


Озайтылган көн төркеме тәрбиячесе
Рамазанова Фәйрүзә Гарифҗан кызы
2013 ел
Тема. Китап укучылар конференциясе.
Максат. 1.Балаларны татар кулъязма һәм басма китабының тарихы белән
таныштыру, аның яшь буынны тәрбияләүдәге әһәмиятен, тәэсир
итү көчен төшендерү.
2.Балаларда китап уку белән кызыксыну хисе һәм китапка сакчыл
караш тәрбияләү.
3.Укучыларда китапка мәхәббәт уяту һәм аны саклау кагыйдәләрен
искә төшерү.
Материал. “Ачык дәрес” март, 2013 ел; интернет; “Мәгариф” № 1, 2013;
“Татар халык авыз иҗаты” китабы.
Җиһазлау. Ноутбук, мультимедиа, татар халык мәкальләре язылган плакат:
“Китап укысаң, белемең артыр, укымасаң - белгәнең дә онытылыр.”,
“Китапның белмәгәне юк.” , “Белем алыйм дисәң ничаклы,
Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны.”
Г.Тукай
Клуб сәгатенең барышы.
I. Оештыру өлеше.
Г. Тукайның “Китап” шигыреннән алынган юллар конференциянең эпиграфы булып тора. Әкрен генә “ Туган тел” көе ишетелә. (1 слайд).
Рүзәл. Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем (2 слайд).
Була минем юл күрсәтүче йолдызым;
Сөйми башлыйм бу дөньяның ваклыкларын,
Ачыладыр, нурланадыр күңелем, күзем.
II.Белемнәрне актуальләштерү.
Адилә. Бүген без сезнең белән гадәти булмаган чарага җыелдык. Китапның кеше тормышында тоткан урыны, белем туплау юлында аның әһәмияте турында мәгълүмат алырбыз. Китапсыз халык - тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән.
Нәрсә соң ул китап? (Акыл штурмы)
Китап ул нинди дә булса текстны эченә алган, битләре билгеле бер тәртиптә җыйналган, төпләнгән басма әсәр. Китап тормышыбызда иң кирәкле әйбер. Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана.
Рүзәл. Китаплар төрле була: кайберләре – калын, кайберләре – юка тышлы. Шагыйрьләр, язучылар китапка дан җырлый. Олылар китаптан җанына азык таба. Укучы бала китабын сердәш итә. Яшь кеше мең дә бер соравына китаптан җавап эзли.
Әйе, китап – һәркемнең юлдашы. Ул халыклар белән халыкларны таныштыра. Чорлар арасында күпер сала. Менә шуңа күрә китапны зурлыйлар.
III. Яңа материалны аңлату.
Адилә . Безнең әби – бабайлар кышкы озын кичләрдә “Кисекбаш”, “Йосыф китабы”н бер өйгә җыелып, чыра яктысында көйләп укыганнар, икенчеләре аларны елый – елый тыңлаган. Хәзер мин сезгә “Йосыф китабы”ннан бер өзек җырлап күрсәтәм. (3 слайд).
“Туар кояш, тулган ай һәм унбер йолдыз –
Барсы миңа төшемдә баш иде төп – төз,
Бу төшемне шулай күрдем һичбер шиксез, -
Йә әткәем, шуны миңа юра инде.”
Бу китаплар кулдан – кулга йөреп күчерелгән. Шулай итеп, аларның төрле вариантлары барлыкка килгән.
Чулпан . Китап – кешелек җәмгыяте уйлап чыгарган иң бөек могҗизаларның берсе. Аннан башка хәзерге тормышны күз алдына китерүе мөмкин түгел.
Татар китабының тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Тарихтан мәгълүм булганча, бүгенге татарларның бабалары саналган Идел болгарларының V- VI гасырларда ук үз язмалары булган. Идел Болгарстаны дәүләте дәверендә танылган шагыйрьләр, галимнәр иҗат иткән, мәктәп – мәдрәсәләр эшләп торган, кулдан язылган китаплар киң таралган.
