СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

М. Кәримнең "Озын-озак балачак" әсәрендә гадәт-йолалар, сурәтләү чаралары

Нажмите, чтобы узнать подробности

татар эдэбиятыннан дэрес эшкэртмэсе

Просмотр содержимого документа
«М. Кәримнең "Озын-озак балачак" әсәрендә гадәт-йолалар, сурәтләү чаралары»

Тема: М. Кәримнең "Озын-озак балачак" әсәрендә
гадәт-йолалар, сурәтләү чаралары

Максат:

1. «Озын-озак балачак” әсәрендәге гадәт-йолаларны, сурәтләү чараларын ачыклау.

2. Үз фикерләрен төгәл һәм дөрес итеп әйтер өчен шартлар тудыру.

3. Үзара дустанә мөнәсәбәтләр булдыру өчен йогынты ясау.

Җиһазлау. 5 класс әдәбияты, ноутбук, проектор

Дәрес тибы: катнаш дәрес


Эпиграф:

  • “Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас.”

Р.Фәхреддин.


Дәрес барышы


I. Оештыру моменты. Уңай психологик халәт тудыру


Кояшның алтын нурлары тәрәзәләргә чиртә.

Уята татлы йокыдан: “Хәерле иртә!”

Чемердәтеп тәнне салкын таң җиле исә.

Ул да гүя тели безгә хәерле иртә.

Безне яңа эшләр белән яңа көн көтә.

Сәлам сезгә, укучылар, хәерле иртә!


- Укучылар, әйдәгез әле дәресебезне бер-берегезгә матур сүзләр әйтеп башлыйк. Кеше белән күрешкәндә без аны ничек итеп сәламли алабыз соң? (Хәерле иртә, исәнмесез, сәлам, ни хәлләрең бар, хәлләрең ничек, ни хәлләрдә яшәп ятасыз, хәлләрегез әйбәтме һ.б.)

  • Шушы уңай белән без “Озын-озак балачак” әсәренең герое Кара Йомагылның бер гаебен таба алабыз. Ул нинди гаеп? ( Ул исәнләшми, хәл сорашмый. Йомагыл әдәп буенча кешегә кергәч түргә узарга, утырырга, дога кылырга, иминлек сорашырга тиеш.)

  • Кара Йомагылны аклый торган нинди сәбәп бар? (Аның йомышы бик ашыгыч, шуңа турыдан-туры төп мәсьәләгә күчә.)

II. Актуальләштерү.

  • Дәреснең эпиграфы итеп Риза Фәхретдин сүзләрен алам. “Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас.” Эпиграфны ачар өчен, без сезнең белән әсәрдәге кайбер урыннарга тукталып китәрбез.

III. Уку мәсьәләсен чишү.

- Әлеге әсәрдә ипигә кагылышлы булган нәрсәләр белән таныштык без? (Ипекәйне басып ашарга ярамый, язык була, чөнки аның валчыгы коела, ул таптала. ә ипине таптарга ярамый, ул изге, таптасаң, җәзасын күрәчәксең - патша малае)

- Ипине кадерләү турында сез тагы ниләр беләсез? ( Ипине ташламаска, ипине күкрәккә терәп кисәргә, ипигә пычак кадамаска, ипинең йөзен түбән таба каратып куймаска)

  • Әсәрдә Әсгать безнең героебызга тагы нинди тәрбия дәресләре бирә? (Кошларны, үсемлекләрне рәнҗетергә ярамый, чөнки алар да тере. Икмәк тә, табигать тә - кешене яшәтүчеләр)

  • Гаилә тәрбиясен күрсәтә торган тагы бер тәрбия моменты бар. Ул нәрсәдә күренә? (Әсгать әтисе кыйнаганнан соң, үзен “үгез сөзде” дип әйтергә мәҗбүр була. Гаиләдәге хәлләрне читкә чыгармый, әтисенең дәрәҗәсен саклап кала)

  • Әсгатьнең бу гамәле аның нинди сыйфаты турында сөйли? ( Ул сабыр, гаебең аңлый, әтисен ярата, югыйсә ул аны якламас иде)

  • Бирем №1 . Бу биремне үтәр өчен без ДЖОТ ТОТС структурасын кулланабыз. Һәр өстәлнең №1 һәм №3 саны астында утыручы укучылар бит ала, урталай бүлә, иңбаш күршесенә бирә, тагы бөкли, ерта, шул рәвешле 16 карточка чыга. Укучылар һәрберсенә 4 бит ала.

