итүен аңлый алмаганнар. XII гасырда гына таҗик галиме Зәйнетдин әбу Җурҗани беренче булып, «Харәзмшах хәзинәсе» трактатында: «Елан агуы бик кыска вакыт эчендә канны оета», – дип белдерә.
Касәне урап алган елан сурәте — медицина тамгасы ибулып санала. Бик кечкенә дозаларда елан агуы күп чирләрне дәвалауда кулланыла. Русиядә «Гиппократкасәсе» билгесе 18 гасырдан кулланыла.1898-1905 елларда француз галимнәре Кальмет һәм Физали эпохаль ачыш ясауга ирешәләр – елан агуына каршы дару уйлап табалар. Статистика мәгълүматлары буенча, дөньяда елына миллион тирәсе кешене елан чага. Дару уйлап табылганга кадәр шуларның 20 проценты үлә торган була. Хәзер исә әлеге антидот аркасында елан чагудан үлү очраклары нибары 3-4 процент тәшкил итә.Елан агуын беренче мәртәбә медицинада куллана башлау искитмәле очраклы вакыйгага бәйле. 1908 елда АКШның Техас штатында эпилепсия белән чирле кешене елан чага. Шалтыравык елан чагуыннан соң бу кеше эпилепсиядән тулысынча терелә. 1
II бүлек
Татар халык әкиятләрендә Елан образы күп очракта иран мифологиясеннән кергән аждаһа образы белән кушылган. Шуңа күрә кайбер әкиятләрдә бу персонаж аждаһа-елан дигән кушма исем белән дә йөртелә («Камыр батыр», «Патша малае, аның апасы, юлбарыс һәм башкалар»). Аждаһа – геройның дошманы. Ул күбесенчә берничә башлы итеп сурәтләнә (әкиятләрдә ике, өч, дүрт, алты, җиде, тугыз, унике башлылары очрый). Аждаһа гадәттә дингездә яисә су (елга) буенда яши һәм кешеләргә бер тамчы да су бирми. Су алыр өчен кешеләр ана кызларын корбан итәргә мәҗбүрләр. Чират патша кызына җиткәндә, әкият герое аждаһа белән сугышып, аны үтерә һәм кызларны афәттән коткарып кала. Кагыйдә буларак, егет үзе коткарган кызга өйләнә дә. Аждаһа – бирән тамак, аның бар омтылышы – кеше ашау. Кешеләрне ул ерактан ук суырып ала. Аның авызыннан ут чәчелеп тора. Кайбер әкиятләрдә герой, үзен аждаһа йотканнан соң, эчтән кылыч белән буйдан-буйга ярып чыга («Чәчәк күлмәк», «Кырык уллы кеше»). Әгәр аждаһа тауда яшәсә, ул корбаны янына очып килә («Иктуган”) Аждаһа әкиятләрдә бары тик дошман персонаж итеп сурәтләнсә, елан һәм уңай, һәм тискәре образ буларак очрый. Уңай образ булганда, елан геройга ярдәм итә («Елан патшасы Шаһмара», «Сер тотмас», «Ак елан», «Ятим бала» һ.б). Бу рольдә әкиятләрдә күбрәк Ак елан күренә. Аның нигезе тотемистик ышануларга кайтып кала. Мәсәлән, «Елан патшасы Шаһмара» әкиятендә герой Ак еланны кайнатып суын эчә һәм хайваннар телен аңлый башлый. Ә авыру патша, елан итен ашагач, сәламәтләнеп, «элеккедән дә тазара төшә»
Казан шәһәре, риваятьләрдә аңлатылуынча, элек канатлы елан яшәгән урында нигезләнгән булган. Зилант – таҗ кигезелгән аждаһа, Казан шәһәре туграсында урнаштылган рәсми символ. Фантастик бу җан иясе Казанның рәсми туграсы итеп 2004-че елны кабул ителгән. Ул, элек, Россия империясе вакытында, Казан губерниясенең рәсми туграсы булып 145 ел буе (1781-1926) кулланылган. Икенче версия буенча, бу символ 1730 елдан башлап ук рәсми тугра булган дип күрсәтелә, ягъни, бу версия буенча, Зилант -187 ел буе (1730-1917) Казан вилаятенең рәсми туграсы. Совет хакимияте урнашкач, шәһәр һәм өлкәләргә рәсми тугралар куллану тыелган. Зилант үз исемен татар телендәге елан-җылан сүзеннән алган2. Риваятьләрдә сөйләнүенчә, бу – Казан шәһәренә нигез салу белән бәйле.
Еланның үсеш баскычлары мәкальләрдә һәм әйтемнәрдә дә чагыла. Мәсәлән: Елан йөз яшәсә – аждаһа, Мең яшәсә юха булыр ; Еланга шуышырга, бөркеткә очарга язган; Җир астыннан йөргән еланны да сизәләр; Бер үк чәчәктән корт - бал җыя, елан - агу җыя; Арбавын белсәң, кара елан да карышмый;Елан чаккан җептән куркыр; Елан агуы тешендә, адәмнеке – телендә; Мәчкәйнең эчендә еланы бар; Жаны телэгэн елан ите ашаган; Елан булсын да чакмасын, эт булсын да капмасын!;Елан җылыга ияләшә.
елан акылы — змеи́ная му́дрость; елан аягын кискән нәрсә -прово́рный, ло́вкий; елан йоткан — злой, вре́дный ;
елан кабыгын салу — двуру́шничать, де́йствовать исподтишка́
елан мөгезе генә юк — недостаёт то́лько пти́чьего молока́
елан чаккан — шу́стрый, быва́лый елан яше ялаган о́чень хи́трый, кова́рный
елан дай бөтерелү (елан дай сарылу)- (льстить,подхали́мничать)
III БҮЛЕК
Йомгак
Шулай итеп, татар халык авыз иҗатында Елан образы ике төрле тасвирлана. Күбесендә ул мәкерле, хәйләкәр һәм усал ерткыч булса, кайберендә (мәҗүсилек кануннары сакланып калу сәбәпле) кешегә ярдәм итә торган акыллы, тапкыр һәм җитез хайван итеп тә сурәтләнә.
Тишерү барышында мин үземне кызыксындырган бик күп сорауларга җаваплар таптым. Шактый гына татар халык авыз иҗаты үрнәкләрен укыдым, таныш булмаган сүзләрнең мәгънәләренә төшендем, өстәмә әдәбияттан елан турында күп мәгълүмат тупладым. Миңа әкиятләрне, мәкаль- әйтемнәрне, риватьләрне уку, алар өстендә эшләү, аларны анализлау ошады. Нинди генә әдәби әсәрне укысаң да, бик игътибарлы булырга кирәклеген аңладым. Бары тик аңлап укыганда гына аның асылына төшәсең, үзең өчен нинди булса да яңалык ачасың.
Файдаланылган әдәбият исемлеге
Татар халык иҗаты. Әкиятләр. 1 китап.- Казан, Тат. кит. нәшр., 1977.
Татар халык иҗаты. Риваятьләр һәм легендалар..- Казан, Тат. кит. нәшр., 1987.
Татар халык иҗаты. Мәкальлщр һәм әйтемнәр. - Казан, Тат. кит. нәшр., 1981.
Җамалетдинов Л. Ш. Тылсымлы әкиятләрдә елан белән бәйле мифологик образлар // Борынгы татар фольклоры мәсьәләләре.- Казан, 1984.- Б. 17 – 36.
1 https://ru.wikipedia.org
2
www.caravanarba.org/index.php/tt/tt.../74-tt-dragon-kaza