Утверждаю
Директор школы:
___________ Н.А.Рашитова
Приказ №94 от 31.08.2018 года
Контрольно-измерительные материалы
по татарскому языку, 3 класс на 2018-2019 учебный год
Учитель татарского языка: ГильмутдиноваЗиляАнгамовна
Пояснительная записка
КИМы составлены на основе методических пособий :
- Сагидуллина Л.Р., Салимгареева Б.С., Юлмухаметов М.Б. Сборник диктантов и изложений по татарскому языку для начальных классов.-Уфа: «Китап»,2003
-Салимгареева Б.С., Гафурова Ф.А., Гайнетдинова Л.Ш. Методическое пособие к учебному пособию «Татарский язык» для 3 класса общеобразовательных учреждений Республики Башкортостан.- Уфа: «Китап»,2018
Критерии оценивания диктантов.
Отметка | Число ошибок (орфографических / пунктуационных) |
«5» | 0/0, 0/1, 1/0 (негрубая ошибка) |
«4» | 1/0, 1/1, 1/2, 2/1, 2/2, 1/3, 0/4; 3/0, 3/1 (если ошибки однотипные) |
«3» | 3/0, 3/1, 3/2, 4/4, 3/3, 3/4, 3/5, 0/7, 5/4 , 6/6 (если ошибки однотипные или негрубые) |
«2» | 5/9, 6/8, 7/7, 8/6 |
«1» | Более чем за отметку «2» |
Контрольное списывание
«5» - за безукоризненно выполненную работу, в которой нет
исправлений.
«4» - 1 ошибка или 1 – 2 исправления.
«3» - 2 – 3 ошибки.
«2» - 4 и более ошибок.
ОЦЕНКА ТВОРЧЕСКИХ РАБОТ
Изложение
«5» - правильно и последовательно воспроизведен авторский текст, нет речевых и орфографических ошибок, допущено 1-2 исправления.
«4» - незначительно нарушена последовательность изложения мыслей, имеются единичные (1-2) фактические и речевые неточности, 1-2 орфографические ошибки, 1-2 исправления.
«3» - имеются некоторые отступления от авторского текста, допущены отдельные нарушения в последовательности изложения мыслей, в построении 2-3 предложения, беден словарь, 3-6 орфографические ошибки и 1-2 исправления.
«2» - имеются значительные отступления от авторского текста, пропуск важных эпизодов, главной части, основной мысли и др. , нарушена последовательность изложения мыслей, отсутствует связь между частями, отдельными предложениями, крайне однообразен словарь, 7-8 орфографических ошибок, 3-5 исправлений.
«1» - совсем не передан авторский текст, 9 и более орфографических ошибок.
Сочинение
«5» - логически последовательно раскрыта тема, нет речевых и орфографических ошибок, допущено 1-2 исправления.
«4» - незначительно нарушена последовательность изложения мыслей, имеются единичные (1-2) фактические и речевые неточности, 1-2 орфографические ошибки, 1-2 исправления.
«3» - имеются некоторые отступления от темы, допущены отдельные нарушения в последовательности изложения мыслей, в построении 2-3 предложения, беден словарь, 3-6 орфографические ошибки и 1-2 исправления.
«2» - имеются значительные отступления от темы, пропуск важных эпизодов, главной части, основной мысли и др., нарушена последовательность изложения мыслей, отсутствует связь между частями, отдельными предложениями, крайне однообразен словарь, 7-8 орфографических ошибок, 3-5 исправлений.
Примечание
Учитывая, что данный вид работ в начальной школе носит обучающий характер, неудовлетворительные оценки выставляются только за контрольные изложения и сочинения.
№ урока | Тема | Дата по календарю | Фактическая дата |
5 | Диктант «Вестники осени» | 18.09 | |
Көз хәбәрчеләре
Көзнең килүен агачлар хәбәр итә. Юкәләр, ак каеннар алтыннан киенә.
Шомырт һәм миләш агачлары ялкынга охшый. Усаклар кызгылт-сарыга
әйләнә.
Яфраклар ник коела соң? Алар ник туган агачларын ташлый?