Без кызыклы китаплар укырга яратабыз. Ә китапның үзе турында нәрсә беләбез соң? Татар халкының басма китабы тарихы кем тарафыннан өйрәнелгән?
Зөфәр. Татар китаплары тарихын җентекләп өйрәнүче галимнәребез һәрвакыт булган, бар. Шулар арасында Әбрар Кәримуллин аерым урын алып тора.
Әбрар Кәримуллин – татар китабының тарихын җентекләп өйрәнгән зур галимебез. Күренекле галим 30 елга якын гомерен татар басма сүзен өйрәнүгә, тарихи дөреслекне ачуга багышлады. (4 слайд).
Чулпан. Беренче кулъязма китаплар моннан 40 мең ел элек барлыкка килгән . Без ияләшкән басма китапка хәтле таш китап (5 слайд), агач китап(6 слайд), сөяк китап (7 слайд), тукыма китаплар булган. (8 слайд) Аларны язу өчен күп вакыт, зур көч соралган. Китап авырлыгын җиңеләйтү, аны язуны гадиләштерү, файдалануны җайлау өчен кешеләр гасырлар буе яңа ысуллар эзләгән. Шул тырышлыклар нәтиҗәсендә алар папирус, пергамент (9 слайд) һәм, ниһаять, кәгазь уйлап тапкан. Кешеләр, үзләренең ачыш – табышларын теркәп баруны җиңеләйтү юлларын эзли торгач, хәрефләр җыеп китап басу ысулын өйрәнгән. (10 слайд) Шулай итеп, китап бастыру барлыкка килгән, һәм шул заманнардан китап үзе дә ике төрле исем алган: кулъязма китап һәм басма китап.
Зөфәр. Беренче татар басма китабы Петр I (11 слайд) үзгәртеп корулары заманында Россия типографиясендә басылган. Китапларны басмаханәдә нәшер итү өчен бөтен шартлар булуга да карамастан, тарихи сәбәпләргә бәйле рәвештә, татар телендә басма китаплар чыгару Европа илләрендәгегә караганда соңрак башлана.
Беренче милли татар китабы 1722 елда, иске стиль белән 15 нче июльдә, Әстерханда, моннан 290 ел элек басылып чыккан. Аның шактый кызыклы тарихы бар. Билгеле булганча, бу чорда Көнчыгыш илләре белән аралашу өчен татар теле дипломатия теле итеп кулланылган, һәм Петр I татарча манифест бастырган. Бу “Манифест”ны татар телендә басу өчен махсус басмаханә оештырылган. (12 слайд).
Чулпан. Татар халкы гомер – гомергә китапка “табынган”, аңа зур хөрмәт белән караган, кадерләп саклаган. Бу һәр гаиләнең үзенә күрә бер изге бурычы булган.
Яхшы китап һәрчак күңел түрендә саклана, андагы акыллы сүзләр якты кояш нурлары кебек. Балачактан ук китап безгә әкиятләр һәм шигырьләр сөйли. Андагы рәсемнәргә карап айларга, йолдызларга очабыз, Шүрәлеләр, Алып батырлар белән очрашабыз. Үсә төшкәч, китап безне меңнәрчә ел элек яшәгән кешеләр белән таныштыра, могҗизалар дөньясына алып китә.
Бүген без шушы сихри дөньяга аяк басучы 1 нче сыйный укучыларын “Китап сөючеләр” клубына кабул итәбез.
2. 1 сыйныф укучыларын “Китап сөючеләр” клубына кабул итү.
3. 2010 - 2011 елда иң күп китап укучыларга грамота бирү.
IV.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
Тәрбияче. Ә хәзер, укучылыр, сезнең белемәрегезне тикшерербез. Аның өчен брейн – ринг уены уйнап китәрбез. Брейн – ринг – ярышу дигән сүз. (13 слайд)
Күргәнегезчә, брейн – рингның темасы - “Китаплар иленә сәяхәт”. Сораулар сез укыган әкиятләр буенча.
1.Брейн – ринг - “Китаплар иленә сәяхәт”
1).Бу әйберләрнең иясен тап. (14, 15 слайдлар)
Калфак, түфли, тарак, себерке, балта рәсемнәре.
