“Югалган бияләйләр”
(2 кечкенәләр төркемендә Яңа ел
программасы)
тәрбияче: Асылгариева А.А.
2016
Зал бәйрәмчә бизәлгән. Балалар җинел музыка астында залга керәләр. Чыршы астында бияләй сынарлары ята.
Т: Балалар, карагыз әле, нинди матур чыршы. Аңа төрле уенчыклар эленгән. Нишләптер чыршының утлары янмый. Әйдәгез “Чыршы, чыршыкай, утыңны яндыр”, дип әйтеп карыйк (утлар янмый). Әйдәгез өреп карыйк (утлар янмый). Бер булмаса чәбәкләп карыйк (утлар янмый). Әйдәгез, балалар, чыршыга матур итеп җыр җырлап күрсәтик әле, бәлки аннан соң ул үзенең утларын яндырыр.
Җыр “Чыршы янында”
(чыршының утлары яна)
Тәрбияче: Менә балалар чыршының утлары да янды, әйдәгез чыршыбызны котлап шигырьләр сөйләп күрсәтик.
Раиль: Нинди матур безнең чыршы!
Җем-җем итеп яна ул.
Башлыйбыз чыршы бәйрәмен
Котлы булсын яңа ел!
Нәргизә: Күрегез бу чыршыны!
Чыршының да чып- чыны.
Нинди төз, матур, биек –
Тора түшәмгә тиеп.
Альмир: Урманнан безгә бәйрәмгә
Ямь-яшел чыршы килгән
Яңа елны каршыларга
Матур күлмәген кигән.
Мустафа Вот как елка нарядилась
И пришла к нам в детский сад.
А у елки, посмотрите,
Сколько маленьких ребят!
Т: Балалар, карагыз әле, нәрсә ята монда?
Б: Бияләй
Т: Сезнең бияләй түгелме бу? Кемнеке икән?
(ишектән елап куян керә)
Т: Куян, нәрсә булды? Ник елыйсын?
К: Чыршы янында уйнап йөргән идем, бер бияләем төшеп калган, күрмәдегезме, балалар?
Т: Синең бияләй икән, без таптык аны. Әйдәгез балалар куянга җәза бирәбезме? Куянкай чыршыга конфетлар әленгән. Шул конфетларның әчендә табышмаклар язылган. Шул табышмакларның җавапларын белсәң, сиңа бияләеңне бирәбез.
Утта янмый, суда батмый. (Боз)
Җир өстендә ак мамы. (Кар)
Тама –тама таш яра. ( Тамчы)
Кыш көне дә, җәй көне дә бертөсле. (Чыршы)
Аяксыз кулсыз капка ача. (кар)
Кемнең кигән киемнәре
Энҗе кар бөртекләре
Кемнең көмеш күк сакалы,
Чәчләре, керфекләре.
Кем соң безгә шундый ямьле
Яңа ел алып килә.
Матур матур капчыкларга
Күчтәнәч салып килә? (Кыш бабай)
К: И-и рәхмәт, балалар, кулларым бик туңган иде, бик зур рэхмәт сезгә.
Т: Куянкай, бияләйләреңне югалтма. Туңсаң без сине хәзер җылытабыз.
Менә чыршы төбендә тагын да зур конфет бар. Анда нәрсә язылган икән???
Куян: Иптәшләрең – җәнлекләр белән бергә биеп күрсәтергә...
Тәрбияче: Әйдәгез балалар куянны биетик, аның белән кушылып безнең җәнлекләребез дә биерләр.
Бию “Җәнлекләр биюе”
Тәрбияче: Балалар, карагыз әле чыршы төбендә тагын бер бияләй таптым. Монысы кемнеке икән??? Әйдәгез балалар түгәрәккә басып бер биеп алык, бәлки бияләйнең хуҗасы да табылыр.
Бию “Буги-вуги”
Аю: Кем монда миңа йокларга бирми?
Т: Аю, бу без синең якын дусларың, без чыршы бәйрәме үткәрәбез. Бер бияләй таптык, синеке түгелме?
Аю: Минеке, балалар, урман җәнлекләре белән уйнаганда төшеп калган.
Тәрбияче: Аю безнең балалар бик матур итеп бии дә беләләр. Менә син карап тор әле. Без сиңа хәзер биеп күрсәтәбез.
Аю: Әйдәгез әле, балакайларым. Биеп күрсәтегез әле.
Бию “ Гномики”
Аю: Бик матур биисез икән. Балалар, миңа китәргә вакыт инде. Саубылыгыз.
Т: Балалар, карагыз әле, монда тагын бик матур бияләй ята, кемнеке микән? Тегендә бик еракта кар кызы йөри, нишләп йөри икән? Бәлки бияләен эзлидер, әйдәгез чакырабыз?
Б: Кар кызы, (3 тапкыр)
(кар кызы керә)
Т: Нәрсә булды, кар кызы, нишләп күңелең бик боек.
К: Бияләемне югалттым, эзлим таба алмыйм.
Т: Без таптык аны, чыршы төбендә ята иде. Син бит туңып беткәнсең, бияләеңне бер биеп күрсәтсән генә бирәбез.
Кар кызы биюе
К: Җылыныплар киттем, рәхмәт сезгә, балалар.
Т: Әйдәгез кар кызы белән бер уен уйнап алыйк әле, балалар.
Кар кызы белән уен “Рукавичка”
Кар кызы: Миңа сезнең белән уйнарга бик ошады балалар. Минем сезгә бер табышмагым бар, җавабын белерсез микән?
Килә ерак җирләрдән
Кар бураннар туздырып
Ел да олы капчыгына
Күчтәнәчләр тутырып
Үзе шаян, сүзгә бай
Ул кем була?