Һәр агач тамырлары белән җирдән су ала. Су белән кирәкле тозларны да суыра. Аларны үзләрендә калдырып, яфраклар суны парга әйләндерә, һавага
очыра. Бер ак каен 5-6 тонна суны һавага очыра. Яфраклар кышка
калса, алар җирдән җитәрлек су ала алмас һәм агач һәлак булыр иде.(73 сүз)
(Г.Хәсәновтан)
№ урока | Тема | Дата по календарю | Фактическая дата |
7 | Р.р.Сочинение по картине «Осенний труд» | 25.09 | |
№ урока | Тема | Дата по календарю | Фактическая дата |
12 | Контрольный диктант «Сова» | 12.10 | |
Ябалак
Без урманда ябалак таптык. Ябалакның канаты имгәнгән. Ул оча алмый. Без ябалакны өйгә алып кайттык. Ябалактан тавыклар курыктылар. Ишек алдының бер почмагына ябалакка оя ясадык. Аңа ашарга, эчәргә бирдек. Ул бик тиз терелде. Ябалакта үзгәреш күренә башлады. Ябалакның иреккә чыгасы килде.
Караңгы төште. Без ябалакны иреккә очырдык. (47 сүз.)
(«Салават күпере» журналыннан)
№ урока | Тема | Дата по календарю | Фактическая дата |
19 | Диктант «Восточная осень» | 13.11 | |
Көнчыгыш көзе.
Көнчыгышта көзнең иң матур чагы. Агачларның кызгылт-сары яфраклары җилдә селкенә. Күк йөзе зәп-зәңгәр. Диңгез тын. Анда-санда яткан балыкчы көймәләре диңгез күкрәгендә әкрен генә тирбәләләр. Әрле-бирле очкан акчарлаклар балыкчыларны үзләре белән чакыралар.
Ара-тирә очлы башлы янар таулар күренеп китә. Зәңгәрсу пәрдәгә төренгән офыктагы бу сопкалар күренер-күренмәс кенә утыралар.
Дулкын-дулкын булып, берсе өстенә икенчесе үрмәләгнсопка итәӨкләре алтын-көмеш белән чигелгән сыман булып күренәләр. (61 сүз.)
(Идрис Туктар буенча.)
№ урока | Тема | Дата по календарю | Фактическая дата |
21 | Р.р.Сочинение по картине «В школьном саду» | 20.11 | |
№ урока | Тема | Дата по календарю | Фактическая дата |
27 | Р.р.Изложение «Котёнок» | 11.12 | |
Песи
Минем кап-кара песием бар.Үзе бик матур. Йолдызкай исемле.
Иртән минем белән бергә йокыдан тора. Бергәләп зарядка ясыйбыз. Аннан соң икебез дә юынабыз. Песи юынырга су янына барып тормый. Алгы тәпиләре белән битен һәм колак артларын юа.
Көндез ул ялгызы була. Шулай да үзен тәртипле тота. Безнең мәктәптән кайтуны зарыгып көтә. Рөхсәтсез бер әйбергә дә тими. Ап-ак тәпиләрен бик чиста итеп саклый. Чиста тәлинкәдән сөт эчәргә бик ярата.
Безнең тәртипле песигә күршеләр дә соклана. (74 сүз)
Текстка карата сораулар
1.Минем нинди песием бар?
2.Аның исеме ничек?
3.Иртән песи минем белән бергә нишли?
4.Көндез песи үзен ничек тота?
5.Йолдызкай нишләргә бик ярата?
6.Күршеләр песигә ни өчен соклана?
План төзү
1.Йолдызкай- матур песи.
2.Песинең көндәлек режимы бар.
3.Безнең песи чисталык ярата.
4.Тәртипле Йолдызкайга күршеләр дә соклана.
№ урока | Тема | Дата по календарю | Фактическая дата |
30 | Контрольный диктант «Птенец» | | |
Кошчык
Акчарлак оясында өч йомырка бар иде. Икесендә әлегә бернинди хәрәкәт-мазар беленми, ә өченчесендә инде җан әсәре сизелә.
Кош баласы, якты дөньяга туасы килеп, йомырка эчендә кыбырсына башлады. Әгәр үз иркендә булса, оясыннан хәзер үк чыгар иде. Ә аннан яр буйлап йомгактай тәгәрәп китәр иде.