  • 1 нче өсәлдәге укучылар- эпитетларны,

  • 2 нче өстәлдәге укучыларчагыштыруларны,

  • 3 нче өстәлдәге укучылар - мәкаль-әйтемнәрне,

  • 4 нче өстәлдәге укучылар - геройларыбызга хас сыйфатларны,

  • 5 нче өстәлдәге укучылар - әсәрдәге вакыйгаларны табып яза.

Уйлыйлар, нәтиҗә ясыйлар:

1. Эпитетлар күренеш яки хәлләрне төгәл итеп күз алдына китерергә ярдәм итәләр (алтын тояк-257, ефәк ял-257, аккош муен-256, тавис койрык-256, шәм колак-256, моңсу тынлык-258, ефәк үлән-252, газиз туфрак-262 һ.б.)

2. Чагыштырулар предмет яки күренешне башка әйбер белән чагыштырма хәлдә күз алдына китерергә ярдәм итә (чит оя чебеше сыман кыерсыту - 262, тоткасы төшкән самовар төсле - 258 , җитен төсле ап-ак - 245, сөлек төсле елкылдап тора - 256, җиләк кебек егет - 262, нур сыман хәбәр - 263, бәбкәләрен яклаган тилгән кебек - 255, кияү куенына керергә әзерләнгән кәләш сыман - 256 )

3. Мәкаль-әйтемнәр акыллы, зирәк, тапкыр сүзне аңлатырга ярдәм итәләр.

1. Кунак булсаң, тыйнак бул - 251

2. Юмарт кулга мал керер - 231

3. Тартар теленнән табар - 250

4. Ай күрде, кояш алды - 261

5. Языгына күрә җәзасы - 262

6. Аш ашка урыны башка – 249

4. Малайларның сыйнатлары аларның характерлы сыйфатларын төгәл итеп ачарга ярдәм итә. (Шаян, шук, тапкыр, сабыр, ярдәмчел, нечкә күңелле, горур )

5. Йомаглның килүе, бала туу, күңелле мәшәкатьләр, дуслашу, бозау вакыйгасы, әтисенең яруы, сер сөйләү, өермә вакыйгасы

- Искәндәр Әсгате сер саклау турында нәрсәләр өйрәтә? (Теләсә кемгә серне сөйләргә ярамый)

- Әсгатьнең нинди серләре бар? ( Фәридә турында, өермә турында)

- Ә героебыз нәрсә белән ант итә? (Икмәк өсте, икмәк белән)

- Сер саклау турында без тагын нинди әсәрләр беләбез әле? (А.Алишның “Сертотмас Үрдәк” әкияте, Ә Еникинең “Курай” хикәясе)

- Мостай Кәрим үзе бу әсәрендә туганлык, дуслык турында фикер әйтәме? ( Ул герое аша әйттерә. Энесе белән сеңлесенә дә өлеш чыгара, дусты турында да онытмый - 242; дустын юатыр өчен чәкчәк бирә, Искәндәр дә дусты белән һәрчак бүлешә)

- Безнең Кендек кемгә ияреп йөри? (Олы Инәйгә)

- Олы Инәй кем ул? (Ана, Кендек әбисе, улына акыл бирүче, тәрбияче)

- Олы Инәй геройларыбызга нинди тәрбияләр бирде? (Ризык турында Ризыктан өстен булырга ярамый), ата белән бала турында (иң яман каза- ата-бала дошманлыгы), кешеләрне кыерсытырга ярамаганлык турында, дошманлык турында (Әсгатьнең әтисе Искәндәргә)

- Кендек әбисе нинди эшләр башкарган? (Табиблык сәләтенә ия булган кешеләр кендек әбисе булып йөргәннәр. Ул бәбиләүче ананы көйләп торган, үзенең тәмле сүзләре, йомшак куллары белән аларның хәлләрен җиңеләйткән, көч биреп торган.)

- Элек бала тугач, кендек әбисе бәбине тозлы су белән юган. Тоз баланың нәфис тәнен төрле микроблар керүдән саклый дип саналган. Соңыннан, баланың әнисенә генә түгел, ә әтисенә дә кадерле, газиз булуын исәпкә алып, кендек әбисе баланы әтисенең күлмәгенә төргән. Кендек әбисе ана белән баланы 3 көннән алып 1 атнага кадәр тәрбияләгән. Соңыннан "кендек әбисен озату" бәйрәм ителгән. Кендек әбисе, бала тугач, аны авызландырган. Башта салават әйтә (дога), соңыннан: "Ата-ана йоласы, пәйгамбәрләр догасы, бәхетле бул, тәүфыйклы бул",- дип бал-май каптыра торган булган. Халыкта элек-электән "Кем авызландырса, бала шуңа охшап үсә" дигәннәр. Шуңа күрә кендек әбисе үзендә бары тик изге сыйфатларны гына булдырырга тиеш булган.

