СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Мария Логинова - сынмас рухлы якташыбыз

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Мария Логинова - сынмас рухлы якташыбыз»

Мария Логинова – сынмас рухлы якташыбыз

Куряева Людмила Петровна

Түбән Кама шәһәре

19 нчы урта мәктәбенең

югары категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Һәркемнең яшәү дәверендә бәхетле буласы килә һәм моңа хакы да бар. Ләкин тормыш без дигәнчә генә бармый. Язмыш кешеләр өчен көтелмәгән борылышлар, мәшәкатьләр, хәтта кайгы һәм бәхетсезлекләр әзерләп куярга мөмкин. Минем бу эшемдә кайбер авыр язмышка дучар булган кешеләр турында сөйлисем килә. Алар гадәти генә шагыйрьләр, гадәти генә язучылар һәм рәссамнар түгел, ә гомерләрен урын өстендә яисә инвалид коляскасында үткәрүче шәхесләр. Шуңа карамастан без аларны “көчле рухлылар” дибез. Чөнки шундый хәлдә дә үзләрендә яшәүгә көч тапкан алар, алай гына да түгел, үзләренең иҗади мөмкинлекләрен эшкә җигә алганнар.

Бу кешеләр безне үзләренең көчле рухлы булулары, яшәргә һәм тагын бер тапкыр яшәргә омтылулары, җәмгыятькә файдалы булырга теләп, тормыш өчен көрәшүләре белән шаккатыралар. Без бу кешеләргә сокланабыз, чөнки алар үзләренең бик авыр тормышларында да Кеше дигән бөек исемне горур йөртәләр.

Шундый язмышка дучар булган берничә иҗат кешесен атап үтәсем килә:

- Татар әдәбиятының классигы – Фатих Әмирхан.

- Ольга Ивановна Скороходова. Ул шагыйрә генә түгел, китаплар яза һәм шул ук вакытта психология фәннәре кандидаты, дефектология Институтының өлкән хезмәткәре.

- Ильгиз Кәлимуллин 50 яшендә әдәбиятка килә. Шуннан бирле күңелендә туган хисләрне зур газаплар белән кәгазьгә төшерә бара.

- Антонина Баева менә инде берничә ел буена урын өстендә булуына карамастан, бертуктаусыз әдәбиятка хезмәт итә.

- Рәссам – Герман Соколов. Ул да фаҗигале язмыш иясе. Тумыштан параличланган. Аның яраткан темасы – пейзаж. Ул рәсемнәрен чак кына кыймылдаган сул аягының бармакларына кыстырып ясаган.

– Гакыйль Сәгыйров. Ул Ульян өлкәсенең Дмитровград шәһәрендә яшәүче, шигырьләрен һәм гаҗәеп рәсемнәрен каләмне тешенә кыстырып язучы шагыйрь.

Түбән Кама шәһәрендә дә бар андый фаҗигага юлыккан көчле рухлы кешеләр. Шуларның берсе Мария Логинова – шәһәрдә яшәп иҗат итүче шагыйрә, язучы, “Нәниләргә бүләгем”, “Адашкан җан”, “Гашыйк чишмә” китаплары авторы белән таныштырып китәсе килә.

Пашина Мария Петр кызы (псевдонимы Мария Логинова) 1966 нчы елның 24 нче августында Түбән Кама районы Югары Чаллы авылында ишле гаиләдә сигезенче бала булып дөньяга килә.

Мәктәп елларында каләм тибрәткән Мариянең, унынчыны тәмамлагач, Түбән Камадагы 66 нчы училиәеда һөнәргә өйрәнеп, шин заводында эшли башлаган вакытта бу маыгуы онытылып тора. Күңелдә шигъри юллар яңгыраса да, ничектер, кәгазьгә төшерергә җае да, вакыты да табылмый. Аннан соң гаилә мәшәкатьләре, балалар... Алар кечкенә чагында ясле-бакчага күчкән Мария яңадан массакүләм шиннар заводының автокамера цехына монтировщица булып урнаша. Эш, өй, туганнар, дуслар белән аралашу. Кем белә, бәлки барысы да шулай бер җайга гына агар да агар иде.

Әмма 1996 елның 6 ноябре... Язмыш китабы үзенә утыз яшьлек Мария Логинова гомеренң бу мизгелен, бу көнен кара хәрефләр белән уеп яза... Алда – ял, бәйрәм көннәре. Күңел ашкынуы канатлар куйгандай, Мария тиз-тиз генә керләр юа. Шушы соңгыларын гына элеп керер дә, ул да апаларына барыр. Балкон култыксасы белән бер биеклектә булган тумбочка өстенә басып бауга үрелгән Мария, үзенең керләренә уралып, бишенче каттан аска очканын сизми дә кала...

Аңсыз килеш операция өстәленә салалар аны. Операция арты операция. Марияне урап алган апалары күзендәге яшьләргә карамаска тырышкан табибларның яшәмәс, барысна да әзер торыгыз, дигән өметсез җаваплары. Болар барысы да – апалары сөйләгәннән. Алар хастаханә койкасында хәрәкәтсез ятарга мәҗбүр булган Марияне биш ай буе бала баккандай карыйлар.

Юк, үзенең хәрәкәтсезлеге белән һич килешә алмый Мария. Язмыш белән аны бәләр өмет – балалары бар бит әле. Ничек итеп шул канатларын кисмәк кирәк?! Тешне кысып, күз яшьләре, мең газап аша физик күнегәләр ясарга керешә. Аңы җыуелыр чиккә җиткәнче көннәр буе бер үк хәрәкәтләрне кабатлый. Массажның да ярдәме тия. Акрынлык белән булса да, тезләрендә йөри башлый. Өй эчендә нәрсәне булса да урынына алып куя алса да, ул моны мин үзем эшли алдым бит дип, балаларча куана.

Сәгатьләре генә түгел, мизгелләре дә елларга тиң авыр, газаплы көннәр бер-бер артлы артта кала (хәрәкәтләре чикләнгән, инвалид коляскасында утырырга мәҗбүр булган Мария бүген, бик акрынлык белән булса да, өйдә култык таяклары белән йөри). Мария аз гына да шөгыльсез утырмый, я нәрсә дә булса бәйли, яки күңел хисләрен шигъри юлларга салып, кәгазьгә күчерә. Таш булып йөрәгенә утырган чарасызлык хәзер әнә шулай шигъри дулкын булып түгелә аның җаныннан. Әле рәсемнәр дә ясый ул.

Шулай итеп, шагыйрәнең бүгенге катлаулы тормышта үз урыннарын табарга теләүчеләргә әйтер сүзләре бик күп. Язучы әсәрләрендә традицияләргә, гореф-гадәтләргә, кешенең яшәү рәвешенә, кеше шәхесенә игътибарлы булуны, гаделлекне, сабырлыкны, намуслылыкны, кешелелекне, ягъни гомумкешелек кыйммәтләрен актив пропагандалый.

Куланылган әдәбият 
1. Логинова – Пашина М. Киләчәккә өмет белән. // Туган як. – 2003. – 5 гыйнвар. 
2. Логинова М. Гашыйк чишмә. // Казан ГКН. – 2004 ел. 
3. Логинова М. Адашкан җан. // ТүбәнКама– 2003 ел. 
4. Моратова Ф. Язмышына кабат ялганып. // Керәшен сүзе. – 2000 №1. 
5. Моратова Ф. Күргәзмәдән кичерешләр. // Туган як. – 2009. – 11 декабрь.