1нче тур. (16 слайд)
1). Ничә төрле әкият була? (Тылсымлы, көнкүреш, хайваннар турында.)
2).Әкиятләр кайчан барлыкка килгән? (Бик борынгы заманда.)
3).Иң беренче китап басучы кем? (Иван Федоров)
4).Әкиятләрдә кайсы саннар еш очрый? (1,3,7,11,12,40.)
5).Дөньядагы иң атаклы әкиятче дип кемне атыйлар? (Г.Х.Андерсен.)
6).Сез телевизордан яратып карый торган мультсериаллар компаниясе ничек атала? (Уолт Дисней.) (17 слайд)
7. Серле тартма. Бу тартмада элек кәгазь урынына кулланган әйбер. Булмастайны, ышанмаслык әйберне сөйләгәндә, өлкәннәр шуңа язмаганны сөйләмә әле, диләр. Нәрсә бу? (Каен тузы.) (18 слайд)
2 тур.
1).Бу әкиятләрнең авторларын табарга булыш. (19 слайд)
Шарль Перро - “Кар патшабикәсе”
Ганс Христиан Андерсен - “Койрыклар”
Абдулла Алиш - “Су анасы”
Габдулла Тукай - “Золушка”
2).Кем шулай әйтә? (20 слайд)
а).Эх, минем балдан кайтып барышым. Әйтегезче, кайда икән түфлием? (Золушка.)
б).Түгәрәк алан, көмеш күл,
Көмеш күлнең суы мул.
Соры бүре куып җитте,
Яшерсәнә көмеш күл. (Гөлчәчәк.)
в). Мин әбидән дә качтым, мин бабайдан да качтым. (Ипекәй.)
г). Гармун уйныйм
Мин урамда.
Кем шулай уйный белә?
Ләкин менә туган көннәр
Елга бер генә. (Крокодил Гена.) (21 слайд)
3 тур. Артык геройны тап. (22 слайд)
1). Таңбатыр, Гөлчәчәк, Былтыр, Су анасы, Золушка.
2).Сертотмас үрдәк, Нечкәбил, Су анасы, Чукмар белән Тукмар.
3).Ш.Перро, Г.Х.Андерсен, Б.Гримм, А.Алиш.
4).Шалкан, әби, бабай, кыз, елан, эт, песи, тычкан.
2.Кайсы команда 1 минут эчендә күбрәк әкият исеме яза ала. (23 слайд)
3.Өзекләр буенча әкиятне табу. (24 слайд)
1).Бәтиләрем, балакайларым,
Ачыгыз ишекне, ачыгыз.
Сезнең әнкәгез кайтты, сезгә сөт алып кайтты. (Кәҗә бәтиләре һәм бүре.)
2. Урманда утын кисүче хуҗабызны эзлим. Җитмәсә, этебез дә аңа ияреп киткән иде. Хәзер йорт җирне саклаучы берәү дә юк. Аны чакырып кайтырга иптәшләрем мине җибәрделәр.(Сертотмас үрдәк.) (25 слайд)
4.Уенга нәтиҗә ясау. (Укучыларны бүләкләү һәм буклет өләшү).
V. Йомгаклау.
Тәрбияче. Укучылар, без сезнең белән кыска гына сөйләшү вакытында бик күп яңа материал, яңа фикерләр белән танышырга өлгердек. Татар кулъязма һәм басма китабы тарихына кыскача күзәтү ясадык.
Бүгенге клуб сәгатендә китаплар тарихы, татарлар тормышында аларның зур урын алып торуы турында сөйләштек. Һәр кеше тормышка аяк басканда китапка мөрәҗәгать итә. Сезнең алдагы тормышыгызда да татар китабы, башка китаплар белән беррәттән киңәшчегез, татар рухын саклаучыгыз булыр дип ышанасы килә.
Китапларга бик күп мәгънә, белем, тарихи мәгълүматлар салынган. Аларга меңләгән кешенең хезмәте кергән. Китапларны саклау, алардан дөрес файдалану – һәрберебезнең изге бурычы. ( 26 слайд)
5