- Ул бала тугач нинди теләкләр әйтә? (Бәхет-тәүфыйк тели, игелекле балалар булып үсүләрен тели)

ФО БОКС СИНЕКТИКС структурасын кулланып бирем эшләү. Укучылар А4 кәгазен алалар, дүркә бөклиләр, уртасын шакмак чыгарлык итеп бөгәләр. Кәгазьне ачып, маркерлар ярдәмендә сызыкларны билгелиләр. Һәр өлешкә сан куялар: 1, 2, 3, 4. Һәр өлешкә бер рәсем ясыйлар. Рәсемнәрнең бары тик берсе генә хәрәкәтләнә торган булырга тиеш. Соңыннан уртага БӘХЕТ төшенчәсе языла. Һәр укучы үзенең рәсеменә карата, бәхет самолетка охшаган, чөнки бәхетле кеше үзен очкан кебек хис итә кебек җөмләләр яза.

1




БӘХЕТ


2


3

4


- Бәби туу белән бәйле булган нинди гадәтләр белән очраштык без? (Бәби ашы алып килү, бәби мунчасы керү)

- Олы Инәйне кайгыртучан, нәфесенә хуҗа була белә дип әйтеп буламы? (Әйе, ул Йомагылларның хәлен яхшы аңлый, бер бәрәнгә дә риза була)

  • Ни өчен Кара Йомагыл тәүге баласының малай булуын тели? ( Ир-балаларга җир бүлеп бирелгән, нәсел дәвамчысы булуын теләгән)

  • Малайга нинди исем әзерләп куйганнар? (Хәбибулла)

  • Әлеге исем нинди мәгънәгә ия? (Хәбибулла-Аллаһының сөеклесе)

(Гомәр Саттаровның “Татар исемнәре ни сөйли” китабы турында белешмә бирелә)

IV. Ныгыту.

  • “Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”, дип язган иде Р.Фәхреддин. Нинди тәрбия, нинди күркәм гадәтләр турында белдек инде без бу әсәрдә? ( Ипине кадерләргә, әти-әнине хөрмәт итәргә, сер сакларга, туганнар һәм дуслар белән дус булырга, бер-беребезгә карата матур теләкләр генә әйтергә, нәфесне тыя белергә, исәнләшергә )

  • Без санап чыккан төшенчәләрне без икенче төрле нәрсә дип атыйбыз соң? (гореф-гадәтләр, йолалар, сурәтләү чаралары)

  • Сез ясаган нәтиҗә безнең дәресебезнең темасы иде. Без бүген сезнең белән "Озын-озак балачак" әсәрендә гадәт-йолалар, сурәтләү чаралары” темасы буенча сүз алып бардык.

V. Белемнәрне бәяләү.

VI. Өй эше. Шәҗәрә ясап килергә.


























  • Ә сез үзегез нинди микән? Нәкъ шундый ук түгелме? (Р.Миңнуллинның “Юк инде” шигыре укыла)

Әтиемнең бар белгәне:

  • Кимә! Тимә! Тотынма!

Әниемнең бар белгәне:

  • Килмә! Көлмә! Утырма!

Әбиемнең бар белгәне:

  • Япма! Ятма! Котырма!

Бу сүзләрдән туйдым мин,

Үземә чик куйдым мин:

Тын да чыкмый башлады,

Белмим дә теләмим дә

Укуымнан башканы!

Кимим, тимим, тотынмыйм,

Килмим, көлмим, утырмыйм,

Япмыйм, ятмыйм, котырмыйм.

Тик әниләр кинәт кенә

Нигәдер шүрләделәр.

Чирлидер дип, нинди генә

Чаралар күрмәделәр

Хәтта шуңа җиттеләр

Докторга ук илттеләр.

Доктор мине карады да

Рецепт язып тоттырды.

Әйтте аннан туп-туры:

  • Улыгыз гел уйнасын,

Берегез дә тыймасын!

Кисен, тисен, тотынсын,

Килсен, көлсен, утырсын,

Япсын, ятсын, котырсын...

Көйләнде эшләр шуннан:

Башка малайлар сыман

Киям, тиям, тотынам,

Киләм, көләм, утырам,

Ябам, ятам, котырам...

Тик озакка бармады,

Барысы да онытылды,

Яңадан да әниләр

Кабатларга тотынды

Шул оныткан сүзләрен,

Иң яраткан сүзләрен:

-Кимә, тимә, тотынма,

-Килмә, көлмә, утырма,

-Япма, ятма, котырма!

Мин тагын тик торыйммы?

Тагын тик утырыйммы?

Юк шул инде...

Тыныч кына

Утырталмассыз мине!