Просмотр содержимого документа
«Г.Тукай – бөек шагыйрь.»
8 нче сыйныфның рус төркемендә татар әдәбияты дәресе
Тема: Г.Тукай – бөек шагыйрь.
Максат: Г.Тукай турында алган белемнәрне тирәнәйтү, ныгыту; укучыларның сөйләм телен, игътибарлылыгын үстерү; шагыйрьнең иҗатын өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү.
Җиһазлау: Г.Тукайның портреты, видеоязма “Тукай исемле йолдыз”, презентация “Тукай – бөек татар шагыйре”, Г.Тукай китапларыннан күргәзмә, альбомнар, укучылар рәсемнәре; Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен); компьтер, интерактив такта.
Дәрес барышы:
I. Оештыру өлеше.
- Исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру.
- Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру.
II. Актуальләштерү.
“Тукай – бөек татар шагыйре” презентациясен карап китү.
III. Кабатлау. “Тукайны кем күбрәк белә?”
Төркемнәрдә эш. Укучылар ике төркемгә бүленә. Сорауларга җавап бирү. Беренче кайсы төркемдәге укучы кул күтәрә, шул төркем җавап бирә. Җавап дөрес булмаса, каршы төркем җавап бирә ала. Дөрес җаваплар йолдызчыклар белән бәяләнә.Сораулар дәреслекнең 163 нче битендәге 8 нче күнегү буенча интерактив тактада язылган. Экранның 1 нче яртысында сораулар, ә икенче яртысында җаваплар, ул караңгылатылган. Укучылар җавап биргәннән соң җавапның дөреслеге экранны ачып тикшерелә.
IV. Өй эшен тикшерү. Г.Тукай әсәрләреннән өзекләрне яттан сөйләү яки берәр әсәренә Movie Maker программасында төзеп килгән видеороликларны күрсәтү.
V. Белемнәрне ныгыту.
1. “Тукай исемле йолдыз” видеоязмасын тыңлау (edu.tatar.ru/«Цивровые образовательные ресурсы» дан).
Төркемнәргә сораулар: Г.Тукай кайсы авылда туган? Ничә яшендә ул апасы Газизә янына Уральск шәһәренә күчеп килә? Тукай ничәнче елда Казанга күчеп килә?
2. Ял минуты. Уен “Кем игътибарлырак?” Экранда бер-бер артлы рәсемнәр күрсәтелә һәм укучыларның игътибар белән каравы сорала: Г.Тукай һәйкәле, Тукайның әнисенең портреты, “Кызыклы шәкерт” шигыренә иллюстрация, Өчиле авылы күренеше, “Шүрәле” әкиятенә иллюстрация.
1 нче төркемгә сораулар: 1) 2 нче рәсемдә нәрсә ясалган иде? 2) “Шүрәле” әкиятендәге егетнең түбәтәе нинди төстә?
2 нче төркемгә сораулар: 1) 1 нче рәсемдә нәрсә күрдегез? 2) 3 нче рәсемдәге малай кулына нәрсә токан иде?
Җавапларның дөреслеге рәсемнәрне кабат күрсәтеп тикшерелә.
3. Тәрҗемә итү. Дәреслекнең 163 нче битендәге 7 нче күнегүне эшләү. Ситуацияләр буенча татарча җөмләләр төзеп әйтү.
4. Тукай тормышында булган күңелле һәм күңелсез вакыйгаларны таблицага язу. 9 нчы күнегү, 164 нче бит. Интерактив тактада эшләү. Җаваплар сүзтезмәләр рәвешендә интерактив тактага язылган, укучылар аларны тиешле баганага тартып китерәләр, шулай итеп, Г.Тукай тормышында булган күңелле һәм күңелсез вакыйгаларга бүләләр.
VI. Йомгаклау.
Тукай турында тагын нәрсәләр белдегез?
Кайсы төркем һәм кайсы укучы Тукай турында күбрәк белә? Йолдызчыкларны санау, нәтиҗә ясау. Укучыларга билгеләр кую
VII. Өйгә эш. Г.Тукай турында кроссворд төзергә.