Гаилә - бәхет ачкычы.
Кешеләрне кеше итү өчен,
Җирдә иң беренче сөю кирәк.
Кешеләрне, җирне яратуда
Әти-әни – иң беренче үрнәк.
Гаилә – ул тормыш нигезе, гаилә - бәхет ачкычы дип, юкка гына әйтмиләрдер. Чынлап та, һәркем бу дөньяга бәхетле булыр өчен туа, ләкин бәхет ачкычы - ул матур гаилә кору икәнен күпләребез беләме икән дә, күпләребез шуңа омтыламы икән? Минемчә, хәзерге заман яшьләре гаилә кыйммәтләрен тиешенчә бәяләп бетермиләр, гаилә төзүгә җиңел карыйлар. Шуның нәтиҗәсе булып гаилә таркалуларның саны арта, ләкин матур, дус , тату гаиләләр корып яшәүчеләр дә юк түгел. Нәкъ шундый гаиләләр турында бүген сүзем. Әйе, әйе, сез ялгышмыйсыз, мин нәкъ үрнәк гаилә, бәхетле гаилә, күпбалалы гаиләләр турында сөйләргә телим. Шундый гаиләләрнең берсе - ул безнең гаиләбез.
Әйдәгез әле башта җиде санына игътибар итик, ул нәрсәне аңлата, җиде саны серлеме!? Телебездә җиде саны киң таралган: җиде буын, җиде йолдыз, җиде гомер. Ни өчен җиде соң, ә башкача түгел? Мин үзем татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, моны әдәбият күзлегеннән чыгып аңлатырга тырышып карыйм. Татар һәм рус халык әкиятләрендә, табышмакларда, мәкаль һәм әйтемнәрдә җиде саны еш кулланыла. Әкият батырлары җиде юл чатында туктаганнар һәм үзләре өчен дөрес юлны сайлаганнар, җиде башлы аҗдаһаны җиңгәннәр, җиде төн уртасында юлга чыкканнар, җиде авырлыкны җиңгәннәр, җирне җиде йозак белән бикләгәннәр, байлыкларын җиде кат сандык эчендә саклаганнар, батырлар даны җиде илгә җиткән, тегүчеләр җиде кат үлчәп бер кат кискән...Мондый мисалларны күп китерергә булыр иде. Гаилә сүзе рус телендә дә 7 саны белән бәйле. Без дә гаиләбездә җидәү туып үстек. Күз алдыма туган нигезебез килеп баса һәм чарасызлыктан (өебез буш инде) шигырь юллары искә төшә:
Яшьлегемнең якты мизгелләре
Истә әле, истә бүген дә.
Сукмаклары сырлы, аккош күле
Җидегән йолдыз яна күгендә.
Кайтып булса иде шул чакларга
Дүрт почмалы өйнең түренә.
Әти, әни, әби, бабай - барсы
Хыялый төш булып күренә...
Барсы, барсы да, барча истәлекләр гаиләгә барып тоташа... Шул дүрт почмаклы өйдә яшәгән чаклар - иң кыйммәтле ядъкәр. Әтием белән әнием безнең өчен һәрчак үрнәк булдылар. Алар бер караштан бер-берсен аңлыйлар иде. Әни – сабырлык өлгесе, әти – ышанычлы иң. Әти-әни тәрбиясеннән тыш безгә әби-бабаай тәрбиясе күп эләкте. Алар безне тәрбияле, инсафлы, иманлы булырга өйрәттеләр. “Кеше әйберенә кагыласы булмагыз, кеше җәберли күрмәгез”, сүзләре бездә еш кабатлана иде. Бабай - мулла, әби - абыстай. Дини тәрбиядә үстек без, һәр валчыкның кадерен белеп, олыларны хөрмәт итеп яшәргә өйрәттеләр алар безне. “Хезмәт төбе - сары алтын” дигәнне дә бик иртә аңларга туры килде безгә, хезмәттә тәрбияләндек, бер эштән дә читләшмәдек, ә шулай да бәхет ташып тора иде өебездә. Без олыларның яраткан балалары, оныклары булдык, безгә беркайчан да тавыш күтәрмәделәр, сукмадылар, какмадылар, яхшылыкны аңларга өйрәттеләр. Без аларга чиксез рәхмәтле! Нәрсә генә булса да, өйдә үзебезнең яраткан, тату гаиләбез көтеп торганын без һәрдаим тоеп яшәдек. Минемчә, үз өендә бәхетле булганнар гына бәхетле. Үз чиратыбызда без дә матур гаиләләр кордык, бүгенге көндә балаларыбызны, оныкларыбызны тәрбиялибез. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр дигән халык мәкален истән чыгармаска тырышабыз.
Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, бу дөньяга һәркем бәхетле булыр өчен туа, Аллаһы Тәгалә дә бар нәрсәне парлы итеп яралткан. Шуңа күрә гаиләле кеше чын байлыкка, рухи тынычлыкка ия була ала, ләкин гаилә саф һәм нык булсын өчен күп тырышлык һәм сабырлык сорала. Галимнәребез әйткәнчә, нык һәм сәламәт гаилә дүрт нәрсәгә нигезләнә: мәхәббәт, хөрмәт, сабырлык һәм ышану. Шул урында бер тарихи вакыйга искә төшә. Элек заманнарда булган бу хәл. Хәзрәт янына бер хатын килә һәм иренең эштән гел соңга калып кайтуы турында сөйли һәм аларны аеруын сорый. Моңа каршы хәзрәт бу хатынга өенә кайтып, зур тәмле күмәч пешереп алып килүен сорый. Ләкин шартында әйтә: тозын да, суын да, онын да, йомыркасын да, сөтен дә күрше-тирә хатыннардан сорап ал ди. Бу хатын өенә кайтып китә һәм күрше хатынына су алырга керә. Хәлнең нәрсәдә икәнен сөйләп биргәч, теге хатын иреннән зарлана башлый. Шулай итеп, кайсы гына күршегә кермәсен, һәрберсе, берсеннән-берсе уздырып, ирләреннән зарланалар. Шуннан соң теге хатын тәмле итеп күмәч пешереп, хәзрәт янына бара һәм үз иренең башка ирләрдән әйбәтрәк икәнен аңлавын әйтә һәм хәзрәттән аларны аермавын сорый. Бу хәлдән гаилә тормышында сабырлыкның никадәр кирәкле сыйфат икәнлеге күренеп тора. Сабыр төбе-сары алтын, чынлап та шулай бит.
Ә бүгенге көндә яшь гаиләләргә шул сыйфат җитеп бетми. Бик тиз кушылалар, бик тиз аерылышалар, гаилә кыйммәтләре үзгәрде, ә нәтиҗәдә бит балалар бәхетсез, алар газаплана. Аларның да бит әтиле-әниле булырга, бәхетле гаиләдә яшәргә хакы бар, шуны онытмасыннар иде. Шул нәүбәттән файдаланып, шигъри тәлгәшләремне аларга юллыйсым килә:
Үзгәрде дөньяның кыйммәте,
Әйбернең бар юне, кыйбаты.
Бар ярлы, бар байлар, хәерче...
Йөрәкләр тутыкты нибары.
Үзгәрде күңелнең кыйммәте,
Буталды ни яхшы, ни начар.
Нәрсә ул ышаныч, ярату...
Бар җирдә хыянәт, коточар.
Бар иде дөньялар кайчандыр,
Белмәдек нәрсә ул алдашу,
Булгандыр шаярту, шаяру...
Хыялый хисләрдә адашу.
Үзгәртик дөньяның кыйммәтен,
Сафланыйк, кешеләр, үзгәрик.
Киләчәк буыннар шул чакта
Рәхмәтен әйтерләр үзләрүк.
Үзгәртик дөньяны, үзебез үзгәрик киләчәк буыннар хакына! Шул чакта гаиләләребез дә бәхетле булыр, дусларым.