Кошчык томшыгы белән кабыкка черт-черт чирткәләде. Йомырканың тупыйк башында тишек хасил булды. Тишектән кошчыкның томшыгы күренде.(60 сүз)
(Николай Сладковтан)
№ урока | Тема | Дата по календарю | Фактическая дата |
38 | Контрольное списывание «Ночной охотник» | 01.02 | |
Төнге аучы
Бурсык өненнән чыгарга ашыкмады. Башта аның очлы борыны күренде. Аннары өскә күтәрелде, озак иснәнеп торды. Гәүдәсе таза, озынлыгы сиксән сантиметр чамасы. Бу хәйләкәр карт бурсык ашыгып чыкмый.
Ана бурсык яз ахырында өч-биш бала китерә. Һәр көн аларны өненнән алып чыга. Ата бурсык ояны җыештыра.
Олы бурсыклар төннәрен ауга чыга. Алар кечкенәләренә тычкан, елан, урман бакасы, төрле кортлар тотып кайталар.(60 сүз)
(Касыйм Тәхаудан)
№ урока | Тема | Дата по календарю | Фактическая дата |
49 | Объяснительный диктант «Весна идёт» | 15.03 | |
Яз җитә
Табигатьтә яз билгеләре күренә башлады. Еракта каралып торган урман да яшәреп китте. Көн урталарында урман өстендә зәңгәр нур балкый.
Кыш буе түбәләрдә ак мамык шикелле күпереп яткан карлар тыгызланды, басылды. Түбә читләрендә карандаш очы кадәрле бозлар күренә башлады. Чана юллары карала төште.Менә кара каргалар да су буендагы биек тал агачларына оя ясадылар.
Кояш та хәзер җиргә турырак карый. Ул,әкренләп, табигатьне җанландырды.(63 сүз)
(Гариф Галиевтан)
№ урока | Тема | Дата по календарю | Фактическая дата |
53 | Р.р. Сочинение по картине «Встречаем весну» | 05.04 | |
№ урока | Тема | Дата по календарю | Фактическая дата |
58 | Диктант «Тайны леса» | 23.04 | |
Урман серләре
Сезнең ике, биш, тугыз катлы йортларны күргәнегез бардыр. Урман да шулай берничә катлы була икән. Кошлар һәм җәнлекләр һәрберсе үз катында яши. Алар башка катка күчми.
Урманның иң түбәнге катында – тамырлар арасында тычкан яши. Сандугач оясын үләннәр арасына яшерә. Миләш чыпчыгы исә куакларда яшәргә ярата. Тагы да югарырак катны – агач куышлыкларын тукран, песнәк, ябалак сайлаган. Ә иң югары катта карчыгалар, бөркетләр оя кора.(63 сүз)
(Михаил Пришвин буенча)
№ урока | Тема | Дата по календарю | Фактическая дата |
62 | Диктант «Летнее утро» | 07.05 | |
Җәйге иртә
Сызылып кына ал таң ата.Офыктан кояш күтәрелә, җир өстенә җылы нурларын сибә.Җир өсте ямь-яшел келәмгә төренгән.Болындагы ал, кызыл, зәңгәр чәчәкләр күзне камаштыра. Аларга төрле төстәге күбәләкләр килеп куна.Чәчәктән чәчәккә кунып, бал кортлары татлы бал җыя.Сандугач сайрый.Нинди ямьле күренеш! (44 сүз)
(Гарәфи Хәсәновтан)
№ урока | Тема | Дата по календарю | Фактическая дата |
67 | Контрольный диктант «Сенокос» | 28.05 | |
Печән чабу
Колхоз печәнгә төште.Әхмәр дә чалгысын алып болынлыкка китте. Болында печәнчеләр сафка тезелде. Иң алга Хәйрулла агай басты.Ул янавычын биленнән алды.Аңа карап башкалар да шулай эшләде.Ул янавычы белән чалгысын ышкып җибәрде. Башкалар да аңа кушылды.Болынлыкка, зәңгәр күккә сихри моң таралды.Хәйрулла агай беренче кузгалды, җиргә хуш исле үлән сузылып ятты.Озакламый болын ямьле печән рәтләре белән капланды.(63 сүз)
(Ибраһим Абдуллиннан)
8