Б: Кыш бабай
К: Бик дөрес әйтәсез. Ә кая микән соң ул, кыш бабай?
(ишектән кар йомарламы бер керә, бер чыга)
Т: Монысы нәрсә? Безнең белән кыш бабай шулай шаяра микән? Әйдәгез кызык итәбез, кыш бабайдан качабыз.
(чүгәләп битләрен каплыйлар, ишектән Кыш бабай керә)
Кыш бабай: Мин эчкә тәгәрәтәм, ул кире тәгәри. Бәтәч, күчтәнәчләр беркемгә дә кирәкми ахры, балалар да күренми, Кызым да юк. Таба алмасак башка бакчага китәрмен ахрысы ? Мин генә күрмимме? Кая соң монда балалар.
(эзләп карый, кунаклардан да сорый)
Кыш бабай: Юк, мин адаштым бугай. Алай дисәм чыршы үземнеке, И-и, булмаса бер биеп алыйм әле, аякларым да җылынып китәр.
Кыш бабай биюе
(алар биегәндә балалар басып кул чабалар)
Кыш бабай: Кай арада монда булдыгыз? Мин сезне эзләдем, таба алмадым. Сез кайда идегез?
Т: Без шаярдык, монда гына качкан идек.
К.к. Бабакай, әллә мине күрмисең дә инде?
К.б. Күрдем, шатлыгымнан сүз дә әйтә алмый торам. Мин бик ерак юллардан килдем балалар. Ардым, сусадым. Рәхәтләнеп бер су эчәсем килә.
Тәрбияче: Мәле, бабакай эчеп җибәр. Сусаганың бетеп китәр.
(Кыш бабай су эчә һәм балаларга кар яудыра)
Тәрбияче: Әй, кыш бабай, кыш бабай,
Хуш киләсең, уз бире.
Шатланышып җыр белән
Каршылыйбыз без сине.
Җыр “Кыш бабай белән күмәк җыр”
К.б. Матур җырладыгыз, балалар.
Т: Безнең балалар матур итеп шигырьләр дә сөйли беләләр.
Саида: Бәйрәмебез, сез килгәч
Матурланды тагын да.
Бик күңелле уйнавы
Яшел чыршы янында.
Ризәлә: Ерактан суык яклардан
Боз чанага утырып
Бәйрәмгә килде кыш бабай.
Күчтәнәчләр тутырып.
Кәрим: Кулларында боз таягы
Сакалы җиргә тигән.
Ә янында сылу бер кыз,
Энҗе кардан киенгән.
Әдилә: Кыш бабай, син мине
Бүген макта
Бер яшькә үстем
Син килгән чакта.
Тәрбияче: Әйдәгез әле балалар, кыш бабай белән бер җырлап биеп, күңел ачып алыйк. Кыш бабай безгә нинди матур уен алып килде икән?
Җырлы биюле уен “Оркестр деда Мороза”
Ралия: Суык бабай безгә кил
Бүләкләр белән бергә
Дөньялар тыныч булсын
Бәхет шатлыкка тулсын
Суык бабай биеп китә
Матур гармун көенә
Балалар бәйрәм итә
Нур чәчеп йөзләренә.
Иделия:Тәгәрәтеп ак карны
Ясадык кар бабайны.
Куйдык кишердән борын
Ясадык ике кулын.
Зур себерке тоттырдык.
Көлешеп карап тордык.
Зәлия: Суык бабай кич – иртә.
Борыннарны өшетә.
Ә көндез кояш көлә:
-Түзегез, - ди, - яз килер!
Руфинә: Кыш бабай, кыш бабай
Безгә бик таныш бабай
Сакал мыек ап-актан
Килгән безгә ерактан.
Зилә: Бүләкләр алып килгән
Бүреген кырын кигән
Әйлән-бәйлән уйната
Биетә дә җырлата.
Әмир: Кыш бабай килгән
Ап-ак тун кигән
Көтә кем генә чыгар дип өйдән
Чыксам өшетә, битемне чеметә.
Менә шул аның бөтен эше дә.
К.б. Бик күп шигырьләр ятлагансыз. Рәхмәт сезгә балалар.
Бигрәк күңелле сезнең белән. Ә сез суыктан курыкмыйсызмы? Яле, кулларыгызны сузыгыз әле.
Уен “Өшетү”
К.б. Сез бигрәк уңганнар.
Т: Әйдәгез Кыш бабайга җырлап күрсәтәбез.
Җыр “Кыш бабай әйт әле”
Айсылу: Кыш бабай, кыш бабай,
Безне бик ярата.
Ул безгә яңа ел
Бүләге тарата
К.Б. Әй балакайларым,онытып торам бит. Сезгә бүләкләр бирәсем бар.
Бүләкләрне минем ярдәмчеләрем алып килергә тиеш. Кая аларны чакырыйк әле.
(Кыш бабай таяк белән бер идәнгә суга, өй эченнән әтәч, ике гномик чана тартып бүләкләр алып килә)
К.Б. Менә сезгә минем бүләкләрем, рәхим итеп алыгыз.
К.б. Рәхмәт, балалар, бик уңган балалар икәнсез. Ләкин безгә китәргә кирәк. Сезгә яңа елымны калдырам. Безнең тагын башка балалар көтә.
Яңа ел: Яңа йортның ишеген ачкан кебек
Сезнең янга мин дә килеп кердем
Нигезләрем минем ныклы булсын
Котлы булсын бу ел, котлы булсын.
(Кыш бабай саубуллашып чыгып китә, бәйрәм тәмамлана)